Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Укучылар һәм әти-әниләр өчен газета



№ 4

13 октябрь-19 октябрь

2014 ел

 

 

Укучылар һәм әти-әниләр өчен газета

 

Безнең гәҗит

МБДУ “Пыжмара төп белем мәктәбе” газетасы

 

Үткәнен белгән буынның гына киләчәге бар

Сишәмбе көнне һәр классның сыйныф сәгатендә 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән-нәрне искә алу йөзеннән "Хәтер көне" билгеләнеп үтелде. Шулай ук 15 октябрь көнне мәктәпнең актлар залында Әхәтов Раниф Рифат улы һәм Әхмәтханов Билсур Илсур улы бу фаҗигале көн турында чыгыш ясадылар. Чара бер минут тынлык белән тамамлан-ды. Әйтергә кирәк, әлеге дата мәктәбебездә ел саен искә алына. Без халыкыбызның фаҗигале үткәнен һәм анда булган корбаннарны да искә төшерергә, аларның рухлары алдында баш ияргә тиешбез.

 

Авылым иртәсе

Әнә әкрен генә сызылып таң ата. Бу искиткеч матур күре-нешне күзәтергә барлык кешегә дә насыйп булмый. Ә миңа, авыл кызына, бу алыштырмас-лык бәхет гел тәтеп тора.

Нинди чиста, саф, иртәнге чык исенә күмелгән, салкынча һава! Бу исне сизгәч, карала-нып беткән күңелең чистарган-дай була. Кәефең күтәрелә.

Җир йөзен тынычлык биләп алган. Хәзер, берничә сәгать-тән, бу тыныч иртә шау-шу белән тулыр да, чистарган саф күңелең кабаттан караланган кебек булыр. Уйландыра тор-ган, хисләргә бирелә торган вакыт ул таң ату. Бигрәк тә авыл таңы. Шәһәр иртәсенә караганда күпкә чистарак, тылсымлырак ул. Шул

вакытта әкиятләргә ышана

башлыйсың һәм бу хисне синең бер дә югалтасың килми.

Әкрен генә авыл уянып килә. Томан белән капланган куе урман артыннан ашык-мыйча гына кояш чыга. Авыл өсте яктырып киткәндәй була. Томан арасыннан әлегә берни дә күренми. Ләкин шулай да өй түбәләре беленә инде. Әнә иртәнге таң әтәчләр кычкы-ралар. Алар үз вазыйфаларын башкаралар: йокыга талган авылымны, кешеләрне уята-лар. Олырак абзыйлар, апалар, татлы йокыларыннан уянып, мал-туарларын карыйлар да эшкә ашыгалар. Аларны авыр һәм җавыплы эшләре көтә. Ә бала-чага, ыбыр-чыбыр йоклый әле. Алар өчен әле йокының иң татлы, иң рәхәт вакыты.



Бер дә күзне аласы килми шушы күренештән.

Югыйсә, көндәлек күрә алам бит мин моны. Шушы кечкенә генә авыл кешесе бит мин дә. Әлеге күренештән күзләремне алам да, көнем уңышлы узсын, дип үз эшемә керешәм.

Галимуллина Ильвира,

8 класс

 

Ачык ишекләр көне

10 нчы октябрь көнне 5 нче сыйныфларда Сөләймано-ва Рәзилә Габелхановна мате-матикадан катнаш дәрес курсәтте. 17 октябрь көнне 6 нчы сыйныфта әти –әниләр өчен рус теленнән ачык дәресләр булып узды.

Дәресләр эшлекле, һәр

баланың белемен күрсәтерлек итеп үткәрелде. Дәресләрдән соң шушы сыйныфта укыткан укытучылар укучыларның уку торышы белән таныштырды.

М.Ю.Лермонтовка200 ел

16 нчы окябрь көнне мәктәптә Әхмәтханов Билсур Илсурович “Җиде мөһер артында”дигән интеллектуаль уен уздырды. Уен бөек рус язучысы М..Ю.Лермонтовка 200 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Бу уенда 9 нчы сыйныф укучылары: Гиззатуллин Инсаф, Гимранова Илүзә, Галиахмитова Алсинә һәм Заһертдинова Алинәләр катнашты. Кызганыч уенның җиңүчесе булмады.Гимранова 1балл, калган уенчылар 2шәр балл җыйдылар.Бәйгене үткәргән укытучыга һәм катнашкан укучыларга зур рәхмәт!

 

Пар канатым –

әти-әнием Рәхмәтлемен ходаема, Рәхмәтлемен һәркөнгә. “Әти-әни” диеп эндәшү,

Насыйп булсын һәркемгә

Әти...Әни...Кеше өчен иң кадерле,иң кыйммәтле сүзләр бу! “Әти-әни”- диеп әйтер кешең булу, нинди зур бәхет.Аллага шөкер,минем әтием дә, әнием дә бар.

Әтием - гаиләбезнең нык терәге,таянычы, алтын куллы, бар эшенең остасы.Нинди генә эшкә тотынса да, ул аны менә дигән итеп эшләп куя.Әтием колхозда механизатор булып эшли.Эшендә дә аны хөрмәт итәләр,яраталар.Ул үз эшен тырышып, намус белән

             

 


Дата добавления: 2015-08-29; просмотров: 55 | Нарушение авторских прав




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Предмет, структура иисточники правового регулирования рынка ценных бумаг13 | Әтиебез сугышны да күргән кеше.Ул-Әфган сугышы ветераны. Нинди генә авырлыклар кичермәсен,ул сабыр холыклы . Әти-әнисе, гаиләсе ,балалары

mybiblioteka.su - 2015-2025 год. (0.009 сек.)