Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 2 страница

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

- Кем кызы әле син, бер дә күргәнем юк бугай?

- Садрый кызы Фатыйма, Айбикә инәй.

- Ни йомыш, үскәнем?

- Менә, - диде Фатыйма, дулкынланып, төргәген алга сузып, -күлмәклек. Күлмәк тегеп бирче, Айбикә инәй.

- Яхшы, уз, үскәнем, кил, өстәл кырына утыр. Мактап йөрисең. Ризыктан авыз ит, бергәләп чәйләп алыйк та тукымаңны карарбыз. - Алар авылында бер ул гына башка телдә сөйләшә, татар диләр аны, гомер буе шушында яши, ә башкорт телен белми.

Фатыйма олы пималарыннан әллә сикереп кенә чыкты. Аның бу йортта беркайчан да булганы юк иде. Ул авызын ачып, өйнең эчен карарга кереште. Ап-ак пәрдәләр, матур ап-ак чигүле мендәрләр, чиста, кулдан сугылган матур келәмнәр - бар нәрсә үз урынында, бар җирдә чисталык. Фатыйма кайда да булса басарга куркып калды.

- Кил, утыр, аш та ашарсың.

Фатыйма бүген кайчан ашаганын да хәтерләми, өйдә дә суга пешкән умач кына. Ул итле ашка карап төкереген йотты, «юк-юк, рәхмәт», дисә дә, тәлинкәдәге аштан күзен ала алмады, үч иткәндәй, эче дә кычкырып куйды.

- Утыр-утыр, Айбикә инәңнең ашы күп анда.

Фатыйма Айбикә инәйнең юмартлыгын ишетеп кенә белә:

аларга кергән бер кешене ашы булса - ашы, чәе булса - чәе белән сыйламыйча чыгармый, диләр иде, хак икән. Айбикә инәй белән Барый абзыйның балалары юк, алар икәүдән- икәү генә яшиләр. Шуңамы, дөньялары җитеш, өйләре бөтен, үзләре дә бар кешегә ачык йөзле, кунакчыллар. Фатыйма, алдындагы ашка кагылырга куркып, карап утырды, шулай да ачлык үзенекен итте, тәлинкә ялт итеп калды.

- Син, Барый җаным, без үлчәм алганчы чыгып тор, - дип, Айбикә инәй картын чыгарып җибәрде. Ул инде моңа күнеккән. Тукыманы тараткач, Айбикә инәй бераз телсез калып торды, тел шартлатты. - Ай, үскәнем, кайдан алдың мондый искиткеч матур тукыманы? Кара, чәчкәләре ялан чәчкәләредәй, әйтерсең, алар теп-тере.

- Айбикә инәй, күлмәккә җитәр микән?

- Җитә-җитә, артып та кала әле. Безнең кибеткә мондый тауарның кайтканы юк бугай.

Фатыйма ни әйтергә белми төртелеп калды, ул бу сорауга әзер түгел иде.

- Инәй, бүләк бу, - диде кызарып.

- Алай икән, бик кыйммәтле бүләк, кияү бүләгеме әллә, җанкисәккәем? - Фатыйма эндәшмәде. Фатыймалар гаиләсенең хәерчелеген авылда бөтең кеше белә, ә бу тукыма бик кыйммәт иде.

Оста үз эшен яхшы белә, үз эшен әллә каян таный:

- Синең бу күлмәгеңне дә мин теккәнмен икән бит.

- Әнинең күлмәге бу. ',

- Әллә шушы күлмәктән башка күлмәгең дә юкмы? Бу күлмәкне тексәм дә, аны фермага кия торган булмый бит.

- Юк шул, - диде җиткән кыз уңайсызланып, - салып юарга алмашка да юк.

- Ай, җаным, тукта, мин сиңа берәр нәрсә табып бирәм.

- Айбикә олы сандыкны ачты, аның эче тулы чүпрәк-чапрак. Актара торгач, бер-ике күлмәк тартып чыгарды. - Бу минем иске күлмәкләр, шулай да кияргә ярыйсы әле. Мин сиңа итәк булса да тегеп бирәм. - Җыя торгач, хәйран гына чүпрәк- чапрак җыелды.

Фатыйма үз күзләренә ышанмады, бүген иртәдән бирле Ходай аңа байлык-шатлык кына өләште! Кайтканда ул үзалдына елмаеп, уйга чумып өйләренә атлады. Тышта яңа кар төшкән, беренче салкыннар, ә күк йөзе искитмәле чиста, аның юлын тулган ай яктырта. Фатыйма шул тулган айга карап елмайды, ул бүген бик тә бәхетле иде, аның дөньясы шушы тулган айдай түгәрәк. Аның бу тормышка карашы бар яклап үзгәрде. Көтмәгәндә йөрәктәге бушлыкны ниндидер шатлык килеп тутырды. Тормышның бу хәтле дә матур булганын ул һич тә хәтерләми. Фатыйма кинәт туктап, артына әйләнеп карады, Айбикә инәйләр йортында әле дә ут яна иде. Менә ичмасам тормыш, хан сарае шулай буладыр. Ул бераз уйланып торды да кырт борылып икенче якка, бозаулары янына юл тотты. Өйдә күлмәкләрне киеп булмаячак, ә монда аңа беркем дә комачауламаячак. Фатыйма бозаулары янына керде дә куыклы лампага ут алды, ишекне эчтән аркылы терәү белән тартып бәйләп куйды. Мичкә тагын да утын өстәп, ягып җибәрде. Аннары Айбикә инәй биргән күлмәкләрне үзенә үлчәп карады, бу чиста киемнәрне пычратмыйм дип, өстендәге инде кайчаннан бирле сабын-су күрмәгән күлмәген салып ташлады. Хәзер инде тәне пычрак кебек тоелды - аягында киез итек, үзе шәрә. Бозауларга дип җылытылган суны тазда таманлап, юынып алырга булды. Фатыйма күлмәкләрне берәм-берәм киеп карады - барысы да кыскарак иде шул, шулай да акка вак кына чәчкәләр төшкән күлмәкне бик ошатты, төнгелеккә киеп йокларга дигән иде Айбикә инәй. Калганнарын ипләп кенә төреп алып куйды

- сеңелләренә булыр. Яшереп кенә саклаган ярты кисәк сабынын алып, көндәлек бер бөртек күлмәген юып элде. Бүген аннан бай кеше юк иде. Эшләре беткәч, Михман ясап биргән сәндерәгә күз ташлады, елмаеп җибәрде, акрын гына өскә үрмәләде. Анда калын итеп печән түшәлгән, ә өстенә ниндидер киез кебек нәрсә дә ябылган иде, иске шинелен сүтеп җәйгән, ахрысы. Фатыйма, үз күзләренә ышанмыйча, кабат-кабат сыйпап карады, шундый җылы һәм йомшак тоелды. Бүген ул патша кызы кебек йомшакта, җылыда тон чыкты, кандалалар да таламады, төнлә балалар да елап теңкәгә тимәде, сүгенергә исерек әтисе дә юк монда. Биредә ул һәм аның хыяллары, йөрәгендә әйтеп бетергесез бәйрәм. Фатыйма, күзен дә йоммыйча караңгы түбәгә карап, әллә нинди хыялларга чумып ятты. Кайда, кемнәр табып үстергән шундый чибәр баһадирны? Ул үз хыялларына батып, тышта кар шыгырдаганны да, кечкенә шәүләнең бозау абзарында тәрәзәдән-тәрәзәгә йөрүен дә ишетмәде. Кем дә булса аны күзәтәдер дип уйламады, шул кечкенә шәүлә аның сылу шәрә гәүдәсен күреп, башын югалтыр дип, уена да китермәде.

Фатыйма иртән каты итеп ишек какканга уянып китте, тәрәзәгә күз салгач, сикереп торып ук утырды. Кайда йоклаганын онытып, биек сәндерәдән егылып төшеп, тезен авырттырды, шулай да тиз-тиз өс-башын тәртипкә китерде дә йөгереп барып ишекне ачты. Кичтән бәйләгән бәен көчкә сүтте.

- Нишләп ачмыйсың? - диде Саттар агай, озын терәүгеч киртәгә карап. Үзе генә микән дип, күзе белән бозау сараен капшады. Фатыйманың эш урынында һәрвакыт тәртип. Шулай да түрәлеген күрсәтеп, җикеренеп алырга ярата. Эше шул булгач, моңа берәү дә каршы түгел. Ә бозаулар абзары аеруча чисталык таләп итә. Көн дә такта идәнне кырып юарга, чиста салам түшәргә, читлекләрне ап-ак итеп акларга кирәк, эчкән сөтләре артык салкын да, артык җылы да булмасын. Фатыйма инде монда өченче ел эшли, һәм үз эшен бик яратып башкара. Шулай да яшьләргә кисәтү ясап, күз-колак булып тору зыян итмәс. Тышкы ишек ачылды да ябылды, тик керүче генә күренмәде, болыт булып салкын гына керде.

- Кайсы йөри анда, кирәкмәгәнгә салкын ташып? - Саттар агай чыгып китүгә, Фатыйманың әнисе килеп керде, ул күрше абзарда сыер сава.

- Фатыйма, нишләп бүген тагын кунарга кайтмадың, кайда кундың? - дип, ул да Саттар агайдай тирә-ягына күз салды. Яңа ясалган сәндерәне күрде: - Атакай, моны кем болай оста ясады?

- Әнә, сарайны юнәткәндә ясап киттеләр. - Абзар эче бик якты булмаганга, Фатыйманың кызаруын әнисе сизми калды, ул өскә үрелеп карады, җәелеп яткан киезне күреп:

—Абау, каян алдың мондый яхшы киезне, - дип әйләндереп сыйпап карады, - әтиең дә сугыштан шундый киез шинель киеп кайткан иде, сиңа кем бирде?

- Табып алдым, солдатларныкы төшеп калгандыр.

- Балам, алайса, кеше-кара күргәнче, өйгә алып кайтып китәем, энеләреңә ябынып йокларга бик әйбәт булыр, бигрәкләр яхшы, үзе җылы, - дип әнисе төрә дә башлады.

- Соң, әни, миңа да ябынып йокларга кирәк бит.

- Синең монда болай да җылы, аннан, кунып ятма берүзең, яшь кызларга килешкән эш түгел, җеннәр ияләшүе бар.

Хәсибә апай киезне тартып тиз-тиз төрә башлады, киез астыннан чыккан төргәкне күреп, аңа да үрелде. - Ә монысы ни тагын?

- Әни, анысын Айбикә инәй бирде, бер дә алмаш киемем юк бит, кызлар әллә ниләр кияләр.

Әнисе әллә ишетте, әллә юк, ашыга-ашыга төргәкне актарды.

- Монысы сиңа кыска булыр, миңа таман, монысы сеңлең Маһинурга әйбәт булыр. - Фатыйма ак эчке күлмәккә үрелергә бирмәде.

- Монысы миңа, йоклаганда кияргә, дип бирде Айбикә инәй, - диде дә әнисенең кулыннан тартып алып, куенына бөтереп тыкты.

—Ярар, анысы үзеңә калсын, тагын сора, күптер әле аның, байлар алар, бала-чагасы юк. Бирсә, кирәкми дип торма. Ярый, савымнан соң кереп алырмын, - дип, бөтен урынны туздырып, печән белән каплап куйды.

Әнисе чыгып киткәч, Фатыйма иләс-миләс килеп, нигәдер күңеле кителеп калды, әйтерсең, ниндидер шатлыгын, җылысын урладылар. Көянтә-чиләкләрен күтәрде дә күрше абзарга сыер савучылар янына сөткә барырга чыкты. Әнисе бер дә, «балам, ашыйсың килмиме?» дип. ипи сыныгы булса да кыстырып килмәгән, аның болай да бөтен ашаганы бозаулар белән көненә ике-өч тапкыр сөт эчү, бүтән ризык юк монда.

- Фатьма, - дигәнгә кыз сискәнеп китте, каршысында торган серле күзләргә килеп төртелгәч, бу өч көнлек танышы никтер шулчаклы якын һәм кадерле тоелды. Сүзләр чыкмады, күзләр генә сөйләште, шушы кышкы салкынга карамастан, көннәр буе карашып торырга да әзер иде алар.

«Иптәш сержант, иптәш сержант», дигәнгә, Михман артына борылды, арттагы кечкенә буйлы солдат хәтта чигенеп куйды. Фатыйма елмайды да алга атлады. Ул сөт җылытып бозауларга эчерде, утын кисеп әзерлисе дә бар иде. Пычкысын тотып урамга чыкты. Утын таганына юан каенны китереп салды да берүзе тартырга тотынды. Энеләре булыша иде, бу арада килгәннәре юк. Тышта бик каты салкыннар башланды. Аларның да киярләренә юк, урамга да чыга алмыйча, тилмереп утыралар. Менә бу үтмәс пычкы белән ялгыз тартышу бер дә җиңел түгел шул... Пычкыны, әйтерсең, кулыннан йолкып кына алдылар - көрәктәй көчле куллар килеп тотынгач, үтмәс пычкы да җиңел генә чыж-чыж дип җырларга тотынды. Михман белән Фатыйма бер-берсенә күтәрелеп карадылар да елмаеп куйдылар, әйтерсең лә алар өчен бер пычкы сөйләште. Михман матур итеп елмайды да ике бит очларына күрсәтеп нидер әйтте, Фатыйма ике сүз генә аңлады: «матур кыз». Фатыйма елмайса, бит очлары чокыраеп, үзенә генә хас сөйкемлелек өсти; янып-пешеп эшләгәнгә, бит очлары алсуланган, иреннәре дә уймак кебек матур, кып-кызыл. Михман кызны бүген көн яктысында якыннан күргәч, бөтенләй күзен ала алмады. Фатыйма бик чибәрләр рәтенә кермәсә дә, якыннан күргән кеше аның сөйкемлелегенә хәйран кала. Буе озын булмаса, инде әллә кайчан кияүгә соратканнар иде дә бит. Михман кулын болгый-болгый нидер аңлатты, Фатыйма кайбер сүзләрне генә аңлады, аңа барыбер бик рәхәт иде. Матур күкрәк тавышы белән рәхәтләнеп көлде, ул көлгәндә Михман исе китеп аңа карап торды.

- Ай-вай, - диде, күктәге кояшка күрсәтеп, ике кулын бергә куеп, - Фатьма матур.

Алар тирә-якта беркемне күрмичә, шушы мизгелне мәңге сузарлар иде, тик рәхәт белән тәмле озакка бармый шул. Арттан Саттар агайның тавышы ишетелде.

- Фатыйма үзе дә тартыр, калхуз атыннан да көчлерәк, син калган эшләреңне кара.

Михман белән Фатыйманың йөзендәге шатлыкны сыер ялап алгандай булды. Фатыйма тиз генә бер кочак утынны күтәрде дә абзарга таба йөгерде. Кичкә чаклы мич тирәли сәндерә асларын утын белән тутырдылар. Кичке якта Фатыйма янына Михман кабат керДе, Фатыйманың учына бер кечкенә төргәк салды.

- Аша, тәмле, - дип куйды. /

Фатыйманың учына әйтерсең лә йолдыз салдылар,

селкенми дә төргәккә текәлде, кеше күреп калмасын дипме, әллә төшереп җибәрүдән куркыпмы, төргәкне йомшак кына күкрәгенә кысты да «рәхмәт», диде. Күзләренә текәлеп, «эх, сөйләшеп тә булса иде», дип уйлады. Солдатларның китәр вакытлары җитте, ахрысы, Михман артына карый- карый ишеккә ашыкты. Ул чыгып киткәч, Фатыйма түзмәде, төргәкне ачып карады, анда ап-ак зур гына шикәр кисәге иде. Фатыйма аны уч төбендә әйләндерде дә тел очы белән генә шикәргә кагылды, аның тәмлелекләре! Әтисе дә сугыштан шикәр алып кайткан иде, тик аныкы кесәдә йөри-йөри каралып беткән иде, аны бик вак кисәкләргә ваклап, бик кадерләп кенә ашаганнары хәтерендә. Шуннан бирле шикәр тәтемәде. Ап-ак шикәрнең тәмен тагын-тагын татып карыйсы килде, тагын телен тидерде дә күзләрен йомды. Йөрәгендә Михман булса, телендә бәйрәм булды. Әз генә ватып алып, өйдәгеләргә дә алып кайтса? Тик кайдан алганны ничек аңлатыр соң? Ярый, ни булса, шул булыр шикәрне чүпрәккә төреп, вак-вак кисәкләргә ватты, бер кечкенәсен авызына капты да тагын күзен йомды, шушы мизгелне мөмкин кадәр озакка сузарга тырышты. Ишек ачылган тавыш ишетелде. Фатыйма бурлыкта тотылган баладай сискәнеп китте, куркудан кечкенә шикәр кисәген йотканын сизми дә калды, тәмен озаклап татып утырырга туры килмәде.

- Фатыйма, кая, бир теге әйберләрне, кеше-кара күргәнче алып кайтыйк. Әйдә, син дә өйгә кайт.

Фатыйма теләр-теләмәс кенә әнисенә иярде, шундый рәхәтлекне өзүенә әнисенә ни ачуланырга, ни үпкәләргә белмәде. Аның ялгыз калып хыялланасы, хисләнәсе килде. Юл буе әнисе нәрсәдер тыр-тыр сөйләде. Фатыйма сүзгә катышмады, уйлары белән әллә кайларда иде шул. Өйләре кырына кайтып җиткәч, туктап калды: кыйгая башлаган салам түбәле йорт, асылынып төшкән йорт капкасы, анда- монда сүтелеп беткән читәннәр. Йа Ходай, моннан да алама, хәерче йорт бармы икән? Фатыйма артына борылып карады. Ул боларга моңынчы әһәмият тә бирмәде. Айбикә инәй белән Барый абзыйлар йортында булганнан соң, үз йортларының бөтен хәерче ямьсезлекләрен күреп, йөрәге әрнеп куйды. Әтисе чатан гына бит, кулсыз түгел ләбаса, энесе җиткән егет.... Ишек ярыгыннан тышка җылы һава чыга, эчкә салкыны өрә, кыскасы, урам җылыталар. Өй ишеген ачуга, ул үз йортын беренче күргәндәй карап торды, сәке өсте тулы бала-чага, чәчләре үрелмәгән кыз сеңелләре, өсләрендә теткәләнеп беткән кием-салым; почмакта түшәлгән саламда исерек әтиләре аунап ята. Өйдә тынчу, бигрәк тә тыштан кергәндә өй эчендәге һава тынны буа. Җитмәсә, кечкенә сарык бәрәннәре дә шул балалар белән аяк астында бутала. Фатыйма үз тормышларына яңа күзлектән карады, ишек төбендә утырган әбисе янына, сәкенең бер почмагына килеп утырды. Дәү әнисе сөенеп, олы оныгының беләгеннән сыйпап куйды.

- Кайттыңмы, бәбкәм, арыгансыңдыр инде.

- Хәлләрең ничек, дәү әни? - диде Фатыйма да әбисенең коры сөяккә калган кулыннан сыйпап.

- Ярыйсы да, бәбкәм, миләрем кайный бу балалар тавышыннан. Ятып кына торыр идем дә, өстән чабалар, тик кенә утырамыни җен балалары. - Чынлап та, бәләкәйләре кычкыра, олылары аларны тыярга тырышып, тагын да катырак кычкыра - мәхшәр. Бозау абзарында күпкә тынычырак иде.

- Әйдә, бәбкәм, тышка чыгып керик, ал комганны.

Капшана-капшана әбисе белән тышка чыктылар, дәү

әнисе йомышын йомышлаганчы иң беренче күккә карап торды.

- Ай да тулган икән, киләсе айлар ни китерер инде, ярый, хәере белән килсен. Әй Аллам, бөтен нәрсә җимерелеп ята, без бабаң белән болай яшәмәдек, кызым, бу йорт тулы мал булды, сарайлар да бөтен иде, сугыш бетерде. Әтиең дә булдыксыз булып чыкты, ярый инде сугыштан исән-имин йөреп кайтты. Эх, бигрәк бетте куралар, өй дә иске инде, балалар ду килеп чапкан саен, өскә ишелеп төшмәсен дип куркам. Алар аңлыймени, салам астында калып кем үлгән әле, дип көләләр.

Фатыйма бу сүзләрне яттан белә инде, тик шулай да берсүзсез тыңлый әбисен. Шушы көннәргә чаклы йөз кат ишетсә дә, бу сүзләрнең чын мәгънәсенә, дәү әнисенең борчылуларына ул хәзер чын йөрәге белән кушылды. Кинәт башына килгән уй аны бөтенләй телсез диярлек калдырды. Кулында ут өерткән Михманны кияү итеп ничек шушы йортка чакырмак кңрәк, аңламас ул моны. Урал тау уртасында утырып, киртә-капкасыз яшә инде, бу хәерчелекнең башы ялкаулык иде бугай. Әтиләре үзе дә эш белми, балаларга да өйрәтми, менә шуңа да әбисенең йөрәге әрни, аның да баласының кеше төсле яшәвен күрәсе килә, аңа да тыныч кына ятып торырга бер почмак кирәк. Фатыйма дәү әнисен жәлләп, кочаклап алды.

- Дәү әни, ярый, борчылма, бер рәтләнер әле бу дөньялар. Менә миңа бүген күчтәнәч бирделәр, мин аны сиңа бирәм, син әзләп кенә үзең өләшерсең. Мин бирде димә, ашка баргач бирделәр, диген.

- Ә нәрсә соң ул?

- Шикәр, дәү әни, менә, тотып кара.

- И-и бәбкәм, бик күп бит бу, - дип пышылдады карт әбисе, - кем бирде, кызым, әллә берәй егет сыйладымы?

- Әйе, - дип пышылдады Фатыйма бик серле итеп, - тик инәй белмәсен.

-Ярый, ярый, бәбкәм, болай хәерче булмасак, әллә кайчан кияүдә булыр идең дә. Инәңә әйтәм дә бит, шул баланың өстен рәтләргә кирәк дип, бигрәк юк шул, бала табудан башка берни белми. Син, балам, теге әбиеңә охшагансың, ул шулай озын буйлы, бик чибәр, уңган иде; бик җитеш, мул яшәделәр. Әниең бер дә аңа охшамаган, бигрәк җыбыткы. Әй бәбкәм, берсен алып, берсен куя торган түгел - чиләгенә капкачы. Тукта, бәбкәм, менә мин дә сиңа бирим әле, - дип кайсыдыр җиреннән бер кечкенә төргәк чыгарып бирде.

- Хәер акчаларым, кияүгә чыга калсаң дип, җыештырып килгән байлыгым, күп түгелдер инде, бәбкәм, шулай да кирәге чыкса, тот. Килешкән эш түгел инде - кияүгә чыгасы кызның алмаш күлмәге дә булмасын, - дип сөйләнә-сөйләнә, өйгә таба атлады, тагын күктәге айга күтәрелеп карады.

- Салкын төшә, кара, ай белән йолдызлар ничек ялтырый.

Алар кергәндә, сәке уртасындагы бердәнбер кечкенә ашъяулыкны балалар сырып алганнар, уртада зур бер чуен бәрәңге. Күмәк гаиләдә кем өлгер - шуның тамагы тук. Балалар яна-пешә кабыклы бәрәңгегә ябырылдылар.

- Чәйнәп ашагыз, нәрсә үрдәк кебек тутырасыз, - дип, әнисе балаларга кычкырып куя, тик аны ишетүче дә юк.

Өйдә ярык өч-дүрт чәшке бар иде, шуларга фермадан урлап алып кайткан сөтне әзләп-әзләп бүлеп бирде. Балалар, миңа да миңа, дип тарткалаша торгач, бер чәшкене төшереп түктеләр, бер минутка тынлык урнашты. Хәзер ни буласын чамалаган балалар читкә шуыштылар, тик иң кече Гәрәй генә аптырап калмады, ятып, сөтне башта чөмерде, аннан ялап ук куйды. Чуен төбендә калган өч бәрәңгене Фатыйма, әбисе, әнисе бүлешеп ашадылар. Әнисе кайдандыр бер ипи кисәге чыгарып чәйнәде-чәйнәде дә имезлек ясап, марляга салып, яшь ярымлык Сәхиянең авызына каптырды, ниндидер киндер капчык чүпрәгенә урап, куенына алды.

- Ярый, ятыйк, иртән иртә торасы бар, кәрәсин дә әз генә калган.

Малайлар исерек әтиләре янына — салам түшәлгән почмакка тезелделәр. Фатыйма иң кырыйдагы стенага аркасын терәп, өстендәге фуфайкасын ябынып ятты, анысы аякка тартсаң, өскә калмый, өскә тартсаң, аяк өши. Балалар да бер бәләкәй юрган астында тартыштылар-сугыштылар да, арып, йокыга киттеләр. Аларга алмашка кандала, таракан шыбыр-шыбыр төнге сәяхәткә чыкты. Фатыйма ничек кенә тырышмасын, күзенә йокы кермәде, элек ул шулай тиештер дип яшәсә, хәзер һич тә болай яшәргә ярамаганны аңлый башлады. Кайчан бетәр бу хәерчелек? Юкса, ярты өй эче кара таңнан кара төнгә тиклем колхозда эшли, бөтен эш хакы бер таяк, ул таякның бәясе бер кило он; аны да ел азагында санап чыгаралар, тик инде алыр нәрсә калмаган, алдан яздырып, алып бетерелгән була. Ничек яшиләр, ничек чыдыйлар - бер Алла гына белә. Әтиләре эчмәгәннәр барыбер җиңелрәк яшиләр. Фатыйма как сәкедә селкенә дә алмыйча ятты-ятты да, янбаш сөякләренең авыртуына чыдай алмыйча, акрын гына торып киенде, тышка чыкты, кышкы саф һаваны күкрәк тутырып сулады. Мескен әбисе ничек йоклыйдыр ул катыда, үзе дә сөяктән генә тора бит, мескенкәем. Фатыйма кичә үзе йоклаган, йомшак печән җәелгән сәндерәне исенә төшерде, эченә ниндидер җылы шатлык йөгерде. Кире тынчу өйгә керәсе килмәде, бераз уйланып торды да бозаулар абзарына таба юл алды. Авыл татлы йокыга талган, бер генә йортта да ут күренми, төнге тыныч урамда аяк баскан саен кар шыгырдаган тавыш авылның икенче башына тиклем ишетеләдер. Фатыйма әлегә үзе дә аңлап җиткермәде - нәрсәгә дип шушы караңгы төндә, курыкмыйча, бозау абзарына ашыга? Әйтерсең, аны анда кемдер көтеп тора. Фатыйма кинәт туктап калды. Кайдадыр көчек елаган тавыш килгәндәй тоелды, туктап тирә-ягына каранды, берни күренмәде, курка ук калды. Кыш җитсә, бу якта бүреләр күбәя, алар авылга ук киләләр. Көчек бик якында тоелды, Фатыйма акрын гьща сызгырып, чакырып карады, каяндыр ак дисәң, ак түгел, күк дисәң, күк түгел бер нәрсә килеп төште. Фатыйма куркуыннан бер читкә сикерде. Кечкенә йомгак койрыгын болгый-болгый аягына сарылгач, Фатыймага азрак җан керде.

- Ай, котымны алдың, менә бит, бирим дигн колына чыгарып куйган юлына, - дип, Фатыйма көчекне кулына алды. - Ачтырсыңдыр шул, тук булсаң, син дә берәй җирдә борын төртеп йоклап ятар идең. Минем дә сине туйдырырга бер нәрсәм дә юк, ярый, иртәнгә чаклы түзсәк, җылы сөт эчәрбез.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 57 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.015 сек.)