Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 29 страница. Рушания ике колагын кысып япты, йөрәге сикерә башлады

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

Рушания ике колагын кысып япты, йөрәге сикерә башлады, аның дөпелдәве бөтен өйгә ишетелә кебек тоелды. Үч иткәндәй, даруы сумкасында машинада калган. Күрше Йокы бүлмәсендә ахылдашкан-ыңгырашкан тавышлар ишетелә башлагач, Рушания түзмәде, аяк очына гына басып, ишеккә юнәлде. Күрсәләр күрерләр - ишеккә карамый Гына узып китте. Акрын гына ишекне ачып чыкты. Лифтка \ I ыргач, башының чатнап авыртуы, иреннәре шакыраеп кибүен тойды. Тышкы ишекне ачуга, каршысында торган ('лматны күреп беләгенә ябышты, «тизрәк өйгә», дип Пышылдады. Самат күпме генә, кире больницага борылыйк, дим карамасын, ул һаман өйгә, тизрәк өйгә, дип ашыктырды. < лмат күпер өстенә җиткәч, машинаны туктатты, алар ■мршысында Илья Ильич басып тора иде. Ул килеп ишекне ич I ы да Рушания алдына чүгәләде.

- Рушания, әйдә, уколыңны казыйк. - Үзе үк сумкасыннан актарып алып, аз гына итәген күтәреп, ботына уколны батырды.

Самат эшнең нидә икәнен яхшы аңлады, шикләнгән иде шул, ни булгандыр инде анда. Самат, сорап, авырткан җиренә тимәскә булды. Ул инде өй кырыена Александр Иванович килеп туктап, чит хатын-кыз белән кереп киткәч, башта куркуга канды, аннан хәлләр начар бетәчәген чамалап, Ильичка шалтыратып, хәлне сөйләп бирде. Ул: «Өенә алып кайтырга ашыкма, өендә үз эченә бикләнергә бирмә, сөйләштер, берәй җиргә алып бар, озакламый бушасам, үзем дә килеп җитәрмен», - диде. Күп тә тормады, үзе дә килеп җиткән.

— Самат, әйдә, акрын гына минем арттан бар.

Илья үз машинасына утырды да Белоус урманына юл тотты, бик матур бер аланга җитеп туктады. Аннан төшеп, Рушания утырган яктан килеп ишекне ачты. Рушанияның кан качкан йөзенә бераз карап торды да, маңгаена төшкән бер буй ак чәчен артка сыйпап куйды. Әле ничә генә ай вакыт үтте, ул аның чибәрлегенә хәйран калган иде: йөзендә, әйтерсең, ай кунган, серле дә, сөйкемле дә иде. Ә менә хәзер аның түгәрәк йөзенә, айны куып, өнсез газап менеп урнашкан. Илья аңлый: авыртуны дару белән басып була, ә мондый хәлдә... Мондый хәлдә тик вакыт кына дәвалый ала, анда да вакыты булса, ә аның бу хәлендә... Көтмәгәндә килеп чыккан чире дә, хыянәт газабы да калган азмы-күпме вакытны ашыктыра иде. Әйтерсең, язмыш аңа арты белән әйләнде. Сабырлыкка күнгән Рушания ничек кенә хәлен яшерергә теләмәсен, язмышына төшкән сынау чирдән күпкә олырак, авыррак иде. Маңгай өстендә, чигә тирәләрендә ак чәчләр күренде. Бөтен авыр булмышын ничек кенә эчкә яшерергә тырышмасын, матур көрән күзләргә карау белән аңларга була - ничаклы авыр аңа бүген. Куе керфекләр дә шул авырлыкны күтәрә алмыйча, йомылырга гына тора иде. Илья, хәленнән килсә, бар авырлыкны үзенә алыр да бу мөлаем һәм сөйкемле хатыннны шул авыр газаплардан азат итәр иде. Ул чак кына аның кулына кагылды, аның газап эчендә янган йөзеннән күзләрен алмыйча бик озак карап торды. Аның кулын үз учларына алып ирененә тидерде. Берсүзсез генә күзәтеп утырган Самат бу яшь егетнең хәлен аңлагандай булды, аның карашларында әйтеп бетергесез наз һәм сөю иде. Саматның да үзе әле генә ясаган ачыштан кинәт йөрәге тартып куйды, ул табиб кына түгел,.1 гашыйк ир заты иде. Рушанияның язмышы азмы-күпме аның кулында, тик ничаклы гына тырышмасын, ул Алла I үгел шул, ул да Алланың бер иярчен колы гына. Самат үзе ясаган ачыштан үзе дә авызын ачып калды. Бүтән карап утыра алмыйча, машинадан чыгып читкәрәк китеп басты, нигәдер аны да авыр кичерешләр бер почмакка китереп кысрыклагандай булды, авыр сулап куйды. Рушания белән

I анышканнан бирле ул аны үз туганы кебек күрә, җитмәсә, алар икесе генә белгән сер дә аларны якынайта, инде сүзсез аңлашырга өйрәнеп беттеләр. Ходайның кодрәте киң диләр, киңдер шул, кешеләр белән ни теләсә шуны эшли. Ул кабат

II льяга борылып карады, кирәк идеме соң егеткә бу газаплар? Ьолай да эшләгән урыны газап диңгезе, һәр кеше гомере өчен көрәшә, күпме кешенең үзен генә түгел, гаиләләрен дә ятимлектән саклап кала. Шундый кешегә дә ник кирәк иде бу газап, беткәнмени сау-сәламәт хатын-кызлар? Ул бит аның киләчәген яхшы күзалдына китерә, Рушанияны ни көткәнне белсә, бер ул гына белә. Белә торып шундый \ а гынга гашыйк булу, күрәләтә торып ярдәм итә алмау - эх, юрмыш... Мәхәббәтне теләп тә, сорап та алып булмый, урамга чыгып кычкырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Ә менә Монда? Әйе, Ходайның кодрәте киң, ни теләсә - шуны эшли, кирәк идеме соң бу яшь ир-егеткә мондай сынау, мондый inчаплар?

I Сентябрь айларында Илья Ильич Рушанияны кабат клиникага чакыртып китерде. Рушания икенче катка бик аимрлык белән генә күтәрелде, килгән саен бәлки бу i оңгысыдыр, дип килде. Кирәкле кабинетның ишек алдында Ьзрәк тын алыйм кеше күзенә күренгәнче, дип туктавы булды, ишек ачылып китте. Әйтерсең, Илья көтеп торган, (•ик текәлеп Рушанияның йөзенә карап торды, аннан акрын I ы на кулын сузып, аны култык астыннан эләктереп алды.

Хәлләр начар, бүген монда каласың, Рушания ханым. 1.< t пай йөреп булмый, озакламый торып йөри дә ала алмассың,

* дип, акрын гына кертеп йомшак креслога китереп утыртты,

• агын текәлеп карап торды. - Хәлең ничек дип сорамыйм, болай да күреп торам. Сиңа бер ун көнгә ятарга туры Ви чәчәк, химиясез һич ярамый, монда ирегезнең ризалыгы да кирәк.

Рушания сискәнеп китте.

Юк, мин аның белүен теләмим.

- Кем дә булса бер якын кешең кул куярга тиеш.

- Үзең куй, һичьюгы Самат куйсын, тик өйдә белмәсеннәр. Белсәләр, мин ятмыйм да, беткән бетсен тизрәк бу газаплар.

-Рушания, әле көрәшергә кирәк, булган мөмкинчелекләрнең барысын да кулланырга кирәк. - Илья йомшак кына итеп аның кулыннан алды, күзләренә текәлеп карап торды.

- Көрәшик, бирешмә әле, мин һәрвакыт синең белән. Ишектә олы гына яшьтәге бер кеше күренде.

- Мөмкинме?

- Кер, әти, кер. Таныш бул, бу минем әти була, без коллегалар.

Ак чәчле, күпне күргән табиб ипләп кенә Рушания янына килеп утырды, ул да улы кебек текәлеп карап торды.

- Рөхсәт итсәгез, мин сезне үзем карар идем. Күлмәк изүегезне генә ычкындырыгыз. - Карт табиб куллары белән муен тирәләрен баскалап карады, аннан улының кулындагы кәгазьләргә күз йөртте. - һичшиксез ашыгырга кирәк иде.

- Акрын гына кабат янына килеп утырды. - Беләсезме, чибәр ханым, сезгә бик ашыгыч химия терапия алырга кирәк, ул сезнең хәлегезне күпкә җиңеләйтәчәк. Сез хәзер таралып барган урындыкны хәтерләтәсез, ә дәвалау курсы үткәч, сез җиңеләеп йөгереп йөриячәксез, ярты елмы, бер елмы

- сез бу чирләрдән котылып торачаксыз. Г азапламагыз үз- үзегезне.

- Рәхмәт, тик бу вакытны сузу гына, бүген үлдең ни дә, иртәгә ни.

- О-о, чибәрем, ялгышасыз, якты дөньяның һәр көне кадерле, карт булсам да, анда мин дә ашыкмыйм. Эшләнмәгән күпме эшләр, күпме өметләр яши әле, күңел бер дә картаймый. Менә, мәсәлән, минем әле иң зур теләгем

- менә шушы улымны өйләндереп, оныклар күрү бәхетенә ирешү, ә сезнең балаларыгыз бармы?

- Бар, икәү, мин дә бик теләр идем дә, өлгермәм шул.

- Алай төшенкелеккә бирелергә ярамый, кешенең тормышы бер көндә дә әллә нигә әйләнергә мөмкин. Кызыгыз бармы?

- Бар.

- Ә сез беләсезме кыз баланы матур кәләш киемендә күрү нинди бәхет икәнне? Сезнең балагыздан да матур кәләш юк кебек. Ә оныклар әби-бабай дип муеныңа сарылганны? Ә улың әнә-менә кәләш алып кайта дип көткәндә? Кеше hop көнен өмет, көрәш белән яши. Тик сезнең хәлдә күп иорсәләргә бик тыныч карарга кирәк, күп нәрсәләр сезнең кулда, чибәрем.

Рушания берни дә әйтмичә кайтып китте. Олы табибның үгете дә башыннан чыкмады. Чынлап та, бәлки язга кызы да кияүгә чыгып куяр, кем белә. Кем озатыр аны олы тормыш юлына? Аннан соңгы араларда онытып тора - Хәлимәнең балалары да аның ярдәменә мохтаҗ. Күпме эше, күпме үтисе вазыйфасы бар әле аның, ә ул гел Сашаны уйлап, башка берни турында да уйлый алмый. Көнчелек, рәнҗү аның акылын томалап алган, я Ходаем, ничек табарга моннан чыгу юлларын? Каян Хәлимәнең балаларына акча табарга да, ничек ун көнгә больницага кереп ятарга? Кинәт башына бер уй килде: тукта, аның туннары бар бит, шул арны сатып балаларның укуына түләргә кирәк. Соңга калды микән, Чилия укуын ташлап чыкмагае. Тик кая барып, ничек итеп сатарга соң? Бәлки Анна ярдәм итәр. Әйе, һичшиксез, карт габиб хаклы, һәр көне санаулы, һәр көне кадерле. Рушания айнып киткәндәй булды, үз-үзен битәрләп тә куйды: булдыксыз мин, булдыксыз. Әллә ире артык кайгыртып шундый җебеккә әйләндергән, әллә үзе башта ук шундый булган, хәзер менә ансыз калгач, аннан башка берни белми, оер ни эшли алмый, үз-үзен жәлләп елап утыра торган бер мескен бәндәгә әйләнде дә куйды. Юк, ул элек мондый I үгел иде. Бала чагына кайтып, карт инәсе белән яшәгән чакларын исенә төшерде. Ул кичерә алмаган Фатыйма описе аны ташлап, кеше балаларын үстергән. Тик ул аны Исенә төшкән саен читкә куды. Шулай да беррәттән торган ике өйне, ике гаиләне бер-берсеннән башка күзалдына да китерү мөмкин түгел иде. Фатыйма әнисе ике гаиләне бергә тартты. Ул ялгыз карт әнисе белән генә үсте, шулай la алар кешедән ким-хур яшәмәделәр ләбаса. Чыгу юлын иләргә кирәк. Иң башта Хәлимәнең балалары турында кайгыртырга кирәк, аннан чынлап та кызы белән сөйләшеп карарга. Бәлки өйләнешеп тә куярлар. Бермәлгә Рушания кызының туен күз алдына китереп, хыялланып куйды, нинди яхшы булыр иде! Карт табиб хаклы, аның кызы бер I ено, олы юлга ак теләкләр теләп кем озатыр? Янында әнисе fiv 1маса, күңеле сынык булыр. Шул актык көчне җыеп булса да яшәргә кирәк, ярты елмы, бер елмы, әллә ниләр эшләп •исерергә була бит әле. Рушания өйгә кайту белән кышкы киемнәр эленеп торган шкафны ачты, күпме кием иде монда.

Хәлимә исән булса, боларның барысын да аңа бирер иде, теләсәң - ки, теләсәң - ябынып ят, дияр иде. Мескенем, ниләр әйтеп көлдерер иде икән? Хәлимә исенә төшкәч, кабат нәрсәседер кителгәндәй, эче пошарга тотынды. Алар барысы берничә генә көн таныш булдылар, ә менә хәзер әйтерсең гомерлек якын туганын югалтты. Ул исән калсамы, алар аерылгысыз, апалы-сеңелле кебек яшәрләр иде. Рушания гади, беркатлы, ябык Хәлимәне исенә төшергән саен, иң кадерле кешесен югалткандай кысылып куя, йөрәкне әрнетеп нәрсәдер тырнарга тотына. Ул исән булсамы, нәрсәдер әйтеп аны шаккатырыр, көлдерер, юатыр иде. Юк шул, Хәлимә дә юк, бер якын туганы да юк. Менә кайда икән ул ялгызлык. Гомер буена сокланып, Алла урынына күреп яшәгән Сашасы да юк. Үлеп китсә, соңгы юлга озатыр якын кешесе дә юк. Я Ходай, карап торуга нинди бай тормышта яши, ни теләсә, шунысы бар кебек, ә төптән уйлап карасаң, ул ялгыз икән бит. Рушания калтыранып үз-үзен кочаклады, әйтеп бетергесез авыр хисләр буды. Авыр уйлар аның хәлен авырайтып җибәрде, кайнар тир бәреп чыкты, авызы кибеп, куллары ук калтырый башлады. Ул калтыранган куллары белән уколын эзләп тапты да кендектән түбән кадап җибәрде. Әзрәк торгач, тынычлануын сизеп, торып утырды. Илья хаклы, берни дә уйламаска, төшенкелеккә бирелмәскә, юксаң, берни дә эшләргә өлгермәячәк. Рушания торып кабат кышкы киемнәре янына килде, күз алдында эленеп торган, әле полиэтилен пакеттан да чыкмаган зәңгәр норка тунын кулына алды, аның әле этикеткасы да салдырылмаган. Аны Саша былтыр җәй алып кайтып кидергән иде, искитмәле матур, тик кияргә ничектер җай чыкмады. Аннан, ул карасын ныграк ошатты, карасы йөзенә ныграк килешә кебек тоелды. Ул аны соңгы тапкыр киеп карарга булды. Соңгы вакытта әллә нык ябыкканлыктан, ул иркен һәм буш иде. Рушания ипләп кенә тунны салып, кире урынына элде, бераз карап торды. «Ярый, ниндидер Мариналарны сөендергәнче, ятимнәрнең тамагын туйдырсын».

Рушания бик уңайсызланып кына Аннаның ишеген какты, аның башында бер уй — ничек итеп аңлатырга соң болай итеп кием сатып йөрүен? Чигенергә урын юк иде, уку елы күптән башланды.,

- Сезгә кем кирәк? - дигәнгә Рушания борылып карады.

- Анна, исәнмесез, мин сезгә йомыш белән килгән идем.

- Тукта-тукта, исемегезне оныттым, Илья Ильич белән килгән идегез.

- Әйе, рәхмәт тануыгызга.

- Керегез, кер. Ялгышмасам, Рая исемегез.

Рушания елмаеп башын гына селкеде.

- Анна, мин сезнең ярдәмгә мохтаҗ, минем хәлне сез яхшы аңлыйсыз. Тик моны минем гаиләм белми һәм белергә дә тиеш түгел. - Рушания дулкынланудан кулларын кая куярга белмәде, бите тирләп чыкты.

- Рая, беренчедән, тынычлан, монда сөйләшкән монда калачак. Чирен яшергән бик тиз үлгән ди, син миңа калса, бөтен нәрсәне яшереп калырга тырышасың. Бу мөмкин түгел, чир бит ул синең йөзеңә чыга. Әгәр дә белмәсеннәр дисең икән, куркудан тукта, үзеңне кулга ал, үзеңне көчле кеше итеп сана. Шул чакта гына бу кешенең тормышы түгәрәк, бер кайгы-хәсрәтсез яши икән, диярләр. - Анна өстәл өстенә бер уч дарулар чыгарып салды. - Менә мине дә нәрсә тота, көн дә учлап ашыйм, кичкелеккә хәлсез булып егылам. Шулай да иң беренче минем балаларым, шушы эшем бар, миңа нык булырга кирәк. Чөнки менә монда эшләгән кешеләрне дә туйдырырга, өйдәге балаларны да куркытмаска, киләчәккә ныклап аякка бастырып өлгерергә кирәк. Рая, безнең чир белән безнең хәлдә һәр туачак якты көн өчен көрәшергә кирәк, аңлыйсыңмы шуны? Без аналар, без түземле булырга тиеш. - Анна Рушания янына килеп утырды да иңеннән кочаклап алды, аның олы яшел күзләрендә яшь ялтырады.

Әйдә, тынычланыйк та тәмләп чәй эчик, яшел чәй бик файдалы, какшаган нервларны тынычландыра.

Алар шулай тыныч кына сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр, акрынлап Анна Рушанияны ачыктан-ачык сөйләшү юлына борды. Рушанияның эч-серен бушатырдай туганы да, якын дусты да юк иде шул, алар аралашкан зур-зур кешеләр арасында да, бай-бай ханымнар арасында да ул үзенә якын сердәш, дус таба алмады, шуңамы, ул үз түгәрәгендә серле ханым булып кала бирде. Рушанияның кем белән дә булса >че бушаганчы сөйләшәсе килә, шеш тулыша-тулыша бер тишелә ди, шуның кебек, аның да күңеле тулган иде. Ул Аннаның яшел күзләренә ышандымы, икесе дә бер юлдан атлаган юлчылардай хис иттеме? Акрын гына матур күкрәк I авышы белән соңгы вакытта килеп туган авыр хәлләр, үзен борчыган көндәлек тормыш, ятим калган Хәлимә балалары турында авыр көрсенеп, тыныч кына сөйләшеп утырдылар.

Тик иренең хыянәте турында гына сөйләргә ашыкмады, ул моны берничек тә аңлата алмас иде. Тик шулай да килүенең сәбәбен аңлатып бирә алды.

- Анна, миңа булышсаң, син генә булыша аласың, минем бер тунны гына сатып бирче. Минем моның белән беркайчан шөгыльләнгәнем юк, аннан, мине бу шәһәрдә яхшы беләләр. Үзең аңлыйсың, хәерче ала алмый, ә байлар мине яхшы белә. Өйдәгеләр дә белмәсен, бөтен өмет синдә.

- Яхшы, Раечка монда бай хатыннар күп йөри, сатарбыз, борчылма, китер. Чир басса, дустым, бернинди кием дә сөендерә алмый шул. Ә ятимнәргә Ходай үзе кушкан ярдәм итәргә.

Шулчак кемдер ишек шакыды да ишекне ачып җибәрде.

- Аннушка, синең янга керергә ярыймы? - Тик ул чакырганны да көтеп тормыйча килеп тә керде. Өстәл артында утырган Рушанияны күреп: - Ой, Раечка, син дә монда йөрисеңмени, белмәдем, исәнме, дустым, исәнме, - дип май кояшыдай ялтырады.

Дөресен генә әйткәндә, Рушания бу ханымны бик өнәп тә бетерми иде. Гомумән, төче телле кешеләрне бик яратып бетерми ул. Кешенең эч-бавырына кереп бара, кешенең эч- серен суырып алырга теләгәндәй, күзеңә кереп килә, шуңа да ул аны бик өнәп бетерми. Бигрәк тә монда бүген беркемне дә күрәсе килеп тормый иде, ул хәтта югалып калды. Аның хәлен Анна бер карауда аңлап алды.

- Жанночка, исәнмесез, рәхим итегез. Сезнең вакытыгыз җиткән, узыгыз, хәзер сезгә искитмәле массаж ясыйбыз. Бүген сезнең бәхеткә Мишенька ясый, - дип алып чыгып китәргә ашыкты.

- Раечка, сез һәрвакыт чибәр, мин сезгә карап һәрвакыт сокланам. Очрашканга тиклем, - дип бармак болгады Жанна.

Рушания да, теләмәсә дә, елмайгандай итте. Анна Жаннаны озатып кергәч, бераз Рушанияның борчулы йөзенә карап торды.

- Борчылма, син бәлки миңа ачылуыңнан куркасыңдыр, кирәкмәс, дустым. Безнең үз кайгыбыз, аның үз кайгысы. Китер туныңны, әнә шуңа сатып җибәрербез. Бик көнчел ул, аңа һәрвакыт кешенекеннән артык булсын, килешәме- юкмы — анда эше юк.

- Ярый, Анна, мин сиңа ышанам. Иртәгә мИнем шофер китереп китәр. Тизрәк булса, яхшы булыр иде, балалар укуларын ташлап куймагайлары.

Бер атна дигәндә Анна Рушанияга шалтыратты. Аны көтеп үзе уйга калды. Теге көнне Жанна бик белдекле булып бик күп нәрсәләр сөйләп чыгып китте: «Син беләсеңме соң, бу бит Захаровның хатыны. Бик чибәр, бай ир. Рая һәрвакыт борын чөеп яшәде, әле күрәм, борыны әзрәк төшә төшкән. Минем исем китә - нәрсә таба безнең урыс ирләре шул кара татар хатыннарында? Беткәнме үзебезнең урыс кызлары, тоталар да шул татаркага өйләнәләр, һич аңламыйм. Ә хәзер, беләсеңме, аның ире курчак кебек безнең рус кызы белән йөри. Анысы әллә улыннан да яшь. Үзем күрдем, бер ресторанда төшке ашны ашап утыралар иде. Менә хәзер күрербез инде, күп борынын чөеп йөри алмас. Алайса, кешедән аерылып, мин-мин килеп йөри иде, озакка бармас, җиткерерләр. Алайса, безнең ирләр, Раечка ангел-ангел дигән булып, авыз суларын корыталар иде. Әле ябыгып киткән кебек тоелды, бәлки җиткергәннәрдер дә, нәрсәседер барыбер үзгәргән».

Анна көч-хәл тыңлап утырды, кеше кайгысыннан тәм тапкан кешене күргәне юк иде әле. Алай дисәң, бардыр, аның ирен дә шулай сөенә-сөенә тартып алдылар, кечкенә балаларын да жәлләмәделәр, аның елап ялваруын да ишетмәделәр. Химия алганнан соң чәче коелып бетеп, ап-ак чырайлы мәрмәр таш сынга охшап калган хатынын күргәч, чирканып карап торган йөзе хәзер дә хәтерендә. Бәлки Рая хаклыдыр да, көчле кешеләр кызганыч буласылары килми шул. Ничек бу мөлаем, сабыр хатынга булышырга соң? Кыяр-кыймас кына ишек шакыдылар.

- Керегез, кер, - дип каршы торып басты. Ишектә таныш йозне күреп, елмаеп иңеннән кочып алды. - Раечка, исәнме, хәлең ничек?

Ярыйсы, Аннушка, син шалтыраткач, бик сөендем.

- Утыр, чәй эчәбез, сал өстеңне.

Юк-юк, синең эшең күп, син үзең миңа кунакка кил, тынычлап сөйләшә-сөйләшә чәй эчәрбез, мунча әзерләп куярмын.

Ярый алайса. Менә туныңның акчасы. Мин сиңа әйттем бит шул Жаннага сатам дип. Ул, мескен, син алыр дип курыкты, янды-көйде, тәки акча табып килеп алды. Санап

ал.

Юк-юк, санамыйм, мин аның күпме торганын да белмим.

Күпме булса да рәхмәт сиңа, сине дә Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Тизрәк барып балаларны сөендерим.

Рушания Хәлимәләрнең ишек төбенә килеп туктагач, икеләнеп калды. Әгәр тагын Лилия киреләнсә, акчаны алмаса? Шулай да керергә булды, кыяр-кыймас кына төймәгә басты. Ишекне бу юлы Лилия үзе ачты, ахрысы, ашарга әзерләп йөри иде. Рушания белән бераз бер-берсенә берсүзсез карашып тордылар. Лилия берсүзсез борылды да кереп китте, Рушания акрын гына аңа иярде. Лилия арты белән кәстрүлләренә борылып басты.

— Исәнме, Лилия, менә хәлегезне белим дип килдем, ничек яшисез, укулар ничек бара? — Лилия эндәшмәде. - Син инде, балам, миңа рәнҗемә, авыр икәнен аңлыйм, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәсем килә. Син укуыңны бетер, энеләреңне дә укыт, укуларыгызны ташласагыз, әниең мәңге риза булмас. - Лилия һаман да эндәшмәгәч, Рушания акрын гына килеп аның аркасыннан сыйпады. - Аңларсың син мине бервакыт, аңларсың, тик хәзер аңласаң иде шул. Син дә бит миңа бик кирәк, эх, бала-бала, аңларга теләмисең шул.

Рушания конверт белән акчаны өстәлгә салды да ашыкмыйча гына өйдән чыгып китте. Лилия урыныннан кузгалмады да. Бу юлы да сөйләшә, аңлаша алмау йөрәкне талады. Урамга чыккач, тагын бер кат нәрсәгәдер өметләнеп, икенче каттагы тәрәзәгә күтәрелеп карады, тәрәзә төбе буш иде. Рушания машинага кереп утырды, тик аның өйгә кайтасы килмәде. Үзенә текәлгән Саматның сораулы карашына баш кына селкеде. «Шул бала минем белән сөйләшсә, әллә җаныма тынгылык урнашыр иде, бу авыр йөкне үзем белән алып китәрмен микәнни?» диде әллә Саматка, әллә үз-үзенә. Ә бит нинди өметләр белән килгәң иде бүген, булмады, кичермәделәр. Эх, Хәлимә дустым, кайдан очрадың, нәрсә * этте мине сиңа? Бер Ходай белә ни кылганын, ә аның белән сүз көрәштермиләр. Тик шулай кирәк булган икән, ник соң балалар аңларга теләмиләр? Я Ходаем, шул кыска гына вакыт эчендә күпме табыш һәм күпме югалтулар, тигезме икән соң үлчәүләрең?

Самат берсүзсез акрын гына кузгалып китте, кайда илтергә дип тә сорамады, акрын гына көзге шәһәр урамы буйлап барды да барды. Рушания да тәрәзәдән күзен алмады. Көз шундый матур иде, чын-чынлап алтын диярсең, күк йөзе дә чалт аяз, кояш та әле һаман шул алтын яфраклар белән шаяра, йомшак җылы җил дә коелгаң яфракларны тегеләй- болай куалап уйный. Ә алар нидер шыбырдашалар, чәчкәләр җәй көне дә болай ук матур түгелләр иде бугай, ә хәзер менә барлык төсләре дә ух янып торалар. Әйтерсең, санаулы гына калган көннәрен искитмәле матур, онытылмаслык итеп истә калырга телиләр. Рушания сискәнеп куйды, табигать үзе җавап бирде: бирешмә-бирешмә, син көзге чәчкә, бар көчеңне биреп яшәп кал, күргәннәр ах итсеннәр, элекке кебек борылып карап калсыннар.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 58 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.02 сек.)