Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 24 страница

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

Тормыш тагын үз җаена салынып китте, Самат, сойләшкәнчә, көн дә укол ясаучы алып килде. Рушания аларны тәмле ризыклар белән сыйларга тырышты, хәле до, кәефе дә бу көннәрдә яхшы, бакчасында казына. Быел да берни булмагандай, бакчасына күп итеп чәчкәләр утыртты. Кичләрен Саша белән икәү генә бик озак бакчада кочаклашып, кошлар сайравын тыңлыйлар. Май бәйрәмнәре дә җитте, йорт тагын дуслар, кунаклар белән тулды, сөенеп каршы алдылар, озатып калдылар. Рушанияның эчке дөньясын беркем дә күрмәде, белмәде. Тик ул өйдә ялгыз калган минутларда гына мең сорау килә иде башына. Кеше үлгәч тә өч көнлек эше кала ди, аның да бит бу дөньядан киткәнче эшлисе эшләре, башкарасы вазыйфасы бардыр, кешеләр теге дөньяга ничек әзерләнеп барырга тиеш соң? Люба үлгәнче кылган гөнаһлары өчен өзгәләнде, үзеннән соң ятим калачак баласы белән иренең язмышын кайгыртты. Хәлимә бәлигъ булмаган, башлы-күзле ителмәгән ярым ачлы-туклы балалары өчен борчылды. Ходайга бик ышандымы, дүрт баланы ятим итеп алып китәргә намусы җитмәс дип уйладымы? Тик ул үләргә җыенмады, тик соңгы мизгелдә генә күңеленә шик керде һәм бөтен вазыйфасын Рушанияга өеп калдырды. Хәзер аның өстендә дүрт бала язмышы. Әниләрен берни белән дә алыштыра алмый. Лилия до рәнҗеде, һичьюгы утырып сөйләшер-аңлашырлар иде бит оле. Юк шул, эчендәгесен бүлешер кешесе дә юк. Ярый әле 11лья көнгә бер тапкыр шалтыратып хәлен белешеп тора. Ул инде моңа күнегеп бара. Ул шалтырата да: «Рушания, хәлең ничек?» ди. «Менә утырам, башымда мең төрле сорау, ни сорар, ни киңәш бирер кеше юк». «Ә син көндәлек алып бар, аңа барысын да сөйләргә була, ул аңламаганны миңа сөйлә, мин дә тыңлый беләм». Менә шулай алар көненә бер аралашып алалар.

Рушания, Хәлимәнең җидесен уздырырга Саматка акча бирде.

Ни кирәк - барысын да алып бар, базардан иң яхшысын, иң тәмлесен ал, мөмкин булса, хәер дә өләш.

Самат базарга хатынын алды, хатын-кыз яхшырак белә ни кирәген, алар барлык кирәк-яракны җыеп, хатыны белән бергә илттеләр. Лилия каршы чыкты:

Кирәкми бер нәрсәсе дә, гаебен акча белән капламакчымы, •Ни китте, ә ул яши...

Тукта, кызый! - Самат кычкырып җибәргәнен сизми дә

калды, хатыны артына төрткәч, тиз генә үзен кулга алды. - Әлегә Рушания апаң бар сезне кайгыртырга, озакламый ул да китәр әниең артыннан, ул чакта кемгә үпкә сакларсың?

Карт әби килеп Саматның беләгенә кагылды.

- Куй, балам, ни сөйлисең? Балаларга үпкәли күрмә, алар әле бала гына. Шундый матур, су сөлеге кебек хатын нишләп китсен, ди. Әйдә әле, керегез, кер, утырыгыз, сөйләшик. Син, улым, Рушанияга балалар сүзен кабатлый күрмә. Авыр шул балаларга әнисез. Әйтәм дә бит, беркем дә бер-берсенә начарлык теләми, Ходай шулай кушкач, нишлисең бит. Рәхмәт, дип әйтте Нурлыбанат әби, диярсең. Аның ярдәме белән балаларның тамаклары тук. Берүк чирли күрмәсен, аңа инде рәхмәтләр укып, догалар кылам, улым. Әйе, шулай диген, берәй килсен иде, сөйләшеп утырыр идек, бигрәкләр дә матур бала.

- Әбекәй, әллә берәй көн үзеңне аның янына алып барыйммы соң? Ул хәзер өйдә генә дәвалана, ул көннәр буе ялгыз утыра бит.

- Ник бармаска, барырбыз, Алла теләсә, әллә һаман чирлиме?

- Шәптән түгел, гаиләсе белми, әйтергә кушмый. Сез барсагыз, бәлки сөйләшер, догалар укыр идегез.

- Ярый, улым, син бер атна-ун көннән килеп алырсың, әлегә балалар янында торам. Барам, Алла теләсә, барам.

Самат икенче көнне Рушанияга сөйләгәч, аның елмаюын, яшьле күзләрен күреп, үзе дә исе китеп карап утырды, чынлап та искитмәле кеше, җир бизәге бу Рушания.

- Чын әйтәсеңме, Самат? Минем дә әнием бар иде бит, ул үлгәннән соң мин бөтенләй ятим калдым. Ул гел минем әнием төсле. Син алып кил аны, син бик дөрес эшләгәнсең аны чакырып. Инәйләр олы йөрәкле, миһербанлы булалар, ә түземлекләренә исең-акылың китәр, безгә алардан күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар шул әле.

Рушания бераз уйга чумып утырды.

- Минем Нурлыбанат әбигә бик күп сорауларым бар, син аны, зинһар, алып килә күр. Самат, соңгы вакытта син миңа туганым кебек якын, нишләп элегрәк очрашмадык икән? Шулай да сиңа бер үтенечем бар. - Рушания ничек аңлатырга дигәндәй, тагын уйга чумды, кирәкде сүзләр эзләде, аннан күзләрен Саматка күтәрде. - Мин сездән ахыргача мине ташламавыгызны сорар идем.

Самат берсүзсез Рушанияга карап торды да, ярар дигәнне

аңлатып, баш селкеде. Алар бер-берсен яхшы аңладылар.

Рушания кунакларга, шау-шулы җирләргә бик йөрмәскә тырышты, күбесенчә үз бакчасында чокынды. Элекке кебек йөгерә-йөгерә эшли алмаса да, хәленнән килгәнне барысын да үзе эшләде. Урман яклап койма буена килеп, тиеннәрен чикләвек белән сыйлады, ә алар рәхмәт йөзеннән арлы- бирле сикереп аның күңелен күрделәр. Рушания аларга карап сокланып туймады. Беркөнне шулай бакча буйлап йөргәндә, аңа таба килгән олы гына бер керпегә тап булды, артыннан кечерәк баласы да ияргән. Рушания сөенеченнән кычкыра да алмый катып калды, ә алар берни булмагандай алмагачларга таба юл тоттылар. Рушания ашыга-ашыга өенә кереп, алмалар алып чыкты, алар белән сөйләшә-сөйләшә алларына алма салды. Алар башта куркып бөтәрләнделәр, керпеләрен кабарттылар, тик алманың хуш исе кыш буе саг ынган алмаларны авыз итәргә мәҗбүр итте. Шул көннән башлап алар һәркөн диярлек килмичә калмадылар. Рушания шушы телсез тере җаннар белән очрашуына сөенеп бетә алмады. Алмагачлары быел да шау-гөр килеп чәчкә аттылар, һәрберсенә атап утыртылган алмагачының иң тәмле алма биргәне Рушанияныкы иде - «Башкорт чибәре». Ул аның чәчкәләрен иснәп елмайды. Ул ел да алмалар өлгерсә, кая куярга белми җәфалана, килгән берәүгә тутырып җибәрә. Быел, Алла бирсә, Хәлимәнең балаларына тутырып җибәрермен, әйдә, ашасыннар туйганчы. Рушания ничек тә төшенкелеккә бирешмәскә тырышты, шушы кечкенә табигать кочагында шушы кечкенә җәнлекләр белән юанды, күңелсез уйларны ераккарак куарга тырышты, ул аларны күңел түренә яшерде, читләр генә түгел, үз-үзеннән дә яшерергә тырышты.

Рушания зарыгып көткән көн дә килеп җитте, Самат иртән шалтыратып:

Бүген төшке якта әзерләнеп тор, Нурлыбанат әбине алып ниләм, - дигәч, Рушания сөенечтән кая басарга белмәде, тиз- I из аш әзерләде, бәлешен салып җибәрде, бар авыртуларын онытып, элекке кебек очып кына йөрде. Өстәл тутырып томле ризыклар әзерләде, ул аны кадерле туганын көткәндәй мпте. Капка төбендәге сакчыларга да әйтеп куйды, килү белән кертеп җибәрсеннәр. Капкадан ак яулыклы кечкенә оби күренү белән әллә ничек күңеле тулып китте, үзенең Карт әнисе исенә төште. Исән булса, ул аны өрмәгән җиргә д«> утыртмас иде, юк шул. Рушания ашыга-ашыга килгән кунакларга каршы чыкты, аның шатлыгы йөзенә үк чыккан, гел елмаеп кына тора.

- Исәнме, карт инәй, исән-сау килеп җиттеңме?

- И-и, балам, син шушында яшисеңме? Бу бит хан сарае, балам, мин мондый олы йортны әкияттә генә укып ишеткәнем бар, менә нинди була икән ул.

- Әйдә, инәй, өйгә керик, ашым да әзер. Самат, син дә кер, төшке ашны ашап китәрсең.

Нурлыбанат әби өйнең эченә кергәч, бөтенләй исе-акылы китеп карап торды. Карт тамырлары калыккан, инде тире белән сөяккә калган куллары белән һәрнәрсәне йомшак кына итеп сыйпап карады, аннан йомшак диванга утырып алгач, кулларын тезләренә куйды.

- Әйдәгез, балалар, тәү кергән өйдә иман китмәсен, дога кылыйк. — Рушания белән Самат ак әби укыганны тыңлап, әби белән бергә битләрен сыйпадылар. Ак әби тагын зур өйнең эченә күз йөртте. — Ай-Һай, бу чаклы зур йортны ничек төзедегез? Бигрәк бай, зиннәтле. Куанычы-бәрәкәте булсын өегезнең. Ирең акчаны яхшы эшлидер, балам, бу чаклы өйләр салырлык булгач.

- Эшли, Аллага шөкер. Ирем урыс кешесе минем, менә егерме җиде ел яшибез инде, ирем бик әйбәт кеше, инәй.

- Шулай, балам, бәхетең булса, урыстан да була, булмаса, татардан да булмый. Безнең кияү әнә күпме эчте, Хәлимәмә бер рәхәт күрсәтмәде. Хәзер дә эчеп кайта да, Хәлимә, Хәлимә, дип акырып ята, үлгәнен дә оныта. Балаларын юатыр урынга балалар аны юата.

- Әйдә әле, инәй, өстәл янына. Ашым да өлгергән. - Рушанияның өстенә кигән чәчкәле өй күлмәге, башына бәйләгән ак яулыгы да үзенчә бер күркәмлек өстәп, аның әле тагын да искитмәле яхшы хуҗабикә икәне дә сизелеп тора. Нурлыбанат әби өстәл тулы нигъмәтне күреп:

- Ай, балам, кемгә әзерләдең шул чаклы? Ни генә юк монда, - диде.

- Әйдә әле, җитеш барысына да. Әйтеп кую яхшы булыр, инәй, бездә дуңгыз ите юк, шикләнеп утырма. Яшь чакта ук күңелем тартмагач, ирем өйгә алып кайтканы юк. Мин өйдә күбрәк татар ашлары әзерлим, минем гаилә шуңа өйрәнгән.,

- Бик әйбәт, балам, алай динеңне онытмагач.

Олы кешеләр чыпчык урынына чеметеп кенә ашыйлар, Нурлыбанат әби дә анысын-монысын авыз итте, бик тәмләп шулпа эчте, ике калак кына бәлеш ашады, барысын-барысын да мактап бетерә алмады. Рушания моңа бала кебек сөенде. Ашап туйгач, Нурлыбанат инәй тыныч кына яшьләрнең ашап туйганын көтеп утырды. Аннан дога кылдылар. Самат, кич килеп алырмын, дип, үз эше белән китеп барды. Рушания Нурлыбанат әби белән ак чәчкәле алма бакчасына чыктылар. Карт кешенең һәрнәрсәгә хәйран калып күзәтүе, баладай шатлануы Рушанияның үзенә дә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде.

- И-и, менә кайда җәннәт, Ходайның рәхмәте төшкере, - дип, әби тирә-ягына күз йөртте. - Менә Хәлимәм исән булса, хәйраннар булыр иде мондый дөньяны күреп. Өлгермәде шул балам, өлгермәде.

- Инәй, балалар миңа һаман үпкә саклыйлармы? Лилия белән дә сөйләшеп аңлаша алмаганга эчем поша, кем уйлаган шулай килеп чыгар дип, башка сыя торган хәл түгел.

- Борчылма, балам, вакыт кирәк, аңларлар, монда синең гаебең юк. Мин сиздем аның үләсен. Ул үләргә бер атна кала юш күрдем: тәрәзә төбендәге яраткан гөлем юкка чыккан да гөршәктә җир өеме генә калган. Ах, кайсысы икән дигән шик туды, шулай да үземә юрарга тырыштым, мин инде ашарын ашаган, яшәрен яшәгән, күптән вакыт. Бабаемны да, балаларымны да җирләдем, ә мин һаман менә яши бирәм, барысы да Алла кулында шул. Балаларыңны югалтудан да, аларны җирләүдән дә авыр нәрсә юк. Инде елап минем күз яшьләрем дә юк. Яшьләй генә ике улымны югалттым, бабаем да ташлап китте. Ул исән чакта, бер-береңә терәк булганда җиңелрәк булган икән әле. Әй, язмыш, Хәлимәмне әйтәм, тормыш мәшәкатьләре, балаларының тамагын кайгыртып, исерек ир белән ызгышып, күңел чисталыгы турында да, пхирәт дөньясына баргач, ничек яшисе турында уйларга да накыты булмады. Эш тә эш, һаман бер тамак артыннан чаба бирде, ә утырып уйларга, артка әйләнеп карарга, берәр дога укып, Ходайның кичерүен сорарга, бәхет сорарга вакыты җитмәде балакаемның.

Оят булса да сорыйм әле, инәй, теге дөньяга ничек.перләнергә соң? Кайчандыр миңа әнием күп нәрсәләр аңлаткан иде дә бит, яшьлек белән күңелемә салмаганмын,.1 менә хәзер сорар кешем дә юк. Анда китәргә ничек ■ перләнергә соң, инәй? Мин дә бит бернәрсә дә белмим.

И-и, балалар, теге дөньяга ике көн калгач кына очерләнмиләр бит. Барысы да Ходай кулында, кайчан алып китәре билгеле түгел, шуңа күрә кеше һәрвакыт әзер булырга тиеш. Тапкан улыңны чын ир итеп, гаилә башлыгы булырлык итеп тәрбияләргә, тудырган кызыңны яхшы ана, яхшы хатын булырлык иттереп тәрбияләргә кирәк, чөнки ир баладан бигрәк, хатын-кыз җаваплы сау-сәламәт киләчәк буын өчен. Бала, оясында ни күрсә, очканда шуны кыла. Без мөселман кешесенә бигрәк тә харам ризык ашаудан тыелып тору зарур, яманнан ерак тор, күңел чисталыгың турында кайгырт, ахирәткә китәргә киемнәрең әзер булсын. Мин үзем әзрәк хәлле булу белән, егерме сигез яшемдә үк кәфенлекләр әзерләп куйдым, һәр кеше үз көче белән әзерләргә тиеш аны. Үз-үзеңне исән чакта кайгыртырга кирәк, ни өчен синең өчен кемдер кайдандыр сине ахирәткә озатырга әйбер әзерләп йөрергә тиеш? Син бит кунакка барганда иң матурын, чистасын киясең, монда да шулай. Син матур, чиста булып, ап-ак булып барырга тиеш. Мин инде карт кеше, мин үз байлыгымны үземнән калдырмыйм, ерак юлга үзем белән алып йөрим, дөнья хәлен белеп булмый. Менә Хәлимәмне дә шуңа өйрәтергә тырыштым да бит, тыңламады, һаман җитмәде, кәфенлек алганчы, бер балама чалбар алам, диде, минем үлгәнемне көтеп ятсын дисеңмени ул кәфенлекне дип, кул гына селтәде. Юк, ул үлгәнеңне көтеп ятмый, ул гомер теләп ята. Мин менә туксанга җитәм, барлы-юклы акчаларымны җыеп әзерлим, яңартып торам. Ярый әле үземнекен алып килгән идем, кирәге чыкты, үземә дигән кәфенлеккә Хәлимәмне төреп озаттык. Әле күптән түгел генә кибеткә чыгып, яңадан үземә әзерләп тә куйдым. Җирдә җыйган бу байлыкларның берсен дә үзең белән алып китеп булмый, балам, кешенең үзе белән кылган изгелекләре, кылган гөнаһлары һәм бер кәфенлек китә. Ирем урыс дисең, сине чукындырмаганнардыр бит?

- Юк-юк, инәй, аның ата-аналары коммунистлар, бернинди дин дә тотмыйлар иде, алар аварияга эләгеп һәлак булдылар, без аларны монда күмдек.

- Менә, балам, урысларның бер матур күренешләре бар: аларның ата-ана көне бар, алар яз җитсә, дәррәү килеп зиратка баралар, үлгәннәрне искә алалар, каберләрен чистарталар. Ә безнең татар балалары, бөтенесе дә дип әйтмим, кайда күмгәннәрен дә оныталар, бер күмеп, бер агач утырталар да шуның белән эше бетте. Авылларда да күп андый зиратлар, муллалар карап чистарттырмасалар, ята тузып. Ярый олылар бер-берсен онытмаска тырышалар, шуңа да бит үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, дигәннәр. Мин инде, балам, шәһәрдә әллә ни озак тора алмам, сиңа үтенечем зур. Балаларга күз-колак булып тор, мин сиңа ышанам, җылы сүз җан азыгы ди, алар бигрәк тә хәзер җылы сүзгә мохтаҗ.

- Ә син кая китәргә җыенасың, инәй?

Мин, балам, авылыма кайтам, мин бит инде карт кеше, монда җан биреп, балаларга имгәк булып ятасым килми. Мине анда гомер иткән бабаем көтә, улларым да шунда. Авылда улым белән киленем яши, оныкларым да бар, үз аягымда йөргәндә, кайтып калырга кирәк. Алла сакласын, бу шәһәрнең шау-шулы зиратында ятарга язмасын, үз авылыма кайтып, тигез яланда сабан тургайларын тыңлап ятам, монда тынгылык юк. Хәлимәмне генә алып кайта алмадык, балалар барып йөрерләр. Аналарының каберен онытмасалар, имансыз бала булмаслар.

Алар шулай бик озак сөйләшеп утырдылар. Рушания Нурлыбанат әбине мунчалар кертеп, күчтәнәчләр төяп озатып калды. Нурлыбанат әби белән утырып сөйләшкәч, җиңеллек килер дип өметләнгән иде дә бит, юк, җиңеллек I үгел, үз-үзенә мең сорау туды: дөрес яшәдеме соң ул, балаларын дөрес тәрбияләдеме? Ул иркә хатын булып назланып өйдә генә утырды. Акча эшлим дип кара таңнан торып чапмады, тәмле ашады, туйганчы йоклады, балаларын да үзе тәрбияләде, хәрефен дә, укырга да үзе өйрәтте. Ире эшләп тапканны чамалап кына тотты, иренә беркайчан хыянәт итмәде, тугры хатын булып рәхәт тормышта яши бирде. Карасаң, барысы да дөрес, гөнаһы да юк кебек. Әйе, аның нинди гөнаһы булсын, кеше әйберсенә тимәде, кеше сөйләмәде, хыянәт итмәде. Дөресен әйткәндә, дүрт стенадан чыкмады, ире баскан эзгә генә басты, читкә тайпылмады. 111 ул ай да бая Нурлыбанат әби зиратлар турында сөйләгәндә сискәнеп китте. Рушания да авылына егерме елдан артык кайтканы юк. Аны карап үстергән кешеләрнең каберенә кайтып баш игәне, аларны искә алып хәер биргәне юк, шратларының хәзер кайда икәнен дә белми бит. Йөрәгендә мәңге юылмас үпкә утыра. Аны табып ташлаган әнисен кичерә алмады, шунлыктан авылына да бүтән кайтмады. Ул моның турында уйламаска тырышты. Нурлыбанат вби авырткан җиргә бик каты китереп басты. Ул хаклы иде. Сашаның үлгән әти-әнисенең каберенә елына әллә ничә барып, искә алып җыештырып-тазартып кайталар.

Үз уйларына чумып утырып, ире кайтып кергәнне дә ишетми калды, ә ул һәрвакыт Рушанияны читтән күзәтергә, сокланырга ярата иде, бүген дә башына ак яулык бәйләгән хатынын күреп, карап торды.

Кич йокларга яткач, иренә тел очында әйләнгән беренче сорауны бирде:

- Сашенька, мин синнән алда үлә калсам, мине кайда күмәрсең икән?

Саша бермәлгә тынсыз калды, бераз тын гына яткач, торып төнлекне яндырды, түшәмгә карап яткан хатынына карап тора башлады, аның йөзе бик җитди иде.

- Ни сөйлисең, ни булды сиңа, анысы ни дигән сүз тагын? Мин бу тормышны синсез күзалдына да китерә алмыйм.

- Ә шулай да, Саша?

- Мин кайда - син шунда, - диде хатынын кочаклап. - Телисеңме, икебезгә дә янәшәдән урын алып куям?

- Ә кайдан?

- Кайдан телисең - шуннан. Хәзер бөтен нәрсә дә сатыла, зиратның иң яхшы җиреннән.

- Юк, я, ярый, бүтән аның турында сөйләшмик.

Тик йөрәк түрендә ниндидер канәгатьсезлек пәйда булды, юкса, егерме җиде ел бергә гомер иттеләр, шулай булырга тиештер дә бит. Үзе дә аңламады, никтер йөрәген нәрсәдер талады.

-Дөрес әйтәсең, иртәрәк әле безгә анда җыенырга, безнең әле синең белән әби-бабай буласы бар.

«Булсаң иде дә бит, вакыт көтми шул», дип, эчтән генә уйлап куйды Рушания. Ул хәзер күбрәк Нурлыбанат әби әйткән әйберләр турында уйлана иде. Чын кеше итеп үстерә алдымы соң ул аларны - уку да эш, эш тә уку. Бу дөньяның нечкәлекләрен ничек аңлатырга соң аларга, әллә күреп үскәннәре дә җитәрлекме? Алар һәрвакыт тату гаилә булып яшәделәр, кыерсытылуны белмәделәр, тормышның авыр ягын да күрмәделәр. Әтиләре аларга бәхетле булыр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырды, кайда теләсәләр, шунда укыдылар, ни теләсәләр, шуны ашадылар, шуны киделәр. Әтиләре тырышлыгы белән ярты җир шарын диярлек сәяхәт кичтеләр. Ә өйдә дөньяның вак-төяк нечкәлекләрен әниләреннән күреп үстеләр, әниләре аларга беркайчан да ярамый димәде, балалар беркайчан да әниләрен тәртипсез хәлдә күрмәделәр, ул һәрвакыт сабыр һәм йомшак, җыйнак кеше. Балалар беркайчан да өйдә тавыш, ыгы-зыгы күргәннәре булмады, ул һәрвакыт балаларына үрнәк булырга гырышты. Моны балалары ничаклы үзләштергәннәрдер, монысы инде үз гаиләләрен корып яши башлагач кына билгеле булыр. Ә дингә килгәндә, алар әлегәчә бер якны да тотмадылар, соңгы елларны шулай да балаларны ире чиркәүгә алып баргалый башлады. Пасхага булсын, ата- аналар көненә булсын, зиратка алар бергәләп баралар, чәчкәләр утыртып, җыештырып, искә алып кайталар. Саша да әти-әнисенең кабере өстендә чукынып баш ия. Калганнар шым гына карап торалар. Олыгая килә Рушанияның чиркәүгә аягы тартмый башлады, яшь чакта ул моның бер нәрсәсен дә күрми иде, ә менә хәзер һич аягы да, җаны да тартмый. Дөрес, мәчетләргә дә йөрми, шушы яшенә җитеп, алай Аллага ышанып, табынып та утырганы юк. Соңгы ике елда гына нишләптер үз дине исенә төшә башлады, бер дога белмәсә дә, тора-торып никтер әнисе өйрәткән догаларны исенә төшерергә тырышты. Моны әле үзе дә аңлап бетерми, ахрысы, бөтенләй имансыз түгелдер, әнисе өйрәткәннәр барыбер сеңеп калган бит. Аның ишеткәне бар иде: яшь чакта ничек тә үтә, менә олыгайгач һәркем үз Алласына кайта дип, әллә шулаймы икән? Сашасы да бит, әнә, чиркәүгә кергәләштерә, балаларны да алып бара. Рушания бармыйм дисә, кыстамый; ул да хәзер аңлый, күрәсең, һәркемнең үз Алласы икәнне. Яшь чакта алар моның турында уйламадылар. Саша өйләнгәндә, мөселманча ике дә уйламый никахка риза булды, хәтта биатасы да. Алла ни дә, бог ни, мулла ни дә, поп ни - алар өчен бер мәзәк кенә иде. Карт.шисен рәнҗетмәс өчен генә барысы да ризалаштылар. Менә хәзер ризалашыр идеме икән Сашасы? Балаларга да нинди дин белән барырга икәнен әйтү кыен, татарча белмиләр, кул күгәреп әппәр итмиләр, урысча чукынмыйлар. Мөселман диненә ышаныгыз, аны гына тотыгыз дисә, ирен рәнҗетер. КяферНекен тотыгыз, аларча чукыныгыз дияргә теле бармас. Менә кайда ул яшьлекнең картлыгы, яшь чакта ничек тә ирый, яшисең берни уйламый. Ә хәзер ни дип керә соң бу уйлар? Яшәде бит моңа чаклы динсез дә, тик менә ни галәмәт, тормышының азагын уйлаган саен әллә нинди уйлар керә башына. Сашаның кабере өстенә алтын ай куеп булмаган кебек, аның да каберенә тәре урнаштырып булмый бит инде. Юк, ул моны күз алдына да китерә алмый. Шулай булгач, ничек бергә рәттән ятмак кирәк? Моның турында аның беркайчан да моңа чаклы уйланганы юк иде. Гомер буе бергә булуны гына теләде, ә хәзер югалып аптырашта калды.

Көн артыннан көн үтте, май үтеп, җәй дә җитте. Кичә Илья Ильич шалтыратты, килеп анализлар бирергә кушты. Бүген шуңа иртән иртүк өйдәгеләр эшкә китеп бетү белән Саматны чакыртты да больницага китте. Илья Ильич аны серле генә елмаеп каршы алды.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 59 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)