Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

дип исемләнгән өченче китапның икенче дәфтәре. 2 страница

Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

 

Бораен чәчеп үстерә,

Җитенен чәчкән була,

Кышкы кичтә чүпләм эрләп,

Тула-киезен суга.

 

Киндер чәчәләр бакчага

Бер-ике таяк җиргә,

Орлыгы – май чыгартырга,

Сүсе – эрләргә көзгә.

 

Киндер орлыгын кыздырып,

Килегә салып төеп,

Катламага эчлек була,

Каймак туглап куеп.

 

Ипи камыры көлчәсен

Кат-кат итеп төрәләр,

Орлыктан шундый катлама

Уңдырып пешерәләр.

 

Такта чәй почмагын киртеп,

Угалагач уч белән,

Фарфор чәйнеккә салалар,

Өстәп шифалы үлән.

 

Җиз самавыр, булар бөркеп,

Гөбердәп кайнап чыга.

Шикәр тешләп эчкән чәйдән

Җаннарга сихәт була.

 

Киез җәйгән зур сәкегә

Җәелгән зур ашъяулык.

Хуш исле арыш икмәге –

Гаиләдә зур шатлык.

 

Киткәнмен тагын адашып,

Чуалды фикерләрем,

Туган авылым табигате

Бөтенләй сихерләде.

 

“Батыр” ындыры юллары,

Чәчәкле “Ар” кашлагы,

Ерактан кызарып тора

Бакыр тавы башлары.

 

Биек “Чаукалык” үрләре,

“Һәдия” чокырлары,

Тауларга менеп күз салсаң,

Хәйран иген кырлары.

 

Сихри бер дөнья кебек

Әйләнә-тирә мохит,

Күктә ал кояш елмая,

Җылы җил куя исеп.

 

Шушы гүзәл табигатьнең

Без үстек ямен күреп,

Далаларда көйләр суздык,

Чәчәк тәкыя үреп.

 

Тәкыялар үрдек чәчәкләрдән,

Гамьсез яшьлек узды, сизмәдек,

Туган авыл, ниләр кичерсәк тә,

Синнән мәңге-мәңге бизмәдек.

 

Яшьлегебез авыр чакта узды,

Читен булды безнең сабый чак.

Тик үткәннәр кире кайтмас инде

Хатирәләр калыр – сагынсак.

 

Тәкыялар үрдек чәчәкләрдән,

Һаваларда тургай моңнары,

Таудан агып төшкән җырчы чишмә

Чиртеп куя күңел кылларын.

 

Хәтерләтер чәчәк тәкыялар

Шаулап үткән яшьлек елларын,

Бер тыңларбы тагын һавадагы

Шул сайраган тургай җырларын.

 

Туган илгә кайттык без сагынып,

Туган авыл, илне күрергә.

Бер төшәрбез әле әрәмәгә,

Тагын тәкыялар үрергә.

 

Һушларымнан язам ахры

Уйлап яшьлек, үткәнем.

Тетрәп куя күңел – сизеп

Гомер көзе җиткәнен.

 

Әле генә язлар иде,

Җитте гомер көзләре,

Менә нидән уйчан икән

Өлкәннәрнең йөзләре.

 

Яшьлектә генә тоясың

Гүзәл язларның ямен,

Гомер көзендә беләсең

Яшәү һәм тормыш тәмен.

 

Киттем тагын еракларга –

Адаштым юлларымны,

Үткәннәргә багышладым

Язасы сүзләремне.

 

Дәвам итәм бу кыйссаны

Рамазаннар хакында.

Язып, кәгазьгә төшерәм

Фикеремнең барысын да.

 

Рәшидә җиңгинең улын

Бер хәтерлик Әхәтен.

Улына биргән бар көчен,

Аналык мәхәббәтен.

 

Аксыл матур дулкын чәчле

Әхәт бик ыспай иде.

Әллә берәр юраучының,

Чегәннең күзе тиде?!

 

Яхшы укыды сыйныфта,

Мәктәп еллары узды,

Бөтен эштә дә алдынгы,

Алгы сафларда булды.

 

Тракторчы һөнәренә

Тиз арада өйрәнде,

Ир бала көч алгач йортта,

Тормыш бераз көйләнде.

 

Нинди эшкә тотынса да

Куллары эшкә килде,

Күндәм булып, яхшы эшләү

Нәтиҗәләрен бирде.

 

Икмәген кайтарды төяп,

Утын, печән, саламын –

Хуҗалык нәрсәгә мохтаҗ,

Санап тормыйм калганын.

 

Кичке мәктәп тәмамлады,

Дөнья булгач, кирәк, дип.

Алдан күрә белү үзе

Яшәү өчен терәк бит.

 

Алдан ниятләгән эшен

Калдырмады иртәгә.

Күркәм эше ачты сукмак

Алда булган киртәгә.

 

“Хромка” гармуны белән

Күпләрне әсир итә,

Милли моңлы татар көе

Күңел кылларын чиртә.

 

Күңелдә мәңге уелган

Яшьлекнең хатирәсе,

Әхәтнең тәү йөргән кызы –

Әүхәди Закирәсе.

 

Иң беренче сөю сүзен –

Белдерде мәхәббәтен,

Закирә дә чын күңелдән

Якын күрде Әхәтен.

 

Насыйп булмаса, бер сәбәп –

Ни хәл итәсең инде.

Мавыгулар тәмам булды –

Аерды тормыш җиле.

 

Ир-егет сыйфаты керде

Күп йөрде кызлар белән,

Тәкъдир алды якасыннан:

Син, егет, давай өйлән!

 

Фәхерислам Мәрхәбәсе –

Инде насыйбы булды,

Рәбигаттәй әби булып,

Кодагый булып килде.

 

Бура өйалдын түшәмләп,

Аш бүлмәсе иттеләр,

Кысан өйне иркенәйтеп,

Мәшәкать киметтеләр.

 

Бик оста морҗачы әби

Чыгарып бирде морҗа,

Өйләр иркен, өмет зурдан,

Бәхет алдагы көнгә.

 

Бәхетләр гомерсез булды,

Аерды тигезсезлек,

Тормыштагы килеп чыккан

Вак-төяк күңелсезлек.

 

Җитмешенче еллар иде,

Кудашевалар килде.

Бәхти Гайсин белән бергә

Онытылмас концерт бирде.

 

Фәридә апаның җырлары

Әле дә күңел түрендә,

Онытылмас истәлек итеп

Саклыйм һаман күңелдә.

 

“Кара мыек”, “Уел”, “Шахта”,

Борынгы “Кара урман”...

Йөрәк өзгеч моңлы тавыш –

Ходай Тәгалә биргән!

 

Бәхти агайның гармуны,

Ул җитез бармаклары!

Ул елларда бик бәхетле

Булды Баулы яклары.

 

Даһи җырчы Фәридә апа

Халкына моң өләшә,

Ул җырласа, сахраларда

Сандугачлар көнләшә.

 

Гади булды Фәридә апа,

Халкым хөрмәтли шуңа,

Яһүдә кызы данлыклы –

Фәридә Кудашева.

 

Шушы концерт тәэсиреннән

Уйланып кайткан чагым.

Кинәт кемнәрдер кычкырды.

Хикмәт! Ни булган тагын?

 

“Тартай” Фатыймаларының

Абзар-курасы яна!

Тагын кемдер өзгәләнеп

Кычкырып аваз сала.

 

Бурдан кала – уттан калмый,

Бер Ходаем сакласын!

Кар сибегез йорт өстенә –

Кызып, өйгә капмасын!

 

Тиз-ара җыелды халык.

Абзарны ут чолгаган.

Кемдер су ташый коедан,

Кемдер ташый елгадан.

 

Чынлыкта эш болай булган:

Тәкъдир маңгайга язган:

Фатыйма буаз сарыгын

Карарга фонарь алган.

 

Буранлап торган салкын төн,

Ача абзар капкасын,

Бәрәннәр туңып үлмәсен,

Аллаһ үзе сакласын!

 

Абзарга керә Фатыйма,

Сөяп куелган көрәк,

Абзарның эчке капкасы –

Шунда куелган терәп.

 

Фатыйма җиңги нишләптер

Көрәгенә абына,

Сөртенеп тәгәрәп китә

Эчке абзар ягына.

 

Өстенә ава фонаре,

Сибелә керосины,

Кем белә шушы язмышның

Үзенә киләсене?

 

Бөтен өстен, абзарны да

Ут-ялкын чолгап ала.

Фатыйма җиңги, егылып,

Ялкын эчендә кала.

 

Көндезен Әхәт нидәндер

Күңеле бик боек йөрде,

Салмак кына йорт-курада

Мал-туар карап керде.

 

Тегермәнгә барырга да

Никтер күңеле үсмәде,

Көндезге аш та нигәдер

Тамагыннан үтмәде.

 

Кызыл свитер әнкәсе

Алып кидергән иде,

“Пожарник киеме кебек –

Килешми миңа,” – диде.

 

Гармунын алып утырды,

Төрле көйләр уйнады,

Күңеле нәрсәдер сизенде,

Әллә ниләр уйлады.

 

Алай-болай көч-хәл белән

Көнне кичкә җиткерде,

Әллә берәр хәвеф сизде,

Әллә берәр төш күрде.

 

Концерт килгәнен ишеткәч,

Клубка төшеп китте,

Фәридә апа концерты

Гаҗәеп матур үтте.

 

Башкалар белән Әхәт тә

Өенә кайтып китте,

Каршы якта ялкын күреп,

Кинәт сискәнеп китте.

 

Зәһәр ялкын камап алган

Лапасын Фатыйманың,

Уйлап торырга вакыт юк

Азагын вакыйганың.

 

Җан өзгеч тавыш ишетелә

Абзарның түр ягында,

Эчен-тышын ялкын алган

Әхәт кергән чагында.

 

Кәҗә-сарык дөрләп яна,

Печәннәргә ут капкан,

Әхәт эчкә кереп киткән,

Фатыйма анда яткан.

 

Бервакыт абзар өрлеге

Янып нечкәреп киткән,

Нәкъ менә безнең егетнең

Өстенә килеп төшкән.

 

Өстендә кызыл свитер,

Бик ыспай кызыл пальто,

Сөлек кебек шушы егет

Их, янмый, исән калса!..

 

Янгын сүндерүче килгәч,

Сүндерделәр барысын да,

Әнкәсе Әхәтне эзли,

Өзгәләнә, ярсына.

 

Илереп, ялварып сорый

Аллаһыдан сабырлык,

Язмасын, Ходам, һичкемгә

Мондый дәһшәт, авырлык.

 

И, балакаем, газизем!

Дөньяларга ник тудың?

Мондый ачы хәсрәтләрне

Күрмәс идем мин бүген!

 

Янгыннан калган кисәүне

Бик озак актардылар,

Фатыйма белән Әхәтне

Беркавем тапмадылар.

 

Таптылар. Танырлык түгел

Кисәү кебек гәүдәләр.

Тораташ газиз анасы,

Ничек түзәр бәндәләр!..

 

И, Раббем, Газиз балам! И-и-и...

Газизем, бәбекәем!..

Гәүдәңне танырлык калмаган

Ә-не-кә-ең!..

 

“Пожарник” кызыл свитер

Култык астында калган.

Шул свитердан әнисе

Газизен танып алган.

 

Бөтен авыл, тирә-мохит

Ток суккан кебек булды,

Бар кешенең күңеленә

Ачы хәсрәт тулды.

 

Фатыйматтәй һәм Әхәтне

Озаттык соңгы юлга.

Якты истәлек алардан

Калды фәкать күңелдә.

 

Хушлашты Исергәп халкы,

Озаттылар Әхәтне,

Хак Тәгалә күрсәтмәсен

Мондый ачы дәһшәтне.

 

Язмышлардан юк узмышлар,

И, Ходай бәндәләре!

Дөньяда тәмуг утында

Янды шул гәүдәләре.

 

Шәһит киткән бәндәләр күк

Сөальсез булса иде,

Фирдәүси җәннәтләрендә

Урын алсыннар инде!

 

Мәгыйм җәннәт ишекләрен

Ачып көтеп торсыннар.

Фәрештәләр юл күрсәтеп,

Сезне каршы алсыннар.

 

Шулай итеп бу гаилә

Тиз-тиз таралып бетте.

Гөлчирә, Гөлчәчәк сеңел

Тиздән кияүгә китте.

 

Рәшидәттәй бер ялгызы

Атлады кыю адым:

Заготовитель Зәкигә

Тормышка чыкты тагын.

 

Ислам белән Зинирага

Сатып китте өйләрен.

(Аларның фаҗигаларын

Бераз алдан сөйләдем.)

 

Хәниф Закиры нигезе

Күрше – янәшә генә.

Хәзер алар нәселләрен

Дәвам итәбез янә.

 

Өчкә – алты, алты почмак,

Түбәгә салам япкан,

Каршы яклап өч тәрәзә,

Бер тәрәз – арткы яктан.

 

Буйдан-буйга читән чиннек,

Подваллары бурадан,

Ишегалдында мунчасы,

Имән белән бураган.

 

Закир агай бик тә җитез,

Колхоз атларын көтә,

Заманында авыр сугыш –

Бик читен юллар үтә.

 

Ишегалды – абзар-кура

Тәртиптә, җыйнак, чиста,

“Шөлек” себеркесе белән

Һәрчак себереп тота.

 

Өйләре шулай – зур түгел,

Түрдә сәке, олы мич,

Бер карт белән карчыкка

Сарай кирәк түгел ич.

 

Булганына шөкер итеп,

Бер чама көн итәләр.

Кояш чыга да кич була,

Гомер юлын үтәләр.

 

Империя сугышында

Югалткан сыңар күзен,

Сукыр Закир дип йөрткәннәр

Кушамат тагып үзен.

 

Авыл җире шулай инде –

Атама бар һәркемдә,

Барсында да атама бар,

Үпкәләми беркем дә.

 

Фамилияне белмиләр –

Атама алдан киткән,

Халык шулай берсен-берсе

Шаяртып дөнья көткән.

 

Чулак Садри, Һоп Миргалим,

Гомбырт Ибрай, Чут Зариф,

Камыр Латыйп, Бокаш Хатыйп,

Югары Оч Чатан Гариф,

 

Тычкан Гыйбай, Мәкәш Нургай,

Кәңкә Мингалие,

Курайчы Газиз, Ур Шиһап

Һәм Бака Нургалие,

 

Бака Шәйхи, Сәлкәү Сәйфи,

Комык сөләйманнары,

Колхозның алар тоткасы,

Ирнең бер дигәннәре.

 

Колхоз булсын, безнең девиз –

“Күмәк эшләү күңелле”,

Совет иле бирде безгә

Бердәм матур гомерне.

 

Ленин бабай алып бирде

Бар халыкка тигезлек,

Халык бердәм, тату булса,

Илдә булыр тигезлек.

 

Ильич лампалары яна,

Бөтен халык бертигез,

Бер дошман да җиңә алмас,

Бөек Советлар илен.

 

Колхозчы булмаганнарның

Караңгыдыр төннәре,

Киләчәкләре билгесез,

Юк кояшлы көннәре.

 

Колхозларга керми калган

Әпә Харис, Карга Варис,

Көти Гыймаз, Кырчын Зыяз,

Кәҗә Бәдретдиннәре.

 

Элек халык шаян булган –

Такмак иҗат иткәннәр,

Шаяртышып, бер-берсенең

Тетмәләрен теткәннәр.

 

Кәҗә Гыйниятуллалар,

Сөт корсак Хәмзә күрше,

Чүкеч Хәбип, Штык Сәлах –

Ике бертуган төсле.

 

Дус-тату яши күршеләр,

Ярдәмләшеп үзара,

Берәү җигә кола бия,

Берсе илтеп тугара.

 

Чыбык-утын хәстәрлиләр,

Кышлык печән чабалар.

Көч кадәрле ярдәм итә

Өйдә бала-чагалар.

 

Салам белән өй түбәсен

Шәп яба Озын Сафа,

Аның куйган бастырмасы

Түбәдә тигез ята.

 

Кештер Лаыйп читән үрә
Чыбык кисә Бур Йосыф,

Тычкан Хәмзә читән өчен

Казык куя утыртып.

 

Озын Мәдинә җиңгәчәй

Кыска Мәдинә белән

Пардан кигәннәр тула оек,

Чабата белән җилән.

 

Гайнанша Сафакайлары

Сүсне шәп талкый диләр,

Талкы станы дөпелдәүдән

Селкенеп тора өйләр.

 

Гамбәр Зәкие чүпрәк,

Йомырка, сөяк җыя.

Расценка үз кулында –

Бәясен үзе куя.

 

Менә шулай авыл халкы:

Бертуганнар шикелле –

Абзыкай, түтәй, җиңгәчәй –

Бар да әйбәт, сөйкемле.

 

Үртәшеп, такмаклар әйтеп,

Шаярышып көләләр,

Бер-берсен кунак итәләр,

Тормыш ямен беләләр.

 

Шулай итеп әле тагын

Җөмләмне дәвам итәм,

Авылым узганын уйлап,

Никтер адашып китәм.

 

Закир агайлар турында

Дәвам итәм сүземне.

Сезнең алда мин гаепле

Тоям хәзер үземне.

 

Барысын тасвирлыйсым килә

Тарих булып торсынга.

Әүвәлге тормыш мизгелен

Калдырмыйча берсен дә.

 

Чөнки барысы да кыйммәтле,

Кире кайтмый үткәннәр.

Инде халык күңеленә

Тарих булып киткәннәр.

 

Күбесен юк хәтерләүче,

Онытылган гүрләре,

Аулак өйләр, сабан туйлары,

Сукыр лампа утлары.

 

Әле сорашып утырдым –

Закирлар онытылган,

Хәтер чишмәсе күпләрнең

Бөтенләй корытылган.

 

Мәсрүрәттәй, Закир агай,

Онытылмасын мәңге дә

Атта чабышып килгәнен

Закир картның бәйгедә.

 

Гел беренче иде аты

Бәйге-Сабантуйларда

Хәтерләрне бер яңартып,

Кирәк тагын язарга.

 

Хәниф картның олы улы

Закир калган төп йортта,

Бөтен эшнең белә тәмен,

Төп урында зур тотка.

 

Икенче уллары Шакир,

Габшәкүр өченчесе,

Уязы авылы килене –

Кече кыз дүртенчесе.

 

Закир агайның карчыгы

Мәсрүрә зур җиңги

Урак ура, печән чаба,

Колхоз кырларын иңли.

 

Өлкән улы Миңлефатыйх –

Гаиләнең уң кулы,

Шәфига һәм Әнвәрия,

Нурмөхәммәт бер улы.

 

Шакир туган читтә яши,

Шәкүрләре – күршедә,

Уязы сеңел ерак түгел

Якын иткән кешегә.

 

Мәсрүрәттәйнең энесе

Газнан агай күршедә,

Күршеләр булгач, бик җайлы,

Уңай дөнья эшенә.

 

Зәйдулла кызы Катифә –

Мәктәпнең мөгаллиме,

Күптән түгел сөйгән ире

Авырып үлгән иде.

 

Латыйфә әби килене

Бер улы белән калды,

Сукыр Зәки Фатихына

Җәмәгать булып барды.

 

Үги ул Альбертка иптәш –

Кечкенә сеңел туды,

Асия белән кечкенәдән

Ипле, акыллы булды.

 

Абыйсын бик якын күрде,

Тату булып үстеләр,

Һөнәр алып гыйлем туплап,

Оя корып киттеләр.

 

Илле яшькә дә җитмичә,

Катифә җиңги вафат,

Фатих агай өчен мисле

Кызарып батты шәфәкъ

 

Тәкълимә килде алмашка,

Катифә җиңги киткәч,

Фатих агай парлы булды

Өлкән яшенә җиткәч.

 

Берничә ел яшәделәр

Яңа кәләше белән,

Фатих агайның да каберен

Каплады яшел үлән.

 

Күпме яңгыр юды җирне,

Күп сулар үтте агып,

Тәкълимә китте кияүгә

Тагын бер бабай табып.

 

Әтәмби урамнарының

Искә алыйк ямьнәрен,

Вафатларны искә алыйк,

Шатландырып җаннарын.

 

Кылган дога-тәсбихларның

Әҗере барып җитсен,

Рухларын шатландырып,

Дәхи бәхетле итсен.

 

Безнең хәтер язмалары

Дога булып җитсеннәр,

Бакыйдагы кардәшләрнең

Рухына барып җитсеннәр.

 

Сөенсеннәр рухлары

Хәтерләүче булганга,

“Ихлас” сүрәләре укыйк

Зират яннан узганда.

 

Кабер әһеле санынча

Булыр әҗер савабы,

Ахирәттә туганнарга

Булмас кабер газабы.

 

Закир карт белән янәшә

Шәриф Йосыфы күрше,

Дини яктан алга киткән,

Бик укымышлы кеше.

 

Харамны, гайбәтне сөймәс,

Бик гадел, күркәм бабай,

Калай эшенә бик маһир –

Бик таныш тимер-калай.

 

Бик матур, түгәрәк йөзле,

Бик килешле сакаллы,

Өстендә киндер күлмәге

Киң утыртма якалы.

 

Билендә киндер алъяпкыч,

Башында сырма бүрек,

Ирексездән сокланырлык

Таза гәүдәсен күреп.

 

Киң җилкәле Йосыф бабай

Көрәшче булган элек,

Сабантуй батыры булган,

Зур көрәшләрдә җиңеп.

 

Миңлекамал җиңги белән

Матур яшәп киткәннәр,

Тыныч, матур гаилә корып,

Күркәм гомер иткәннәр.

 

Олы ул булып Миргалим

Дөньяга аваз салган,

Тик, әнкәсе вафат булып,

Сабые ятим калган.

 

Миргалимгә үги ана

Латыйфа җиңги килгән,

Касыйм белән Миргасыймга

Латыйфа әни булган.

 

Касыйм, Миргасыйм – бертуган,

Миргалим – ана башка,

Үги кулларына кала

Кечкенә-сабый чакта.

 

Таза, матур, күндәм егет

Булып үсә Миргалим,

Бераз бәян итим әле

Күңелемдә булганын.

 

Ятим бала – үги ана,

Миргалим шулай үсә,

Яшьлекнең гүзәл еллары

Бик аянычлы үтә.

 

Империя сугышында

Күп авырлыклар күрә,

Солдат хезмәтен үтүгә,

Үзенә оя үрә.

 

Яхшый авылы Шәмсулла –

Мәгъшияләр ягы,

Миргалимнең егәр көче,

Дөбердәп торган чагы.

 

Мәгъшиягә өйләнә,

Шәмсулла – бабай була,

Миргалимнең йортлары

Якты нур белән тула.

 

Таза, көчле Мәгъшия

Сигез бәбәй китерде,

Өч малай, биш кыз кавемне

Бик бәхетле үстерде.

 

Бөек Ватан сугышы да

Бу йортны читләп үтми,

Адәм баласын күрәчәк

Кайсы кыйтгага илтми?!

 

Волхов фронтында агай

Көрәште немец белән,

Буарга маташты илне

Фашистик кара елан.

 

Миргалим агайлар кебек

Кыю ил солдатлары

Гомерләр белән бәрабәр

Ил чикләрен саклады.

 

Мина ярчыгы сызлады,

Бармаклары өзелгән,


Дата добавления: 2015-11-30; просмотров: 44 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.108 сек.)