Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Биремнәр. 1) Асларына сызылган сүзләрнең синонимнарын табыгыз

ТУГАН ТЕЛ | Биремнәр | РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ ТАРИХЫННАН | Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД |


Читайте также:
  1. Биремнәр
  2. Биремнәр
  3. Биремнәр
  4. Биремнәр
  5. Биремнәр
  6. Биремнәр.

1) Асларына сызылган сүзләрнең синонимнарын табыгыз

2) Тексттан күп мәгънәле сүзләр табыгыз. Сүзлек ярдәмендә мәгънәләрен аңлатыгыз.

3) Тексттан омоним сүзләрне табып аңлатыгыз.

4) Татарстанның «Кызыл китабы» турында сөйләгез.

 

 

4. “Казан” текстын укып чыгыгыз, сорауларга җавап бирегез. Үзегезнең туган шәһәрегез (район үзәге) турында сөйләгез.

 

Казан – Татарстан Республикасының башкаласы. Анда миллионнан артык кеше яши. Ул Идел елгасының сулъяк ярында урнашкан. Элек-электән үк сәүдә үзәге булган.

Казан – бик борынгы шәһәр. Элеккерәк елларны Казанга кайчан нигез салынуы турында дәлилле мәгълүматлар юк иде. 90 нчы елларда археологлар Казан Кремленең төрле өлешләрендә казу эшләре алып барды. Тарихи датаны ачык билгеләрлек табылдыклар килеп чыкты. Бу табылдыклар Казанга 1000 ел элек нигез салынуы турында сөйлиләр. 1438 елдан ул Казан ханлыгының башкаласы була. 1552 елда Иван Грозный тарафыннан басып алына һәм рус дәүләтенә буйсындырыла. 1708-1920 елларда – губерна шәһәре булып тора. 1920 елның 27 маеннан Казан – Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы, ә 1992 елның 7 февраленнән Татарстан Республикасының башкаласы.

Казанда тарихи урыннар бик күп. Шуларның берсе – Кремль. Аның ХVI гасырда төзелгән диварлары XVII һәм XIX гасырларда реконструкцияләнә. Сөембикә манарасы – шәһәрнең иң борынгы манарасы. Аның турында легендалар да бар.

Борынгы архитектура үрнәкләреннән XVI гасырга караган Благовещен соборы, XVIII гасырда төзелгән Мәрҗәни һәм Апанай мәчетләре, Петропавловск соборы, XIХ гасырда Борнай мәчете, Әҗем мәчете, Казан университеты комплексы, ХХ гасыр башында Шамил йорты, Дәүләт банкы бинасы һ.б. бар. 90 нчы еллардан башлап шәһәрнең тарихи урыннарын төзекләндерү буенча эш җәелдерелде.

Казан – иң эре шәһәрләрнең берсе. Ул 300 квадрат километр мәйданга якын җирне били. Анда 1 миллион 100 меңгә якын Кеше Яши. Димәк, һәр квадрат километрга 4000ләп Кеше туры килә дигән сүз бу.

Казан бүген 7 районны – Вахитов, Киров, Мәскәү, Совет, Авиатөзелеш, Идел буе, Яңа Савин районнарын – берләштергән промышленность үзәге. Шәһәребездә гади кадактан алып катлаулы электроника җиһазларына кадәр, балалар уенчыгыннан алып самолетларга кадәр җитештерелә. Соңгы елларда Казан шәһәре үзенең йөзен шактый үзгәртте, ул тагын да матурланды.

Казан — эре сәнәгый үзәк. Биредә самолетлар, вертолет­лар, медицина җиһазлары, магнитлы тасмалар, мех һәм тегү әйберләре, дарулар һәм башка югары сыйфатлы товарлар житештерелә. Казанда эшләнгән әйберләр төрле республикаларга, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДВ) илләренә, чит илләргә чыгарыла.

Казан — фән патшалыгы. Биредә Россия фәннәр академиясенең Казан филиалы, Татарстан фәннәр академиясе, күпсанлы фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан. Казан дәүләт университеты, техник һәм технологик, педагогика, энергетика һәм медицина университетлары, авыл хуҗалыгы академиясе, финанс-икътисад институты һәм башка югары уку йортларында 70 меңнән артык студент белем ала. Бу югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен белгечләр әзерлиләр.

Казан — танылган мәдәни үзәк. Шәһәрдә 6 театр эшли: М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В.Качалов исе-мендәге Зур рус драма академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры, Яшь тамашачылар театры, Курчак театры. Биредә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармо­ниясе, "Казан" милли-мәдәни үзәге, мәдәният сарайлары, китапханәләр эшли.

Бүгенге Казан зур, матур, мәһабәт. 2005 нче елда Казанга 1000 ел була.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 173 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Биремнәр| Биремнәр.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)