Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Карлыгач.

Агыла да болыт агыла. | Контроль диктантлар. | Сайланма диктантлар. | Кышкы уен. | Сыйфат. | Сайланма диктантлар. | Контроль диктантлар. | Алмашлык. | Бала йокысы. | Беренче кар. |


Инде чәчәкләр язы бусаганы атлады. Инде канатлы соңгы дуслар кайта башлады. Без авыл карлыгачларын көтәбез.

Инде ак каен бөре кабыкларын шартлата. Чаер исле тыгыз кабыклары эченнән булачак тәңкә-яфраклары да баш төртә. Гүя юп-юка яшкельт яулык сала иңенә. Ә көткән кунаклар ник кенә зәңгәр күкне ярып үтсеннәр!

Менә бер заман күктә мин көткән ялгыз карлыгач та күренә. Каен-кызкайның инде ямь-яшел яфраклары ук ачылган, яшел толымнары җилдә җилферди. Ак күлмәк кигән каен-чибәрләр … (65 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәнов.)

Хикәя фигыльләрне язып алырга һәм аларның юклык формасын ясарга.

Яз билгеләре.

Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады.

Ерактагы кара урман, ничектер, күгелҗемләнеп, яшәреп китте. Көн урталарында урман өстендә җиңел зәңгәр нур балкып торды. Өй түрендәге миләш ботаклары яшелрәк төскә керделәр. Түбәләрдә кыш буе ак мамык шикелле күпереп яткан карлар тыгызланып, басылып китте. Түбә читләрендә карандаш очы тикле генә бозлар күренде. Аннан бик тиз зурайдылар бозлар, озынайдылар, штык кебек булып сузылдылар… Менә яз хәбәрчеләре – кара каргалар, килеп, су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар.

Кояш хәзер җиргә турырак карады, ышык җирләрдә сизелерлек җылытты. Тереклек чыганагы – кояш – табигатькә әнә шулай әкренләп җан кертте. Эшкә дәрт артты кешеләрдә, күңелләр күтәрелде. Һәр җирдә язгы ыгы-зыгы башланды. (102 сүз.)

 

(Г. Гобәй.)

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 1012 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Туган як.| Авылда кыш.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)