Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 27 страница

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

Рушания уянып киткәндә, бүлмәдә караңгы, төнлек кенә яна. Ул бераз караңгылыкка карап ятты, нәрсәдер исенә төшерергә тырышты, аннан акрын гына торып утырды. Өс киемнәрен дә салмаган, изүләре ычкынган. Ул артына борылуга куркып китте. Башта ул аңа Саша булып күренде, ахрысы, яман төш кенә күргәнмен, дип сөенеп куйды.

- Саша, син... - диде дә тотлыгып калды. - Игорь?

Улы башын күтәреп карады, ул да йоклап утырган, ахрысы.

- Әни, ни булды сиңа? Самат абый сине чирли, диде. -Ул акрын гына әнисенең аяк астына шуып төште. Рушания уңайсызланып изүләрен каплады, улына күтәрелеп карамаска тырышты. - Әни, ни булды? Мин сине беркайчан да мондый хәлдә күргәнем юк.

Рушания бик озак елаганнан соң Ильич биргән даруны берьюлы ике төймәне йотып куйган иде, шуның тәэсире булды, ахрысы, ул һич уянып китә алмады. Әллә нинди иләс- миләс булып утырды да кабат сузылып ятты, аңлата алырлык түгел иде шул бу хәлне. Ул тагын күзләрен йомды, башта томан, беркемгә берни дә аңлатасы да, шушы караңгылыктан да чыгасы килмәде. Улы ничаклы селкетеп карамасын, ул урыннан тормады.

- Калдыр мине, улым, бик йокым килә, иртәгә сөйләшербез.

Игорь ни әйтергә белмичә бик озак утырды, аннан акрын гына торды да әнисенең өстенә ябып, үз бүлмәсенә чыгып китте.

Рушания улы чыгып киткәч, тагын йоклап китте. Өйрәнгән вакыт белән, иртәнге таң нурлары белән кабат уянды, башта һаман томан иде. Ул көчкә торып аягына басты, үзен каршы көзгедән күреп, акрын гына көзге алдына килеп басты, үзен баштанаяк карап чыкты. Ул үзенә бик карт тоелды, әллә элек тә шундый карт булган, әллә төн чыкканчы шулай картайган. Өс киемнәре йомарланып беткән, чәче дә тузгыган. Изүләрен каптырмакчы булды, тик төймәләрен тапмады. Рушания көзгедән күзләрен алмыйча гына чишенде, ул үзен баштан-аяк күздән кичерде, аңа беркайчан булмаганча ямьсез кеше карап тора кебек тоелды күлмәк тузган, гомер узган, җырланасы җыры җырланган. 11әрсәдер өзелде, әйтеп бетергесез авырлык басты, иңнәрен күтәрә алмыйча кире килеп утырды. Йөрәге белән тойды нәрсәдер мәңгегә югалды, нәрсә икәнен әлегә аңламады, тик ул нәрсәдер акрынлап ераклашты. Рушанияның йөрәк гүрендә, кичәге көнне хәтерләтеп, бетмәс авырту калды. Ул үзе дә сизмәстән йөрәк турысын ышкып куйды, сулкылдап авырткан йөрәк аның беләкләре белән сызлый иде бугай. Рушания озын җылы халатын киеп алды да тәрәзә төбенә килеп басты. Тышта әле иртә, агач ботакларына кунган кошлар анда-кайда бер кычкырып куялар, тышта тынлык. Рушания кичәге көнне исенә төшермәскә тырышты, аның «чендә бушлык иде. Ахрысы, әле даруның тәэсире чыгып бетмәгән. Тукта, аның улы өйдә булырга тиеш бит. Нәрсә уйлар - ул бит кичә аны каршы да алмады, кайтуына ашарга да әзерләмәде. Ни уйлады икән улы? Ул ашыкмый гына беренче катка төште дә туп-туры бакчага чыгып китте, ойтерсең, шул бакча гына коткара ала аны авыр уйлардан. Ул акрын гына алмагачлар арасыннан атлады, ул бүген.шарның матурлыкларың да күрмәде, башка вакыттагы кебек елмаеп сөйләшмәде. Йөри торгач, башы әйләнүен тоеп, яраткан атынгычына килеп утырды. Ничек кенә кумасын, авыр уйлар башка этешә-этешә керделәр. Кичтән эчкән даруларның тәэсире үтә, айный башлагандай тойды үзен. Чон ки йөрәкне талап авырту кайта башлады, күзаллары да караңгыланып китте, өшегән кешедәй калтыранып куйды, «(’ашасы булса, җылытыр иде» дигән уй кабат йөрәк астын кисеп үтте. Элек мондый авыртуны хәтерләми. Ул кайтканчы үлеп калганы да хәерледер. Балаларына ни дияр - ул хәтта үз балалары алдында хурлана иде бу хыянәткә. *)ле кичә иртән генә үбә-үбә хушлашып чыгып китте. Әйе, ул күпме чакырды «әйдә минем белән» дип, әйтә алмады шул «бара алмыйм, чирлим», дип. Рушания иренең соңгы командировкасын исенә төшерде. Ул бит, кайта алмыйм дип, ар I ык бер атна йөреп кайтты, ә кайткач? Ул үзен ничектер м.пок тотты, Рушания эндәшсә дә ишетмәде. Алайса, күңеле 6е ки1 шул яшь туташ янында булган, ә ул аны иренең эшендә ерөй күңелсезлек килеп чыккандыр дип уйлады. Хәзер I шшыла иренең соңгы вакытта үзен тотышы, ул аңа карата жынайган, үзен элеккечә тотарга тырышса да, анда нидер үзгәргән иде, Рушания гына моңа әһәмият бирмәде. Рушания да менә хәзер үз эченә бикләнде, аңа соң хәзер нишләргә? Балалар алдында да оят бит, аларга ничек аңлатырга, икәү ничек аңлашырга?

- Әни син монда мени, мин сине эзлим. — Улы каршысына килеп утырды. Бөркет канатыдай куе кара кашлар бергә килеп кушылган, олы көрән күзләр бик җитди карыйлар, җавап көтәләр. Рушания ни әйтергә дә белмичә югалып калды, бермәлгә улы белән бер-берсенә карап тордылар.

- Улым, берни дә булмады, була торган хәл, хатын-кызлар капризы гына.

- Әни, син беркайчан да капризный хатын булмадың, син нәрсәдер яшерәсең бугай?

- Юк-юк, улым, берни дә яшермим.

- Бәлки әтине чакыртып кайтарырга кирәктер?

Рушания кыл кебек тартылуын үзе дә сизде.

- Юк-юк, улым, кирәкми, борчыма атаңны, мин бит чирле түгел.

- Алайса, ни булды кичә, син мине дә танымадың, әллә нинди дарулар ята иде.

- Син, улым, әтиеңә берни дә әйтә күрмә, бу хатын- кызларның чирләгәндә тынычландыра торган дару гына, мин шуны эчкәч нык йоклыйм, шул гына. Ә әтиең озакка киттеме?

- Белмим, бу юлы нинди эш белән киткәнен дә аңламадым, әллә нинди проект белән йөри. Озак булмас, Мәскәүгә генә китте бит.

- Ә кем белән китте? - диде сак кына, үзе кызарганын сизеп башын икенче якка борды.

- Берүзе, әй, юк, фирмадан яңа юрист белән. Ә нигә, әни? Ул һәрвакыт аны үзе белән ала. - Игорь әйтте дә, үзе куркыпмы, туктап калды, ник әйттемгә төште, әнисе белән бераз бер-берсенә карап тордылар. Рушания улының читен хәлдә калуын аңлапмы, тизрәк бу хәлдән чыгу юлын эзләде.

- Ярый, улым, әйдә, чәй эчик тә синең эшкә дә китәсең бар бит, кичә дә ашамагансыңдыр, - дип торып басты.

Рушания улын чәйләр эчереп эшкә озатты, ул киткәч тагын ялгыз калды, тагын авыр уйлар басты. Ул кабат-кабат ирен теге яшь кыз куенында күзалдына китереп, бер янды, бер көйде. Йөрәкнең януы хәтта күлмәк аркылы күренә, аны хәтта чит күзләр дә күрәдер кебек тоелды, ул кулы белән

Йорәк гурысын каплап куйды. Ул бер тәүлек эчендә шартлап i i.i ш ан агачтай хис итте үзен, тик акылы белән бернәрсәне Яхшы аңлый - балаларга белгертмәскә. Рушания Саша ьaii гуга үзен ничек тә тынычландырырга, үзен кулга алырга I ырышты. Үзе күзгә күренеп ябыкты, йокысыз үткән газаплы тннәр күз төпләрендә бик тиз эз салды. Ул көн дә үзен ■ечгедән карады, караган саен үз-үзенә карт, ямьсез булып күренде. Саша элек көненә әллә ничә шалтыратса, бу юлы * л оч көн дигәндә бер шалтыратты. Ахрысы, теге апаң хаклы де гаиләләрен дә оныталар, башларын да югалталар, ушания инде мең тапкырлар күзалдыннан үткәрде ире айткач ничек итеп сөйләшәсен дә. Ничек сиңа оят түгел, ул и г синең балаң белән бер яшьтә, диячәк; ничек син хыянәт ө алдың, кая китте соң безнең яратулар? Юк, кичерә 1маячак ул Сашасын. Көннең-көне үзалдына аның белән жләште, кулына эш бармады. Саша шалтыратса, элекке сбск май кояшыдай ялтырап, сөенеп сөйләшә дә алмады. Л еүзсез-тынсыз катып калды, җавап бирмәде, дөресен генә I гкәндә, эндәшә алмады. Ул үзен шул хәлгә җиткерде ки аның кайтуыннан да курка башлады. Ул кайтыр да, мин ипканы яратам дип, чыгып китәр кебек. Аннан ул аны ркайчан да күрмәсә, нишләр соң? Аның чатнап башы ыр ггы, соңгы вакытта иреннәре кипте, су эчте дә су эчте, к көннекә ни ашаган белән ашамаганын да хәтерләмәде, оннәр буе үз эченә бикләнеп, бакчасыннан кермәде, җәйге шенле яңгырларны да шул бакчада үткәрде, шул яуган игырга кушылып елады. Килгән караңгы болытлар әллә <ың күңелендәге борчуларын юып төшерергә теләгәндәй, рсн-бәреп яудылар, яңгыр тамчылары көчлерәк яуган саен, шания да күз яшьләренә ныграк ирек бирде. Күктә болыт, ирдә Рушания елады, кайнар күз яшьләре яңгыр тамчылары»лән бергә кушылып, әллә кайларга актылар. Рушания р җирдәге ерганакларга, бер күктәге болытларга карады, ftn.ip да аның күңеледәй кап-кара, ул да әллә аның хәсрәтен Ьвргамы, әллә үзенең кайгысын бушатырга килгәнме? Кх, кара болыт. Елаудан эче бушап, җиңеләеп калгандай ■улды, тик укмашкан төер генә таралмады, ул кечерәйде си.», ә иртәгә ул тагын зураячак. Рушания чире белән инде: 1. шашкан да иде, күпме генә гомере калса да, аны матур и-и яшәп, матур истәлекләр генә калдырып китәрмен, и хыяллана иде, ә хәзер... Бердән, балаларының мондый Кмтта өйдә булмауларына сөенде генә, ничек аңлатыр иде соң ул шушылай җебеп елап утыруын? Сашаның китүенә ун көн вакыт үтте, Рушания беркем белән дә сөйләшмәде, телефонга да җавап бирмәде, хәтта Самат белән Ильяга да. Кеше түгел, үз-үзен дә күрәсе килмәде.

- Рушания, менә син кайда!

Рушания авыр күз кабакларын күтәреп карады, каршысында басып торган Саматны элекке кебек куаны каршы ала алмады.

- Ә, синме? - диде моңсу гына елмаеп. Ул карашын икенче якка борды, Саматның йөзендәге аптырау һәм борчылун күрмәде. Самат берсүзсез Рушанияга карап тора бирде, ни булган? Рушания күтәрелеп карамый гына, «утыр, Самат, карама миңа алай итеп», диде.

- Рушания, ни булды сиңа, син шундый ябыккансың Илья Ильич та шалтыраткан иде, телефонны алмыйсың, хәлең ничек?

- Ярыйсы, Самат, куркырлык бернәрсә дә юк.

- Рушания, сиңа больницага барырга кирәк. Сашаң кайтса танымас та үзеңне алайса.

Рушанияның йөзе кинәт агарынып китте, акрын гына Саматка борылып карады.

- Шулай ук начармыни чыраем?

- Бик шәптән түгел. Ниндидер моңсу син, Рушания, бәлки Ильич янына барып кайтырбыз? Дәваланырга кирәк, Рушания, бик тиз бирешкәнсең.

- Ярый, иртәгә барырбыз.

Самат икенче көнне иртә килде, ул Илья Ильич белән сөйләште, хәлне дә әзрәк аңлатырга тырышты. Үзе дә чын-чынлап борчуга калды, ни дияр икән доктор? Әле гел елмаеп торган Рушанияның буш карашы белән очрашу аңлашылмый иде. Ул килгәндә Рушания әле киенмәгән дә, ашыкмый гына бакча буйлап нидер уйланып китеп бара иде.

- Рушания, мин килдем, ә син әле киенмәгәнсең дә.

Рушания туктап бераз аңа карап торды, шулай чире кинәт

көчәерлек нәрсә булды соң? Ул сүнеп барган утын кисәвен хәтерләтә.

- Гафу ит, бөтенләй онытканмын, мин хәзер, - диде дә киенергә өйгә кереп китте. Озак тормады, бик тиз киенеп чыкты. Рушанияның ябыкканы хәтта киеменнән үк күренеп тора иде. Рушания өйрәнгән юл белән ашыкмыйча гына больница коридоры буйлап атлады, тик ул чире турында да > 11 иамады. Ильич утыра торган кабинетны шакыды да акрын I м на ишекне ачып:

Керергә ярыймы? - диде. Ильич башта башын күтәреп карады, аннан аякка торып басты, беренче күргәндәй, 1’мпанияны баштанаяк карап чыкты да акрын гына өстәл ар I ыннан чыгып аңа таба атлады. Аның күзләре зур булып ачылган иде.

Рушания Бариевна, - диде аның күзләренә карап,

йюрсең, күзләреннән аңларга тырышты аның хәлен, и Нишләп мине оныттыгыз, әллә башка яхшы доктор mi и тыгызмы? Алай булса, әйтегез, мин сезне борчымам, жңлыйм, сезнең ирегез бай, әллә кайларга алып китәргә дә пмкинчелеге бар, тик минем белән дә киңәшергә кирәктер

*1М.

Рушания авызына су капкандай тора бирде, доктор акрын!На аның кулларын учына алып йомды.

Әйдә әле, анализлар биреп килик тә аннан утырып Иләшербез.

Алар ашыкмыйча гына коридор буйлап атладылар, Шабораторияда анализ биргәч, кире кабинетка кайттылар. Рушания, сөйләгез әле, ниләр булды шушы ун көн)сндә, ничек үзегезне хис итәсез, ничек тукланасыз, нәрсә >рчый?

- Борчылырлык берни дә юк, - диде күзләрен яшереп. Рушания, мин барысын да белергә тиеш, белмичә мин Cf н ie ничек дәвалыйм соң? Чиргә юл бирергә ярамый, хәтта үчеңнең көчсезлегеңне сиздерергә дә ярамый, җиңүче берәү Ън>> була ала, я ул сине, я син аны.

| Рушания эндәшмәде, гәүдәсен туры тотып утыра бирде. Анализларны китерделәр, Илья аларга күз йөртү белән ■Вснең дә йөзе агарып киткәндәй булды, куллары калтырап 1у и цы шикелле. Анализларны бер кырыйга ыргытты да аио.п Рушанияның каршысына килеп утырды, шулчак Иуимнияның чигә чәчләре агара башлавын күреп, авыр сулап Шу И ii.i, бер ай элек кенә бернинди дә ак чәч юк иде әле.

Миңа сезнең ирегез белән сөйләшергә туры килер, ВИрмсы.

W Рушания уянып киткәндәй сискәнеп китте.

Нәрсә турында? Ул өйдә дә юк.

ү- Булмаса, кайтыр, ә сөйләшәсе сүз күп. Сез бит iHna i мыйсыз ни булганын, нәрсә сәбәп булды болай I0i.ii ырга? Сез моннан кайтып киткәндә анализларыгыз бик яхшы иде, ә хәзер сез үзегезгә тагын бер чир ябыштыргансыз.

Рушания олы күзләрен тутырып докторына карады:

- Тагын нинди чир?

- Шикәр чире, бу сездә юк иде. Бу чир кинәт тетрәнүдән, куркудан килеп чыга, нәселдән дә килә. Тик ул бит сездә ун көн элек юк иде, мин сезне шуңа күрә авыр кичерешләрдән читтә торырга, артык хискә бирелмәскә куштым. Мин сезнең чирегез белән көрәшәм, ә сез чир белән миңа каршы көрәшәсез. Безгә сезнең белән бик күп еллар бергә булырга туры киләчәк, әгәр яшисегез килсә.

- Ә килмәсә?

Илья беразга телсез калды, бик җитди итеп текәлеп карап тора башлады, аннан акрын гына Рушанияның кулларын үз кулларына алып, йомшак кына итеп кысты.

- Ә яшәргә кирәк, оныттыгызмы әллә сезнең өстә нинди бурычлар торганын?

- Нинди бурычлар?

- Ә Сабированың балалары, сезне үлеп яраткан ирегез, балаларыгыз, ә мин? - диде дә төртелеп калды.

Тагын күзләр очрашты. Илья үзе дә сизмәстән, нык итеп Рушанияның кулын кысты, нидер әйтергә теләде, тик аның моңа хакы юк иде. Илья аның табибы булмаса, йөрәгендә ниләр ятуын, нинди газап чигүен ачып салыр иде. Ул аны беренче күргән көннән бирле җан тынычлыгын югалтты, бер күрер өчен әллә ниләр бирердәй була. Юксаң, кайтармыйча да тота алыр иде, тик аның теләгенә каршы килә алмый. Аннан ул тагын бернәрсәдән курка: ире аны теләсә кайсы клиникага илтә ала, теләсә - Мәскәүгә, теләсә - чит илгә. Ул чакта ул аны беркайчан да күрмәячәк, ә дәвасы, дәвасы юк, вакытны гына сузарга мөмкин. Ул инде аңа яраклы яхшы тәэсир итә торган даруларын да сайлаган иде, шуңа соңгы анализлары да яхшы, күңеле дә күтәренке иде. Бүгенге бу очрашу мондый борылыш алыр дип һич тә башына китермәде. Бигрәк тә андагы күңел төшенкелеге чиргә котырып өстенлек алырга яхшы мөмкинчелек тудыра иде. Илья авыр сулап куйды, башка тыныч кына карап утыра алмавын тоеп торып китте дә тәрәзә төбенә барып басты. Хәленнән килсә, ул аны хәзер кысып кочаклар да каткан күңелен җылытыр, тынычландырыр, юатыр иде. Рушания ничек утырса - шулай утыра бирде, тик вакыт-вакыт авыр сулап кына куйды. *

Мин китим, - диде тонык кына тавыш белән, хәтта I авышы да элеккечә түгел иде.

Рушания, әйдә, мин сезне бер җиргә алып барам. Иртәгә мин ял алам һәм без сезнең белән бер кеше белән очрашабыз. Ә хәзер сез менә шушы даруларны алып эчегез, бу сезнең шикәрне бер тигезлектә тотачак. Хәзер сез аннан башка йөрергә тиеш түгел, һәркөн сез аны эчәргә тиеш. Көн дә майсыз ит ашарга кирәк, баллы әйберләрне бөтенләй кабарга ярамый. Кесәгездә шакмаклы шикәр салып йөрегез, иң мөһиме - тынычлык.

Ул Рушанияга якын ук килеп басты, күзләренә карады.

Сез яшәргә тиеш, сау-сәламәт һәм элеккечә чибәр булырга тиеш. Әгәр дә башкалар белмәсен, дисәң, кызганыч әулып күренәсең килмәсә, синең тынычлыгың синең чибәрлегеңне саклап калачак. Иртәгә мин сине көтәм, щалтырат, мин әйтермен кайда килергә икәнен.

Рушания эндәшмәде, берсүзсез ишеккә юнәлде. Ни дисен соң ул, өендәген урамга чыгара торган кеше түгел ул. Юл буе Самат белән дә бер сүз сөйләшмәде, юлдан күзен алмады, ул үз эченә бикләнгән иде.

Рушания, без бит синең белән дуслар. Синең бу хәлең оик борчый мине, эчеңне бушат, сөйлә миңа. Берүзең генә җиңә торган чир түгел бу, теге юлы алдап котылдың, тик бу юлы ирең кайтып керү белән хәлеңне аңлаячак, син бик ябыккансың.

Борчылма, Самат, ул берни дә күрмәячәк, аның миндә кайгысы юк.

Ни булды сиңа, Рушания, ничек күрмәсен ди, ул бит синең өчен үләй язып тора, оныттыңмы әллә теге көнне?

Хәзер аның эше күп, - диде.

Хәзер инде ул аны эзләми дә, борчылмый да, ул аны башка яратмый да. Кабат йөрәкне чеметтереп авыртырга, ашказаны өсте кисәргә тотынды. Юк, ничек тә өйгә чаклы I ү шргә кирәк, тик хәле бетүен тоеп, әле яңа гына Ильич оиргән даруны авызына кабып җибәрде. Ахрысы, бу инде мңа чиредер, ничек каты итеп башы да авырта. Күз кырые 6с нән генә күзәтеп барган Самат машинаны юлдан читкә борды, җайлырак урын табып, Кама елгасы буена яр читенә туктатты, чыгып, машинаның ишеген ачты.

Мә, су эч, - дип, шешә белән су бирде. Рушания Йотлыгып суга ябышты, әйтерсең, чүлдә өч көн сусыз Vi ырган. Аңа җиңел, рәхәт булып китте.

— Әйдә, әзрәк яр буйлап йөрибез, алайса өеңнән чыкмыйча берүзең ятасың. Исән кеше дә акылдан язар. Сал аяк киемнәреңне. - Үзе дә аяк киемнәрен салып, чалбар балакларын бөкләде. - Әйдә, яр буйлап суда йөрибез, култыкла мине.

Алар шулай шым гына яланаяк яр буйлап икәү атладылар. Кояш нурлары җылыткан күл суы, аяк астындагы йомшак вак ком, аякларны иркәләп су чайпала. Әйтерсең, вак дулкыннар да шатлана яннарына килүчеләр булганга. Алар да шаяра, артка китәләр дә кабат килеп бәреләләр, шыбыр-шыбыр көлешәләр төсле. Акрын гына искән җил йомшак кына чәчләреннән сыйпап уза, әйтерсең, юатырга, тынычландырырга тели. Нинди рәхәт икән болай йөрү, бөтен табигать хәлеңә керә, юата-иркәли, берни аңлатуыңны да сорамый. Барасы да барасы иде шулай. Рушания беразга туктап су өстенә карап торды: иксез-чиксез дөнья, күк йөзе чалт аяз, галәм киңлеге, ул шушы чиксез галәмнең бер тузаны гына. Самат берсүзсез аны кирегә борды, алар инде машинадан хәйран ерак киткәннәр иде.

— Нинди сихри көч бар бу табигатьтә? Без аның бәндәләре көннең-көнгә ниндидер вак-төяк эш белән чабып, шушы Ходай биргән матурлыкны да күрмибез, аралашмыйбыз. Ходайның кодрәте киң, һәркөн туган якты көнен шулай тиеш дип кабул итәбез, Ходайга рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Без Ходайны инде жәлләр-аңлар кешебез калмагач кына искә төшерәбез.

Рушания туктап су өстенә текәлде, беркемгә әйтә алмаган, авыр йөк булып көн-төн йөрәкне талаган серләрен шунда бушатып калдырырга теләде. Иреннәре калтырап, күзләреннән яшь атылып чыкты, Саматның беләгенә ныграк тотынды. Самат аны туктатмады, тыймады. Рушанияның борын яфраклары буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде, күз яшьләре Кама суына тамды да дулкыннар белән бергә кушылып агып китте. Тагын азрак җиңеллек килгәндәй булды. Самат та үзалдына нәтиҗә ясады: ахрысы, эш чирдә генә түгел, әгәр дә уйлаганы шул булса, бик тә кызганыч, мондый авыр чакта якының яныңда булуга ни җитә. Ә ул китә дә бара... Болай булса эшләр харап иде, юкка гына кеше шулай кинәт бетерешми. Эх, Рушания дускаем, ничекләр генә ярдәм итим соң?

Икенче көнне төштән соң Самат кабат килДе, Рушания кичә Ильичның кайдадыр чакыруына әһәмият бирмәде, •и) и ки кайда да булса бару, кем беләндер очрашу-сөйләшү аның өчен газап кына иде. Самат килгәч тә, юк-юк, дип карышып караса да, Самат ай-ваена карамыйча, киендереп алып чыгып китте. Алар бер кечкенә кафе кырына килеп туктадылар. Рушания утыра торган ишекне ачып:

Бик озак көттердегез, - дип кемдер кулын сузгач, Рушания башта үрелеп карады, таныгач кына кулын бирде. Каршысында моңача Рушания әле белмәгән кеше басып юра иде: өстендә гади генә җәйге җиңел костюм-чалбар, башкалардан берни белән дә аерылмый торган гади генә кеше иде. Ул үзенең эш урынында гына бөтен чирле кешенең Алласы, ул кай тарафка үтсә дә, аңа йөзәрләгән күз өмет белән ияреп йөри, һәрбер әйтеләсе сүзен йотарга юра, ә монда аны белүче юк, ул бүген шушында арлы- бирле йөрүчеләрнең берсе генә. Илья Рушанияның кулын ычкындырырга ашыкмады, йомшак кына елмаеп:

- Әгәр килмәсәгез, мин шунда утырып елый идем, - дип елмайды, үзе берсүзсез аны җитәкләп каядыр эчкә тартты. Бу кафеның эчке ягы бик мөлаем һәм күркәм генә урын булып чыкты, акрын гына ниндидер музыка уйный. Илья ип ы почмактагы бер өстәлгә алып килде.

Менә монда тыныч урын, - дип Рушанияга урындык күрсәтте, алар кара-каршы утыруга, алар янына ашыга- ашыга бик чибәр бер ханым килеп басты.

Гафу итегез соңга калуыма, - дип Илья белән яңакка- мңак терәп исәнләштеләр. Рушания бөтенләй югалып-.штырап калды таныш булмаган кешеләр арасында.

Менә таныш булыгыз, бу - Рушания Бариевна Захарова, дип Илья икесе уртасына утырды. - Ә бу - Анна Яновна, ми исм паңиенткам.

Әйтергә кирәк, бик күптәнге. Без инде биш елдан и шу Илья Ильич белән аерылгысыз дуслар дияргә кирәк, (чиитагы елларны ай саен очраша идек, хәзер инде ярты елга бер. Әлегә Ходай саклап килә, мин аны тыңлыйм, ул мине довалый.

Сез сөйләшеп утырып торыгыз, мин берәй нәрсә алып кипим эчәргә, - дип Илья Ильич торып китте.

Г афу итегез, исемегез исемдә калмады.

Рушания, Рая дисәгез дә була.

Рая, сезнең нинди диагноз? Хәер, Илья кешегә беркайчан м ойтми, кешенең гомере өчен ахыргача көрәшә, өмет Ьлдыра. Минем бер күкрәгем протез, моннан биш ел элек


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 64 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.021 сек.)