Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Дәплелек кагыйдәләре.

Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. | Йге ял. |


Читайте также:
  1. Коллективта аралашу кагыйдәләре.
  2. Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Безнең тормышыбызда элек- электән кабул ителгән әдәплелек кагыйдәләре бар. Кеше үзен коллективта, урамда, җәмәгать урыннарында матур һәм дөрес тота белергә тиеш. Акыллы, тәрбияле кеше үзен башкалар алдында яхшы яктан гына күрсәтә. Аның өчен гаиләдә, йортта кечкенәдән үк әти- әниләр, әби – бабайлар балаларны тормышка әзерлиләр, тәрбиялиләр.

Тормышта үз – үзеңне әдәпле, матур тоту кагыйдәләрен күп урыннарда үтәргә кирәк. Мәсәлән, мәктәптә укучы бала дәрескә куелган таләпләрне - өй эшен үти, аяк һәм өс киемнәрен чиста йөртә, дәресне игътибар белән тыңлый. Ә урамда юл йөрү кагыйдәләләрен үтәргә кирәк. Кагыйдәләрне белмәсәң яки үтәмәсәң, төрле күңелсез хәлләр, тавыш, шау- шу туарга, яки көлкегә калырга мөмкин.

Мәктәптә кайбер малайлар кызларны рәнҗетәләр, үртиләр, чәчләреннән тарталар, сугалар. Үзләрен тупас, әдәпсез тоталар. Әдәпле булу модада түгел дип уйлыйлар. Кайбер кызлар, киресенчә, артык оялчан, ямьсез, таза малайлардан көләләр. Әдәпле кешеләр сине тыңлый беләләр, синнән көлмиләр, кимчелекләреңне гафу итә беләләр.

Әгәр кеше киң күңелле,намуслы, туры сүзле, әдәпле булса, аның белән озак дуслашып була.

Әдәпле бала транспортта өкәннәргә, баланы хатын- кызларга урын бирә. Аларга транспортка керергә һәм аннан чыгарга булыша. Транспортта кычкырып сөйләшми, көлми, башкаларга комачауламый.

Татар халкында “Әдәп башы - тел”, “Әдәпленең күлмәге сәдәпле”, “Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар” дигән мәкальләр бар. Чынлап та, кеше акыллы, тәртипле булса гына, ул матур күренә.

Кунакка баруның да аерым кагыйдәләре бар. Кунакка алдан сөйләшеп, тиешле вакытта барырга кирәк. Фатирга ишек шакып яки звонокка басып керергә кирәк. Кунаклар белән матур итеп исәнләшергә, киемне элгечкә эләргә, хуҗа нинди уеннар әзерләгән, шуларны уйнарга һәм башка кунаклар белән бервакытта, табын, сый өчен хуҗаларга рәхмәт әйтеп, саубуллашып китәргә кирәк.

Әгәр сез үзегезне акыллы, тәртипле, әдәпле тотсагыз, башкалар да сезне хөрмәт итәрләр, яратырлар.

Тема бенча сораулар:

1.Кеше үзен коллективта, урамда ничек тотарга тиеш?

2. Акыллы кеше үзен ничек тота?

3. Балаларны кайда һәм кемнәр тормышка әзерлиләр?

4. Укучыларга мәктәптә нинди таләпләрне үтәргә кирәк?

5. Нинди кеше белән озак дуслашып була?

6. Әдәпле бала транспортта үзен ничек тота?

7. Әдәплелек турында нинди мәкальләр?

8. Кунакка кайчан барырга кирәк?

9. Кунак кеше нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?

10 Нинди кешене башкалар да хөрмәт итә?

Билет №17 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 234 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Коллективта аралашу кагыйдәләре.| Дөрес туклану, бер милли аш турында сөйләргә.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)