Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Боерык фигыль

(ПОВЕЛИТЕЛЬНОЕ НАКЛОНЕНИЕ)

1. Укыгыз һәм истә калдырыгыз. (Прочитайте и запомните окончания глагола в повелительном наклонении.)

Берлек сан Күплек сан

Син — Ул -сын/-сен Сез -(ы)гыз/-(е)гез Алар -сын (нар) /-сен (нәр)

 

 

2. Укыгыз һәм истә калдырыгыз.Берлек сан Күплек сан

барлык формасы юклык формасы барлык формасы юклык формасы

Син уйла бел уйлама белмә Сез уйлагыз белегез уйламагыз белмәгез

Ул уйласын белсен уйламасын белмәсен Алар уйласыннар белсеннәр уйламасыннар белмәсеннәр

 

3. Фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерегез.

Өйрән, бие, шалтырат, аңла, әзерлә, сана.

 

4. Тәрҗемә итегез.

Гөлләргә су сип. Кошларны куркытмагыз. Әдәпле бул. Әйт, дәрескә соңга калмасын. Әти-әниеңнең сүзен тыңла. Урамда озак йөрмәсеннәр. Беренче булып исәнләш. Туган көне белән котласын. Кычкырып көлмә. Агачлар янында учак якмагыз. Бергәләп уйласыннар.

 

5. Тәрҗемә итегез.

Слушайте учителя. Оденьтесь теплее. Пусть поливает цветы. Пусть приберется в комнате. Приходите к нам в гости. Пусть на уроке не разговаривает. Не открывай окно. Не вставайте с места. Пусть поздно не звонят. Пусть выучит наизусть. Позови своих друзей. Доешь суп.

 

6. Фигыльләрне үрнәк буенча тикшерегез.

Үрнәк: Тыңла — берлек санда, 2 нче затта, барлык формасында.

Эзләгез, ишетсеннәр, йөгермәгез, чишенмәсен, сукма, ачуланмагыз, су коенсын.

 

7. Фигыльләр янына тиешле алмашлыкларны куеп языгыз.

син сөйләмә... ышансын... ертмагыз... сатма

 

8. Тәрҗемә итегез.

сез басыгыз... сөртсеннәр... күтәрегез... ватмасын

алар кермәсеннәр... ашыкмасын... киенмәсен... үстермәсеннәр

 

1) Бүген тышта көн бик җылы, тынчу бүлмәдә утырмагыз, тәрәзәләрне ачып куегыз. 2) Әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт, кунакка килсеннәр, без яшәгән җирне күреп китсеннәр. 3) Йорт эчендәге бернәрсәгә дә тимәгез. Һәр әйбер үз урынында торсын. (К. Нәҗми) 4) Башта киселгән агачның хакын түләсен, тагын шуның урынына биш төп агач утыртып үстерсен. (Г. Бәширов) 5) Йөр, күр, бел син күп җирләрне, күп илләрне. (Р. Фәйзуллин)

 

9. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән боерык фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Хәзер вакыт соң инде, телефоннан озак.... 2) Өлкәннәр белән һәрвакыт беренче булып.... 3) Ял иткәннән соң, урманда чүп.... 4) Асиягә әйтергә кирәк, телевизор күп..., чөнки күзләре болай да начар күрә. 5) Алдагы дәрескә кагыйдәне..., җөмләләрне язып.... 6) Кышкы салкын көннәрдә җиңел киенеп..., бигрәк тә аякларыгыз....

 

(Исәнләш, сөйләшмә, калдырма, карама, ятла, йөрмә, бетер, туңма.)

 

10. Тәрҗемә итегез.

1) Эту интересную книгу о животных подари своему другу. 2) Пусть ученики вашего класса принесут из магазина продукты одинокой бабушке. 3) Для выражения своих мыслей выбирайте только нужные слова, говорите четко. 4) Сам себя не хвали, пусть другие тебя похвалят. 5) Пусть скорее закончится учебный год и начнутся каникулы, мы все так устали!

 

11. Текстны тәрҗемә итегез. Үзегез дә бер рецепт языгыз.

Грибы помойте, нарежьте и отварите в течении 5—7 минут. Затем слейте воду и сполосните холодной водой. После этого варите их до готовности (пока не будут готовы) или обжарьте, добавив пряности и соль. Разложите грибы в формы и, охладив, поставьте в морозильник. Употреблять их можно до появления свежих грибов.

 

12. Укыгыз. Барлык һәм юклыктагы боерык фигыльләрне табыгыз, зат-санын әйтегез.

1) Уйла җитез, уйла тиз, Биш кат үлчә, бер кат кис! Дәфтәрең чиста булсын, Китабың көлеп торсын. Ачып җибәргәндә син, Үзлегеннән укылсын. (Ш. Маннур)

2) Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып, Армыйсың син ничек? (Г. Тукай)

 

13. Җәя эчендәге сүзләрне боерык фигыль формасына куеп языгыз.

1) Айрат, энеңә (әйт), коридордагы утны (сүндер). 2) Тагын (кил), без әле мондый кичәләрне еш үткәрәчәкбез. 3) Бу тапшыруны балаларыгыз белән бергәләп (кара). 4) Кечкенә сеңлегезне мәктәп янына барып (каршыла), ул бүген соң кайтачак. 5) Өлкәннәргә карата игътибарлы (бул), авыр сүзләр (әйт). 6) Гүзәлгә (әйт), (борчылма), без аңа ярдәм итәрбез.7) Безнең этебез усал түгел, сез аннан (курыкма), (кер). 8) Бишенче автобус анда кадәр бармый, аңа (утырма), икенчесен (көт). 9) Ләйсәнгә озын чәч бик килешә, чәчен (кистермә).

 

14. Мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итегез.

1) Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. 2) Эшне башлама, башласаң ташлама. 3) Сүзең белән эшең бер булсын. 4) Хез­мәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан. 5) Аз сөйлә, күп эшлә. 6) Барма турыдан, бар корыдан. 7) Кунак булсаң, тыйнак бул. 8) Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын. 9) Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең. 10) Елаганнан сорама, елмайганнан сора.

 


Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 249 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)