Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Шиһабетдин Мәрҗани

Биремнәр | Биремнәр. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД | Биремнәр. | ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҺӘМ СӘНГАТЕ |


Ш. Мәрҗани – татар халкының бөек мәгърифәтчесе.

Ул 1818 нче елда Арча ягында туган. Авыл мәдрәсәсендә белем алгач, Бохарага киткән һәм Урта Азиядә 10 ел чамасы яшәгән. Ул дәвердә Казан белән Бохара арасында сәүдә бәйләнешләре нык булган. Мәрҗанинең тырышлыгы һәм гыйлеме турындагы хәбәрләр Казанга үзе Бохарада чакта ук килеп җиткән.

Казанга кайткач, ул беренче мәхәлләгә мулла итеп билгеләнә һәм, мәхәлләдә мәдрәсә ачып, укыта башлый. Аның дәресләре тирән эчтәлекле, төрле тарихи мәгълүматларга бай була. Ул шәкертләрен дөньяви фәннәр белән таныштыра. Аннары җәмәгатьчелек көче белән Европа тибында мәктәп төзетә. Анда, парталар куеп, расписание буенча дәресләр бирә. Бу мәктәптә Мәрҗани тарих, география, геометрия, тригонометрия, астрономия, әдәбият фәннәрен укытырга керешә.

Ш.Мәрҗани, 50 елдан артык мәдрәсәдә шәкертләр укытып, 200 дән артык яхшы белемле укытучы әзерли. Ш.Мәрҗани тырышлыгы белән кертелә башлаган фәннәр укыту Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия мәдрәсәләрендә дә гамәлгә кертелә. Хәтта Ташкент шәһәрендә дә “Мәрҗани мәктәбе” ачыла һәм 1930 нчы елга кадәр эшли.

Атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗани тарих, фәлсәфә, астрономия һәм башка фәннәр буенча 30 дан артык зур хезмәт язган. Ул тарихка аеруча зур әһәмият биргән. Урта гасыр галимнәренең әсәрләрен өйрәнгән. Ерак авылларга чыгып, борынгы кабер ташларын тикшергән, халык телендә сакланган истәлекләрне туплаган, төрле дәүләт эшлеклеләренең хатларын чагыштырып өйрәнгән, борынгы кулъязмалар һәм фәнни китаплар җыйган.

Шиһабетдин Мәрҗани чын мәгънәсендә бөек мәгърифәт реформаторы булып санала.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 170 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
МИЛЛӘТЕБЕЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ| Каюм Насыйри

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)