Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Риза Фәхретдинов иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы

Читайте также:
  1. Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы
Киләчәк буын яшьләребез өчен авыру килеш көн-төн сәгатьләр үткәреп язып утырдым, өметләнәм: хезмәтем сынык күңелләргә шифа һәм якты нур булыр.
Р. Фәхретдинов

Риза Фәхретдинов − татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галиме һәм дин белгече. Бу шәхес үзенең хезмәтләрендә мәгърифәткә, тарихка һәм педагогикага карата тирән мәгънәле фикерләрен язды. Ул безнең алда талантлы язучы һәм журналист буларак гәүдәләнә. Шулай ук аның хезмәтләрендә халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихы, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышы һәм иҗаты, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихы, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләре тирән чагылыш таба.

XIX йөз татар әдәбияты һәм мәдәнияте иҗтимагый фикер үсешендә борылыш чоры булып тора. Бу чорда Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, Х. Фәезханов, К. Насыйри кебек фикер ияләре, халкыбызны гомумкешелек мәдәнияте белән таныштыру өчен бөтен гомерләрен багышлаган мәгърифәтчеләр яшәгән. Алар һәртөрле эзәрлекләүләргә карамастан халыкка тугрылыклы булып калганнар. XIX гасыр азагында остазларының гаять авыр, әмма мактаулы, күркәм эшен дәвам иттереп, Ризаэтдин Фәхретдин мәйданга килә (1859-1936).

Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш шәкерт Ризаэтдин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Шәкерт елларында ук ул Ш. Мәрҗани йогынтысында була. Галимнең фәлсәфи карашлары алдынгы фикерләре яшь шәкертнең иҗади фикер йөртә башлавына зур этәргеч ясый. Мәшһүр галим белән беренче очрашып, танышып сөйләшү яшь шәкертнең күңелендә гомергә җуелмаслык тирән эз калдыра. Соңыннан ул бу очрашуны искә төшереп, Ш. Мәрҗанинең өендә гаять бай этнографик коллекциясе һәм китапханәсе булуы турында яза. Мәрҗани үлгәч, янгын чыгып, бу кыйммәтле рухи хәзинәләрнең берсе дә калмыйча һәлак булуын ачынып искә ала.

Мәдрәсәнең өлкән сыйныфында укыганда ук Ризаэтдин башлангыч сыйныф балаларын укыта. Дөньяви фәннәр укытуы, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә, бу һөнәргә гомере буена тугрылыклы булып кала. Аның бу эшендә Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире көчле сизелә. Укыту белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза, татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала. Мәдрәсәне тәмамлап эшли башлагач, аның берничә китабы басылып чыга (1887-1888). Болар гарәп теле грамматикасы, хокук фәне буенча кулланма, тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган китаплар була.

1887 елда Р. Фәхретдинов имамлыкка имтихан бирә һәм бу вазифаны намус белән башкара. Ә инде 1891 елда, Диния нәзарәтенә эшкә билгеләнгәч, фән белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ул Диния нәзарәте архивындагы материалларны өйрәнә, аларның күчермәләрен ала. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә. "Сәлимә" һәм "Әсма" повестьларын яза. Шул ук вакытта "Асяр" исемле био-библиографик күп томлы хезмәтен матбугатта бастыра башлый. 15 кисәктән торган "Асяр"да борынгы Болгар чорыннан алып XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык тарихи шәхес турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Бу хезмәтне язганда, Р. Фәхретдинов гаять күп кулъязма чыганакларны өйрәнә. Болардан тыш тәрбия, уку-укыту һәм Коръәнгә багышланган бик күп китапларын яза һәм бастыра.

Инде 60 лап китабы булган галим мөгаллимлек эшен ташламый. Оренбургта "Хөсәения" мәдрәсәсен дә җитәкли. "Шура" журналының мөхәррире дә була. Әлеге журнал битләрендә фәлсәфә һәм тарих, әдәбият һәм тел белеме, география һәм педагогикага караган бик күп мәсьәләләр яктыртыла.

"Мәшһүр ирләр", "Мәшһүр хатыннар" исемендәге 20 ләп китабында 180 ләп шәхеснең тормышы тасвирлана.

Р. Фәхретдиновның тирән кызыксынган һәм җитди шөгыльләнгән мәсьәләләре, өлкәләре чиксез күп. Аларның күбесе турында автор мәкаләләр, китаплар яза. Ул гыйлем һәм мәгърифәт өйрәнүне шул чорның җәмгыять тормышында хөкем сөргән барлык явызлыклардан котылуда бердәнбер юл дип саный.

Галим туган теленнән тыш гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләрен бик яхшы белгән, рус һәм чит ил галимнәре белән таныш булган, иҗади хезмәттәшлек алып барган.

Р. Фәхретдинов − үзенең бөтен гомерен халкының тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнүгә багышлый. Күпкырлы әдәби һәм фәнни мирас калдыра. Аның хезмәтләренең күбесе кулъязма хәлендә, өйрәнүне көтеп, архивларда, китапханәләрдә ята. Олуг галимнең хезмәтләре кешелек дөньясы өчен әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия. Бу хезмәтләр − бөртекләп җыелган җәүһәрләр. Алар безгә киләчәгебезне билгеләүдә хәлиткеч роль уйнарлар иде.


Дата добавления: 2015-10-30; просмотров: 268 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Борынгы әдәбиятта матурлык темасы | Мөхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр | Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры | Татар әдәбиятында дастан жанры | Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге | Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы | Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы | К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев | К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге | Адиның "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
З. Бигиевнең "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә" романында Муса образы| Акмулла − чичән шагыйрь

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)