Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Тезүле бәйләнеш

Вакыт хәле | Рәвеш хәле | Сәбәп хәле | Аныклагычлар янында тыныш билгеләре | Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре | Аерымланган хәлләр янында тыныш билгесе |


Читайте также:
  1. Мләдә сүзләр бәйләнеше

Кереш сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре

 

 

  Кереш сүзләрнең мәгънәләре   Мисаллар
  Шикләнү   Ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, никтер, шәт
  Фикернең шиксез икәнлеге   Әлбәттә, шөбһәсез, шиксез, һичшиксез, дөрес, бәхәссез, билгеле,чынлап та
  Фикернең чыганагы   Минемчә, синеңчә, аныңча, минем уемча
  Үтенү   Зинһар
  Фикернең гадәтилеге   Табигый, гадәттә, билгеле булганча, мәгълүм булганча
  Сөйләүченең төрле тойгылары   Бәхеткә, кызганычка каршы, имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, билләһи
  Игътибар җәлеп итү   Кара әле, тыңла әле, беләсең килсә, әйтсәм әйтим, гафу ит, тукта әле
  Фикерләрнең үзара мөнәсәбәте Мисал өчен, ниһаять, гомумән, киресенчә, беренчедән, икенчедән, әйтик, бер яктан, икенче яктан, мәсәлән, хәер

1 нче таблица

Тезүле бәйләнеш

 

  Бәйләүче чара   Мисаллар  
1. Тезү интонациясе: а) санау интонациясе ә) каршы кую интонациясе   2. Тезүче теркәгечләр: а) җыючы: һәм, вә, да, дә, та, тә, тагын (тагы), янә-янә, ни-ни, белән     ә) каршы куючы: ә, әмма, ләкин, тик, бары, бары тик, мәгәр, фәкать, бәлки Гармун, җыр тавышлары якында гына ишетелә башлады. (М.Галиев) Ул, өстәл асларына кереп, үрмәли-үрмәли, карандашын эзләгән – Тапмаган. (Д.Аппакова)   Узган ел җәй җылы һәм яңгырлы килгән иде. (Р.Низамиев) Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да. (Ф.Яруллин) Тагы атлый, тагы туктый. (Д.Аппакова) Әни, ни көләргә, ни еларга белмичә, мичкә сөялеп тора иде. (Ф.Шәфигуллин) Сатучы апа белән җыештыручы апа бер-берсенә карап көлештеләр. (Ф.Шәфигуллин) Без бит бер-беребезне төсмерләдек кенә, ә танымадык. (М.Галиев) Әхнәф апасының эчтән генә көлүен сизде, әмма сер бирмәскә ты- Рышты. (Ф.Шәфигуллин) Эзләгән, ләкин таба алмаган. (Р.Батулла) Беләм, тик үзем белән берни дә кыла алмыйм. (Җ.Дәрзаман)

1 нче таблицаның дәвамы

 

  Бәйләүче чара   Мисаллар  
    б) бүлүче: я (йә), яки, яисә, я булмаса, бер-бер, әле-әле, әллә-әллә   Мәмәт бинең сораулары кемгәдер төбәлгән сөаль түгел, бәлки, сүз куәтен арттыру өчен, үзенә атап эндәшү иде. (Ф.Латыйфи) Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күрде. (Х.Сарьян) Зуррак балалар йә кырга эшкә, йә күрше урманга походка юнәләләр. (Р.Хафизова) Инженер, агроном яки бакчачы булу хыялы да башыма кергәне юк. (Г.Сабитов) Һәркемнең дусты яисә иптәш малае бар. (Ф.Шәфигуллин) Арпа башагы төсле кызгылт-сары кашларын көндәгегә караганда ешрак хәрәкәтләндерде, я булмаса йөзен учакка якын китереп, кирәксә-кирәкмәсә дә, кисәү башларын рәтләштергәләде. (Ф.Шәфигуллин) Ул бер баткан, бер калыккан. (Ф.Яруллин) Ә туп әле уңга, әле сулга оча. (В.Нуриев) Әллә җырлый, әллә әрнеп елый иде ул. (Г.Сабитов)  

2 нче таблица

Сүзтезмә

 

 

  Төрләре   Мисаллар
Фигыль сүзтезмә   укыган саен белү, теләсә эшләү, тапкач югалту, күрү белән әйтү
Исем сүзтезмә халкыбыз моңы, ике китап, барыр юл, эшләпә кадәрле гөмбә  
Сыйфат сүзтезмә кешегә ягымлы, алма сыман кызыл, кырыеннан китек, төлкедәй хәйләкәр  
Алмашлык сүзтезмә иптәшләремнән монысы, күлмәкнең тегесе, кызлардан ул  
Сан сүзтезмә укучылардан бишәү, аларның икесе, ахырдан беренче, синең белән ун  
Рәвеш сүзтезмә бүген иртән, синнән тизрәк, шактый ерак, артык күп, чамасыз югары  
Хәбәрлек сүз сүзтезмә укытучыга мөмкин, Алсуда бар, балаларга кирәк, кешегә ярамый  

3 нче таблица

Ия

Баш килештә килеп, җөмләдәге башка сүзләргә буйсынмаган баш кисәк ия дип атала.

 

  Төзелеше     Үзлекләре   Мисаллар
  Гади, Тезмә   1) баш килештә килә   2) башка сүзгә буй- сынмый   3) янында бәйлек- ләр, бәйлек сүзләр булмый   4) барлык сүз төр- кемнәре белән дә белдерелә ала     Сөйләшкәннәре ишетелеп тора. (Җ.Тәрҗеманов) Икесе дә, егылмас өчен, чытырдап, көймә кырыена ябышкан. (Н.Гыйматдинова) Мин, ачкан китабымны ябып, печән өстенә утырам. (Г.Сабитов) Кергән бере, мең рәхмәтләр укый-укый, көянтә-көянтә су алып чыгып китә. (Р.Гыйззәтуллин) Алдан күрүчәнлек җитмәгән. (Р.Гыйззәтуллинн) Ак бабай да еш керә. (Г.Гыйльманов) Тирә-юньдә җан иясе күренми. (С.Сөләйманова) Колак яфрагыма орына язып, ялгыз бал корты гына безелдәп үтте. (Ф.Шәфигуллин)    

4 нче таблица


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 1066 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр| Хәбәр

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)