Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 20 страница. - Раечка, ни булды сиңа, ашыңның тозы юк бит?

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

- Раечка, ни булды сиңа, ашыңның тозы юк бит? Син кичә-бүген әллә нинди, сәер.

- Әни, әллә сиңа да яз тәэсир итәме, әллә гашыйк булдыңмы? - дип көлде кызы.

- Мин инде күптән гашыйк, кызым, әтиегезне беренче күргән көннән бирле, - дип иренә карап елмайды.

- Әни, сөйлә әле, ничек әти белән таныштыгыз, әти чибәр идеме?

- Бер-беребезне күрдек тә телсез калдык. Хәтерлим, без күзгә-күз карашып тик тордык, әтиеңнең күзләре шундый матур иде, мин ул төнне керфек тә какмый чыктым, төннең буе йокламадым, йөрәгем күкрәгемә сыймады, күземне йомсам, гел теге матур зәңгәр күзләр күз алдында торды.

- Раечка, син һаман ул көнне хәтерлисең, мин инде оныткансыңдыр дигән идем.

- Юк, Сашенька, мин синең белән очрашкан, яшәгән һәр көнне хәтерлим, - дип, үрелеп иренең кулын йомшак кына итеп сөеп куйды. - Миңа аның үткән һәр көне кадерле.

Саша хисләнеп хатынының кул сыртын үпте.

- Рәхмәт, сөеклем, мин гомер буе Ходайга рәхмәтле минем юлыма сине чыгарып бастырганы өчен, син миңа Ходайның бүләге.

- Ой, картлар, сез бүген шундый романтичный, сездә шундый мәхәббәт!

Саша кычкырып көлеп җибәрде, кызының иңеннән кочты.

- Мин, балалар, сезгә дә шундый мәхәббәт телим, әниегезне очратуым үзе бер могҗиза. Кем уйлаган Урал тауларының тау- гаш арасында шундый гүзәл зат яшидер дип.

- Әти, ә син әнине беренче күргәч, ни уйладың?

- Мин дә телсез калдым, шундый матур иреннәр, ул күзләр - бер карауда сихерлиләр, ә чәче! Андый озын чәч беркайчан күргәнем юк иде, мин хәзер дә горурланам әниегез белән. Бөтен хатын-кыз чәчен кисеп, буяп бетерде, ә әниегез һаман шулай тора, Ходай биргән матурлыгын саклый.

Чәч турында сүз чыккач, Рушанияның кәефе кырылды, Любаның сүзләре исенә төште, куркудан тагын калтыранып куйды. Авырткан җир алдан йөри ди, юкса, шундый матур кич, шундый матур истәлекләр, тик көне бүген түгел иде шул. Рушанияның чыраеннан кан качты, кинәт башы әйләнеп китте, сиздермәскә тырышып, кулын маңгаена куйды, икенче кулы белән, егылып китмәскә дип өстәл читенә ябышты, хәзер үтә, хәзер дип, үзен юатты.

Әнисенә сокланып карап утырган улы нидер сизеп:

- Әни, ни булды сиңа, әллә башың авыртамы?

- Юк-юк, улым, әтиеңне тыңлыйм, - дип көчкә елмайды улына. Нинди чибәр аның улы: бөркет канаты кебек калын кыйгач кара кашлар, кызларныкы кебек өскә бөкләнеп торган куе озын керфекләр, әнисенеке кебек олы матур көрән күзләр, кыю караш, кызыл иреннәр өстендә матур кара мыек. Аның чәчләре дә әнисенеке кебек куе кара, дулкын-дулкын иде; озын буй, киң җилкәләр, киң күкрәк

үз кочагында кемеңне дә бәхетле итәрлек, хатын-кызның акылын юарлык чибәр ир-егет аның улы. Алар бер-берсенә карашып тордылар да елмаешып куйдылар.

- Әни, сезнең ул авылда миңа да шундый синең кебек берәй чибәр үсмәде микән, мин дә өйләнер идем? Әти, ә син ни тойдың?

- Бүтән күрмәсәм үләрмен кебек тоелды, көчкә таң аттырдым, икенче көнне очратканда мин инде аны беркайчан беркемгә бирмәячәгемне аңладым. Айбикә әбиегез мине утын агачы белән бәрә-бәрә куды, урыска бирмим дип.

- Әти, син анда каян барып чыктың соң?

- Элек студентларны колхозга эшкә җибәрәләр иде, җәйге каникулда минем шундый барасым килмәде, әтигә и ялындым җибәрмә дип. Ул чакта әти зур начальник иде, теләсә, алып кала иде инде. Ә ул: «Бар-бар, саф һава сулап, эшнең ни икәнен күреп кайт. Авылда, беләсеңме, ипи нинди тәмле, шәһәрдә андый тәмле ипи юк, менә барып шуны ашап кайт», ди. Мин әйтәм, анда саз-пычрак, бармыйм, дим. Мин анда бер кыз белән йөри идем, минем һич тә аерылып китәсе килми, җитмәсә, аның әти-әнисе чит илгә ял итәргә китә, аулак өй кала. Әти сизгән диярсең калсам ни белән бетәсен. Ничек кенә ялынмыйм - әти алып калмады, олы резин итек кайтарып тоттырды. «Мә, улым, бу сиңа ярдәм итәр сазлыктан чыгарга». Мин моның мәгънәсен соңыннан гына аңладым, мин аңа хәзер дә мең рәхмәтле.

- Ә теге кыз?

- О-о, - дип көлде Александр Иванович, - әниегезне очраткан көннән башлап, дөнья асты-өскә әйләнде, авылдагы саз да, сасы сыер фермасы да, ләпекле бәрәңге басуы да барысы матур, татлы. Колакта гел музыка гына яңгырый, дөньяда бер генә кыз калды - ул минем Рая, Раечкам, - дип хатыны кырына күчеп утырды, аны иңбашыннан кочып, чигәсеннән үпте.

- Әтисе, син бүген сөйләшеп туймыйсың, - дип күзләренә текәлеп карады.

- Белсеннәр мәхәббәтнең ни икәнен.

- Алар үзләре очратмыйча, мәхәббәтләрен барыбер аңламаячаклар.

Игорь белән Алеся әтисе белән әнисенең яшьлеген күзалларга тырыштылар, ахрысы, алар шундый бирелеп тыңлыйлар иде.

- Әти, ә ничек өйләнештегез?

- Кызым, бүгенгә җитәр булмаса, сезгә ни булды бүген, хәтер кичәсе мәллә?

- Әни, утырыйк инде, шундый рәхәт сезне тыңлавы, әти, шуннан, кайчан өйләнештегез?

—Мин колхоздан кайттым да ишектән керүгә, мин әйләнәм, дип кычкырдым. Әти әйтә, бүген үкме, әллә иртәгә чаклы түзәсеңме, ди. Мин әйтәм, бүген үк! Ох, мин чын җүләргә әйләнгән идем, и сөйлим, и сөйлим, әни белән әти берни аңламыйлар, әти әйтә, үгез сөзмәгәндер бит үзеңне, ни сөйлисең, һич аңламыйм, ди. «Мин әйләнәм, Раяга». «Нинди Рая, ә Таня?» диләр. «Юк, әти, Рая. Бер минут та яши алмыйм аннан башка». «Укуың беткәч өйләнерсең, бер елга түз». «Юк, түзә алмыйм, өйләндермәсәң, укуны ташлыйм да китәм», - дим. «Җибәреп булмады, җибәргәч, кайтарып булмый. Тилебәрән орлыгы ашаган ахрысы, әнисе, башын тотып кара әле». Мин әтинең җиңенә ябыштым. «Әти, барып сорыйк та алып кайтыйк!» Әти миңа аптырап карый, рөхсәт итмәс дип куркып, мин калтырап еларга ук ябыштым. Әти бөтенләй куркуга калды, бөтенесен яңабаштан сөйләтте дә, ярый, шимбәгә чаклы түз, барып карарбыз, диде. «Юк, әти, карарбыз түгел, алып кайтырбыз диген, тик әбисе бик усал, әйбәтләп сорарга кирәк». «Әһә, әбисе бирми диген, ә нигә бирми?» «Белмим, бик каты ачулана, ул урысча белми, мин башкортча; урыс-урыс дип куа. Әти, син күрсәң аны, мине шундук аңларсың, андый кыз күргәнем юк иде әле, ул дөньяда берәү». «Бу дөньяда бөтен кеше дә берәү генә, улым». «Юк, андый бүтән бер җирдә юк». «Алайса, улым, китаптанмы, урамдагы дусларыңнанмы башкорт теле өйрән, менә шимбәгә чаклы әби белән сөйләшерлек өйрәнсәң, барырбыз». «Әти, син яхшы беләсең бит башкортча, син генә сөйләшерсең». «Юк, улым, кемнең өйләнәсе килә - шул сөйләшә. Әбинең йорәгенә ачкыч табыйм дисәң, аның телендә сөйләш». Мин белмим, ничек яшәгәнмендер шимбәгә кадәр, тизрәк барып җитмәсәм, урлап алып китәрләр кебек тоелды. Мин көн-төн башкорт теле өйрәндем, бер ун сүз ятлыйм да урамга чыгам сойләшергә, миннән ята-ята көләләр. Шулай да өйрәндем, оби, кызыңны бир, дияргә. Әти сүзендә торды, шимбә иртән иртүк күчтәнәч, бүләкләр алдык та Уфадан читтә я ткан, Инзир таулары арасында урнашкан әниеңнең кечкенә акылына киттек. Әти юл буе миннән теге яки бу сүзне сорый да эче катып көлә. «Менә мәхәббәт кешене нишләтә, карап карарбыз тау кызына, өйрәнгән башкорт телең юкка гына оулмасын». Без килгәндә, хәзер дә хәтерлим, көн шундый кояшлы, матур иде, чын алтын көз, үзе шундый җылы, рәхәт. ) Ja-a, - дип сузып куйды Саша.

Аннан, ахрысы, кире кайтып, еллар хатирәсенә үзе генә кереп чумды, балалар сабыр гына әтиләренең шул еллардан ойләнеп кайтуын көттеләр. Рушания да шул елларга кайтып, кабат күзалдыннан үткәрде, хатирәләр капкасы ачылды, ул гатлы итеп үзалдына елмаеп куйды. Ул унынчы классны 6с гергәч, класстан берүзе колхозда калды, иптәшләре кем \кырга, кем эшкә шәһәргә китеп бетте. Рушанияның карт «ишсен ташлап китәргә йөрәге җитмәде, менә инде бер ел фермада бозаулар карый иде. Быел читтән торып укырга Ли кермәкче иде. Тик көтмәгәндә, тыныч кына яшәп яткан ■ечкенә авылга студентлар килеп тулды, авыл гөрләп торды, Ьпубта көн дә танцы, кичәләр. Авыл яшьләре гү килде, тик шания гына андый җирләргә катышмады, кичләрен чыгып йөрмәде, көндез эштә нәни бозаулары белән, кичләрен өйдә әбисе белән уздырды. Беркөнне эштән кайткач, сиртмә коега суга төште, аның тирә-ягын бер көтү яшьләр сырып алган, шау-гөр килеп су сибешәләр, коега якын да килерлек түгел. Рушания көянтә-чиләген күтәреп аптырап торган арада, яшьләр кинәт шып туктадылар да Рушанияга текәлеп каттылар. Бу чаклы күз карашыннан ул кая керергә белмәде, уңайсызланып кире борылды. Шулчак берәү «Туктагыз!» дип кычкырып җибәрде. Рушания кире борылды, бөтен төркем арасыннан аерылып, озын буйлы бер егет аның каршысына килеп басты. Рушания кыяр-кыймас кына каршысына килеп баскан егеткә күтәрелеп карады, каршысында торган егетнең сөрмәле зәңгәр күзләренең матурлыгы әсир итте, ул яшен суккандай күзләрен алалмыйча тик торды, егет тә ашыкмады. Яшьләр, «бетте башкайлары» дип кычкырышып көлә башладылар. Иң беренче булып Рушания айнып киткәндәй булды, бөтен күзләр аларга текәлгән иде, ул кырт кына борылды да йөгерә-атлый кайтып китте. Моңынчы беркайчан кичермәгән уй-хисләр, дулкынлану биләп алды, ул төн буе аның турында уйлады, икенче көнне дә бозаулар эчергәндә күңелендә гел шул зәңгәр күзләр торды.

- Әни, син ни уйлыйсың, әтине тыңламыйсың да? - диде улы әнисенең кулыннан сыйпап. Рушания яңа уянып киткән кешедәй, сискәнеп китте. - Әни, син кайда дим, безне ишетмисең дә.

- Әнә шул әтиең сөйләгән җирдә, улым.

- Раечка, хәтерлисеңме, без йортка килеп кергәндә, син кызарып-пешеп бер кат күлмәктән утын яра идең. Ох, син шундый чибәр идең, безне күргәч, балтаңны тоткан килеш катып калдың, без өчәүләшеп сиңа карап каттык. Бераз ушка килгәч, әти миңа пышылдап кына: «Аңладым, улым, сине, берсүзсез алабыз, әгәр әбисе балта белән бастырып чыгармаса. Әнисе, бар, машинадан күчтәнәчләрне алып кер, әбине атаковать итәбез», диде. Өйдән карт әби килеп чыкты, мине күреп, «Тагын килгән урыс малай, ни дам дочка, бар, кайтып кит», ди. Әти шундый хәйләкәр булып чыкты. «Исәнме, әбекәй, нишләп урыс булсын ди ул, минем малай бит ул, әйдә танышыйк, күчтәнәчләр белән чәй эчик. Мин Абдулла булам, ә бу хатыным Фатыйма була, ә бу - улым Сәет була, башкортча начар белә, шәһәр баласы бит». Без әни белән аптырап бер-беребезгә карашып алдык, әти тиз генә икебезгә төртеп алды.

И-и, шулаймыни, үз кешемени, әйдәгез, әйдә, - дип, ойгө чакырды. - Мин Айбикә әбиегез булам.

М ин урамда Рая янында калдым, шундый сагынган идем,

I ашыйк хисе шундый көчле иде, әниеңнең күзләренә карасам, башым әйләнә, җир убылып-убылып китә; кочакласам, бөтенләй истән авармын кебек. Без өйгә кермәдек, дөресен әйткәндә, керергә курыктык. Мин Раяга килүнең сәбәбен до аңлата алмыйм, икәү берсүзсез утын өябез. Бервакыт әти Чыкты. «Ну, яшьләр, кая, балтаны бирегез әле. Ә син, кызым, бар, ойгә кер, без ирләр үзебез калганын карарбыз», ди. Мин •и идән берсүзсез җавап көтәм. «Ну, улым, менә шушы бер Машина утынны ярып өйсәк, бәлки Айбикә әбинең йөрәге •pop, Сәет улым», ди. Үзе көлә, «Абдулла малае, анда өйдә I агын да күңеллерәк - бер Фатыйма урысча белми, икенчесе башкортча ике сүз белә. Әби сөйли, икенче Фатыйма баш кына селки, хей, кәмит». «Әти, ә нигә Фатыйма дидең?» «М и 11 дә Абдулла түгел бит, менә хикмәт нидә. Без хәзер әби 'j лгонче, әгәр кызын бирсә инде, Фатыйма белән Абдулла, i ин Сәет булып калабыз, бүтән чара юк, улым. Ә кыз шәп, хуплыйм, андый килен өчен Абдулла түгел, шайтаным (п n.ipra да әзер. Әйдә, Сәет улым, ташы утыныңны», ди, ркоү рәхәтләнеп көлдек. Кич эш беткәч, мунчалар кереп Чыккач, әби: «Ярый инде үз кеше булгач», дип, ризалык бирде, тик мулла китереп никах укытмыйча, беркая да җибәрмим, дип кырт кисте. Мин никахның ни икәнен <»н имыйм бит, карыйм, әтинең күзе шардай булды, әни дә Коелып төште. Мин бөтенләй беттем, әби сүзен кире ала икоп дип. Карыйм, әни мескен елый язып, «Ванечка, безгә ирлмый бит», ди. Әти астан каты гына итеп әнигә төртте. «Ярар, Айбикә әби, шулай итәрбез», ди. Иртән иртүк өстәл •серләделәр дә мулла алып килеп, никах та укыдылар. Мин Mi\ | кичне беренче тапкыр сарай артында әниегезне үптем. Э'. бәхетле чаклар, егерме биш ел үткән дә киткән, барысы В»«ч.* генә кебек.

Рушания да, бүгенге үтеп барган авыр көннән арынып, шытылып ирен тыңлады, үткән вакыйгаларга кайтып, Июхсгле елмаеп куйды.

- Нинди матур кич, хатирәләр кичәсе, без бик бәхетле •мск.

р Ни өчен «идек», без хәзер дә, киләчәктә дә бәхетле алачакбыз.

I Ниндидер сәер, сихерле кич булды бу, бар күңелсезлекләр,

бар куркулар бер мизгелгә артка чикте, азгамы-күпкәме, Рушанияны онытылып торырга мәҗбүр итте. Иртәгәсе көн турында уйлыйсы да килмәде. Хушлашып, һәркайсы үз бүлмәләренә таралышты. Балалар, безгә дә шундый мәхәббәт кайчан кайда очрар икән, дигән хыял белән татлы йокыга чумдылар.

Иртәгәсен Рушания больницага тагын соңлабрак килде, аны Хәлимә коридорда каршы алды. Рушания озын яхшы күн плащтан, аның өстеннән кура җиләге төсендә шарф салган; биек үкчәле сапогилар, матур итеп баш түбәсенә уралган чәч озын гәүдәсен тагын да озын, сылу итеп күрсәтә иде, кем уйласын бу хатынны чирле дип.

- Энекәй генәм, ни кисәң дә килешә үзеңә. Мин синең ирең урынында булсам, пәрәнҗә ябып кына йөртер идем, күз тиеп кенә чирлисеңдер әле, ай-яй-яй, - диде Хәлимә астан өскә карап.

- Нишләп торасың монда?

- Анда Любаның ире килде, комачауламыйм, дип чыгып киттем. Ирен күрсәң, исең-акылың китәр, шундый яшь, шундый чибәр.

- Ярый, әйдә керик, хәзер обход җитә, - дип ашыкмыйча гына палатага табан атладылар. Ишектән керә-керешли, Рушания үзе белән күтәренке күңел, яз җылысы алып керергә теләгәндәй, матур итеп Люба каршысына килеп исәнләште.

- Исәнмесез, хәлләрең ничек? - дип, туңган йөрәкләрне эретерлек итеп елмайды. - Менә монысы сиңа, - дип, өстәленә кызыл тюльпаннар куйды. - Мин үзем үстергән. Бирешмә, тышта шундый матур яз килә, яшибез әле, сеңлем, - дип йомшак кына кулын кысты. Чынлап та, шундый яшь, чибәр ире. Рушания аның чигә чәчләренә ак кырау төшкәнен абайлап алды, чын йөрәктән жәлләп куйды. Бер-берсен яратып та туймаган сабыйлар, күпме хәсрәт кичерәләр.

- Хәлимә, син ничек төн чыктың?

- Белсәң, бик шәптән түгел, йокы да туйды. Кичә Лилиям килде, борчыла инде, суырылып калган. Синең күчтәнәчләрне биреп җибәрдем. Ялга каршы әнием килә, авылда минем туганнар күп ул, ә әнием абыстай, операцияга кергәнче догалар укыр. Мине күрсә, куркыр инде, мин бит шушы ике-өч айда гына ябыктым. - Хәлимә Рушанияның колагына гына үрелде. - Кичә күрше палатада бер ир үлгән, мин бәдрәфкә чыкканда алып чыгып киттеләр, мин куркам,

дип пышылдады. Рушания акрын гына Хәлимәнең иңеннән кочты.

Күрше койкада Люба ире белән пышылдашты, ире аның урын-җирен рәтләде, өстен алыштырды. Ул шундый килешле тотына, бөтен әйберне белеп эшли, күрәсең, инде күнегеп беткән хатынын карарга. Тик өмете бар идеме икән оле киләчәккә? Ахрысы, Хәлимә белән Рушания бер үк уй уйлыйлар иде, бер-берсенә карап, баш селкеп утырдылар. Любаның ире хушлашып кайтып китте. Палатага шәфкать туташы керде.

Бүген обход булмый. Сабирова, капельниңага ятасыз, о сезнең, Мартынова, иртәгә химия терапия. Захарова, сез уколларыгызны алыгыз.

- Мин бүтән химия алмыйм, - диде Люба.

- Ничек алмыйсыз, сезгә иртәгәсе көн билгеләнгән.

- Алмыйм, калдырыгыз мине. - Шәфкать туташы бераз карап торды да чыгып китте, Хәлимә белән Рушания Люба янына күчеп утырдылар.

- Нәрсә ул химия, ник алмыйсың? - диде Хәлимә. Любаның күзләрендә бушлык иде бүген, түшәмгә текәлгән олы зәңгәр күзләр таныш ярыкны эзләгәндәй, арлы-бирле йөгерде, аннан акрын гына күршеләренә карады, тик һаман нидер үзенекен уйлады.

Әйе, бүтән алмыйм, мин арыдым бу тормыштан, арыдым бу авыртулардан, арыдым кызганыч булып ятудан. - Аннан Рушанияга текәлеп карады. - Химия вакытлыча гомереңне озайта, тик ул терелтми. Рая апа, бүген син килеп кергәч, бер әйберне аңладым, кирәк булмаган болай юкка вакыт сузарга. - Любаның хәле бетеп, көчкә сөйләште. - Саламга ябышкан кырмыска кебек, нәрсәгәдер өметләндем, белдем бит бу чирнең дәваланмасын.

Люба күзен йомып бераз тын гына ята, ахрысы, хәле авыр, ял итә, кабат күзен ача.

Мин белдем үләсемне, миңа тагын әзрәк кенә, тагын, тагын...

Люба тагын күзен йомды, барысы да тын гына Любаның кабат күзен ачканын көттеләр.

Бүген Рая аңа килеп кергәч, минем Толик шундый итеп карады сезгә, сез шундый чибәр, ул да тере, яшь ир кеше бит, әле аңа егерме тугыз гына, ә минем белән егерме елга Картайды. Аңа да сау-саләмәт хатын кирәк бит, өч ел минем Вслон чиләнә. Өйләнешкәнгә алты ел, шуның өч елын гына бәхетле яшәп калдык. Бала таптым, бөтенесе бер ир өстенә өелеп калды: бала да, мин дә. Мин инде хатын да, иптәш тә түгел - рәхәтләнеп иркәләп, сөеп тә, сөелеп тә булмый. Катырак кагылсаң, таралып китәргә торган шәүлә. Сау- сәламәт матур кешеләрне күрсәм, йөрәк ярсый, кычкырып елыйсылар килә, шул кешеләр кебек җир җимертеп, матур киемнән минем дә урам буйлап гаиләм белән бер генә булса да узасым килә...

Любаның тавышы кимегәннән кимеде, арыды, акрын гына су сорады. Рушания аның башын күтәреп, кашык белән генә авызына су салды.

- Любонька, өзгәләнмә, син азрак ял ит, йоклап ал, азак сөйләшербез. - Рушания ипләп кенә одеялын өстенә япты, йомшак кына иңбашларыннан сыйпады. - Ял ит, ашыкма, барысы да Ходай кулында, безнең белән ни теләсә, шуны эшли.

Люба күзен ачмый гына:

- Мин гөнаһлы, Рая апа, мине Ходай шуның өчен җәзалый. Синең кулларың шундый йомшак, гел минем әнинеке кебек, тик ул да миннән баш тартты, мин иремнән башка беркемгә кирәкмим.

- Ни сөйлисең, гөнаһсыз бер генә кеше дә юк, без бит тере җаннар. Кемнең гөнаһасы юк - барыбызда да бар инде ул, тик кемнеңдер күбрәк, кемнеңдер азрак. Хәер, белмим, гөнаһаның олысы-кечесе була микән соң ул?

- Була, Рая апа, була. Мин бертуган сеңлемне рәнҗеттем, ул мине кичермәде, мин гаепле аның алдында.

- Кичермәслек гөнаһлар юктыр бәлки? Бигрәк тә бертуганнар арасында.

- Була икән шул. Үлгәнче бик тә күрәсем, аңлатасым килә, кичерсә, мин тынычлап үләр идем. Тик ул килми дә, кичерми дә, мине теге дөньяда да җәфалансын, ди.

- Ә син миңа сөйлә, аңа сөйләгән кебек сөйлә, миңа аңлат аңа аңлаткан кебек, син мине ул дип хис ит. Мин аңлармын, бәлки әле син уйлаганча алай үк куркыныч та түгелдер, ашыкма, безнең алда вакыт күп, бүген сөйлә, иртәгә сөйләрсең, мин сине тыңлармын, - дип, Любаның салкын кулын учына алды. Люба авырайган күз кабакларын көчкә ачып, берсүзсез Рушанияга карап ятты, аннан кичке күк йөзедәй күзләрен түшәмгә терәде. Рушания аны ашыктырмады, җан җылысы белән җылытырга теләгәндәй, Л юбан ыңкулл ар ы н, иңбашларын йомшак кына сыйпады да сыйпады.

Без Мәскәүдә туып-үстек, шунда яши идек. Мин ии ститутны бетергәч, бик яхшы компанияга эшкә урнаштым, реклама белән шөгыльләнә торган. Акча әйбәт ала идем, шуңа күрә үземнең эшемә якыннан гына фатир табып, иптәш кызым беләк шунда күчеп тора башладык. Өйдәгеләр белән кон дә телефоннан сөйләшеп торганга, сирәк кайта идем. (сңлем Оля да мәктәпне бетереп, институтка керде, без аена бер тапкыр я миндә, я әниләрдә очрашабыз. Мин сеңлемне оик ярата идем, акча алган саен матур киемнәр, тәмле конфетлар - аның өчен берни жәл түгел. Өченче курсны бетергәч, сеңлем бер егеткә гашыйк булды, очрашкан саен I сл шуның турыда гына сөйли, сеңлем бөресеннән чыккан чочкәгә охшап калды. Мин беренче тапкыр күрә идем кешене мәхәббәт шулчаклы матурлавын: күзләре ут яна, үзе гел көлеп кенә тора, аның бәхетенә мин дә сөенә идем. Оля очрашкан саен, «Апа, ул шундый чибәр, шундый акыллы, син күрсәң аны, үзең дә гашыйк булыр идең», ди. Укып бетереп диплом алгач, Оля аны гаилә белән таныштырырга өйгә чакырган, миңа да: «Апа, кил, булачак ирем белән таныштырам, без озакламый өйләнешәбез», диде. - Люба, арыпмы, күзләрен йомды, кипкән иреннәрен ялап куйды. Рушания тагын калак белән авызына су салды. Бераз хәл җыйгач, Люба күзләрен ач гы. - Сеңлем хаклы булган, мин күрдем дә телсез калдым, ул да миңа карады да катты, торабыз икәү бер-беребезгә карап. Күзләр бер-берсенә бәйләнде, ни ычкынып, ни китеп булмый. Минем моңа чаклы беркайчан гашыйк булганым юк иде әле, ә монда әллә ни булды, үз өемдә адаштым, кая барып төртелергә белмәдем. Кулыма алган чәшкем дә төшеп кагылды, өстәлгә утыргач, калак күтәреп ризык та каба а 1мадым, күзләр, теләмәсәм дә, аңа күтәрелде. Күтәрелгән Сием аның карашы белән очраштым, бер өстәл артында кара- Каршы утыру үзе бер газапка әйләнде, өстәл артында барган сойлошүне дә ишетмәдем, мин генә түгел, ул да шул хәлдә Иде, ахрысы. Минем бүтән чыдап утырыр хәлем калмады, Иим дидер сәбәп табып, утка пешкәндәй чыгып чаптым. |Ии1 1с өйдәгеләр дә аңламады, үземнән берничә яшькә кече, ■и I мосә, бертуганымның булачак киявенә гашыйк булуым Вннсм өчен кара кайгыга әйләнде. Ни генә булмасын, бүтән Ьршммаска, онытырга тырыштым, әниләргә дә бармадым, ■ның белән очрашудан курыктым, йөз сәбәп табып, өйгә ■Ятмаска тырыштым. Бер айдан ул үзе мине эштән килеп ■ft I ы, пыяла ишек аркылы карап торды да борылып чыгып китте. Мин эштән чыкканда, урамдагы скамейкада көтеп утыра иде. Мин аны күргәч, аякларым йөрмәс булды, ул үзе каршыма килеп басты, берсүзсез мине бала кебек җитәкләде дә, каядыр үзе белән алып китте, мин берсүзсез аңа иярдем. Без якында гына бер кафега кердек тә кич буе бер-беребезгә карашып утырдык, сүзсез дә бер-беребезне аңладык. Толик миңа шул кичне үк тәкъдим ясады. Сеңлем алдында бик оят булса да, мин аннан, ул миннән аерыла алмадык. Оля телефоннан елады, «Апа, мине Толик ташлады, ничек яшим аннан башка», дип. Мин телефонның бу ягында еладым, нинди Ходай каргаган өчпочмак, чит кеше булса, бер хәл, кая моның чыгу юлы? Ходайның сынау юлы шул булгандыр. Минем фатирда Толик белән икәү утырганда, Оля килеп керде, безне бергә күргәч, телсез калды, ул барысын да аңлады. Оля каты депрессияга бирелде, әниемнәр дә сеңлемнең бәхетенә аяк салган өчен минем белән сөйләшмәс булдылар. Толик Оля белән сөйләшеп, аңлашып та карады, тик Оля безне каһәрләде, кичермәде. Толик әниемнәрдән минем кулымны сорап баргач, әнием дә, кеше бәхетсезлегендә бәхет төземиләр, дип чыгарган. Әти-әни фатихасыннан башка, сеңлемне елатып башлаган тормышның ни хәере булсын? Толик мине Чаллыга алып кайтты, әниләре бик яхшы кешеләр булып чыкты, без эшләдек, бер-беребезне яратып туймадык. Эштән бер­беребезне үлә язып сагынып кайтабыз, без шундый бәхетле идек, тик сеңлем алдында кылган кылыгыбыз тулысынча бәхетле булырга ирек бирмәде. Оля искә төшкән саен икебез дә башны аска ия идек. Бер елдан улыбыз туды, Толикның туганнары җыелды, әти-әнисе сөенеп туймады. Толик яшь булса да, дөнья көтәргә бик тырыш, гаилә өчен бик җаваплы кеше булып чыкты. Әти-әниләре, бала тугач, бер бүлмәле фатир да алып бирделәр. Сөенеп кенә яшисе дә бит, тик һаман тормышның бер кырые китек булды, чөнки минем белән сөенергә, шатлыгымны уртаклашырга янымда якын туганнарым юк. Шалтыратам - әни салкын гына сөйләшә, кунакка чакырам - төрле сәбәпләр табып килми, ялыныплар елыйм, кичерегез, ташламагыз мине, дип - әйтерсең, алар мине ишетмиләр, телефонның теге очында тынлык.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 66 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.016 сек.)