Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Мәүла Колый хикмәтләре, аларның үзенчәлеге

Бу тереклек кулдин китәр, кайра (кабат) килмәс,
Гомрең заигъ кичәр, сәңа әсигъ (файда) кыйлмас.
М. Колый

Мәүла Колый − XVII йөз ахырларында яшәгән һәм иҗат иткән Болгар шагыйре. Шагыйрьнең иҗаты шактый каршылыклы. Аның шигырьләрендә суфичылык идеяләре күзгә бәрелә. Үзе дә иҗатын шул суфичылыкның җимеше дип атый.

Суфичылык мивәләре пешеп җитмеш,

Мән андыйн берин-б татсам ирди, −

дип яза шагыйрь. Бу фикерләр, әлбәттә, җир гыйшкы, җирдәге кешеләргә булган гыйшык түгел. Бу − Аллага гашыйк булу. Димәк, суфичылык матди дөньядан ваз кичеп, рухи дөнья белән генә яшәүне мактый. Аның барлык яхшылык һәм яманлык турындагы фикерләре дә Алла белән бәйләнештә килә. Суфичылык − шагыйрь иҗатының иң мөһим үзенчәлеге.

Ләкин шагыйрь җирдә, кешеләр арасында яши. Шулай булгач, ул үзе яшәгән тирәлектән азат була алмый. Барлык кешеләрне борчыган мәсьәләләр аңа да кагылып үтә. Халыкның теләк һәм тойгыларыннан читкә китә алмый ул. XVII гасыр халыкның стихияле баш күтәрүләре белән билгеле. Бу тема шагыйрь иҗатында ниндидер рәхәтлек, тынычлык бирә торган дөнья яки тормыш эзләү формасында килеп чыга. Суфи шагыйрь буларак, ул ахирәт тормышын идеаллаштыра.

Бакма дөнья йөзенә, куҗа торыр бу дөнья,

Сәүдасының сүде юк, зобанидыр бу дөнья.

Мәүла Колый үз әсәрләрен "хикмәт" дип атый. Аның йөздән артык хикмәте бар. Шигырьләренең күпчелеге авторның үз-үзенә мөрәҗәгате белән тәмамлана.

Мәүла Колыйның тагын бер үзенчәлеге бар. Аның герое, еш кына дөнья белән мавыгып, Алланы хәтереннән чыгара. Менә шул вакытта инде герой җир кешесенә әйләнә, реаль чынбарлыкка кайта. Иҗатына гарипләр, мохтаҗлар, игенчеләр, гыйлем кешеләр килеп керә. Шулай итеп, дөньявилыкка багышлап язылган шигырьләр авторның икенче үзенчәлеген тәшкил итәләр. Шагыйрь кешелек яшәешенең күп кенә якларына туктала. Аның игътибар үзәгендә игенчелек, гаилә кору, гыйлем туплау, карендәшлек, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кебек мәсьәләләр тора. "Хикмәт"ләрдә аеруча игенчелеккә зур бәя бирелә.

Иген иккел, рәхмәт өмет итәр булсаң, −

дип ул игенчелекнең дөньякүләм әһәмияте барлыгы, бу хезмәтнең барлык җан ияләрен туйдыруы, игенченең кул-аягы туфрак булса да, йөзе ак булуы, бер кабарлык иген үстергән кешегә бер колны азат итү савабы булачагы турында яза.

Мәүла Колый шигырьләрендә гыйлемгә һәм галимнәргә мәхәббәт, наданнарга нәфрәт тә бик ачык.

Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ,

Шәкертләр тулып торган айга яңлигъ,

Мөэминнәр күк йөзендә йолдыз яңлигъ,

Наданлар коңгыз-кортка охшар булгай.

Шагыйрь тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын мактый, бала тәрбияләүне ата-ана өчен зарури эш дип саный. Ата-ананы хөрмәтләү, аларга ярдәм итү − һәр баланың изге бурычы. Әгәр дә киресе икән, суфи шагыйрь фикеренчә, бу − Аллага каршы килү. Бу турыда ул кисәтә, кат-кат әйтә.

Ата-ана сүзе кабул булмаз тимәң,

Алгышы һәм каргышы килмәз тимәң.

Мәүла Колый шигырьләренең тагын бер үзенчәлеге − теле. Шагыйрь татар телен (ул вакытта төрки тел дип йөртелгән) шигырь сөйләргә җайлаштырган. Аның шигырьләре халык бәетләре стилендә язылган һәм шуңа күрә алар гади укучының күңеленә үтеп керерлек көчкә ия. Шигырьләр сурәтләү чараларына бик бай. Аларда матур-матур чагыштырулар, гиперболалар, сынландырулар, метафоралар күп очрый. Шагыйрь күңел тынычсызлыгын дулкын, диңгез белән тиңләргә ярата. Бер шигырендә ул галимнәрне йолдызга, наданнарны кортка тиңли. Надан суфилар турында ул:

Күңеле туймаз, бу галәмне йотар ирде, −

ди.

Мәүла Колый − борынгы чор татар әдәбиятының көчле лирик шагыйре. Аның иҗаты − үзенә кадәрге төрки-татар әдәбиятындагы казанышларның кабат торгызылуы һәм дәвамы. Шагыйрь иҗаты аңардан соң килгән шагыйрьләр иҗатына тирән йогынты ясый. Мәүла Колыйда кулланылган тезмәләр, әдәби чаралар бүгенге шагыйрьләр иҗатында да актив кулланылышта. Аның халыкка аңлаешлы тел белән язылган, кешеләрдә булырга тиешле әхлакый сыйфатларны мактаган шигырьләре бүген дә актуаль яңгырый.


Дата добавления: 2015-10-30; просмотров: 649 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Эчтәлек | СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР | Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе | Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы | Борынгы әдәбиятта матурлык темасы | Мөхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр | Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры | Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы | К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев | К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Татар әдәбиятында дастан жанры| Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)