Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Гаяз исхакый

САБАН ТУЕ | Сабантуй бизәкләре | Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме | ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ | Су кадере | Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге | Транспортная сеть | БАКЫЙ УРМАНЧЕ | КАЮМ НАСЫЙРИ | Фәрит Яруллин |


Гаяз Исхакый — татар халкының күренекле язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1878 нче елның 22 нче февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районында туган. Чистай, Казан мәдрәсәләрендә белем алган. Соңыннан укуын Татар укы­тучылар мәктәбендә дәвам иткән. Аны тәмамлагач, Оренбург­та укытучы булып эшләгән.

1904 нче елда ул Казанга әйләнеп кайта. Төрле мәкаләләр язып бастыра, җәмәгать эшендә актив катнаша. "Бай углы", "Кәләпүшче кыз", "Өч хатын белән тормыш", "'Ике гашыйк", "Ике йөз елдан соң инкыйраз" — Гаяз Исхакыйның беренче әсәрләре.

XX гасыр башында язылган әсәрләреннән "Зиндан", "Тормышмы бу?", "Солдат", "Алдым-бирдем", "Зөләйха", "Тарты­шу", "Мөгаллим"не әйтеп китәргә кирәк.

1919 нчы елдан алып Гаяз Исхакыйга төрле илләрдә — Төркиядә, Германиядә, Польшада яшәргә туры килә. Биредә ул газета чыгару эшен активлаштыра, татар милләте проблемаларын кайгырта, яңа романнар, повестьлар, драмалар яза. Эмиграциядә иҗат иткән әсәрләре арасында "Көз", "Дулкын эчендә", "Җан Баевич"; "Олуг Мөхәммәд" зур игътибарга лаек. Гаяз Исхакыйның әсәрләре озак еллар махсус фондларда сакланды, эшчәнлеге бозып аңлатылды. Хәзер Г.Исхакый ту-лысынча акланды, аның әдәби мирасы халыкка кире кайтты.

1991 нче елда Татарстан Язучылар берлеге Гаяз Исхакый исемендәге премия булдырды. (Вакытлы матбугаттан ).

 

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 329 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Лфия Авзалова| Биремнәр

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)