Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре

Тезүле бәйләнеш | Хәбәр | Вакыт хәле | Рәвеш хәле | Аерымланган хәлләр янында тыныш билгесе |


Читайте также:
  1. Аерымланган хәлләр янында тыныш билгесе
  2. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре
Кагыйдә   Мисаллар
Аныклаучы теркәгечләр ярдәмендә ияргән аныклагычлар янына өтер куела. Аныкланмыш алмашлык белән белдерелсә, аннан соңөтер куела. Урын һәм вакыт хәлләре булып килгән аныкланмышлардан соң өтер куела. Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, сызыккуела. Хәбәр булып килгән аныкланмыштан соң ике нокта куела. Аныкланмышның мәгънәсенә искәрмә булып килгән аныклагычларҗәя эченә алына.   Гаиләне карау, бигрәк тә сеңелкәшне укыту минем өстә. (Х.С.)     Без, малайлар, аңа курку һәм эчке бер соклану белән карый идек. (М.Г.)   Түбәдәге кар өстеннән эз салып, ул иң югарыгы ноктага, кыек очына ук менеп басты. (Р.М-в)   Кемнәрнедер кара кайгыга батырган ул хәбәрләр Хәбибнең әти- сенә – Вәли картка кагылмады. (Р.Г-н)     Күл өсте белән җир өсте бердәй: дегет кебек. (Х.С.)   Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар. (Ә.Е.)

дәвамы

 

  Кагыйдә   Мисаллар
  Искәрмә: 1) Аныклагычлар тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен, ике яктан сызыклар куела. 2) аныклагыч хәбәр белән янәшә килмәсә, тыныш билгесе ике якта да куела. 3) ярашмаган аныклагычлар аерымланмый.     Аннары алар – әнисе дә, Фәрит тә – теге кызарып пешкән алмаларга карадылар. (Ф.Х.)   Без, бала-чага, Айсылу белән кызыксынмадык. (Н.Г.)     Без бәлагә тарган кунакларны өйдә гаилә җылысы көтә иде. (М.Г.)  

Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 1735 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Сәбәп хәле| Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)