Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Нәрләр.

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Тиздән мин мәктәпне тәмамлыйм. Сорау туа: миңа нишләргә? Кая укырга барырга?

Дөньяда бик күп һөнәрләр бар: журналист, архитектор, төзүче, укытучы, табиб, сатучы һ.б. Алар барысы да бик кирәкле. Миңа бик күп һөнәрләр ошый. Шифаханәгә барсам, табиб, күргәзмә залына барсам, рәссам, матур өйләр күрсәм, төзүче, ә туристларны күрсәм, тәрҗемәче буласым килә.

Мин кечкенә вакытта авырдым, шифаханәдә яттым. Мине дәвалаучы табиб кешелекле, киң күңелле, тәмле теле, игътибарлы булды. Ул яхшы дәвалады. Минем табиб буласы килә. Табиб булыр өчен мин мәктәптә тырышып укыйм, химия һәм биология фәннәрен тырышып өйрәнәм.

Минем әнием мине рәссам яки дизайнер булсын дип тели, чөнки мин рәсемнәр ясарга яратам, сәнгать мәктәбендә укыйм.

Хәзер телләр белү бик кирәк. Татарстан Республикасы бик күп илләр белән бәйләнешләр урнаштырды, шуңа күрә мин тәрҗемәче булырга хыялланам. Мин татар, инглиз, рус телләрен тырышып өйрәнәм. Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетында укыйсым, туган шәһәремдә эшлисем килә. Тәрҗемәче булыр өчен, мин тырышып укыйм.

Минем дустым Катя тегүче булырга тели. Ул хәзер дә үзенә матур итәкләр тегеп кия. Бу һөнәр безгә бик таныш, чөнки мәктәптә безне тегәргә өйрәтәләр. Без күлмәк, итәк, халат тегәргә өйрәндек. Минемчә, бу һөнәр бик кирәкле. Хәзер эшсезлек. Югары белемле кешеләр өйдә эшсез утыралар. Ә Катя үзенә эш табар, чөнки кешеләргә кием кирәк. Алар матур, зәвыклы киенергә яраталар.

Карьера ясау өчен, яхшы һөнәр алу гына җитми. Аның өчен теләк, һөнәри осталык, сәләт, сәламәтлек, кешеләр белән аралашу осталыгы кирәк. Бу сыйфатлар синең конкурентларыңа караганда күбрәк булырга тиеш. Минемчә, иң мөһиме: сайлаган эш күңелеңә ятарга тиеш. Күңелең сайлаган эшне генә җиренә җиткереп башкарып була.

Һөнәр сайлаганда, булачак эшнең кызыклы, яраткан булуына, акча эшләргә мөмкинлек бирүенә, бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур булуга игътибар итәргә кирәк.

Сораулар:

Син нинди һөнәрләр беләсең?

Син кем булырга хыялланасың?

Хәзер нинди һөнәрләр бик популяр?

Ни өчен алай уйлыйсың?

Сезнең туганнар арасында нинди һөнәр ияләре бар?

Һөнәрләр турында нинди мәкальләр беләсең?

Билет №5 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 109 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Мәктәп.| Телләр белгән – илләр гизгән.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)