Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Икебез дә унөчтә булсак.

Читайте также:
  1. A] мақсатты ішкі салт дәстүрлер
  2. Арқа өңіріндегі әншілік дәстүр.
  3. Берілген 4 дәрі-дәрмек жабдықтаушылардың ең тиімдісін таңдау
  4. Дәріс 1. «Материалтану» пәніне кіріспе. Пәннің мәні мен мақсаты, негізгі анықтамалар және түсініктемелер.
  5. Дәріс 10. Шойындардың сыныпталуы.
  6. Дәріс 2. Металдар мен қорытпалардың қасиеттері және оларды анықтау әдістері.
  7. Дәріс 3. Металдар мен қорытпалардың атомдық – кристалдық құрылымы. Металдар мен қорытпалардың кристалдануы.

(1) 1933 нче авыр ел иде. (2) Тамак алдарлык булса да ярар дип, яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. (3) Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм. (4) Ифрат сабыр бала ул. (5) Көн буе чебен-черки талауга шыңшымый түзә. (6) Кәсебебез уңышлырак булса, учак ягып, ялкында балык өтеп ашыйбыз. (7) Бөтенесен дә түгел, әлбәттә. (8) Кайбер көннәрдә бар тотканны өйгә алып кайтабыз.

(9) Көн шундый эссе иде. (10) Күл...стенең тынычлыгы күңелгә шом сала. (11) Җимгә кагылып та караучы юк. (12) Ак киез эшләпә кигән энем яр читендә зирек күләгәсендә тын гына утыра. (13) Ара-тирә генә сорап куя: “Капмадымы?” (14) “Юк шул”, – дим, – “көн озын бит. (15) Кабар әле”, – дип тынычландыра мине сабый.

(16) Төш узды. (17) Тирә-якта кармак салган малайлар, бәхет...зләп, я Ишбайга, я Димгә китте. (18) Без калдык. (19) Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз. (20) Көн кичкә авышты. (21) “Агай, капмадымы?” – ди, энем. (22) “Хәзер, хәзер каба”, – дип ышандырам. (23) Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы чак кына кузгалып куйды да, кинәт төпкә батты. (24) Алтын сары корбан балыгы үлән...стенә чыгып ятты. (25) Кайткач, бизмәнгә салып карадык, дүрт кадакка якын тартты. (26) Ильяс якын килергә дә курка. (27) “Бу балыкмы, агай?” – ди. (28) “Балык. Корбан исемле”. (29) Ул шунда ук тезеп китте: “Безнең күрше – Корбан. Безнең балык – корбан”.

(30) Мин тиз генә кармакларны урадым да, балыкны капчыкка салып, кайтырга уңайладык. (31) Ильяс дәртләнеп, башта бик ихлас атлады. (32) Юкәлекул урманына җиткәч, ач бала хәлдән тайды. (33) “Чак кына утырып торыйк әле, агаем”, – диде.

(34) Корбан миңа чиксез дәрман бирде. (35) Утырып тору кая ул! (36) Ильясны иңемә күтәреп алдым. (37) “Их, агаем <…> – диде ул, рухланып, – нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? (38) Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп кенә йөрер идек, бөртек тә арымас идек”.

(40) Энем инде күптән дөнья куйды. (41) Мин торып калдым. (42) Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? (43) Хәтта арымаган чакларында да... мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчл...рәк булдым.

(44) Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...

Мостай Кәримнән*

9009

A1-A 7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен
генә алыгыз.

А1. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) тирә-як

2) кайбер

3) яшьлек

4) калкавыч

А2. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

1) Акманай

2) ифрат

3) бөтенесен

4) ышандырам

А3. Кайсы сүздә ө хәрефе языла?

1)..нем

2)...зләп

3)...стенә

4) көчл....рәк

А4. Кайсы сүз ясалышы ягыннан парлы сүз булып килә?

1)алтын сары

2) Юкәлекул

3) дәртләнеп

4) ара-тирә

А5. Килеш кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) кайбер көннәр

2) тотканны алып кайту

3) кармак салу

4) кинәт бату

А6. Түбәндәгеҗөмләдә аерып бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы чак кына кузгалып куйды да, кинәт төпкә батты.

1) шарт фигыль

2)инфинитив

3) исем фигыль

4) боерык фигыль

А7. Мин тиз генә кармакларны урадым да, балыкны капчыкка салып, кайтырга уңайладык җөмләсендә кармакларны сүзенең килешен күрсәтегез.

1) төшем килеше

2) иялек килеше

3) чыгыш килеше

4) юнәлеш килеше

 


Дата добавления: 2015-11-14; просмотров: 82 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Хәсән бай| Fox, Hare and Cock

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)