Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 20 страница

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

Сагынам исән чагымны, сагынам мине ташлап киткән һәр чәч бөртегемне. Сез әлегә шундый чибәр. - Люба иреннәрен тешләде, әйтәсе сүзен әйтә алмый тамактагы төер зурайганнан- чурайды, Рушания белән Хәлимәнең дә күзенә яшь тулды. Люба көч-хәл төерне йогып, пышылдап дигәндәй көчкә тетрәндергеч сүзләр әйтте. - Сез әлегә шундый чибәр, тик бу озакка түгел, бик тиздән сезне дә ташлап китәрләр бу матур толымнар, анар да елый-елый коелалар, син аларга карап елыйсың, алар сиңа. I афу итегез, тик сез моңа әзер булырга тиеш.

Хәлимә сикереп китте.

Энекәем, ни сөйлисең, аңа бит әле берни дә әйтмәделәр, ник кеше куркытасың?

Рушанияның йөзе кабат ап-ак булып китте, әйтерсең, аңа да хөкем чыгардылар, ул керфек тә какмый Любага текәлеп катты. Ә Люба Рушаниянең чәченнән күзен алмый, һаман йомшак кына итеп сыйпауда булды, бер җыйды, бер таратты.

Әллә аларга да җиңел дип беләсезме дөресен әйтү. Мин монда өч ел эчендә алардан да күбрәк белә башладым бугай. - Люба йомшак кына итеп чәчнең очына чаклым үреп бетерде. - Рәхмәт сезгә.

Ни өчен? - диде Рушания калтыранган тавыш белән, >ченә кереп утырган куркудан һич тә арына алмыйча.

Сокланырга рөхсәт иткәнегез өчен. Мин бик арыдым, ятам, булышыгыз торып китәргә. Бөтен тәнем авырта, әйтерсең, сөяк итеннән аерыла.

Хәлимә белән Рушания Любаның ике ягыннан култыклап урынына илтеп яткырдылар, ә үзләре сугып исәңгерәткән кешегә охшап калдылар, бер-берсенә карап, аптырашып утыра бирделәр. Аптырау, курку дигән нәрсәләрнең бу әле башы гына. Бер көн өчен бу ишеткәннәр дә бик күп булды, алар моңа бер дә әзер түгел иде шул.

Рушания бүген дә үз өенә кайту юлын да, аның матурлыгын да күрмәде, әйтерсең, күзенә кара күзлек кидерделәр. Ә урамда кояш, гөрләп яз килә. Рушания өенә кайткач нәрсәгә тотынырга, нидән башларга белмәде. Кичке аш әзерләргә кирәк - тоткан бер әйберсе кулыннан төшеп чәчелде, кара уйлар баштан чыкмады, берсекөнгә диделәр, тынычланырга, сиздермәскә кирәк. Я Ходаем, үзең сакла! Ары сугылды, бире кагылды, беренче тапкыр үз өендә нишләргә белмәде, ничек туры килсә, шулай ашарга пешерде. Йортка кайтып туктаган беренче машинаны да күрмәде, ишектән ире килеп кергәч, сискәнеп китте, көч-хәл үзен кулга алып елмайгандай итте. Өстәл янына гаиләсе җыелып беткәч, аш бүлде.

- Раечка, ни булды сиңа, ашыңның тозы юк бит? Син кичә-бүген әллә нинди, сәер.

- Әни, әллә сиңа да яз тәэсир итәме, әллә гашыйк булдыңмы? - дип көлде кызы.

- Мин инде күптән гашыйк, кызым, әтиегезне беренче күргән көннән бирле, - дип иренә карап елмайды.

- Әни, сөйлә әле, ничек әти белән таныштыгыз, әти чибәр идеме?

- Бер-беребезне күрдек тә телсез калдык. Хәтерлим, без күзгә-күз карашып тик тордык, әтиеңнең күзләре шундый матур иде, мин ул төнне керфек тә какмый чыктым, төннең буе йокламадым, йөрәгем күкрәгемә сыймады, күземне йомсам, гел теге матур зәңгәр күзләр күз алдында торды.

- Раечка, син һаман ул көнне хәтерлисең, мин инде оныткансыңдыр дигән идем.

- Юк, Сашенька, мин синең белән очрашкан, яшәгән һәр көнне хәтерлим, - дип, үрелеп иренең кулын йомшак кына итеп сөеп куйды. - Миңа аның үткән һәр көне кадерле.

Саша хисләнеп хатынының кул сыртын үпте.

- Рәхмәт, сөеклем, мин гомер буе Ходайга рәхмәтле минем юлыма сине чыгарып бастырганы өчен, син миңа Ходайның бүләге.

- Ой, картлар, сез бүген шундый романтичный, сездә шундый мәхәббәт!

Саша кычкырып көлеп җибәрде, кызының иңеннән кочты.

- Мин, балалар, сезгә дә шундый мәхәббәт телим, әниегезне очратуым үзе бер могҗиза. Кем уйлаган Урал тауларының тау- гаш арасында шундый гүзәл зат яшидер дип.

- Әти, ә син әнине беренче күргәч, ни уйладың?

- Мин дә телсез калдым, шундый матур иреннәр, ул күзләр - бер карауда сихерлиләр, ә чәче! Андый озын чәч беркайчан күргәнем юк иде, мин хәзер дә горурланам әниегез белән. Бөтен хатын-кыз чәчен кисеп, буяп бетерде, ә әниегез һаман шулай тора, Ходай биргән матурлыгын саклый.

Чәч турында сүз чыккач, Рушанияның кәефе кырылды, Любаның сүзләре исенә төште, куркудан тагын калтыранып куйды. Авырткан җир алдан йөри ди, юкса, шундый матур кич, шундый матур истәлекләр, тик көне бүген түгел иде шул. Рушанияның чыраеннан кан качты, кинәт башы әйләнеп китте, сиздермәскә тырышып, кулын маңгаена куйды, икенче кулы белән, егылып китмәскә дип өстәл читенә ябышты, хәзер үтә, хәзер дип, үзен юатты.

Әнисенә сокланып карап утырган улы нидер сизеп:

- Әни, ни булды сиңа, әллә башың авыртамы?

- Юк-юк, улым, әтиеңне тыңлыйм, - дип көчкә елмайды улына. Нинди чибәр аның улы: бөркет канаты кебек калын кыйгач кара кашлар, кызларныкы кебек өскә бөкләнеп торган куе озын керфекләр, әнисенеке кебек олы матур көрән күзләр, кыю караш, кызыл иреннәр өстендә матур кара мыек. Аның чәчләре дә әнисенеке кебек куе кара, дулкын-дулкын иде; озын буй, киң җилкәләр, киң күкрәк

үз кочагында кемеңне дә бәхетле итәрлек, хатын-кызның акылын юарлык чибәр ир-егет аның улы. Алар бер-берсенә карашып тордылар да елмаешып куйдылар.

- Әни, сезнең ул авылда миңа да шундый синең кебек берәй чибәр үсмәде микән, мин дә өйләнер идем? Әти, ә син ни тойдың?

- Бүтән күрмәсәм үләрмен кебек тоелды, көчкә таң аттырдым, икенче көнне очратканда мин инде аны беркайчан беркемгә бирмәячәгемне аңладым. Айбикә әбиегез мине утын агачы белән бәрә-бәрә куды, урыска бирмим дип.

- Әти, син анда каян барып чыктың соң?

- Элек студентларны колхозга эшкә җибәрәләр иде, җәйге каникулда минем шундый барасым килмәде, әтигә и ялындым җибәрмә дип. Ул чакта әти зур начальник иде, теләсә, алып кала иде инде. Ә ул: «Бар-бар, саф һава сулап, эшнең ни икәнен күреп кайт. Авылда, беләсеңме, ипи нинди тәмле, шәһәрдә андый тәмле ипи юк, менә барып шуны ашап кайт», ди. Мин әйтәм, анда саз-пычрак, бармыйм, дим. Мин анда бер кыз белән йөри идем, минем һич тә аерылып китәсе килми, җитмәсә, аның әти-әнисе чит илгә ял итәргә китә, аулак өй кала. Әти сизгән диярсең калсам ни белән бетәсен. Ничек кенә ялынмыйм - әти алып калмады, олы резин итек кайтарып тоттырды. «Мә, улым, бу сиңа ярдәм итәр сазлыктан чыгарга». Мин моның мәгънәсен соңыннан гына аңладым, мин аңа хәзер дә мең рәхмәтле.

- Ә теге кыз?

- О-о, - дип көлде Александр Иванович, - әниегезне очраткан көннән башлап, дөнья асты-өскә әйләнде, авылдагы саз да, сасы сыер фермасы да, ләпекле бәрәңге басуы да барысы матур, татлы. Колакта гел музыка гына яңгырый, дөньяда бер генә кыз калды - ул минем Рая, Раечкам, - дип хатыны кырына күчеп утырды, аны иңбашыннан кочып, чигәсеннән үпте.

- Әтисе, син бүген сөйләшеп туймыйсың, - дип күзләренә текәлеп карады.

- Белсеннәр мәхәббәтнең ни икәнен.

- Алар үзләре очратмыйча, мәхәббәтләрен барыбер аңламаячаклар.

Игорь белән Алеся әтисе белән әнисенең яшьлеген күзалларга тырыштылар, ахрысы, алар шундый бирелеп тыңлыйлар иде.

- Әти, ә ничек өйләнештегез?

- Кызым, бүгенгә җитәр булмаса, сезгә ни булды бүген, хәтер кичәсе мәллә?

- Әни, утырыйк инде, шундый рәхәт сезне тыңлавы, әти, шуннан, кайчан өйләнештегез?

—Мин колхоздан кайттым да ишектән керүгә, мин әйләнәм, дип кычкырдым. Әти әйтә, бүген үкме, әллә иртәгә чаклы түзәсеңме, ди. Мин әйтәм, бүген үк! Ох, мин чын җүләргә әйләнгән идем, и сөйлим, и сөйлим, әни белән әти берни аңламыйлар, әти әйтә, үгез сөзмәгәндер бит үзеңне, ни сөйлисең, һич аңламыйм, ди. «Мин әйләнәм, Раяга». «Нинди Рая, ә Таня?» диләр. «Юк, әти, Рая. Бер минут та яши алмыйм аннан башка». «Укуың беткәч өйләнерсең, бер елга түз». «Юк, түзә алмыйм, өйләндермәсәң, укуны ташлыйм да китәм», - дим. «Җибәреп булмады, җибәргәч, кайтарып булмый. Тилебәрән орлыгы ашаган ахрысы, әнисе, башын тотып кара әле». Мин әтинең җиңенә ябыштым. «Әти, барып сорыйк та алып кайтыйк!» Әти миңа аптырап карый, рөхсәт итмәс дип куркып, мин калтырап еларга ук ябыштым. Әти бөтенләй куркуга калды, бөтенесен яңабаштан сөйләтте дә, ярый, шимбәгә чаклы түз, барып карарбыз, диде. «Юк, әти, карарбыз түгел, алып кайтырбыз диген, тик әбисе бик усал, әйбәтләп сорарга кирәк». «Әһә, әбисе бирми диген, ә нигә бирми?» «Белмим, бик каты ачулана, ул урысча белми, мин башкортча; урыс-урыс дип куа. Әти, син күрсәң аны, мине шундук аңларсың, андый кыз күргәнем юк иде әле, ул дөньяда берәү». «Бу дөньяда бөтен кеше дә берәү генә, улым». «Юк, андый бүтән бер җирдә юк». «Алайса, улым, китаптанмы, урамдагы дусларыңнанмы башкорт теле өйрән, менә шимбәгә чаклы әби белән сөйләшерлек өйрәнсәң, барырбыз». «Әти, син яхшы беләсең бит башкортча, син генә сөйләшерсең». «Юк, улым, кемнең өйләнәсе килә - шул сөйләшә. Әбинең йорәгенә ачкыч табыйм дисәң, аның телендә сөйләш». Мин белмим, ничек яшәгәнмендер шимбәгә кадәр, тизрәк барып җитмәсәм, урлап алып китәрләр кебек тоелды. Мин көн-төн башкорт теле өйрәндем, бер ун сүз ятлыйм да урамга чыгам сойләшергә, миннән ята-ята көләләр. Шулай да өйрәндем, оби, кызыңны бир, дияргә. Әти сүзендә торды, шимбә иртән иртүк күчтәнәч, бүләкләр алдык та Уфадан читтә я ткан, Инзир таулары арасында урнашкан әниеңнең кечкенә акылына киттек. Әти юл буе миннән теге яки бу сүзне сорый да эче катып көлә. «Менә мәхәббәт кешене нишләтә, карап карарбыз тау кызына, өйрәнгән башкорт телең юкка гына оулмасын». Без килгәндә, хәзер дә хәтерлим, көн шундый кояшлы, матур иде, чын алтын көз, үзе шундый җылы, рәхәт. ) Ja-a, - дип сузып куйды Саша.

Аннан, ахрысы, кире кайтып, еллар хатирәсенә үзе генә кереп чумды, балалар сабыр гына әтиләренең шул еллардан ойләнеп кайтуын көттеләр. Рушания да шул елларга кайтып, кабат күзалдыннан үткәрде, хатирәләр капкасы ачылды, ул гатлы итеп үзалдына елмаеп куйды. Ул унынчы классны 6с гергәч, класстан берүзе колхозда калды, иптәшләре кем \кырга, кем эшкә шәһәргә китеп бетте. Рушанияның карт «ишсен ташлап китәргә йөрәге җитмәде, менә инде бер ел фермада бозаулар карый иде. Быел читтән торып укырга Ли кермәкче иде. Тик көтмәгәндә, тыныч кына яшәп яткан ■ечкенә авылга студентлар килеп тулды, авыл гөрләп торды, Ьпубта көн дә танцы, кичәләр. Авыл яшьләре гү килде, тик шания гына андый җирләргә катышмады, кичләрен чыгып йөрмәде, көндез эштә нәни бозаулары белән, кичләрен өйдә әбисе белән уздырды. Беркөнне эштән кайткач, сиртмә коега суга төште, аның тирә-ягын бер көтү яшьләр сырып алган, шау-гөр килеп су сибешәләр, коега якын да килерлек түгел. Рушания көянтә-чиләген күтәреп аптырап торган арада, яшьләр кинәт шып туктадылар да Рушанияга текәлеп каттылар. Бу чаклы күз карашыннан ул кая керергә белмәде, уңайсызланып кире борылды. Шулчак берәү «Туктагыз!» дип кычкырып җибәрде. Рушания кире борылды, бөтен төркем арасыннан аерылып, озын буйлы бер егет аның каршысына килеп басты. Рушания кыяр-кыймас кына каршысына килеп баскан егеткә күтәрелеп карады, каршысында торган егетнең сөрмәле зәңгәр күзләренең матурлыгы әсир итте, ул яшен суккандай күзләрен алалмыйча тик торды, егет тә ашыкмады. Яшьләр, «бетте башкайлары» дип кычкырышып көлә башладылар. Иң беренче булып Рушания айнып киткәндәй булды, бөтен күзләр аларга текәлгән иде, ул кырт кына борылды да йөгерә-атлый кайтып китте. Моңынчы беркайчан кичермәгән уй-хисләр, дулкынлану биләп алды, ул төн буе аның турында уйлады, икенче көнне дә бозаулар эчергәндә күңелендә гел шул зәңгәр күзләр торды.

- Әни, син ни уйлыйсың, әтине тыңламыйсың да? - диде улы әнисенең кулыннан сыйпап. Рушания яңа уянып киткән кешедәй, сискәнеп китте. - Әни, син кайда дим, безне ишетмисең дә.

- Әнә шул әтиең сөйләгән җирдә, улым.

- Раечка, хәтерлисеңме, без йортка килеп кергәндә, син кызарып-пешеп бер кат күлмәктән утын яра идең. Ох, син шундый чибәр идең, безне күргәч, балтаңны тоткан килеш катып калдың, без өчәүләшеп сиңа карап каттык. Бераз ушка килгәч, әти миңа пышылдап кына: «Аңладым, улым, сине, берсүзсез алабыз, әгәр әбисе балта белән бастырып чыгармаса. Әнисе, бар, машинадан күчтәнәчләрне алып кер, әбине атаковать итәбез», диде. Өйдән карт әби килеп чыкты, мине күреп, «Тагын килгән урыс малай, ни дам дочка, бар, кайтып кит», ди. Әти шундый хәйләкәр булып чыкты. «Исәнме, әбекәй, нишләп урыс булсын ди ул, минем малай бит ул, әйдә танышыйк, күчтәнәчләр белән чәй эчик. Мин Абдулла булам, ә бу хатыным Фатыйма була, ә бу - улым Сәет була, башкортча начар белә, шәһәр баласы бит». Без әни белән аптырап бер-беребезгә карашып алдык, әти тиз генә икебезгә төртеп алды.

И-и, шулаймыни, үз кешемени, әйдәгез, әйдә, - дип, ойгө чакырды. - Мин Айбикә әбиегез булам.

М ин урамда Рая янында калдым, шундый сагынган идем,

I ашыйк хисе шундый көчле иде, әниеңнең күзләренә карасам, башым әйләнә, җир убылып-убылып китә; кочакласам, бөтенләй истән авармын кебек. Без өйгә кермәдек, дөресен әйткәндә, керергә курыктык. Мин Раяга килүнең сәбәбен до аңлата алмыйм, икәү берсүзсез утын өябез. Бервакыт әти Чыкты. «Ну, яшьләр, кая, балтаны бирегез әле. Ә син, кызым, бар, ойгә кер, без ирләр үзебез калганын карарбыз», ди. Мин •и идән берсүзсез җавап көтәм. «Ну, улым, менә шушы бер Машина утынны ярып өйсәк, бәлки Айбикә әбинең йөрәге •pop, Сәет улым», ди. Үзе көлә, «Абдулла малае, анда өйдә I агын да күңеллерәк - бер Фатыйма урысча белми, икенчесе башкортча ике сүз белә. Әби сөйли, икенче Фатыйма баш кына селки, хей, кәмит». «Әти, ә нигә Фатыйма дидең?» «М и 11 дә Абдулла түгел бит, менә хикмәт нидә. Без хәзер әби 'j лгонче, әгәр кызын бирсә инде, Фатыйма белән Абдулла, i ин Сәет булып калабыз, бүтән чара юк, улым. Ә кыз шәп, хуплыйм, андый килен өчен Абдулла түгел, шайтаным (п n.ipra да әзер. Әйдә, Сәет улым, ташы утыныңны», ди, ркоү рәхәтләнеп көлдек. Кич эш беткәч, мунчалар кереп Чыккач, әби: «Ярый инде үз кеше булгач», дип, ризалык бирде, тик мулла китереп никах укытмыйча, беркая да җибәрмим, дип кырт кисте. Мин никахның ни икәнен <»н имыйм бит, карыйм, әтинең күзе шардай булды, әни дә Коелып төште. Мин бөтенләй беттем, әби сүзен кире ала икоп дип. Карыйм, әни мескен елый язып, «Ванечка, безгә ирлмый бит», ди. Әти астан каты гына итеп әнигә төртте. «Ярар, Айбикә әби, шулай итәрбез», ди. Иртән иртүк өстәл •серләделәр дә мулла алып килеп, никах та укыдылар. Мин Mi\ | кичне беренче тапкыр сарай артында әниегезне үптем. Э'. бәхетле чаклар, егерме биш ел үткән дә киткән, барысы В»«ч.* генә кебек.

Рушания да, бүгенге үтеп барган авыр көннән арынып, шытылып ирен тыңлады, үткән вакыйгаларга кайтып, Июхсгле елмаеп куйды.

- Нинди матур кич, хатирәләр кичәсе, без бик бәхетле •мск.

р Ни өчен «идек», без хәзер дә, киләчәктә дә бәхетле алачакбыз.

I Ниндидер сәер, сихерле кич булды бу, бар күңелсезлекләр,

бар куркулар бер мизгелгә артка чикте, азгамы-күпкәме, Рушанияны онытылып торырга мәҗбүр итте. Иртәгәсе көн турында уйлыйсы да килмәде. Хушлашып, һәркайсы үз бүлмәләренә таралышты. Балалар, безгә дә шундый мәхәббәт кайчан кайда очрар икән, дигән хыял белән татлы йокыга чумдылар.

Иртәгәсен Рушания больницага тагын соңлабрак килде, аны Хәлимә коридорда каршы алды. Рушания озын яхшы күн плащтан, аның өстеннән кура җиләге төсендә шарф салган; биек үкчәле сапогилар, матур итеп баш түбәсенә уралган чәч озын гәүдәсен тагын да озын, сылу итеп күрсәтә иде, кем уйласын бу хатынны чирле дип.

- Энекәй генәм, ни кисәң дә килешә үзеңә. Мин синең ирең урынында булсам, пәрәнҗә ябып кына йөртер идем, күз тиеп кенә чирлисеңдер әле, ай-яй-яй, - диде Хәлимә астан өскә карап.

- Нишләп торасың монда?

- Анда Любаның ире килде, комачауламыйм, дип чыгып киттем. Ирен күрсәң, исең-акылың китәр, шундый яшь, шундый чибәр.

- Ярый, әйдә керик, хәзер обход җитә, - дип ашыкмыйча гына палатага табан атладылар. Ишектән керә-керешли, Рушания үзе белән күтәренке күңел, яз җылысы алып керергә теләгәндәй, матур итеп Люба каршысына килеп исәнләште.

- Исәнмесез, хәлләрең ничек? - дип, туңган йөрәкләрне эретерлек итеп елмайды. - Менә монысы сиңа, - дип, өстәленә кызыл тюльпаннар куйды. - Мин үзем үстергән. Бирешмә, тышта шундый матур яз килә, яшибез әле, сеңлем, - дип йомшак кына кулын кысты. Чынлап та, шундый яшь, чибәр ире. Рушания аның чигә чәчләренә ак кырау төшкәнен абайлап алды, чын йөрәктән жәлләп куйды. Бер-берсен яратып та туймаган сабыйлар, күпме хәсрәт кичерәләр.

- Хәлимә, син ничек төн чыктың?

- Белсәң, бик шәптән түгел, йокы да туйды. Кичә Лилиям килде, борчыла инде, суырылып калган. Синең күчтәнәчләрне биреп җибәрдем. Ялга каршы әнием килә, авылда минем туганнар күп ул, ә әнием абыстай, операцияга кергәнче догалар укыр. Мине күрсә, куркыр инде, мин бит шушы ике-өч айда гына ябыктым. - Хәлимә Рушанияның колагына гына үрелде. - Кичә күрше палатада бер ир үлгән, мин бәдрәфкә чыкканда алып чыгып киттеләр, мин куркам,

дип пышылдады. Рушания акрын гына Хәлимәнең иңеннән кочты.

Күрше койкада Люба ире белән пышылдашты, ире аның урын-җирен рәтләде, өстен алыштырды. Ул шундый килешле тотына, бөтен әйберне белеп эшли, күрәсең, инде күнегеп беткән хатынын карарга. Тик өмете бар идеме икән оле киләчәккә? Ахрысы, Хәлимә белән Рушания бер үк уй уйлыйлар иде, бер-берсенә карап, баш селкеп утырдылар. Любаның ире хушлашып кайтып китте. Палатага шәфкать туташы керде.

Бүген обход булмый. Сабирова, капельниңага ятасыз, о сезнең, Мартынова, иртәгә химия терапия. Захарова, сез уколларыгызны алыгыз.

- Мин бүтән химия алмыйм, - диде Люба.

- Ничек алмыйсыз, сезгә иртәгәсе көн билгеләнгән.

- Алмыйм, калдырыгыз мине. - Шәфкать туташы бераз карап торды да чыгып китте, Хәлимә белән Рушания Люба янына күчеп утырдылар.

- Нәрсә ул химия, ник алмыйсың? - диде Хәлимә. Любаның күзләрендә бушлык иде бүген, түшәмгә текәлгән олы зәңгәр күзләр таныш ярыкны эзләгәндәй, арлы-бирле йөгерде, аннан акрын гына күршеләренә карады, тик һаман нидер үзенекен уйлады.

Әйе, бүтән алмыйм, мин арыдым бу тормыштан, арыдым бу авыртулардан, арыдым кызганыч булып ятудан. - Аннан Рушанияга текәлеп карады. - Химия вакытлыча гомереңне озайта, тик ул терелтми. Рая апа, бүген син килеп кергәч, бер әйберне аңладым, кирәк булмаган болай юкка вакыт сузарга. - Любаның хәле бетеп, көчкә сөйләште. - Саламга ябышкан кырмыска кебек, нәрсәгәдер өметләндем, белдем бит бу чирнең дәваланмасын.

Люба күзен йомып бераз тын гына ята, ахрысы, хәле авыр, ял итә, кабат күзен ача.

Мин белдем үләсемне, миңа тагын әзрәк кенә, тагын, тагын...

Люба тагын күзен йомды, барысы да тын гына Любаның кабат күзен ачканын көттеләр.

Бүген Рая аңа килеп кергәч, минем Толик шундый итеп карады сезгә, сез шундый чибәр, ул да тере, яшь ир кеше бит, әле аңа егерме тугыз гына, ә минем белән егерме елга Картайды. Аңа да сау-саләмәт хатын кирәк бит, өч ел минем Вслон чиләнә. Өйләнешкәнгә алты ел, шуның өч елын гына бәхетле яшәп калдык. Бала таптым, бөтенесе бер ир өстенә өелеп калды: бала да, мин дә. Мин инде хатын да, иптәш тә түгел - рәхәтләнеп иркәләп, сөеп тә, сөелеп тә булмый. Катырак кагылсаң, таралып китәргә торган шәүлә. Сау- сәламәт матур кешеләрне күрсәм, йөрәк ярсый, кычкырып елыйсылар килә, шул кешеләр кебек җир җимертеп, матур киемнән минем дә урам буйлап гаиләм белән бер генә булса да узасым килә...

Любаның тавышы кимегәннән кимеде, арыды, акрын гына су сорады. Рушания аның башын күтәреп, кашык белән генә авызына су салды.

- Любонька, өзгәләнмә, син азрак ял ит, йоклап ал, азак сөйләшербез. - Рушания ипләп кенә одеялын өстенә япты, йомшак кына иңбашларыннан сыйпады. - Ял ит, ашыкма, барысы да Ходай кулында, безнең белән ни теләсә, шуны эшли.

Люба күзен ачмый гына:

- Мин гөнаһлы, Рая апа, мине Ходай шуның өчен җәзалый. Синең кулларың шундый йомшак, гел минем әнинеке кебек, тик ул да миннән баш тартты, мин иремнән башка беркемгә кирәкмим.

- Ни сөйлисең, гөнаһсыз бер генә кеше дә юк, без бит тере җаннар. Кемнең гөнаһасы юк - барыбызда да бар инде ул, тик кемнеңдер күбрәк, кемнеңдер азрак. Хәер, белмим, гөнаһаның олысы-кечесе була микән соң ул?


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 67 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.016 сек.)