Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

МӘКАЛЬЛӘР ТУРЫНДА

Читайте также:
  1. БЕЛЕМ-ГЫЙЛЕМ, УКУ-ЯЗУ, ГАЛИМ-НАДАННАР ТУРЫНДА

Нәкый Исәнбәт

Акыллыга сүз әйтәм,
Уйлады дә белде,
Акылсызга сүз әйтәм,

Шарк итте дә көлде.

Отканга − мәкаль, тапкырга − табышмак

Балалар фольклоры

Казан

Татарстан китап нәшрияты


Халык авыз иҗатын җыю, аны төзү, тәртипкә салуда Нәкый ага Исәнбәт гаять зур хезмәт куйды. Бу өлкәдә ул балаларны да онытмады. Аның халык авыз иҗатының иң гүзәл энҗеләреннән төзелгән ике китабын («Нәниләр шатлана», «Балалар дөньясы») балалар бик сөенеп кабул итте.

«Бу җыентыкта, — ди Нәкый ага Исәнбәт, — укучы балалар арасыннан җыеп алынган һәм темасы белән дә балалар тормышыннан алынып, сурәтлекләре белән дә алар яраткан мәкаль һәм табышмаклар сайланды».

Өлкән әдибебезнең бу хезмәтләре мәктәпләрдә халык авыз иҗатын өйрәнүдә ярдәмлек буларак та зур әһәмияткә ия.

 

КЕЧЕ ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН

 

 

ã Татарстан китап нәшрияты, 1973.

 

 

И 0763—054 М132(03)—73 144−73

 

Исанбет Наки Сиразиевич

Веселые пословицы и загадки (на татарском языке)

 

Татарское книжное издательство, Казань, Баумана, 19.

 


ЭЧТӘЛЕК

МӘКАЛЬЛӘР ТУРЫНДА.. 5

ТАБЫШМАКЛАР ТУРЫНДА.. 8

1. ТАБЫШМАК НИ УЛ?. 8

2. ТАБЫШМАКЛАР, ЗАМАН ҺӘМ ТОРМЫШ... 9

3. ТАБЫШМАК ҺӘМ АНЫҢ ҖАВАБЫ... 10

4. СУРӘТЛӘМӘ ӘСӘР БУЛУ ЯГЫННАН ТАБЫШМАКЛАРНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.. 12

5. ЯҢА ТАБЫШМАК ЧЫГАРУ.. 13

МӘКАЛЬЛӘР. 14

I БҮЛЕК. АТА-АНА, БАЛА-ЧАГА ТУРЫНДА.. 14

БӘБИ БАЛА.. 14

АНА.. 14

АНА БЕЛӘН БАЛА.. 15

АТА-АНА, АЛАРГА ХӨРМӘТ.. 15

БАЛАНЫҢ ХОЛКЫ. АНЫ ТӘРБИЯЛӘП ҮСТЕРҮ.. 17

ИРКӘ, ҮПКӘЧӘН, ЕЛАК БАЛАЛАР. 20

ҮГИ-ЯТИМНӘР, ҮГИ АНАЛАР. 20

ЮНЬЛЕ БАЛА ҺӘМ ЮНЬСЕЗ-ИГЕЛЕКСЕЗ БАЛАЛАР. 22

АТА БАЛАСЫ БУЛУ, АТАГА ЛАЕКЛЫ БУЛЫП ҮСҮ.. 23

ТЕЛ, СҮЗ. 24

СҮЗНЕҢ КӨЧЕ, ТОТКАН УРЫНЫ ҺӘМ ТӨРЛӘРЕ.. 27

СҮЗНЕ СӨЙЛӘШӘ БЕЛҮ ҺӘМ СӨЙЛӘҮ ӘДӘБЕ.. 32

СӘЛАМ ҺӘМ СОРАШУ.. 32

СӨЙЛӘШӘ БЕЛҮ.. 32

ВАКЫТЫНДА, УРЫНЫНДА СӨЙЛӘҮ.. 33

КЕШЕСЕНӘ КҮРӘ СӨЙЛӘШӘ БЕЛҮ.. 34

КЕШЕНЕҢ АКЫЛЫ, КЕМЛЕГЕ СҮЗЕННӘН БЕЛЕНҮ.. 34

КҮП СӨЙЛӘҮ ҺӘМ АЗ СӨЙЛӘҮ.. 35

УЙНАП СӨЙЛӘҮ, ЧЫНЛАП СӨЙЛӘҮ.. 36

СҮЗНЕ ТЫҢЛЫЙ БЕЛҮ.. 37

ДӘШМИ КАЛУ.. 37

ҺӘР ӘЙТКӘН СҮЗГӘ ЫШАНУ, РИЗА БУЛЫП ТОРУЧЫЛЫК.. 38

ХАКЛЫК, ДӨРЕСЛЕК, ЯЛГАН. СҮЗДӘ ТОРУ, КОРЫ ВӘГЪДӘ ҺӘМ ЯЛГАНЧЫЛАР. 38

СЕР СӨЙЛӘҮ ҺӘМ АНЫ САКЛАУ.. 41

АКЫЛ ҺӘМ АКЫЛЛЫ БЕЛӘН ҖҮЛӘР. 42

БЕЛЕМ-ГЫЙЛЕМ, УКУ-ЯЗУ, ГАЛИМ-НАДАННАР ТУРЫНДА.. 46

БЕЛЕМ-ГЫЙЛЕМ... 46

КИТАП.. 48

УКУ-ЯЗУ.. 48

ЯЗУ-ХАТ.. 49

УКЫГАН БЕЛӘН УКЫМАГАН КЕШЕ.. 50

ГАЛИМ... 51

НАДАН.. 51

ГАЛИМ БЕЛӘН НАДАН.. 52

ГЫЙЛЕМ ӨЙРӘНҮ.. 52

БЕЛҮ; БЕЛГӘН БЕЛӘН БЕЛМӘГӘН.. 53

АВЫЗ ИҖАТЫ, ӘДӘБИЯТ, ҖЫР-КӨЙ, МУЗЫКА, СӘНГАТЬ.. 55

МӘКАЛЬ ТУРЫНДА.. 55

ӘКИЯТ, МӘЗӘК, ТАБЫШМАКЛАР. 56

ҖЫР-КӨЙ.. 56

МУЗЫКА ҺӘМ МУЗЫКАНТЛАР. 57

БИЮ... 58

ШИГЫРЬ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘР. 58

ЗӘВЫК, ЯМЬ ТОЮ... 59

ТАЛАНТ ҺӘМ АНЫ ҮСТЕРҮ ТУРЫНДА.. 59

КЕШЕ, АНЫҢ РУХИ ЙӨЗЕ, ХОЛЫК-КЫЛЫКЛАР. 60

ХОЛЫКЛАР. 60

ӘДӘП, ОЯТ, НАМУСЛЫЛЫК.. 60

РӘХИМ-ШӘФКАТЬЛЕК.. 62

ҮПКӘЧӘНЛЕК ҺӘМ ХӘТЕР КАЛУ.. 63

АЧУ ҺӘМ ДУАМАЛЛЫК.. 64

ЭРЕЛӘНҮ, МАСАЮ... 66

МАКТАНУ, АЛДАН ШАПЫРЫНУ.. 66

КӨНЛӘШҮ.. 67

ҮЗ СҮЗЛЕЛЕК, ҮҖӘТЛЕК, КИРЕ БЕТКӘНЛЕК.. 67

НӘФЕС, АЗГЫНЛЫК.. 70

ЭШ ҮТКӘЧ ҮКЕНҮ.. 70

ХӘЙЛӘ ҺӘМ ХӘЙЛӘКӘРЛЕК.. 70

АСТЫРТЫНЛЫК.. 71

ИРКӘЛЕК, КЫЛАНЧЫКЛЫК, НӘЗБЕРЕКЛЕК, ВАКЧЫЛЛЫК, ХОЛЫКСЫЗЛЫК.. 71

ИЛ, ТУГАН ҖИР, ВАТАН.. 72

БӘЙРӘМНӘР. 77

САБАНТУЙ, МӘЙДАН, УЕННАР. 77

УЕН-КӨЛКЕ.. 79

КӨЛҮ-ҖЫЛАУ.. 80

КҮЗ ЯШЕ.. 81

КЕШЕДӘН КӨЛҮ, МЫСКЫЛЛАУ.. 82

КЕШЕДӘ ТЕЛӘК, НИЯТ, БАТЫРЛЫК ҺӘМ ЭШКӘ ИХТЫЯР КӨЧЕ БУЛУ, МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК ҺӘМ МАКСАТКА ИРЕШҮ ТУРЫНДА.. 82

ТЕЛӘК, МАКСАТ ҺӘМ АҢА ОМТЫЛУ.. 82

КИҢӘШ-ҮҢӘШ ИТҮ.. 83

ИЯРЕП ЭШЛӘҮ ҺӘМ КОРЫГА ИЯРҮ.. 83

АШЫГЫЧ-АКРЫН ХӘРӘКӘТ, САБЫРЛЫК.. 84

АБЫНУ-СӨРТЕНҮ, ХАТАЛЫК, ЯЛГЫШЛЫК.. 84

АЛДАН КҮРЕП ЭШ ИТҮ, САК ХӘРӘКӘТ, ТӘДБИРЛЕЛЕК.. 85

ВАКЫТ-ФОРСАТНЫ КУЛДАН ҖИБӘРМӘҮ.. 85

КЫЮЛЫК, ТӘВӘККӘЛЛЕК.. 86

БАТЫРЛЫК ҺӘМ КУРКАКЛЫК.. 87

КЕШЕДӘ ИХТЫЯР КӨЧЕ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕК, ҮЗЕҢӘ ҮЗЕҢ БАШ БУЛУ.. 89

ЭШ, ХЕЗМӘТ СӨЮЧӘНЛЕК.. 91

КЫҢГЫР ЭШ, ХЫЯНӘТ.. 100

КЕШЕ ҺӘМ КЕШЕНЕ ТАНУ, АРАЛАШУ.. 100

КЕШЕ БЕЛӘН КЕШЕ АЕРМАСЫ... 101

КЕШЕГӘ ХӨРМӘТ ҺӘМ КЕЧЕЛЕК КҮРСӘТҮ, ҮЗ КАДЕРЕҢНЕ ҮЗЕҢ БЕЛҮ.. 101

ҮЗЕҢНЕ БЕЛҮ.. 103

КЕШЕГӘ САЛЫНМАУ.. 103

ҮЗЕҢНЕ ЯХШЫГА КҮНЕКТЕРҮ, ЧЫНЫГУ ҺӘМ ГАДӘТ.. 103

КАТЫ СЕРЛЕ БУЛУ, ҮЗЕҢӘ ҮЗЕҢ ЫШАНУ.. 104

ТАБЫШМАКЛАР. 105

ТӨРЛЕ ТАБЫШМАКЛАР. 105

ТАП ТАБЫШМАК.. 120

ТАПКЫР ҖАВАПЛЫ ТАБЫШМАКЛАР. 120

БОРЫНГЫРАК ТАБЫШМАКЛАР. 121

ҖЫРЛЫ-ҖАВАПЛЫ БОРЫНГЫ БЕР-ИКЕ ТАБЫШМАК.. 126


МӘКАЛЬЛӘР ТУРЫНДА

Җыр, бәет дибез, әкият дибез, такмак-такмаза дибез, мәкаль, табышмаклар дип сөйләшәбез. Димәк ки, авыз иҗаты әсәрләренең һәркайсының үз төре бар. Без аларны шул төрләре буенча бер-берсеннән аерып атап йөртәбез.

Җырны без җырлыйбыз, бәетне көйләп әйтәбез, әкиятне сөйлибез, такмакны шукланып, такмазаны җорланып әйтәбез, мәкальләрне сүзгә кыстырып җибәрәбез, табышмакларны табабыз. Сиңа беркем дә мәкаль җырлап, җыр сөйләп утырмас. Димәк, авыз иҗатының һәрбер төренең үз үтәлеше, үзенә генә хас башкарылышы бар.

Эч пошканнан җыр файда, диләр. Элек булып үткән берәр фаҗигале хәлне күңелдән тирән кичерим дисәң, бәет әйтерсең. Әйтик, Сак-Сок бәетен. Шукланырга яки биергә теләсәң, такмак әйт; күңел ачар, җорланырга дисәң, тагын такмаза бар. Хыял галәмендә яшим дисәң, сиңа әкиятләр әзер. Инде син сүздә акыл, хикмәт, тапкырлык ишетергә яратсаң, мәкаль кыстырып сөйләүчән берәр картны я карчыкны тыңла. Зиһен сынашыйм, уй йөгертешим дисәң, анда сиңа табышмак... Күрәсең, һәркайсының үз урыны бар.

Алай да балалар бу авыз иҗатының кайсы төрен күбрәк яраталар соң?.. «Әйт әле син миңа: менә син үзең ничә җыр беләсең?» дигән сорауга каршы: «Һу, минме? Мин көн буе җырлатсаң да туктамам»,— дип сөйләшәләр. Җырлый белмәгән, җыр яратмаган бала, белмим, дөньяда бар микән? Җырлау ул әле, кем әйтмешли, бәлки табигатьнең үзеннән, тумыштан ук килә торгандыр. Тавык та җырлый, диләр. Инде бәетне әйтсәң, аны кем яратмый? Элекке булган сугыш хәлләре яки бәла-казалы үлем-җитемнәр турында дисеңме... Әйтсеннәр генә иде әле. Бәетнең аның һәрберсенең үз көе дә бар бит. Хәер, аны хәзер әйтә белүчеләр дә сирәккә калды шул инде. Ә менә әкиятләрне әйтсәң! Аны тыңлар өчен бала төн буе мендәрдән башын калкытып, күзләрен тасрайтып йокламый ятарга да риза. Такмак-такмазага китсә, алары инде балалар уен-көлкесе. Инде тагын табышмак табышырга дисәң, кич яткач, балалар күпме зиһеннәрен, хыялларын шуңа сарыф итмиләр! «Тап табышмак, табага ябышмак!»

Алары шулай аның. Менә син әйт: мәкальләр белән эш ничек тора соң? Аны әле картлар сүзе дип тә йөртәләр түгелме? Һәм ул алар авызында күбрәк ишетелә дә. Шулай булгач, балалар яратамы икән соң аны?

Ерак китмим, үземнең бала чагымнан алып сезгә мин шуны әйтә алам. Минем 12 яшемнән калган бер дәфтәрем бар. Анда мин сызгалап «ясаган» ниндидер паровоз сурәтләре арасында бит-бит мәкаль, табышмаклар язылган. Алар ишеткәннән-белгәннән җыелганнар. Ни дип җыйдым икән соң мин аларны? Әнә шул, табышмакны кешедән күбрәк белгәнеңне күрсәтәсе килгәндер, күбрәк әйтәсе килгәндер. Ә мәкальләр шундый тапкыр, шундый тирән мәгънәле, оста әйтеләләр, мин. сиңа, әйтим, аларны онытмас өчен үзеңә язып куясы килгәндер. Хәтеремдә: миң аларны кат-кат укып ләззәтләнә идем, үземнең дә шундый тапкыр, акыллы мәкальләрне олы кешеләр кебек сүз арасына кыстырып җибәрәсем килә иде.

Билгеле, ул мәкальләрне башка балалар да миннән ким яратмыйлар. Мәсәлән, минем шкафымда моннан 30—40 еллар элек балалар кулы белән язылган шундый әллә нихәтле мәкаль, табышмак һәм әкият дәфтәрләре әле дә саклана. Аларны язучылар инде картайганнардыр һәм үзләренең бу эшләрен онытканнардыр да. Ләкин яшь чакларында алар моны ничек яратып җыйганлыклары эшләреннән үк күренеп тора.

Шулай итеп, балалар халык авыз иҗатының һәр төрен дә яраталар. Тик аерма шунда: кайбер бала, үзенең тавышы да яхшы булгач, җырга, көйгә остарак була да ул җырны күбрәк белә. Кайберсе әкият сөйләргә ярата. Кайсы биергә, такмакка оста, кайсы такмазага бик җор була. Ә менә тапкыр, акыллы, хикмәтле, матур-матур мәкальләрне сүзгә кыстырып, бизәп җибәрергә дисәң, кайбер балалар ни җитте картлардан бер дә калышмыйлар. Күрәсең, эшнең бу ягы кемнең нәрсәгә сәләтлерәк булуына карый. Инде сәләт дигәннең үзенә килсәк, анысы яшьтән үк кайсын күбрәк ишетеп яки сөйләп, җырлап үсүгә бәйләнгән. Ишетеп үсү үзе тагын синең әби-бабаң, әни, апаң, абыйларың, яки дус малайларыңның кайсы кайсына оста булуына, синең дә шул арны отып, ияреп яки өйрәнеп әйтә белүеңә дә карый.

Шуның аркасында балаларның берләре авыз иҗатының бер төрен күбрәк белсә, икенчеләре икенчесен күбрәк белә. Димәк, халык әдәбиятының берәр төренә оста булу өчен табигый сәләт һәм талант булу гына җитми, шуның өстенә, үзең дә аңа күнегеп, гадәтләнеп үсәр өчен, үз тирәңдә аңа шарт һәм сәбәпләр булу да кирәк икән.

Мин, мәсәлән, мәкальләрне кечкенә Нәкыш булганда җыя башлаган идем, Нәкый абзый булгач та туктамадым, менә инде Нәкый бабай булгач та авыз иҗатының әле һаман да ишеткән берен җыям, яратып җыям. Кулымда җыелган шундый 50 меңләгән мәкаль һәм ничә меңнәрчә табышмак арасыннан балаларга карата булганнарын, үзем дә бала чагымда яратканнарымны менә бу кечкенә җыентыкка сайлап керттем. Аларның күпчелеге укучы балалар арасыннан җыелды яки темасы белән балалар тормышыннан алынып, сурәтлелекләре белән дә алар яраткан мәкаль, табышмаклар сайланды. Чөнки балалар, әйтелеше дә, мәгънәсе дә үзләренә матур һәм кызыклы тоелган мәкаль-табышмакларны яраталар.

Инде мәсьәләгә тәмам якынлашып җиттек бугай, мәкаль дә мәкаль дидек, сорау туа: нәрсә соң ул мәкаль? Үткәндәге бер язмамда мәкальгә минем тарафымнан шушындый билгеләмә бирелгән иде:

Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.

Билгеләмәләр гадәттә берәр формула кебек коры булып ишетеләләр. Шунлыктан бу билгеләмәне дә корыга гына укып чыгучы, бөлки күп нәрсә аңламас. Үзе аңламаса, мәкаль нәрсә соң ул дип сораганда, кешегә дә аңлатып бирә алмас, Шуның өчен бу билгеләмәгә пунктлабрак тукталыйк әле.

Беренче сүзенә игътибар итегез, мәкаль «сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм күәт бирү өчен» диелә. «Сөйләшкәндә» булгач, димәк, мәкальнең көчен һәм аның тормышта нинди вазифа үтәгәнен болай укыганда гына белеп бетереп булмый, аның ямь һәм күәте сөйләшкәндө, сүзнең үз урынында әйтеп җибәргән чагында гына ачыла. Шулай булгач, мәкальне китаптан укыганда да аның мәгънәсен ашыкмыйча төрле яктан уйлап, нинди очракта әйтелә икәнен чамалап хәтергә алырга, аннары урыны килгәндә генә сүзгә кыстыра белергә кирәк, Моның өчен аны башка кешеләр ничек үз сүзләренә кыстырып әйтәләр икәненә дә колак салып өйрәнергә кирәк. Югыйсә, урынсыз әйтелгән мәкаль вакытсыз кычкырган әтәч шикелле. Ә вакытсыз кычкырган әтәчне, мәкальдә әйтелгәнчә, үзегез беләсез, «пешереп ашыйлар»...

Аннары мәкальнең «сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен» диелүенә тагын бер кат игътибар итик. Димәк, мәкальнең ике вазифасы (функциясе) бар: берсе сүзгә ямь бирә, икенчесе — куәт бирә. Ямь булгач ул, димәк, сүзне матурлау әйбере була, куәт булгач, димәк, анда кешене сүзгә ышандырырлык көч тә була. Инде мәкаль ничек итеп бер үк вакытта ямь һәм куәт бирә, аның ул ямь һәм куәте нәрсәдән килә дисәгез, әлеге билгеләмәбез ул соравыгызга да җавап бирә. Анда мәкальне көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә» диелгән. Димәк, мәкаль тормышта ялгыз бер кешенең генә тәҗрибә һәм сынамышы түгел, ул күпләр сынавынча да дөрес табылган һәм гомуми дәлил урынында тотылырлык сүз икән. Тәҗрибә һәм дәлил булгач, билгеле, мәкальне аны кешегә мисалсыз-нисез генә берәр үгет, нәсихәт, акыл яки киңәш йөзеннән генә дә әйтеп була. Һәм мәкальләрнең бер төрләре чынлап та шундыйлар. Мәсәлән, «Арыш чәчсәң, көлгә чәч», «Аз сөйлә, күп тыңла», «Эшләмәгән ашамас», «Шәп эшлә дә шәп аша», «Сыйлы көнең сыер белән», «Иртә аязмаса, кич аязмас» һ.б. шуның кебекләр. Бу мәкальләрдә нинди дә булса шигъри күренешләр, кинаяле сурәтләмәләр күренми, алар кыска-кыска гына итеп, кешегә турыдан-туры берәр тәҗрибә, акыл яки киңәш бирәләр. Аларның күчермә мәгънәләре юк. Шулай мисаллап тормыйча турыдан-туры гына әйтелгәнгә, кайберәүләр андыйларны мәкальгә санамаска итәләр. Ләкин ул дөрес түгел. Безнең шушы билгеләмә буенча алар да мәкаль булалар. Чөнки алар күпчелек таныган тәҗрибә һәм дәлил булу өстенә мәкальчә кыска, җыйнак әйтелгәннәр. Мондый төр мәкальләрне беренчел мәгънәле мәкальләр дип тә йөртеп була.

Ләкин мәкальләрнең күпчелеге алай турыдан-туры бер мәгънә белән генә әйтелми, бәлки табигатьтән яки тормыштан алынган берәр үрнәк булырлык мисал астында читләтеп, астыртын ишарәле икенче бер мәгънә белән суктырып әйтеләләр. Мәсәлән: «Бака да бакылдамый торсам, ярылам ди икән» дисәк, бу да мәкаль. Без бая «Сыйлы көнең сыер белән» дигәндә, сыерны күздә тотып, ягъни сыерның үзе, аның файдасы турында әйткән идек. Ә бу мәкальне нәрсә турында әйтәбез? Баканың үзе турында гынамы? Түгел. Аны нинди урында әйтәбез? Берәр бака күле турында сүз баргандамы? Анысы да түгел. Без бу мәкальне авызында сүз тормый торган бакылдык кеше турында, аңа карата мисал урынында китереп әйтәбез. Әйтик, хәзер генә бер җирдә без берничә малай җыелдык та берәр җиргә барып качыш уйнарга киңәштек, ди. Әйдәгез, ындырга барабыз дигән генә идек, каршыбызга тыкрыктан бригадир абый килеп чыкты. Ул: Кая чаптыгыз болай?» дияргә өлгермәде, арадан бер малай безнөң серне аңа әйтте дә салды, ди. Бригадир шундук безнең юлга аркылы төште: «Юк, ди, анда кереп көшел таптап йөрмәгез!» ди бу. Без инде хәзер аңа ялынабыз, «Юк, абый, без беләбез ич, көшел таптамабыз» дип тә карыйбыз. Юк, бригадир, безгә анда кермәскә кушып, юлына китте. Инде без нишлибез? Безнең планны җимергән бу такылдык малайга хәзер нәрсә дип әйтергә калды? Аның авызына сугып җибәреп булмый бит. Шунда безнең арадан бер өлкәнрәгебез аңа карап башын селкеп тора да •әйтә сала: шул-шул, ди, «Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән» бит ди. Ягъни, малайның үз телен тыя алмавына бака белән мисал суктыра. Әйтәсе дә юк, малайга бу мисал аның авызына сугудан да катырак яки аңа «бака» дип кушамат кушудан да яманрак килеп тия. Мәкальнең сүзгә ямь һәм куәт бирү көче әнә шулай үз урынына мач килеп төшү белән ачыла. Димәк, күпчелек мәкальләр тәҗрибә һәм дәлил булу белән бергә, алар шигъри сурәтле бер мисал урынында әйтеп йөртеләләр икән. Без аларның менә шундый күчермә һәм астыртын мәгънәле булганнарын икенчел мәгънәле мәкальләр дип әйтә алабыз. Яки бер малай берәр эштә алдан шапырынып та соңыннан эшен булдыра алмыйча көлкегә калган булсын, ди. Билгеле инде, иптәшләре хәзер бу малайның бушка мактануын фаш итәләр: шул-шул,— диләр,— «Алдан кычкырган күкенең башы ярыла» шул. «Мактанчыкның арты ачык», «Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын!» дип, юкка гына әйтмәгәннәр аны... дигәндәй мәкальләр әйтәләр. Арадан малайны яклаучылар да табыла; —Ташлагыз, егетләр,— диләр. — «Дүрт аяклы хайван да сөртенә, — дип, аның бу хатасы очраклы булуын мәкаль белән әйтеп, төзәләчәгенә юл калдыралар. Яки малай үзе шулай дип әйтеп, үз гаебен өстенә ала. Күрәсез, мәкальләр я беренчел, я икенчел мәгънә белән шигъри үрнәк итеп китереп әйтеләләр.

Билгеле инде, бу мәкальләр тик шул бер урында гына, тик шундый хәлгә төшкән бу малай өчен генә чыгарылмаганнар. Һәм ниндидер бер күке хакында мәгълүмат яки хәбәр бирү өчен дә әйтелмиләр. Ягъни монда ул нәрсәләрнең үзләрен әйтү максат түгел, бәлки бу мәкальләрдә күп кенә башка шундый хәлләргә карата мисал булырлык уртак бер гомуми мәгънә бар. Хикмәт мәкальнең әнә шул гомуми һәм уртак мисал мәгънәсе булуында. Инде тагын баштагы билгеләмәбезгә әйләнеп кайтыйк. Анда мәкаль турында тагын «кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре» дип тә билгеләнгән. Менә мәкальнең гомуми мәгънәле халык хикмәте булуы да шуның белән әйтелә.

Әле без монда мәкальләрнең бары тик башка төр авыз иҗатыннан төп аермасы һәм үз билгеләмәсе хакында гына сөйләштек. Әмма мәкальләрнең ничек килеп чыгулары, аның борынгылыгы, шигъри үзенчәлекләре, хикмәте һәм җәмгыятьчел-тәрбияви роле, әһәмиятләре хакында бу кечкенә мәкаләдә тукталып булмый. Шулай булгач, «Бу әле баласы, мичтә ята анасы». Ул кызык һәм әһәмиятле яклары турында мин «Татар халык мәкальләре» дигән китабымның сүз башында киң тукталган идем. Кызыксынган укучыларыма аннан укып карарга киңәш бирәм.

Халык үзе дә мәкаль турында әйтә бит: «Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге»; «Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар»; «Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә булмаса, тышында да түгел»; «Атаң әйтсә алдамас, надан мәкаль аңламас»; «Атаң сүзенә колак сал, мәкаль әйтсә, язып ал»; «Картлар сүзен кар басмас» һ.б.

Кыскасы, мәкаль кешедән фикер уяулыгы сорый. Мие йокымсыраган кеше аны әйтсәң дә барыбер аңламый калучан. Акылың үткен, җитез һәм актив булса, бу җыентыкта басылган мәкальләрдән үзең дә күп нәрсә аңлый алырсың.


Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 506 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)