Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Дхәт Синугыл

Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме | ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ | Су кадере | Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге | Транспортная сеть | БАКЫЙ УРМАНЧЕ | КАЮМ НАСЫЙРИ | Фәрит Яруллин | Лфия Авзалова | ГАЯЗ ИСХАКЫЙ |


Тел бәете

Урысчага гашыйк ич без үлеп,

«Педагог» - ул булмый – «мөгаллим!» - дип.

Күп телбелгеч мәшһүр булды галим,

«Учитель»дә түгел, дип, - «мөгаллим».

 

«Юлаучы»ны «пассажирлар» ясап,

«Интерес», дип таптык «мәнфәгать»не.

 

«Автор» ничек булсын, дип, «мөгаллиф»,

Ясап куйдык «»таяк»ны без – «әлиф».

 

«Гамәли»не «практик» диеп язып,

Күпме телче тапты «фәнни азык».

 

Урысчасыз һичбер эш тә уңмый –

«Янгын»ны да «пожар», дими булмый.

 

«Каланча»дан, «башня» диеп тукып,

Гәзит-журнал булмас алып укып…

 

Әлеш кертик «бөек тел»не яклап,

«Хөрмәтле»не «почетлы», дип мактап.

 

… Зур ачышлар без ачып ташладык,

«Җәнҗал» сүзен «скандал», ясадык.

 

Татар теле һич тә калмый артта,

«Милләтче» без, «националист» хәтта!

 

Шундый безнең тел «бәйнәлмиләл»ле –

«Әхлагы» да «моральгә әйләнде.

 

Тукай телен баетып без беттек,

Хәтта Тукай аңламаслык иттек.

 

Шагыйрь Йосыф Гәрәй сүз турында болай яза: «Нинди генә сүзләр юк. Нәфисләре бар! Күңелсезләре. Мөлаемнары күп. Ачулылары. Хәтта мәкерлеләре йөри телдән телгә.

Ачык күңелле сүзләр бик ишле. Моңлылар да аз түгел. Күңелсезләр, купшылар, шаяннар, ямьсезләр дә җитәрлек.

Кайсыберләре ялтырап тора, гүя зөбәрҗәт. Икенчеләре дөм-караңгы. әйтерсең мунча ташы.

Бер уйласаң, сүз җаннлы кебек. Хәтта Кеше кебек алар, берсе ачык йөзле, берсе шыксыз чырайлы. Төрле төс ала сүз. Ачу белән әйтелсә «зифа» да зифа түгел. Елмаеп туса, «юньсез» дә күркәм. калын тавышлы «нәләт» каргыш икән, шаян «дөмеккере!» дә «яшә»гә тиң».

Менә шундый катлаулы сүзләр дөньясының төрле якларын өйрәнү аерым тармаклар буенча алып барыла.

 

 

ТЕМА13


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 60 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Биремнәр| ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ФУНКЦИОНАЛЬ СТИЛЬЛӘРЕ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)