Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Татар телендә сөйләм этикеты Сөйләм этикетын культура элементы буларак та, сөйләм процессында үз-үзеңне тоту буларак та карарга ярый.



Татар телендә сөйләм этикеты Сөйләм этикетын культура элементы буларак та, сөйләм процессында үз-үзеңне тоту буларак та карарга ярый. Татар телендә сөйләшүчеләрнең сөйләм процессында үз-үзләрен тотышлары аларның яшеннән дә тора. Традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар аеруча өлкән буын кешеләренең сөйләм телендә чагыштырмача саф килеш чагылыш таба. Татарларның сөйләм процессында үз-үзләрен тотышындагы аерым күренешләр ислам йогынтысы белән дә аңлатыла. Яшь буынның сөйләм процессында үз-үзләрен тотышы рус халкы, культурасы һәм теле йогынтысы белән характерлана. Аралашканда контактка керү сәламләүдән башлана. Сәламләшү аралашуда катнашучылардан тора. Сәламләү сүзләренә: Исәнмесез! Хәере иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Әссәламәгаләйкем! керә. Беркадәр гади Һәм фамильяр булып Нихәл? Саумы? Саумысыз? Сәлам? формалары тора. Студентлар арасында рус сөйләме йогынтысында шаян формада Чао! Салют! Привет! вариантлары да кулланыла. Татар сөйләменең үзенчәлеге булып туганлык терминнарын кулланып мөрәҗагать итү тора: апа, абый, энем, апам, сеңлем, җизни, балдыз, әби, бабай. Балаларның әбиләренә, бабаларына эндәшү әби, бабай, дәү әни, дәү әти формаларында сакланган. Татарларда якыннарга, яраткан кешеләргә эндәшүнең бербөтен системасы булдырылган. Алар игелеклелек, эмоциональлек белән аерылалар: кадерлем, сөеклем, алтыным, күгәрченем, былбылым, акыллым, аккошым, җаным, җан кисәгем, бәгырем, бәгырькәем һ.б. Татарларда шулай ук рус теле йогынтысында официаль аралашуда исем һәм әтисенең исеме формасы белән эндәшү таралган: Әмир Арысланович, Шәүкәт Җәүдәтович, Галия Закировна һ.б. Аралашу гадәттә диалог формасында бара. Монда сөйләшүне башлау өчен информатив булмаган характердагы сораулар, сөйләшүне дәвам итү өчен төрле кисәкчәләр, модаль сүзләр зур роль уйный. Хушлашканда татарлар сау бул - сау булыгыз, исән бул - исән булыгыз, хуш - хушыгыз диләр. Бер вакытка, яисә чикләнгән вакытка кадәр саубуллашканда рус теленнән калькалашкан гыйбәрәләр кулланыла: кичкә кадәр, иртәгәгә кадәр, хәзергә. Моннан тыш, гадәти көнкүрештә мондый формалар кулланыла: тыныч йокы, хәерле төн, килегез, кергәләгез, шалтыраткалагыз, әниеңнәргә сәлам, тагын килегез. Әңгәмәдәш киткәндә хәерле сәгатьтә, хәерле юл, юлың уң булсын, ак юл сезгә һ.б. теләкләр кулланыла. Күңел кабул итмәгән әңгәмәдәш киткәндә, юлыңа ак җәймә диләр. Бала туганда тәбрикләүләр озын гомерле булсын, тәүфыйгы белән тусын, мөбәрәк булсын дигән сүзләр ярдәмендә әйтелә. Яңа кием белән тәбрикләгәндә котлы булсын, җылы тәнеңдә тузсын, өстәүле кием (мал) булсын, рәхәтен күрергә насыйп итсен, игелеге белән булсын, өстеңдә киеп туздырырга язсын һ.б. матур теләкләр белдерәләр. Тәбрикләгәндә иң яхшы, иң югары дәрәҗәдәге игелекле теләкләр белдерә торган сүзләр дә кулланыла: чын күңелдән тәбрик итәм, чык йөрәктән тәбрик итәм һ.б. Сөйләшү процессында игелекле, яхшы теләкләр һәрвакыт урын билиләр. Ашап утыручыларга тәмле булсын ашларыгыз (чәйләрегез) тәмле булсын, сихәтле булсын кебек теләкләр әйтелә. Йортка яшь килен килеп төшкәндә җиңел аягың белән, бәхетең тәүфыйгың белән һ.б. сүзләр белән каршы алалар. Гадәттә эш башлаучыга кулың җиңел булсын, кулың-аягың җиңел булсын диләр. Эшләүчеләрне күргән очракта кайвакыт алла куәт бирсен, алла ярдәм бирсен, эшләр уңсын дип, теләкләр белдерәләр. Эшне башлап җибәргәндә аллага тапшырдык, хәерле сәгатьтә дигән сүзләр әйтелә. Озын гомер теләгәндә йөз яшә, мең яшә, күп яшә, озын гомерле бул кебек сүзләр кулланыла. Рәхмәт белдерү сүзләре: рәхмәт, рәхмәт сезгә, рәхмәт сиңа, бүләгең өчен рәхмәт, чыгышыгыз өчен рәхмәт, мең-мең рәхмәт сиңа, рәхмәтләр укыйм һ.б. Рәхмәт белдерү яхшы теләкләр теләү белән булырга мөмкин: авызыңа бал да май, аягың-кулың сызлаусыз булсын, рәхмәт яугыры һ.б. Гафу итү сүзләре рәтенә: гафу ит, гафу итегез, кичер, кичерегез керә. Аларга гадәттә зинһар сүзе өстәлә. Кайвакыт гафу итүнең сәбәпләре дә әйтелә: борчуым өчен гафу итегез, соңга калган өчен гафу итегез һ.б. Үтенеч гадәттә боерык фигыль, -чы/-че, -санә/-сәнә, -ла/-лә, кисәкчәләре һәм зинһар модаль сүзе кушылуы нәтиҗәсендә белдерелә: бирче, керсәнә, калсана, сорамагыз ла, әйт зинһар. Шулай ук әле, инде кисәкчәләре кулланыла: бирегез әле, керегез әле һ.б. Нәзакәтлерәк үтенеч түбәндәге формалар белән белдерелә: авырсынмагыз, килегез әле, карап чыкмассызмы икән, кереп чыкмассызмы икән һ.б. Үтенечнең югары дәрәҗәдәгесе үтенәм, ялварам һ.б. шундый сүзләр белән белдерелә. Мондый үтенечләргә җавапны ярый, ярар,әлбәттә, хәзер, булдыра алмыйм, булмый, була, була ул сүзләре белән бирәләр. Өйгә кеше килеп кергәндә керегез, үтегез, түргә утырыгыз, әйдүк, рәхим итегез, рәхим итеп утырыгыз кебек сүзләр әйтелә. Татарлар - кунакчыл халык. Ашаган вакытта кеше килеп керсә, алар мактап йөрисез икән, рәхмәт төшкерләре утырыгыз, аштан олы түгелсездер бит шикелле сүзләр ярдәмендә бара. Өстәл артында авыз итегез, җитешегез дигән сүзләр әйтелә. Кешене хуплаганда, аңа комплимент әйткәндә сез һаман яшь, сез бер дә картаймагансыз, сез бик әйбәт күренәсез, сез бик матурсыз, сез һаман яшәрәсез, сез һаман шул ук, сезгә бу күлмәк бик килешә, сезгә бу прическа бик килешә сүзләрен кулланалар. Татар теле бик эмоциональ. Бу эмоцианальлек и-и-и, ай, әй, ой, ух, уф, ну, оһо, бәй, абау, ә-ә-ә, о-о-о, ай-ай-ай, бәлеш, пәрәмәч, чү һ.б. ымлыклар ярдәмендә ирешелә. Ымлыклар ярдәмендә шатлык, канәгатьләнү, канәгатьсезлек, курку, икеләнү белдерелә.




 

Речевой этикет: особенности речевого этикета. Русский речевой этикет.

Где бы мы с вами не находились-на улице, дома, в офисе, в поездке мы ежедневно и многократно здороваемся и прощаемся, благодарим и извиняемся, поздравляем и соболезнуем, просим и предлагаем, приглашаем и отказываемся, ну и, конечно, «говорим друг другу комплименты»! Умение уважительно и тактично общаться, то есть пользоваться речевым этикетом, позволяет нам комфортно себя чувствовать при общении со знакомыми и незнакомыми людьми, с друзьями, с возлюбленными, с начальником и т.д. В противном случае мы рискуем прослыть невежей и грубияном, не способным правильно войти в контакт, его поддержать, а также грамотно из него выйти. Заглядывая в историю, слово «этикет»- французское, впервые было употреблено при дворе Людовика XIV, когда озадаченным гостям были выданы карточки (этикетки) с предписанием, как они должны себя вести при дворе высокочтимого короля. Сейчас общепринятые правила общения прочно закрепились в культуре каждого народа и каждый более или менее воспитанный человек должен всенепременно им следовать. Какова же роль речевого этикета? Во-первых, речевой этикет помогает избежать конфликтных ситуаций. Говоря собеседнику «Извините», «Прошу прощения», мы снимаем возникшую напряженность в общении, если вдруг таковая имеет место. Во-вторых, речевой этикет способен показать уровень близости собеседников. Например, приветствуя людей, к которым относимся с большим уважением, мы говорим «Здравствуйте!», «Мое почтение!», «Рад вас приветствовать!». Между тем, хорошим друзьям и близким адресуем слова «Привет! Кого я вижу!». В-третьих, он способен установить социальные рамки между людьми, разделяясь на официальный речевой этикет и неофициальный, с официальным этикетом соотносятся фразы «Разрешите вас поприветствовать!», «Добрый день!», «Здравствуйте!», с неофициальным «Здравствуй!» или «Здорово!». В случае общения с незнакомыми людьми речевой этикет вообще становится незаменимым помощником. Как вы себе представляете обращение к незнакомому человеку с какой-либо просьбой без употребления слов «Извините», «Не могли бы вы»? И дальнейшего с ним прощания без «Благодарю», «Спасибо»? То есть речевой этикет определяет и норму чисто человеческих отношений собеседников друг к другу, когда вы благодарите кого-то за оказанную помощь -благодарность должна быть искренней, исходить от сердца. Так же принято поступать и в ситуации, когда у одного из участников общения случилось несчастье, выражение скорби и сочувствия должно быть неподдельно. В то же время, искренней заинтересованности друг в друге у партнеров по общению может и не быть. Приветствуя кого-либо, мы лишь показываем, что заметили человека, узнали его и выделили среди всех остальных людей. Интересно определение речевого этикета Н. И. Формановской как лишь взаимного «социального поглаживания» собеседников. С помощью речевого этикета вы демонстрируете также уровень своего воспитания и ту степень вежливости, которую вам удалось достичь в процессе этого воспитания. Вежливость-это проявление уважения партнеров по общению друг к другу. Она также ассоциируется с корректностью, учтивостью, почтительностью, тактом. Тем не менее, следует помнить, что подчеркнутая вежливость может установит непреодолимую дистанцию между собеседниками или даже сильно задеть и обидеть близкого вам человека. В речевом этикете важна также интонация, мимика, жесты, ответная реакция. Интонации и жесты, применяемые по отношению к отдельным людям, не позволительны по отношению к другим. Например, трудно представить учителя вашего сына или дочери, фамильярно похлопывающим вас по плечу при встрече, или недоумение того же учителя, если вы по прощании заключите его в свои объятия. И все-же главная функция речевого этикета-это правильное вступление в контакт, грамотное его поддержание и умение правильно из него выйти. Овладев правилами речевого этикета, вы адаптируетесь в любом социальном коллективе, что является необходимым условием для успешной карьеры. Речевой этикет имеет свои национальные особенности, и даже если мы в совершенстве овладеем языком, не усвоив правил речевого этикета, принятого в данном языковом коллективе, наше общение с представителями той или иной культуры обречено на неудачу. В странах Запада, например, на приветствие и вопрос «Как дела?» принято отвечать «Хорошо!», в России же ответ скорее нейтрален и менее эмоционально окрашен, мы говорим «Нормально», «Ничего», «Помаленьку». Японцы никогда не заканчивают предложения в беседе первыми, чтобы не показаться бестактными, предпочитая, чтобы это сделал собеседник. Речевой этикет со временем претерпевает свои изменения. Некоторые выражения и фразы речевого этикета, принятые во времена Пушкина, безвозвратно канули в лету. Например, выражения «Покорнейше благодарю», «Нижайше кланяюсь», «Благодарствую», «Ваш покорный слуга». Согласитесь, в наше время они звучат странно и нелепо, а Александр Сергеевич очень любил подписывать свои письма последней фразой из этого списка. Интересно, что у разных социальных групп речевое поведение несколько отличается: более образованные люди предпочитают употреблять в речи местоимение «вы», а не «ты» по отношению к собеседнику. А женщины общаются более вежливо, чем мужчины, так как не склонны употреблять бранную лексику в разговоре. Ну и в конце приведем некоторые общепринятые в нашем обществе формулы речевого этикета. При необходимости познакомиться с совершенно незнакомым человеком принято говорить «Разрешите познакомиться», «Позвольте познакомиться», «Будем знакомы». Приветствия, подчеркивающие радость встречи, это «Рад вас видеть!», «Добро пожаловать!», «Рад приветствовать!». Слова соболезнования «Я вам искренне сочувствую», «Приношу свои глубокие соболезнования», «Разделяю ваше горе». Поздравляем словами «Разрешите поздравить», «Примите искренние поздравления», «Сердечно поздравляю». Ну и, наконец, расставание с надеждой на встречу выражаются словами «Надеюсь, скоро увидимся!», «До новой встречи!».


 

Этикет на улице Когда мы двигаемся по улице в привычном темпе (обычно ускоренном), нашим главным правилом должно быть – не причинять неудобств автомобилям и другим пешеходам. На улице воспитанный человек не сорит, не показывает пальцем, не плюет, не кричит на детей, не ходит по газонам, не позволит себе остановиться посредине дороги, чтобы поговорить с приятелем, не бросает огрызки, не лузгает семечки. Нельзя небрежно относиться к правилам дорожного движения – совершенно неоправданно рисковать собственной жизнью и не уважать нелегкий труд водителя. Водителям, в свою очередь, нужно помнить, что хладнокровное обрызгивание прохожих грязью – вопиющее бескультурье. Увидев на улице знакомого, лучше не допытываться, куда он идет и не останавливать его, если он идет не один. Мужчина обязан помочь своей спутнице нести тяжелую сумку с продуктами или чемодан. Однако он будет выглядеть нелепо с сумочкой в руках или дамским зонтиком. Снятый жакет или плащ женщина тоже несет сама. Закрытый зонт женщина может подвесить на запястье за предусмотренный шнурочек на зонте. Мужчина несет закрытый зонт в правой руке в виде трости или на левом предплечье, но ни в коем случае наперевес, как копье, чтобы не задевать окружающих. При открытии зонта также следите за тем, чтобы никого не зацепить. Есть на ходу не следует. Исключение только для детей, которые могут съесть мороженое, баранку или фрукты. Взрослому человеку это можно съесть, присев парке на лавочку или стоя у киоска. Во все времена общепринятым правилом считалось и считается, что курить на улице нельзя даже мужчинам. На Украине, например, уже лет пять, как принято постановление о запрете курения в общественных местах, которое мало кто соблюдает. Но прецеденты уже были, когда в суде выигрывались дела против курильщиков. Этикет в этом плане намного категоричнее, чем любые законодательные акты. Что касается женщины, то она закурить на улице может лишь в исключительном случае. Юноши, задевающие проходящих мимо девушек своими, пусть даже остроумными, репликами, демонстрируют вопиющие недостатки своего воспитания. О «стрелке» на колготках или забрызганном пальто случайному прохожему лучше не говорить – это скорее бестактность, чем услуга. Но вот обратить внимание незнакомой женщины на случайно раскрывшуюся сумку вполне уместно.

Кереш

Этикет (фр. étiquette — ябыштыргыч, ярлык) — үз-үзеңне тиешле рәвештә тоту кагыйдәләре җыелмасы. Бу кагыйдәләр француз корольләре, башлыча Людовик XIV сараенда кертелгән була. Алар дворяннарны король каршында тупас хаталардан саклый. Этимологиясе: «Яхшы гадәтләр җыентыгы» мәгънәсендәге «этикет» сүзе XVIII гасырда инглиз телендә дә урын ала. Этикет турындагы хәзерге китаплар француз короле сараендагы кагыйдәләр җыентыгы кебек үк бер максатка хезмәт итәләр. Алар күп еллар дәвамында тупланган яхшы (уңай) гадәтләр кагыйдәләрен аңлаталар, кешеләргә теләсә-кайсы ситуациядә үзләрен ышанычлы тотарга ярдәм итәләр. Яхшы гадәтләр дуслар табарга булыша. Ягымлы һәм киң күңелле кешеләрне күпләр үз итә. Күркәм гадәтләр туганнар, дуслар яки бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән аралашудан ямь табарга булыша. Яхшы гадәтләр өйдә башлана, мәктәптә дәвам итәләр. Сыйныфташлар яки укытучы белән ягымлы мөнәсәбәт кенә түгел, ә биремне намус белән башкару да «этикет» төшенчәсенә керә. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү кичәләрдә хурлыкка калмаска ярдәм итә. Әдәплелек нигезләре кешеләр белән яшәүнең иң гади кагыйдәләрен үтәүдән гыйбарәт, мәсәлән, машина йөртүче җәяүлеләргә пычрак чәчрәтеп китмәскә яки кирәксез урында борылып, башка машиналарга комачау ясамаска тиеш. Аз гына тарих: Этикетның шактый формалары һәм элементлары бик борынгы заманнарга барып тоташа. Мәсәлән, исәнләшкәндә кул кысышу антик заманнарда ук булган. Ир кеше ачык уң кулын сузганда, үзенең коралсыз һәм ниятләре яхшы булуын белдергән. Башка киелгән эшләпәне күтәреп кую да урта гасырларда таралган борынгы гадәт булган. Мөгаен, ул, бер-берсен тану өчен битлекләрен салган рыцарьлардан башлангыч алгандыр. Ихтирамлы сүз-мөрәҗәгатьләрнең дә үз тарихы бар. «Мистер» сүзе — «мастер» сүзенең модификациясе, латин телендәге суд термины magister терминыннан килеп чыккан, ул «юрист» һәм «закон чыгаручы» мәгънәсен аңлаткан. XVIII гасырда Америкада яшәгән хатын-кызлар ирләренә мөрәҗәгать иткәндә, аларның фамилияләренә исемнәре урынына «мистер» сүзен өстәп эндәшкәннәр. Хәзер исә бөтен ирләргә дә шулай мөрәҗәгать итәләр, бер үк вакытта рәсми дә, хөрмәт күрсәтү дә була. «Сэр» мөрәҗәгате «сеньор» сүзеннән килеп чыккан, бу сүз урта гасырларда Франциядә «алпавыт» мәгънәсен белдергән. Хатын-кызларга «мадам» дигән итагатьле мөрәҗәгать «минем госпожам» дигән күптәнге француз терминыннан башлангыч ала, ул сүз белән түбән катлау вәкилләре король сараендагы ханымнарга мөрәҗәгать иткәннәр. Кунакчыллык этикетында кунакка чакыру һәр халыкта һәм һәрчак мөһим урын алып тора. Төньяк Америка индеецлары, болан тиресенә язып, кунакларга чапкын белән чакыру җибәрә торган булганнар. Шекспир заманында чакырулар киң ак кәгазьгә язылган һәм бик матур итеп чәчәкләр белән бизәлгән. Башка төрле итеп чакыру кимсетү дип саналган. Өйдә кунаклар кабул итү — шулай ук этикет элементы. Японнарда чәй тантаналарының аеруча мөһим булуы мәгълүм. Аларда кунакка кәгазь кисәкләренә салып кечкенә конфетлар һәм пирожное бирәләр. Ашап бетермәгән кисәген кунак кәгазьгә төреп өенә алып кайтып китә, бу яхшы гадәт санала. АКШта да хуҗабикәләр кунакларга ризык, мәсәлән, туй яки туган көн бәлеше кисәген өйләренә биреп җибәрәләр. Борынгы грекларда кунакчыллык символы булып тоз исәпләнгән, ә гарәпләр кунак кулын җылы сөт белән юганнар. Индеецларда татулашу трубкасы тарту — кунакчыллык йоласының төп билгесе. Аурупада өстәл приборлары XVII гасыр ахырына кадәр бөтенләй диярлек булмаган. Кешеләр пычакны үзләре белән йөрткәннәр һәм ашаганда файдаланганнар. Бүген пычаклар һәм чәнечкеләр барлык илләрдә дә кабул ителгән, әмма аларны куллану кагыйдәләре төрлечә. АКШта пычакны ун, кулда, ә чәнечкене сул кулда тоталар. Ризыкны кискәч, пычакны куялар да чәнечкене уң кулга алалар. Европаның күпчелек илләрендә чәнечке сул кулда кала. Кытайлар ашаганда таякчыклардан файдаланалар. Савытка таякчыкларны берсе өстенә икенчесен тәре формасында кую кунакның өстәл артыннан чыгарга җыенуын белдерә. Этикет кагыйдәләре: Этикетның милли генә түгел, ә милләтара кагыйдәләре дә була. Мәсәлән, БМО утырышларында илчеләр үз илләре атамаларына карап алфавит тәртибендә утыралар, ә менә чакырулы яки рәсми булмаган кичәләрдә аларның иерархиясе күзәтелә. Дипломат тарафыннан күрсәтелгән теләсә нинди әдәпсезлек билгесе бөтен илнең әдәпсезлеге буларак кабул ителә. Әгәр дә сүз көндәлек гадәт түгел, ә нәзакәтле яки югары әхлакый тәртип турында барса, этикет үз-үзеңне тотуның үзенчәлекле идеаль бер кодексына әверелә. Ул борынгы чорлардан ук мәгълүм. «Үзеңә карата нинди булуларын теләсәң, башкалар белән үзең шундый бул» кагыйдәсе Иске Гаһедтәге (Ветхий завет) «якыннарыңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән өндәүдән үк башлангыч ала. Мондый кагыйдәләргә борынгы акыл ияләре фикерләрен, мәсәлән, Кытай фикер иясе Конфуций сүзләрен өстәргә мөмкин.

 

Эчтәлек

1. Кереш

2. Татар теленең сөйләм этикеты

3. Рус теленең сөйләм этикеты

4. Әдәбият исемлеге.


 

Кулланылган әдәбият исемлеге

- Кравченко А.И., Певцов Е.А. Җәмгыять белеме: 9 сыйныф өчен уку ярдәмлеге./Русчадан М.А. Хәйруллин тәрҗ.-Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005. - 223 б. рәс. б-н. ISBN 5-94113-205-0

- Compton's Interactive Encyclopedia. Compton's NewMedia, Inc., 1994.

- http://www.knigge.ru/na_ulice.html

- http://referator.com.ua/free/referat/23077_etiket


 

«БАШКОРТ ДӘҮЛӘТ УНИВЕРСИТЕТЫ»

ЮГАРЫ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ

МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕНЕҢ

СТӘРЛЕТАМАК ФИЛИАЛЫ

Филология факультеты

 

Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы

 

Реферат:

Татар һәм рус телендә сөйләм этикеты

 

 

Башкаручы: ТЧО 11

төркеме студенты

Шарипова Г. И.

Тикшерүче: Гайфуллина Д.А.

 

Стәрлетамак 2015


Дата добавления: 2015-11-04; просмотров: 731 | Нарушение авторских прав




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Лфк при нарушениях опорно-двигательного аппарата. | 1.Дошк пед-ка как наука. Предмет, задачи, функции, источники. Историч аспект развития дошк пед-ки. Дошк пед-ка – наука о восп-ии, обуч-ии и образ-ии детей первых лет жизни (от рождения до 1 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)