Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 32 страница

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

- Син тагын бер ун яшькә яшәрдең, сиңа ничек тә килешә, башың да җиңеләеп калыр, - дип үзенчә юатмакчы булды.

Рушания толымын урап сумкасына салып кайтып китте. Эштән кайтып кергән Игорь әнисенең яңа кыска гына итеп киселгән чәчен күргәч, сискәнеп китте. Тик шулай да үзен кулга алды:

- Ә сиңа бик тә килешә, яшәреп киткәнсең.

- Ярый инде, улым, койрыгын кискән әтәч кебек хис итәм үземне. - Үзе оялып җилкәсен сыпырып куйган булды. - Улым, киләсе атнага мине химияга салалар. Алесяның сынаулары башлана, белмәсә яхшы булыр иде, берәй нәрсә уйлап тап, санаторияга китте диген һичьюгы.

- Ярый, әни, борчылма, мин барысын да эшләрмен.

Рушания улына яратып та, сокланып карады, мөлаем

гына итеп елмайды. Әни белән ул бер-берсен яхшы аңлад ылар.

Химия дигән нәрсә бик авыр булып чыкты, косып хәле бетте. Илья Ильич көннекә аның янында булды. Игорь да ишек төбеннән китмәде. Аңа икеләтә авыр иде, зур предприятиены да җитәкләргә кирәк, әле тәҗрибәсе дә җитәрлек түгел. Эш турында да уйлый алмый әнисе мондый хәлдә ятканда. Әтисенә шалтыратып карый - анысы телефонны алмый, кая киткәнен дә белми. Сөйләшсә, шушы табиб белән генә сөйләшә ала. Игорь әнисен атна-ун көннән өйгә алып кайтты. Беренче май бәйрәмнәрен бергә өйдә үткәрделәр. Балалар бөтен эшләрен ташлап, күбрәк әниләре янында булырга тырыштылар, тик чир турында авыз ачып бер сүз дә сөйләшмәделәр. Әниләре беркөнне башына яулык бәйләп төште, йөзе ап-ак иде. Ябык битендә олы көрән күзләр тагын да серле булып үзенә җәлеп итәләр. Алеся аптырап:

- Әни, бу ни кылануың, башта кистең, хәзер яулык бәйләгәнсең, әти кайтса, сине танымаячак та, - диде.

 

Кичен улы йокы бүлмәсенең ишеген шакыды, ятып торган Рушания тиз генә тора алмады. Игорь килеп керде.

Әни, кара, мин сиңа нинди матур яулыклар алып кайттым, менә ябынып кара әле.

Рушания башындагы яулыгын сыпырып төшерде, яулык >чсндә оеш-оеш чәч торып калды. Ул читенсенеп кире м 11 макчы булды, яткан караваты каршысындагы көзгегә күзе юнгге, коты алынып яулыгы белән битен каплады. Игорь описен кысып кочаклады.

Әни, әнием, бирешмә, чәч үсә бит ул.

v)ллә жәлләүче булганга, Рушания улы алдында беренче I апкыр үксеп елап җибәрде. Игорь үзе дә күз яшьләрен тыя.1 пмады, аның да бу көннәрдә шулчаклы күңеле тулган иде. Л iap икесе берсүзсез туйганчы еладылар.

Әлдә әтиең күрми, мин теләмим мине бу хәлдә күрүен.

Рушания көн дә бер төш күрә, аны кемдер чакыра, тик ул аның йөзен күрми, кайт-кайт, ди. Бүген иртәдән уянды да уйланып ятты. Кем чакыра аны, кайда чакыра? Чакырса, аны туган якка әнисе чакыра торгандыр. Үзе янына алып ми мәкчеме? Ничек кенә булмасын, туган якка кайтып, онисе белән әтисенең каберен карап, хушлашып килергә кирәк. Фатыйма әнисе да исенә төшкәч, тагын әллә нинди хисләр биләп алды. Ул үзе кешегә, кичермәс гөнаһлар бу шас ди, әмма ул үзе Фатыйма әнисен кичермәде, ул аны | ы нлап та тормады. Ник болай эшләде соң ул? Әллә ул чакта артык иркә үстеме, ник ул аны аңларга теләмәде? Айбикә онисе дә үләр алдыннан: «Мин үлгәч, кайтып бик күренеп Мормо. Якуп малаеннан ерак тор, гаиләңне җимермәсен, сак 6үл», диде. Моның бит ниндидер сәбәбе булырга тиештер. Ник соң Айбикә әнисе үлгәнче Асылгәрәйне яратмады? Рушания бу сорауларны вакыт-вакыт үз-үзенә бирде, тик

а.шанны эзләргә никтер ашыкмады. Сораулар күп иде, ник, ИИ очен, кем аның әтисе? Аның бит әтисе дә шул авылда гына иш.»! ондер. Инде олы хатын-кыз буларак та дөньяга хәзер башка күзлектән карады, бигрәк тә калган гомер озынлыгы билгесез. Аның аны табып ташлаган әнисенә дә сораулары Күи. Күпме чишелмәгән сораулар. Ничек бу дөньядан бу Чаклы йөк белән китмәк кирәк? Әйе, әлегә хәле барда бер- икс көнгә кайтып килергә кирәк. Рушанияны бала чакта Иркә бала итеп үстерделәр, аннан иркә хатын булып яшәде, Кушы яшенә җитеп тормыш авырлыгы күрмәде. Тик шушы соңгы бер ел тормышка карашын үзгәртте, бу тормышның бар ямьсез якларын ачып салды. Рушания ашыкмый гына олы сумкасын тутыра башлады, ниләр алырга соң? Әйе, иң мөһимен алыйм, дөнья хәлен белеп булмый. Нурлыбанат әбинең сүзләре исенә төште. Олы сумканың төбенә яңа алган кәфенлек әйберләрен салып куйды. Бүлмәсен җыештырды. Чәч толымын буяна торган өстәл тартмасына төреп салды. Тәрәзә төбенә килеп басты, иртәнге кояш нурлары биек наратлар арасыннан аның бакчасына нурларын сузды, кар да эреп бетте, ә кошлар ничек сайрый, тургайлар чыр-шу килеп оя коралар. Дөнья үз күчәрендә әйләнә, җир уянып, тормыш кайный. Бар да элеккечә. Рушания чирләгәннән тирә-як тормыш куласасы әйләнүдән туктамады. Аның эчке дөньясы гына үзгәрде, ул бу дөньядан китеп барса да, берни дә үзгәрмәячәк. Рушания бакчага чыгып күп итеп тюльпаннар кисеп алып керде, аларны берничә вазага бүлеп, һәр бүлмәнең өстәленә куеп чыкты. Зал өстәленә иң зур вазаны куйды, ашыкмыйча гына чәчкәләр тезде, нидер җитмәгән кебек тоелды. Бакча почмагында үскән пихта агачының бер ботагын сындырып алып керде, ул яфрак ярганда аның исенең тәмлелеге... Рушания һәрнәрсәгә игътибар итте, эшләнәсе эшләрне иртәгәгә калдырырга яратмый. Әнисе аны бүген эшлисе эшне иртәгәгә калдырма, дип өйрәтте. Эшләрдәй эшләрен бетереп, юл сумкасын тутырып куйды. Аның тагын мәчеткә барып кына кайтасы калды. Теге барып кайтканнан соң Рушания атна саен үз җае белән атна-кич мәчеткә барып, хәер биреп, вәгазь тыңлап кайта. Җиңү бәйрәменә тәвәккәлләп, авылына, туган якка, Инзир буйларына, Урал тауларына җыенды. Көтәме икән соң анда аны берәрсе? Рушания машинага утырыр алдыннан тирә-ягына әйләнеп карады. Матур нарат урманнары, саф һавасы, ел да килә торган язы, зур матур йорты. Барысын Рушания күздән кичерде, юксаң, ике генә көнгә китә. Ярата иде ул тутны Кама буйларын, Чаллы шәһәрен. Ул монда балалар үстерде, яшьлеге шунда үтте, начарына карый яхшысы күбрәк иде.

(повесть)


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 47 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)