Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 9 страница

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

- Апа, сине Маһинур апа тиз генә кайтып җитсен, диде, әйдә тизрәк, - диде дә алдан чыгып та йөгерде. Фатыйма кайтып кергәндә, Маһинур сеңлесе сәкедә яткан әнисе янында кайнаша, өйдә икесе генә, беркем дә юк. Фатыйма берсүзсез генә кереп басты.

- Фатыйма апа, булыш, мин куркам, мин бит больницада таптым.

Фатыйма телсез булып бер әнисенә, бер сеңлесенә карады, тик ул әнисенә аны тапкан ана итеп түгел, кан дошманы итеп карады. Моны сизеп торган Хәсибә апа курка калды, берсүзсез генә Фатыйманы күзәтте. Фатыйма иреннәрен кысты, тик кергәннән бирле бер сүз эндәшмәде. Әбисе өйрәткәнчә, башта сабынлап кулларын юды. Хәсибә апаны әллә курку биләде, унынчы баласын һичбер кайчан булмаганча, таба алмый җәфаланды, бала да тугач та кычкырмады. Артына суккалагач кына кычкырып елап җибәрде. Фатыйма баланың кендеген бәйләп кисте, бераз баланы кулында тотып карап торды, бер әнисенә, бер балага карап алды. Хәсибә апаның куркуы чыраена чыккан иде. Фатыйма баланы әнисенең өстенә китереп салды да берсүзсез борылды, ишеккә таба атлады. Ишектән чыгар алдыннан борылмыйча гына:

- Чакырма бүтән, үлде син белгән Фатыйма, - диде, һәм чыгып китте, әйләнеп карамады. '

Алама гына булса да, әбисе исән чакта барысын бергә җыеп, җылытып торган йорт, бер көтү туганнары аның өчен домьяның икенче ягында калдылар. Кечкенә тургай чаклы баласын сыйдырмаган йорт та, туганнары да аңа башка кирәкми. Бәлки, бүген әнисе дә төзәтелмәслек хата ясаганын иң чагандыр. Юкса, ник куркырга? Ә курыкты бит, баланы бер-бер хәл кыла күрмәсен дип. Олы кызы өченме, әллә яңа туган баласы өченме? Бүреләр, бәлигь булган балаларын •ерып, өердән куып чыгаралар да яңа нәсел үстерәләр. I абигать кануннары. Кеше дә шул табигать баласы. Фатыйма Да аерылды, туган йорт капкасын бүтән ачмаска дип ябып чыгып китте.

Фатыйма өчен елга аръягында бер генә маяк бар, ул Ва булса - Барый абзыйлар йорты. Фатыйма да Айбикә ммәйләргә барырга сәбәп тапты, ул теге күлмәктән калган кисәкне куенына төреп тыкты да елга аръягына, Айбикә инәйләр йортына китте. Үзенең тез буыннары кал тырады. Барый абзый берәүне дә кертми, кызык эзләп кызыксынучылар күп булыр монда. Ата каз белән ана каздай саклыйлар, балаларына күз тиюдән куркалар инде. Авылда I айбәте дә, әйбәте дә күп йөрде. Хәйләкәр хатыннар ни I снә уйлап тапмадылар Айбикә инәй тапкан баланы күрер очен. Тик карт партизанны алдый алмассың, капка ачылу белән картлыларында сакчы кебек басып тора. Бушка йөреп кайткан хатыннар Барый абзыйны күралмас булдылар. Фатыйма бар кыюлыгын учына җыеп, курка-курка гына капка келәсенә үрелде. Барый абзыйның йортта маллар карап йөргән вакытына туры килде. Фатыйма аны күрү белән»«н алып калды, ни әйтергә белмичә, мөлдерәп Барый абзыйга карады. Барый абзый да аңа бик сынап карап торды.

Әйдә, уз, нишләп капкада торасың?

Фатыйманың аяк астыннан Акбүресе этешеп кереп, хуҗаларча йортны әйләнеп чыкты да болдыр төбенә килеп у I ырды. Барый абзый бүредән күзен алмады, бер бүрегә, бер Фатыймага карап алды. Фатыйма тиз генә Акбүрене үзенә чакырып алды да урамга чыгарып, капканы ябып куйды, 1ик Акбүре төнлә йөреп өйрәнгән юл белән бакча яклап «агын кереп утырды. Барый абзый берсүзсез Акбүре белән Фатыйманы күзәтте. Фатыйма, уңайсызланып, нишләргә до белмәде.

Ярый, утырсын, - диде йорт хуҗасы. Фатыйма өйгә кергәнче үк бөтен эчәк-бавырлары калтырый башлаган иде

инде, өйгә килеп кергәч, бөтенләй коелып төште. Айбикә инәй баланы кулында селки, үзе сөйләнә.

- И-и, минем бәбкәмә ни булды икән, ник елый икән? - Фатыйма килеп кергәч, Айбикә инәй бермәлгә туктап, Фатыйманы беренче күргәндәй, текәлеп карап торды. - Фатыйма, ахрысы, чирең бик каты булган, бик бетерешкәнсең, бәбкәм, уз...

- Ярыймы, Айбикә инәй, - диде, үзенең тавышы калтырап чыккандай булды.

- Ярый, бәбкәм, сиңа гына ярый. Минем кичке намазым үтеп бара, тәһарәт алып, намазымны гына укып алыймчы. Бүген кошчыгым көйсезләнеп тора, әллә ни булды.

Фатыйма үз колакларына үзе ышанмады, йөзе яктырып китте, шатлыгыннан күзләрендә ут кабынды. Өстен тиз-тиз салып атты да балага кулларын сузды. Фатыйманың кулына бала эләккәч, үз гомерендә бала күрмәгән кешедәй, күзләре белән балага текәлде. Бала да тынып калгандай булды, аннан кабат еларга тотынды. Айбикә инәй комганын алып, тышка ашыкты, аның артыннан тышкы ишек ябылуга, Фатыйма чаршау артынарак барып басты да ашыга-ашыга күкрәген чыгарып, баланың авызына китерде. Бала ими имеп өйрәнмәгән, башта капмыйча елады, бераздан авызына сөт тамчысы тамгач, эләктереп суыра башлады. Күкрәкләренә тулышып сөт төште, бала суыра башлагач, Фатыйма бала имезүнең чын рәхәтен һәм тәмен татыды, күзләрен йомып, тын да алырга куркып басып торды. Кем күрсен бала имезгән яшь хатынның матурлыгын һәм газабын, йомык керфекләрдән агып чыккан кайнар күз яшен? Шулай да ул бәхетле һәм шушы кыска гына мизгел өчен Ходайга рәхмәтле иде. Фатыйма чак кына кагылып, баланың яулык читен күтәреп карады, аннан куе кара бөдрә чәч бөртекләре күренде, баланың керфекләре куе кара, өскә бөкләнеп тора. Фатыйманың йөрәге кысылып куйды - Михман кызы. Тышкы ишектә аяк тавышлары ишетелүгә, Фатыйма тиз генә күкрәген яшерде, бала туеп өлгермәде, тагын кычкырып елап җибәрде, аңа кушылып, Фатыйма да кычкырып еларга әзер иде. Бала әзрәк елады да туктап калды, ахрысы, елап арыган, күзләрен ничек кенә ачарга тырышса да, аның күзләрен йокы басты. Айбикә инәй тыштан кереп, тиз генә намазга утырды. Фатыйма баласыннан бер дә аерыласы килмәде. Бала еламаса да, күкрәгенә кысып, назлы күз карашлары астында иркәләп тибрәтә бирде. <

И-и, бәбкәм, рәхмәт инде, килүең яхшы булды, кичәле- бүгенле гел борчыла, әллә ни булды, - дип пышылдады Айбикә инәй.

Айбикә инәй, кирәксә, мин көн дә килә алам, - диде Фатыйма нигәдер өметләнеп.

Юк-юк, балам, үз эшең белән бул, үзегезнең дә өй тулы бала. Безгә Барыйкаем белән бик тә тансык, тагын бер ун ел Элегрәк кирәк иде дә бит, Ходай мәрхәмәтеннән ташламаса, Алла теләсә, үстерербез.

Фатыйма шушы көннән башлап, сирәк кенә булса да нергәләштереп йөри башлады, башкаларга юл ябык булса да, аңа ачык иде. Фатыйма Айбикә инәйнең намаз вакытын чамалабрак килергә тырышты, ул килгән саен бала күзгә күренеп үсте, яхшы тәрбияле гаиләдә баланың тамагы тук, биләүләре матур, чиста. Балага ике ай тулды, тик соңгы килгәнендә Айбикә инәй тышта каршы алды.

Фатыйма бәбкәм, үпкәләмә, өйгә чакыра алмыйм, син киткәч, бала ашамый, бик каты елый, күзең бик каты бугай, «зрөк үскәч килерсең.

Фатыйма өчен бу көтелмәгән хәл иде, аның да юлын и 11 гылар, ничек түзәр соң ул нәни кошчыгын күрмичә? Яшь нна, тагын бантын аска иеп, билгесезлеккә атлады. Аның киләчәге көннән-көн томанлы тоелды, төннәр буе уйланды. Михманы килерме, әгәр дә килмәсә? Әнисе хаклы булып чыкса? Я Алла, ни көтә соң аны алда, гомер буе шушы бозау абзарында яшәрме?

Язда тагын солдатлар сал агызучыларга ярдәмгә килделәр, Фатыйма күпме генә тау башында басып тормасын, кул болгап аңа каршы йөгерүче булмады. Ниндидер билгесезлек Фатыйманың йөрәген талады, кайда син, Михман? Вакыт үткән саен баласын кире кайтаруга шиге зурайганнан- чурайды. Шулай да алда яз, аннан җәй, килер аның Михманы, килми калмас.

Фатыйманың эше бетсә, барыр җире юк, бүресен ияртә до Урал тауларына, урманнарга чыгып китә. Карт Уралның оер ягында тау битләре яшелләнсә, икенче ягында әле кар м та. Вак кына ак умырзаялар, ак кар кебек түшәлеп, чәчкә аталар. Нинди киң, зур дөнья, шундай зур җир йөзендә ул ялгыз. Фатыйма алдындагы юан ак каенны килеп кочаклады, җылынырга теләгәндәй, бөтен җаны-тәне белән каенга сыенды. Әбисе исән чакта ул бу чаклы ятим түгел иде әле.»)бисе үлгәннән бирле бер сөйләшер кешесе дә юк. Фатыйма үз-үзен жәлләп, үксеп елап җибәрде. Хуҗабикәсен дикъкать белән күзәткән Акбүре дә, аның хәлен аңлагандай, шыңшып куйды. Фатыйма эче бушаганчы елады. Ак каен төбенә хәлсезләнеп килеп утырды. «Я Ходай, нишлим, ничек яшим? Карт инәм, исән булсаң, бер киңәш бирер идең». Акбүре, үзенчә юатырга теләгәндәй, Фатыйманың алларына бантын салып, сузылып ятты. Каршыдагы яшь каенны яралап, кемдер былтыр суын агызган, каенның да ярасы төзәлмәгән, быел да кара эз калдырып, суы агып утыра. Былтыр ул үзе дә шундый каенны чокып, әбисенә каен суы алып кайтып эчерде, ул каен суы ярата иде шул. «Эх, каенкаем, син дә елыйсың, - диде дә тагын елап җибәрде. - Хәлебезне аңлаучы юк шул, җыяр идем - суыңны эчерер кешем юк». Тукта, бәлки Айбикә инәй дә ярата торгандыр, су илтер, кызчыгын да күреп чыгар. Фатыйма кесәсендәге шешәсен чыгарып, җайлап урнаштырды да кире урынына барып утырды. Күңелендә ниндидер кечкенә өмет уянды, әйе, кем яратмый каен суын. Фатыйма көпә-көндез күпер чыгып Айбикә инәйләргә барырга кыймады, кичке савымнан соң, кояш баегачрак барырга булды. Фатыйма баруын барды, тик әрсезләнеп керергә кыймады, ишек төбенә шешәсен куйды да кире кайтып китте. Инзир күпере өстендә бик озак күбекләнеп котырып аккан суга карап торды. Әгәр дә Михман килмәсә, шушы язгы ташкынга гына ташланасы кала, әлегә башка чыгу юлын күрми иде. Фатыйма хыялый кешедәй каядыр барды, кайдандыр кайтты. Былтыргы куышын исенә төшереп, буш вакытларын шунда үткәрде, түземсезлек белән торналар кайтуын көтте. Кайттылар, Фатыйма куыш төбендә уйланып утырганда, аларның торыйк-торыйк дип кычкырган тавышларын ишетүгә, сөенеченнән сикереп торып басты. Хәленнән килсә, каршыларына йөгерер иде, тик куркытудан курыкты, монда төшмичә, башка күлгә китеп барырлар.

Тагын яз җитте, торналар туе башланды. Димәк, Фатыйманың да сөеклесе килергә күп вакыт калмаган. Кайтыр, Алла бирса, алар да шундый сагындылар бер- берсен, түзәргә кирәк, күп капмады, түзәргә....

Зарыгып көткән ямьле җәй уртасы да җитте. Халык җиләккә йөрде. Фатыйма хәзер айлар түгел, көннәр санады, ике күзе олы юлда булды. Көтүдән дә газаплы нәрсә юктыр бу дөньяда. Фатыйма көтте, куркып та, куанып та; төшләрендә күрде, бәхетле минутлар бик якын кебек иде шул. Саттар агай бозаулар абзарына элеккегә карый сирәк керә башлады, соңгы араларда никтер Фатыймага күтәрелеп карамады, шекке кебек бәрелеп кычкырмады. Фатыйманың бертуган ше-сеңелләре апаларының бөтенләйгә өйгә кайтмавын Һич гә аңламадылар. Гаптерәй энесен дә армияга алып ки ггеләр. Маһинур сеңлесе инде икенчесен табарга җыена. У I кайгырта инде апасын, бер ул гына аңлый иде бугай аның холен. Фатыйма апасына әзләп ипиен, бәрәңгесен кыстырып килә. Ничек кенә апасын ачыктан-ачык сөйләштерергә

I ырышып карамасын, Фатыйма ачылып китмәде, эчендә янган утны тышка чыгармады. Ул ят кешеләргә түгел, хәтта үч сеңлесе өчен ябык ишек иде. Фатыйма да кышкылыкка җиләк җыеп киптерде. Михман җәй килмәсә, кыш килер, килсә, кипкән җиләк белән чәй эчәрбез, дип хыялланды. Ьеркөнне сайлап кына эре-эре җиләкләр җыйды да Айбикә инойләргә юл тотты. Чиләк өстенә тәлгәшләп җыйган иң матур җиләкләрне салды. Кояш кап түбәдә, төш җиткәнне белдереп, бар көченә кыздыра иде. Фатыйма чиләген җиргә куйды да тәнен язып, киерелеп алды. Башындагы яулыгын салып, күзенә төшереп бәйләде. Тау битеннән аска карашын йөгертте. Борма-борма булып җәелеп Инзир елгасы ага, аның ике як ярында эреле-ваклы авыллар. Фатыйманың авылы укмашып кына елганың бу ягында тау битләп утыра.

II >атьшма карашын елга аръягына - Барый абзыйлар урамына күчерде. Бераз карап торгач, кинәт сискәнеп китте. Барый ашыйлар урамында әллә нинди ыгы-зыгы килгәндәй тоелды. Халык шул якка таба агыла иде. Фатыйма башына килгән уйлардан коты алынып, йөрәге еш-еш тибә башлады. Тиз генә чиләген эләктерде да таудан аска таба йөгерә башлады. Ляк астына карамыйча, ташта кызынып яткан кара еланга ки гереп баса язды. Хәтта Акбүре дә читкә сикерде, ул да анарны яратмый иде. Фатыйма ашыгып аякларын сыдырып бетерде, кыя ташларга тотынып төшә-төшә, куллары да i ыйгаланып бетте, ул һаман алга ашыкты. Күзләре астагы I.арый абзыйлар урамында булды, ә анда һаман халык агылды да агылды. Фатыйманың кызына дип җыйган тәлгәш-тәлгәш >ре җиләкләре дә коелып калды, аңа ияреп Акбүре ашыкты. Фатыйма халык төркеменә килеп җитәрәк, адымнарын акрынайтты. Халык никтер Якуплар йортына җыелган иде. Фатыйма да йортка үтмәкче иде дә, кемдер:

Фатыйма, кая керәсең бу бүрең белән? - диде. Фатыйма Оер бүресенә, бер чиләгенә карады. Чиләктәге җиләк тә ярты I ына калган иде. Фатыйма кире борылып чыгып китте. Бераз уйланып торды да чиләкне Барый абзыйлар капка төбенә китереп куйды, Акбүрене дә шунда утыртып калдырды. Бераз җиңел сулап куйды. Кире килеп халык төркеменә кушылды. Хатыннарның мышык-мышык елаган тавышлары ишетелде. Кемгә ни булганын аңлый алмады. Якупның карт инәсе үлгәнме әллә? Кемдер беләгеннән эләктереп, бер читкә тартты. Маһинур икән, җитешмәгән җире юк, корсагы авызына җитеп беткән, курыкмыйча шундый җирдә йөреп ята.

- Ни булган монда? - диде Фатыйма пышылдап.

- Якуп җизни Латыйфаны кыйнап үтергән, ди.

- Ничек кыйнап, кем әйтә?

- Бөтен җире күм-күң, ди. - Фатыйма бермәлгә тынсыз калып, катып торды. Теге төнге кычкырышу бер генә булмаган, димәк. Мескен туганым. Латыйфаны кызганудан йөрәге кысылып куйды.

- Ул бит аны чыгармый иде урамга, гел шулай кыйнап торган, ди. Әле үзе урманга качкан, ди. Өйләрендә, әнә, өч бала да үләргә торган инәсе. - Шулчак өй эчендә тагын ыгы- зыгы башланды. Алдан Барый абзый чыкты.

- Иптәшләр, хушлашыйк Латыйфа белән, урыны җәннәттә булсын. Көннәр бик кызу, озак юанырга ярамый. -Латыйфаның чуар чүпрәкләргә төрелгән гәүдәсен йорт уртасына, такта ләхеткә салдылар. Иң беренче Латыйфаның әнисе баласы өстенә сыгылып төште.

- Балакаем, алма кебек идең бит, кулы корысын, үлгәнче рәхәт күрмәсен, урманында дөмеккере.

Ачынып елаган анага калганнар да кушылды. Якуп башына кем күпме каргый ала, шулчаклы катырак җәза юллады. Халык Якупны болай да бик яратып бетерми иде, явызлыгын да беләләр. Тик бу чаклы кансыз икәнен белмиләр иде әле. Аларның тормышын Барый абзыйлар гына яхшы белә. Барый абзый берничә тапкыр кереп, Латыйфаны Якуп кулыннан йолып алды, төрмә белән дә куркытып карады. Якуп мондый пәриләр туеннан соң әллә шүрләп, бер- ике атнага Урал тауларына чыгып югала, давыл басылгач, тагын кайта. Якуп Барый абзыйны берсүзсез тыңлый, үзе каш астыннан гына карап, этлек.уйлап тора. Бүренең дә бүресе. Юкка гына Бүре дип кушамат такмаганнар. Якуп бу юлы Латыйфаны өйдән чыгармый изде. Ник кыйнаганын ул үзе дә аңлата алмас иде. Аның бу кыланышын беркем дә аңлата алмый, әйтерсең, эченә җеннәр кереп утырган.

(.алалар да таптала, карт әнисе дә бер читкә оча. Латыйфа Оср-ике көн көчкә өстерәлеп йөри дә тагын аякка басып китә, кая барсын, кечкенә өч бала, карт кайнана. Инде и.шпалып авызында теше калмаган иде. Балалар куркудан ттлыкмага әйләнделәр. Латыйфа Якуптан шушы мәхшәр лоньяны ташлап китеп кенә котыла ала иде. Латыйфа ике көн ятты, баласы ими сорап, елый-елый өстеннән үрмәләде. ()лы малай, баланы елаудан тыя алмагач, әнисенең күлмәк ичүен ычкындырып, әнисенең күкрәген тартып чыгарды, энесен имигә борыны белән төртте. Каян белсен сабыйлар инәсенең үлем белән тартышып ятуын. Каенанасы ике көн үгкөч:

Тор, килен, җитәр, күпме ятарга була, балалар да ач. Якуп урманга китте, бер-ике атнасыз да кайтмас, тынычлап торырбыз, - диде.

Киленен төрткәләп карады, тик ул инде әллә кайчан үлеп, i уынып беткән иде. Карт ана ары бәрелде, бире сугылды. Җилегенә үтсә дә, бала бит, бер дә төрмәгә тыктырасы килмәде. Барый абзыйларга керде, «килен йокларга яткан иде, тормады», диде. Тик Латыйфаны юучы карт карчыклар, юненең бер исән җире юклыгын күреп, телсез калдылар. Хушлашырга килүче халык ах итте. Әйтерсең, егерме мл гы яшьлек хатын түгел, ә туксан яшьлек әби ята. Тешсез лиызы бөрешеп, карт карчыкларны хәтерләтә. Латыйфаның Күгәреп шешенгән йөзендә әйтеп бетергесез газап тукталган. Фатыйма сискәнеп башын читкә борды, сеңлесенә, «карама, Сиңа ярамый», диде, аны читкә этте. Латыйфаны күмәргә ааып киткәч, халык та таралып бетте. Соңгы кеше булып Фатыйма да капкага юнәлде, тик никтер артка борылып карады. Болдырда бөкшәеп кенә утырган карт ана, аның янында өч ыштансыз малай, олырагы кечкенәсен күтәргән, үче үкси-үкси елый, «әни-әни», ди, тагын нидер әйтмәкче, тик Тотлыга, әйтә алмый. Фатыйма балаларга карагач, үзенең дә к үченнән яшь атылып чыкты, балаларны кызганудан йөрәге кысылды. Фатыйма кире борылды. Акрын гына болдырга килеп утырды. Яшьле күзләрен үксеп елаган бала күтәргән малайга текәде. Әллә бик ябык булганга, ул баланың башы бик чур тоелды.Фатыйма кулларын балаларга сузды.

Килегез үземә, килегез, - дип, балаларның өчесен дә кочаклап алды. Ул олыларча балаларны юатырга теләде, «ик ул үзе дә балаларга кушылып үксеп елавын сизмәде. Фатыйма кечкенә баланы кулына алды, бәләкәй бала да,

 

ахрысы, ач, елап та арыган. Фатыйма кулына алуга, имәргә эзләнә башлады, тапмагач, хәлсез генә елап алды да йокыга китте. Карт ана көчкә башын күтәрде.

- Әйттем, тимә, кансыз кыланма, дип. Менә, кемгә кирәк инде бу балалар? Үзем бүген булмаса, иртәгә күз йомарга торам, ничек карыйм мин бу балаларны? Я Раббем, сабырлыклар бир үзең.

Фатыйма да аптырашта калды. Нишләргә инде бу балалар белән? Уртанчы малай үзе акрын гына бик җайлап Фатыйманың алдына менеп утырды. Бәләкәй шул әле, берни дә аңламый. Олы малай акрынлап тынычланды, шулай да вакыт-вакыт үксеп куйды. Елап ярсыган йөрәк тиз генә тынычлана алмады. Фатыймага бигрәк тә шушы олы бала кызганыч, кемне югалтканын аңлый шул инде ул. Фатыйма баланы үзенә тартып, баш түбәсеннән йомшак кына итеп үбеп алды. Бала кайгы тулы карашын Фатыймага күтәрде, «әә-әни үүүлде», диде тотлыгып. Баланың күзләреннән кабат кайнар күз яше бәреп чыкты, иреннәре калтырады, еламаска тырышты. Фатыйма балага карап еламыйча гүзә алмады, юатырдай сүзләр дә телгә килмәде. Карт ана авыр карашларын көчкә Фатыймага күтәреп карады.

- Син кем кызы буласың?

- Садрый кызы.

- Мин, балакаем, кереп азрак ятып торыйм, башым бик чатнап авырта.

Ул көч-хәл торып өйгә кереп китте. Каерып ачылган капкалар, буш йорт, күктә кояш кыздыра. Алдындагы балалар Фатыйманың күкрәгенә башын салып, йокыга киттеләр. Олысы да аның беләгенә башын терәп, аның күлмәк итәген бөтерде, бала үзенчә ниндидер уйга чумган иде. Фатыйма селкенергә дә куркып, тын гына утыра бирде. Зираттан кайтып килгән Барый абзый ачык капка алдында туктады. Күтәрмәдәге күренеш йөрәкне өзде. Фатыйма, бәбкәләрен канат астына җыйган ялгыз ана казны хәтерләтә иде. Каршысына Барый абзый килеп баскач, Фатыйма сискәнеп китте, аптыраган күзләрен Барый абзыйга текәде.

- Әйдәгез, балалар, безгә керик. Ашатырга кирәктер бу балаларны. Әйдә, Бәхтияр улым. - Барый абзый олы балага кулын сузды, ул күзләрен тутырып Фатыймага карады. Фатыйма, әйдә дигәнне аңлатып, башын селкеде.

- Сез бу балаларның исемнәрен кайдан беләсез соң?

- Аларга исемне мин куям бит, туу белән Латыйфа мескенем безгә күтәреп керә иде. Менә бу олысы Бәхтияр, алты яшьтә, бу уртанчысы - Айбулат, ике яше тулды, ә бу кечкенәсе - Асылгәрәй, алты айлык. Мин силсәвит кешесе бит, кенәгәләрен дә үзем тутырам.

Фатыйма Айбикә инәйләрнең тупсасын атлап кергәнче дулкынлана башлады. Ишекне ачуга, сәке түренә ак мендәргә сояп утыртылган кап-кара бөдрә чәчле бала күзгә чалынды. (1); ггыйма баладан күзен ала алмый, бермәлгә катып калды. Чын курчак. Әйтерсең, Айбикә инәй бу чаклы кеше кереп туласын көтеп торган. Өстәлдә самавыры кайнап утыра. Тик шулай да бер әйберне онытмады - тиз генә кара бөдрә чәчле курчакның маңгаена олы гына кара корым тамга салып куйды. Ахрысы, Фатыйманың күз карашыннан бик курка иде. Кечкенә Рушания бик кызыксынып, кергән кешеләрне кү зәтте, хәтта сөенеп, елмаеп та куйды. Фатыйма кулындагы балаларны төшерергә дә онытып, баласына текәлде. Ике көннән биш ай тула кызчыгына.

Фатыйма, кил, утыр менә монда, зинһар, үпкәли күрмә, карама балага текәлеп, күзең каты, - дип, Фатыйманы балага *рты белән утыртты. - Бу балалар ачтыр инде, ашатыйк сабыйларны. Ниләр кылмак кирәк, кем карый инде? Бәлки Латыйфаның әниләре алып китәр?

Юк, алып китми, кирәкми бүре балалары, диде Кәмәрия карчык, үзе карасын ди. - Барый абзый авыр сулап куйды, ү *с астан гына Фатыймага карап алды. Фатыйма башын аска иеп, балалар ашатты.

Бер мизгел дә кабатланмый, һәркөн үзе белән нидер алып к илә, нидер алып китә. Фатыймага да бу көн тормышында көтелмәгән борылыш алып килде. Борылып карыйсы калмагандыр шул. Фатыйма балаларны ашатты да үз өйләренә алып чыкты. Бу өйнең эче әллә үзе шомлы, әллә Айбикә инәйләрнең якты, чиста өеннән соң шулай тоелды. Ой тыштан әле бик яңа булса да, эчтән шыксыз һәм буш, оллә нинди җансыз иде. Ике как сәке, бер олы сандык та бер оетәл. Бермәлгә Фатыйма керергә шикләнеп торды. Арттан ияреп кергән Барый абзый әзрәк көч бирде.

Курыкма, хәзер бер-ике атнасыз да кайтмый ул. Кайтса да, төрмәгә утыртып куярга кирәк.

11очмакта олы сандык өстендә яткан Якупның әнисе телгә килде, зәгыйфь кенә тавыш белән:

Ни сөйлисең, күрше, аны төрмәгә ябып, бу балаларны кем карый? - диде.

- Менә шул-шул, бу балаларны кем карый хәзер?

- Ярый, әлегә мин карап торырмын, аннан күз күрер, - диде Фатыйма. - Мин кичке эшкә барып кайтыйм, бозаулар эчереп. Бәхтияр, син зур, абый кеше бит инде, туганнарыңны карап утырып тор.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 70 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.016 сек.)