Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

чылардан кыска изложение язу (С1) сорала. Шул уңайдан кул­ланмада 10 варианттан торган текстлар һәм алар буенча микро- темалар (мәгънәви кисәкләр)



чылардан кыска изложение язу (С1) сорала. Шул уңайдан кул­ланмада 10 варианттан торган текстлар һәм алар буенча микро- темалар (мәгънәви кисәкләр) тәкъдим ителә. Укучының эшендә бер микротема да төшен калмыйча, текст берничә алым белән кыскартылып, грамоталы һәм чиста башкарылырга тиеш.

Татар теленнән имтиханнарга әзерләнүдә әлеге җыентык укучылар өчен дә, яшь укытучылар өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булыр, дип ышанабыз.

1 вариант

 

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һам кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәк­ләрне) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемалариьщ төп эчтәлеген

ачарга һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

1 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

итәбезме? 7) Дөресрәге, без икмәкне ашый беләбезме, диясем килә минем.

8) Беркөнне без бер танышым белән иртәнге тыныч, бик матур вакытта Аккош күле янындагы яшел аиан аша сузылган сукмак буйлап сөйләшә-сөйләшә кайтып килә идек. 9) Менә шушы карап туймаслык алан өстендә, аллы-гөлле чәчәкләр үскән палас өстендә, ертылып ташланган газета кисәкләре, буш консерв савытлары, шешә ватыкларын күреп сәерләнеп калдык. 10) Хәер, нигә гаҗәпләнергә? 11) Ял көннәреннән соң безнең урманнарыбызда, елга һәм күл буйларында бу инде гадәти күренешкә әйләнеп бара. 12) Кемнәрдер, ялга чыгып, рәхәтләнеп хозурланалар да киләсе атнада да тагын шунда ук ял итәсе урыннарын шулай чүп-чар белән “бизәп” китәләр. 13) Ә бу юлы без анда-монда ташланган икмәк телемнәрен дә күрдек. 14) Хәтта бер агач төбендә бер бөтен икмәк тә аунап ята иде.

15) Үзебез дә сизмәстән шул икмәккә карап туктадык та телсез калган кебек булдык. 16) Шулай рәхимсез ташланып кал­дырылган шушы изге нан өчен безгә бик уңайсыз булып тоелды. 17) Дөресен әйткәндә, без оялдык. 18) Кемнендер бу м.|рхәмәтсезлеге өчен без дә җаваплы идек шикелле.



19) Бу икмәкне кем ташлаган? 20) Ул рәхимсез бәндәнең иепме ничек? 21) Имзасын язмаган, тамгасын да калдырмаган.

■ ’) Бар, белеп кара.23) Бәлки, ул бу минутларда кибеттән тагын М1М.Ж алып, өенә тыныч кына кайтып килә торгандыр... 24) Юк, н щи түзеп торырга ярамый.25) Мин аның белән йөзгә-йөз ки- и II, күчгә-күз карашып сөйләшергә телим!

26) Икмәккә ихтирам, кешегә мәхәббәт! 27) Бу сүзләр |**.|. ис 1,1 яши, шуңа күрә дә алар тормыш законы дип аталырга Щи 28) Бу законны үтәү - һәркемнең изге бурычы.

(Н.Дәүли буенча*)

' Иэби Дэүли (Нәбиулла Хәсән улы Дэүләтшин (1910-1988)-

"нц.... публицистик, сатирик шигырьләр, балладалар, мәсәлләр,

■Мцт инрчалар авторы. Аның әсәрләрендә җир язмышы, җирнең

М1НК1" I илэчәге өчен борчылу, тынычлык өчен көрәш, сугыш ка-

||Н "[1]1 ч"".| фаш итү темалары яктыртыла. “Берлинда окоп”, “Авыл

•4" ч" Чтоү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион” һәм р||| Ник күн асэрләре бар.

чылардан кыска изложение язу (С1) сорала. Шул уңайдан кул­ланмада 10 варианттан торган текстлар һәм алар буенча микро- темалар (мәгънәви кисәклор) тәкъдим ителә. Укучыньщ эшендә бер микротема да төшек канмыйча, текст берничә алым белән кыскартылып, грамоталы һәм мипн башкарылырга тиеш.

Татар теленнән имтиханнар! и.порлпиүдә әлеге җыентык укучылар өчен до, яшь укытучылар очен дә файдалы һәм нәтиҗәле булыр, дин ышапабьп.

1 вариант

1 иче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәк­ләрне) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга һәм аның күләме 70 сүздәк ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; < '2 биремнәрен үтәгез.

Хезмәткә хөрмәт

1) Икмәк.

2) Бу сүз - ана исеме белән янәшә торырш.п* олы сүз. 3) Икмәк турында бер генә көн уйламый килпш м-ии бармы икән дөньяда? 4) Күпме шигырь, күпме ромап н ч.ни ип пкмок турын­да! 5) Шулай да мин үземнең сүзләремне: "1.е I ним.жие ихтирам итә беләбезме?” - дип башларга телим.

6) Чыннан да, шулкадәр мактауны......... а. шүныдәр изге са­

налган йортыбызга бәхет алып шпп.ш ш-м.и.нг ихтирам итәбезме? 7) Дөресрәге, без икмәкне ашый беләбезме, диясем килә минем.

8) Беркөнне без бер танышым белән иртәнге тыныч, бик матур вакытта Аккош күле янындагы яшел алан аша сузылган сукмак буйлап сөйләшә-сөйләшә кайтып килә идек. 9) Менә шушы карап туймаслык алан өстендә, аллы-гөлле чәчәкләр үскән палас өстендә, ертылып ташланган газета кисәкләре, буш консерв савытлары, шешә ватыкларын күреп сәерләнеп калдык. 10) Хәер, нигә гаҗәпләнергә? 11) Ял көннәреннән соң безнең урманнарыбызда, елга һәм күл буйларында бу инде гадәти. күренешкә әйләнеп бара. 12) Кемнәрдер, ялга чыгып, рәхәтләнеп хозурланалар да киләсе атнада да тагын шунда ук ял итәсе урыннарын шулай чүп-чар белән “бизәп” китәләр. 13) Ә бу юлы без анда-монда ташланган икмәк телемнәрен дә күрдек. 14) Хәтта бер агач төбендә бер бөтен икмәк тә аунап ята иде.

15) Үзебез дә сизмәстән шул икмәккә карап туктадык та телсез калган кебек булдык. 16) Шулай рәхимсез ташланып кал­дырылган шушы изге нан өчен безгә бик уңайсыз булып тоелды. 17) Дөресен әйткәндә, без оялдык. 18) Кемнеңдер бу мәрхәмәтсезлеге өчен без дә җаваплы идек шикелле.

19) Бу икмәкне кем ташлаган? 20) Ул рәхимсез бәндәнең исеме ничек? 21) Имзасын язмаган, тамгасын да калдырмаган. 22) Бар, белеп кара.23) Бәлки, ул бу минутларда кибеттән тагын икмәк алып, өенә тыныч кына кайтып килә торгандыр... 24) Юк, моңа түзеп торырга ярамый.25) Мин аның белән йөзгә-йөз ки­леп, күзгә-күз карашын сөйләшергә телим!

26) Икмәккә ихтирам, кешегә мәхәббәт! 27) Бу сүзләр йөрәктә яши, шуңа күрә дә алар тормыш законы дип аталырга хаклы. 28) Бу законны үтәү - һәркемнең изге бурычы.

(Н.Дәүли буенча*)

* Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтпшн (1910-1988)- лирик, публицистик, сатирик шигырьләр, балладалар, мәсәлләр, шигъри парчалар авторы. Аның әсәрләрендә җир язмышы, җирнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылу, тынычлык өчен көрәш, сугыш ка­бызучыларны фаш итү темалары яктыртыла. “Берлинда окоп”, “Авыл дәфтәре”, “Яшәү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион” һәм башка бик күп әсәрләре бар.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтэлеген истә го­тын үтәгез. Аларнмц һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен - доресен генә сайлап алыгыз.

А1. Күчерелмә мәп.нәдл кулланылган сүзне билгеләгез: Икмәккә ихтирам, кешегә мпхоббәт! 1>у сүзләр йөрәктә

яши.

1) мәхәббәт;

2) сүзләр;

3) йөрәктә;

4) яши.

А2. Билгеләнгән сүзнең синонимын табыгыз:

Шулай да мин үземнең сүзләремне: “Без икмәкне ихтирам итә беләбезме?” - дип башларга телим.

1) игътибар;

2) сакчыллык;

3) яхшылык;

4) хөрмәт.

АЗ. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелә?

1) Бу сүз - ана исеме белән янәшә торырлык олы сүз.

2) Икмәк турында бер генә ком уйламый калган кеше бар­мы икән дөньяда?

3) Ә бу юлы без анда-мондп гшпиаш.ш ип мәк телемнәрен

дә күрдек.

4) Хәтта бер агач төбендә «>< |* (ши н иим.ж тә аунап ята

иде.

А4.Түбәндәгеҗомл.>д.» 11.1 и.1һ ни <>чои куелган?

Бу ЗакОННЫүтәү һ^тсмипш ш ||\|м.1Ч1.1

1) хәбәре әйггим.и.ш иим,г, ы ясалган уры­нында;

2) исем фигыль белән белдерелгән ия һәм исем белән белдерелгән хәбәр арасында;

3) исем фигыль белән белдерелгән аныкяагыч янында;

4) дөрес җавап күрсәтелмәгән.

А5. Текстның язылу стилен күрсәтегез.

1) публицистик стиль;

2) фәнни стиль;

3) рәсмн стиль;

4) әдәби стиль.

А6. Тиңдәш хәбәрләре булган җөмләне табыгыз.

1) Үзебез дә сизмәстән, шул икмәккә карап туктадык та телсез калган кебек булдьпс.

2) Дөресрәге, без икмәкне ашый беләбезме, диясем килә минем.

3) Мин аның белән йөзгә-йөз килеп, күзгә-күз карашып сөйләшергә телим!

4) Бәлки, ул бу минутларда кибеттән тагын икмәк алып, өенә тыныч кына кайтып килә торгандыр...

А7. Рәт гармониясе сакланмаган сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Юк, моңа түзеп торырга ярамый.

2) Хәер, нигә гаҗәпләнергә?

3) Икмәккә ихтирам, кешегә мәхәббәт!

4) Бу законны үтәү - һәркемнең изге бурычы.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

®1. 26-28 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә

буйсынган сүзне табыл языгыз.

Җавап:_________________________________________________.

В2. 8-10 нчы җөмләләрдән күләм-чама рәвешен табып языгыз.

Җаван: _________________ _________.

ВЗ. 17 нче җөмләдә әйтелеше язылышына туры килмәгән ничә сүз бар?

Җавап:__________________________________________________.

В4. 22-24 иче җөмләләрдән боерык фигыль хәбәр булып килгән җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:__________________ •

В5. 2-5 нче җөмләләр арасыннан күтәренке хис белән әйтелгән җөмләдән соң куелган тыныш билгесен языгыз.

Җавап:__________________________ ■

Вб. 12-14 нче җөмләләрнең кайсысында сыйфат фигыль кулланылмаган?

Җавап: _________________

В7. 13-14 нче җөмләләрдән шмыр I иенгыч кушымча + модальлек кушымчасы + Гмйл»н «ч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән • ү»н<»пып.п.

Җавап: __

В8. 23-25 нче җөмләләрдән иялек килешендәге зат алмашлыгы булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:.

В9. 26-28 нче җөмләләрдән исем фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________ ______ •

2 нче бүлек

1 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Икмәккә ихтирам, кешегә мәхәббәт! Бу сүзләр йөрәктә яши. Шуңа күр® дә алар тормыш законы дин ата­лырга хаклы. Бу законны үтәү - һәркемнең тагс бурычы” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдалан- ган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

II вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

€1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.

Изложение текстның, һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Хезмәт - яшәү шатлыгы

1) Әлфия белән Дамир кышны көчкә уздырып җибәрделәр,

2) Ә җәйгә чыккач, умарталыкта тагын эш кайнады. 3) Әлфияләр инде, узган елгы кебек вак-төяккә йөгерү белән канәгатьләнмичә, Гыйлемдар бабайдан зуррак эш таләп иттеләр.

4) - Алай бик атлыгып торсагыз, мин умарталыкны бөтенләй үзегезгә калдырам, - диде карт, күзен хәйләкәр кысып.

5) Аның шаярып сөйләшергә яратуын белгән балалар бу сүзләргә ышанмадылар.

6) - Син безгә, бабай, чын умарта ясап бир, - диде Дамир. - Без аны үзебез карыйбыз.

7) - Әзер ясаганнары да бар. 8) Ошаганын сайлап алыгыз.

9) Ярышып карыйк, кайсыбызның умартасында бал күбрәк бу­лыр икән.

10) Балалар яңа күч ябарга дип сайлап куелган ике сөян умартаны аерып алдылар. 11) Буяр өчен буяулар әзерләделәр.

12) Умарталарның берсен - сарыга, берсен яшелгә буяды­лар. 13) Кортларның күч аерыр вакытлары җитүгә, алар инде кибеп тә өлгерделәр. 14) Дамирлар аңа күчне үзләре җыеп япты- лар.

15) Кортлары, үз өйләренә ияләшеп, урман-кырлардан бал ташый башлагач, аларның шатлыклары эчләренә сыймады. 16) Кешенең дөньяда иң бәхетле көне - үз эшенең нәтиҗәсен күргән көнедер, мөгаен.

17) Бәхет кешене киң күңелле итә, юмартландыра. 18) Әлфия белән Дамир умарталыкка килгән һәр кешегә үзләренең балларын каптырып карадылар. 19) Әгәр инде берәрсе: “Мон­дый бал ашаганым юк иде әле”, - дисә, түбәләре күккә тия иде.

20) Гыйлемдар бабайны көчләп ашатып, алар ул көнне аны йөдәтеп бетерделәр...

21) Әнә шундый шатлыклары белән тагын бер җәй үтеп китте. 22) Хәзер инде аларны умарталыктан берни белән дә ае­рып булмый иде.

(ФЛруллин буенча*)

*Фэнис Яруллин (Фәнис Гатаулла улы Яруллин, 1938-2012) - татар шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы. “Мин тормыш­ны яратам” исемле шигырьләр җыентыгы, “Җилкәннәр җилдә сына­ла”, “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”, “Яралы язмыш- лар” һ.б. әсәрләр авторы._

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен генә түгәрәккә алыгыз.

А1. 2 нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзне билгеләгез:

1) кайнады;

2) җәйгә;

3) умарталыкта;

4) эш.

А2. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.

- Син безгә, бабай, чын умарта ясап бир, - диде Дамир.

1) хак;

2) дөрес;

3) ялган;

4) туры.

АЗ. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә синонимнар кулланылган?

1) - Алай бик атлыгып торсагыз, мин умарталыкны бөтенләй үзегезгә калдырам,- диде карт, күзен хәйләкәр кысып.

2) Әлфияләр инде, узган елгы кебек вак-төяккә йөгерү белән канәгатьләнмичә, Гыйлемдар бабайдан зуррак эш таләп иттеләр.

3) Кортлары, уз өйләренә ияләшеп, урман-кырлардан бал ташый башлагач, аларның шатлыклары эчләренә сыймады.

4) Бәхет кешене киң күңелле итә, юмартландыра.

А4. Түбәндәге җөмләдә сызык ни өчен куелган? Умарталарның берсен - сарыга, берсен яшелгә буядылар.

1) төшеп калган яки кулланылмаган сүз урынына;

2) ия белән хәбәр арасында;

3) аныклагыч белән аныкланмыш арасында;

4) дөрес җавап күрсәтелмәгән.

А5. Текстның язылу стилен күрсәтегез:

1) рәсми эш стиле;

2) фәнни стиль;

3) публицистик стиль;

4) әдәби стиль.

А6. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

1) Ә җәйгә чыккач, умарталыкта тагын эш кайнады.

2) Кортларның күч аерыр вакытлары җитүгә, алар инде ки­беп тә өлгерделәр.

3) Әлфия белән Дамир умарталыкка килгән һәр кешегә үзләренең балларын каптырып карадылар.

4) Гыйлемдар бабайны көчләп ашатып, алар ул көнне аны йөдәтеп бетерделәр.

А7. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүз булган җөмләне күрсәтегез.

1) Әлфияләр инде, узган елгы кебек вак-төяккә йөгерү белән канәгатьләнмичә, Гыйлемдар бабайдан зуррак эш таләп иттеләр.

2) Балалар яңа күч ябарга дип сайлап куелган ике сөян умартаны аерып алдылар.

3) Кешенең дөньяда иң бәхетле көне - үз эшенең нәтиҗәсен күргән көнедер, мөгаен.

4) Әнә шундый шатлыклары белән тагын бер җәй үтеп китте.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 15-17 нче җөмләләрдән рәт гармониясенә

буйсынмаган сүзне табып языгыз.

Җавап:_____________________________.

В2.20 нче җөмләдә төшем килешендәге ничә сүз бар? Җавап:.

ВЗ. 4 нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

Җавап:_____________________________.

В4.1-3 нче җөмләләрдән аерымланган рәвеш хәле булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:_____________________________.

В5. Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында

куелган тыныш билгесенең санын языгыз.

Кортлары, (1) үз өйләренә ияләшеп, (2) урман-кырлардан

бал ташый башлагач, (3) аларның шатлыклары эчләренә сыймады. (4)

Җавап.:_____________________________.

В6. 4-6 нчы җөмләләрдән исем фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.

В7. 16-18 нче җөмләләрдән ясагыч кушымча белән ясалган фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________________ •

В8. 12-14 нче җөмләләр арасыннан билгеләү

алмашлыгын табып языгыз.

Җавап: ____________________________ •

В9. 10-12 нче җөмләләрдән төшем юнәлешендәге

фигыльне табып языгыз.

Җавап: ____________________________ •

2 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Кешенең дөньяда иң бәхетле көне - үз эшенең нәтиҗәсен күргән көнедер, мөгаен” юлларында әйтелгән фи­керне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысын- ча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

III вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләр­не) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Ризаэддин Фәхреддин

1) Тарихыбыз күгендә якты йолдыз булып кабынган, хал­кыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган затларыбыз байтак.

2) Шундый каһарман бабаларыбыздан Ризаэддин Фәхреддин тарихчы буларак та, мәгърифәтче буларак та аеруча әһәмиятле урын били. 3) Аның иң намуслы, иң мәгълүматлы шәхесләрдән булуы, казый буларак та гаделләрнең гаделе булып милләтебезгә хезмәт итүе - буыннардан буыннарга риваять ите­лерлек бер якты үрнәк.

4) Ризаэддин Фәхреддин 1859 нчы елның 17 нче гыйнвар көнне Бөгелмә өязенең Кичучат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. 5) Бу авыл хәзер Өлмәт төбәгенә карый. 6) Атасы Сәйфетдин хәзрәттән сабак ала. 7) Башлангыч белемне алганнан соң, аны Түбән Чыршылы авылына илтеп куялар. 8) Менә шушы вакытларда ук инде аның белем куәсе, галимлек куәсе ачыла ба­ра: ул китаплар күчереп язу эше белән бик мавыгып китә.

9) Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре, әнә шул шәкертлек елларыннан алып, бөек аксакалыбыз Шиһабетдин Мәрҗани йо­гынтысында иҗат итә. 10) Шәкерт остазын узып китә алмаса, остазның остазлыгында шик бар, ди халык мәкале. 11) Дөнья күләмендә шөһрәт казанган остаз Ризаэддиннең иҗаты да чиксез мактауларга лаек.

12) Эшләгән эшләренең күләме һәм әһәмияте ягыннан, мәгърифәт өлкәсендә, мөгаен, Ризаэддин Фәхреддингә тиңнәр юктыр. 13) Аның каләме белән язылган дистәләгән томнар һичкайчан кыйммәтен югалтмас. 14) Шул вакытта иҗат ителгән “Асар” дигән энциклопедик хезмәте аның исемен мәңгеләштерә.


15) Тарихчыбыз Ризаэддин Фәхреддин ислам нигезләрендә төзелгән мәгариф, тәрбия китаплары да иҗат итә.

16) Совет власте чорында дингә, исламга, Коръәнгә каршы рәхимсез сугыш башлангач, кыйммәтле кулъязмалар, елъязма­ларны юкка чыгудан саклап кала.

17) Мөфти Ризаэддин Фәхреддин - кыю фикерле, батыр шәхес. 18) Ул - ислам сагында торучы бөек остаз. 19) Ризаэддин

- остаз милләтпәрвәр, милли азатлык өчен җаны-тәне белән көрәшкән асыл зат. 20) Шунысы бәхәссез: остаз Ризаэддин Фәхреддин холкы белән дә, фигыле белән дә акыллы дипломат, зиһенле мөфти булган. 21) Аның чиксез мактауларга лаек тагын ике олуг китабы бар: “Җэвамигуль-кәлим шәрхе” һәм “Ислам дине” әсәрләре. 22) Безне әхлаклы, чын кеше булу серләренә өйрәтә торган әсәрләр. 23) Бу китапларда остаз Коръән- Кәримнең аятьләрен тирәнтен аңлата.

24) Менә шундый ул асыл зат, акыл иясе Ризаэддин Фәхреддин.

25) Мәрхүм остазыбыз, тарихчы-галим, мәгърифәтче- имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф әхлак иясе Ризаэддин Фәхреддин безнең иң гыйлемле, югары әхлаклы халык булуы­бызны теләгән.

(“Ризаэддин Фәхреддин” китабыннан)

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез:

1) тарихыбыз;

2) күгендә;

3) йолдыз;

4) уелып.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1) кабынган;

2) намуслы;

3) казый;

4) авылына.

АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

1) белем;

2) бөек;

3) мулла;

4) аксакал.

А4. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз юк?

1) саф һава;

2) саф әхлак иясе;

3) саф мәхәббәт;

4) саф хисләр.

А5. Синонимнар рәтен билгеләгез:

1) каһарман, гыйлемле;

2) каһарман, фидакарь;

3) каһарман, куркак;

4) каһарман, кыйммәтле.

Аб. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне күрсәтегез.

Аның каләме белән язылган дистәләгән томнар һичкайчан кыйммәтен югалтмас.

1) язылган;

2) дистәләгән;

3) югалтмас;

4) кыйммәтен.

А7. Күрсәтү алмашлыгы кермәгән җөмләне билгеләгез.

1) Шундый каһарман бабаларыбыздан Ризаэддин Фәхреддин тарихчы буларак та, мәгърифәтче буларак та аеруча әһәмиятле урын били.

2) Шунысы бәхәссез: остаз Ризаэддин Фәхреддин холкы белән дә, фигыле белән дә акыллы дипломат, зиһенле мөфти булган.

3) Ул - ислам сагында торучы бөек остаз.

4) Бу авыл хәзер Әлмэт төбәгенә карый.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 4-6 нчы җөмләләрдән чыгыш килешендәге исемне

табып языгыз.

Җавап:____________________________.

В2. 8 нче кызыл юлда баш кисәкләре исем белән белдерелгән җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куелган?

Җавап:____________________________.

ВЗ. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 11 нче җөмләдәге кайсы сүзне дан синонимы белән алыштырып була?

Җавап:____________________________.

В4. 9 нчы җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем

бар?

Җавап:____________________________.

В5. 15-17 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

Җавап:____________________________.

В6. 17-19 нчы җөмләләрнең кайсысында тиңдәш аергычлар бар?

Җавап:____________________________.

В7. 5 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. Иярчен җөмләдән соң куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Совет власте чорында дингә, (1) исламга, (2) Коръәнгә каршы рәхимсез сугыш башлангач, (3) кыйммәтле кулъязмалар, (4) елъязмаларны юкка чыгудан саклап кала.

Җавап:_____________________________.

В9. Стилистик максаттан чыгып, 15-17 нче җөмләләрнең кайсысында төшем килеше кушымчасы тиңдәш кисәкләрнең ахыргысында ялганган?

Җавап:_____________________________.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Мәрхүм остазыбыз, тарихчы-галим, мәгьрифәтче- имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф әхлак иясе Ризаэд­дин Фәхреддин безнең иң гыйлемле, югары әхлаклы халык булуыбызны теләгән” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 ми­сал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләр­не) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

һәйкәлләр

I) Идел ярларыннан алып илебезнең көнбатыш чикләренә кадәр каберлекләр чәчелгән. 2) Дәһшәтле сугыш елларын хәтерләтеп, һәйкәлләр утыра. 3) Азатлык сугышчыларына Евро­па илләрендә дә һәйкәлләр куелган. 4) һәркайда - каберлек. 5) Күп алар. 6) Фашистларга каршы соңгы сулышына кадәр су­гышкан ил каһарманнары мәңгегә йокыга талган анда.

7) Сугыш кырларыннан миллионнарча ир-егет әйләнеп кайтмады. 8) Ә бит үлгәннәрнең һәрберсе - үзе бер дөнья, күк гөмбәзендә сүнгән йолдызларны хәтерләтә. 9) Күпләре 20 яшь тә тулмаган, сөяргә һәм сөелергә өлгермәгән яшь егетләр иде.

10) Каберлекләрдә гүзәл Ватаныбызның бәйсезлеген буар­га ябырылган гитлерчыларга каршы көрәштә һәлак булган сол­датлар йоклый.

II) Биек һәм очлы башларына йолдызлар куелган кабер ташлары. 12) Алар - безнең кайгы һәм хәтер билгесе. 13) Сугыш кырларында башын салганнарның алда тормышлары, кояшлы көннәре бар иде. 14) Алар үз гомерләрен - иң зур байлыкларын - матур киләчәк хакына бирделәр.

15) Җирдә һәйкәлләр тора. 16) Алар гасырлар кичәр. 17) Таш һәм бронза солдатлар, автоматларын нык кысып тотып, мәңгелек сакка басканнар. 18) Алар һаман ил сагында.

(К.Т әхаутдиновтан*)

* Касыйм Тәхау - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул республика журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Касыйм Тәхауның 12 китабы дөнья күрде. Алар арасында шигырьләре тупланган, натуралист язмалары җыентыклары, авыл парчаларын эченә алган китаплар да бар.

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез:

1) каберлекләр;

2) автоматларын;

3) йолдызларны;.

4) көнбатыш.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1) гасырлар;

2) тормышлары;

3) гомерләрен;

4) киләчәк.

АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

1) күпләре;

2) хәтерләтә;

3) һәлак;

4) мәңгелек.

А4. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз юк?

1) матур уйлар;

2) матур киләчәк;

3) матур тормыш;

4) матур кыз.


А5. Антонимнар рәтен билгеләгез:

1) яшәү, көн күрү;

2) яшәү, тормыш итү;

3) яшәү, дөнья көтү;

4) яшәү, дөньядан китү.

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне күрсәтегез:

1) йоклый;

2) куелган;

3) басканнар;

4) чәчелгән.

А7. Билгеләү алмашлыгы кермәгән җөмләне билгеләгез:

1) һәркайда - каберлек.

2) Ә бит үлгәннәрнең һәрберсе - үзе бер дөнья, күк гөмбәзендә сүнгән йолдызларны хәтерләтә.

3) Алар үз гомерләрен - иң зур байлыкларын - матур киләчәк хакына бирделәр.

4) Алар һаман ил сагында.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 1-3 нче җөмләләрдән төшем килешендәге исемне табып языгыз.

Җавап:_________________________ ■

В2. 4, 8, 12, 14 нче җөмләләрнең кайсысында сызык аныклагыч белән аныкланмыш арасына куелган?

ВЗ. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 7-10 нчы җөмләләрдәге кайсы сүзне азатлыгын синонимы белән алыштырып була?

Җавап:____________________________.

В4, 10 нчы җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем

бар?

Җавап: ___________________________.

В5. 8 нче, 10 нчы, 11 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

Җавап:____________________________.

В6. 12-14 нче җөмләләрнең кайсысында тнңдәш ияләр

бар?

Җавап: ____________________________.

В7.3 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнец санын языгыз.

Җавап: ____________________________.

В8. Аерымланган хәлдән соң куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Сугыш кырларында башын салганнарның алда тормышлары,(1) кояшлы көннәре бар иде. Таш һәм бронза солдатлар, (2) автоматларын нык кысып тотып, (3) мәңгелек сакка басканнар. (4)

Җавап:_______________________.

В9. 6-8 нче җөмләләрдән исемләшкән сыйфат фигыльне табып языгыз.


2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, €2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. ”Сугыш кырларыннан миллионнарча ир-егет әйләнеп кайтмады. Ә бит үлгәннәрнең һәрберсе - үзе бер дөнья, күк гөмбәзендә сүнгән йолдызларны хәтерләтә” юлла­рында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдалан- ган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 7® сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

V вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләр­не) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче булек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Гөлләр үстерик.

1) Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. 2) Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә

өйрәнгәннәр.

3) Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. 4) Бүлмә гөлләре үстергәндә, урман туфрагы, балчыклы кәс, черемә, торф һәм эре бөртекле елга комы кат­нашмасы файдаланыла. 5) Гөл туфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.

6) Гөл үстерү өчен, юкәлек яки каенлыктагы урман туфра­гы әйбәт. 7) Моның өчен, коелган яфрак катламын ачып, җирнең өске өлешен кырып алалар. 8) Кәс туфрагын исә көтү йөри тор­ган җирдән алырга мөмкин. 9) Туфракка үлән тамырлары кермәсен. 10) Аны, гадәттә, көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар.

11) Яз - бүлмә гөлләрен күчереп утырту чоры. 12) Аерым очракта, гөл чүлмәге ватылса яки үсемлек “чирли” башласа, аны елның башка вакытларында да күчерәләр. 13) Бер нәрсәне онытмаска кирәк: чәчәктә утырган яисә чәчәккә бөреләнгән гөлләрне күчереп утырту түгел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. 14) Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, ә пальма, роза кебекләрен дүрт-биш елга бер мәртәбә генә күчереп утыр­талар.

15) Кешеләр кебек үк, гөлләр дә кайгыра, шатлана, елый беләләр. 16) Үсеп торган гөлнең берәр ботагын сындырсаң, ул сызлана, рәнҗи, елый. 17) Аның сынган ботагыннан яшь тама.

18) Гөл үзен тәрбияләп үстергән кешегә беркайчан да бу­рычлы булып калмый: елмаеп, рәхмәтен белдереп, шау чәчәк атып утыра. (193 сүз)

(“Мең дә бер киңәш” китабыннан)

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез:

1) бөртекле;

2) беркайчан;

3) гадәттә;

4) матдәләренә.

А2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1) гөлләр;

2) туфракны;

3) чүлмәге;

4) чәчәктә.

АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

1) сынган;

2) ботагын;

3) сызлана;

4) үстергән.

А4. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз юк?

1) гөл рәнҗи;

2) гөл сызлана;

3) гөл елый;

4) гөл үсә.

А5. Яз - бүлмз гөлләрен күчереп утырту чоры җөмләсендә сызык ни өчен куелган?

1) төшеп калган яки кулланылмаган сүз урынына;

2) исем белән белдерелгән аныклагыч янында;

3) баш килештәге исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасына;

4) тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүзгә кадәр.

А6. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

1) Гөл үстерү өчен, юкәлек яки каенлыктагы урман туфра­гы әйбәт.

2) Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, ә пальма, роза кебекләрен дүрт-биш елга бер мәртәбә генә күчереп утырталар.

3) Үсеп торган гөлнең берәр ботагын сындырсаң, ул сызлана, рәнҗи, елый.

4) Гөл үзен тәрбияләп үстергән кешегә беркайчан да бурычлы булып калмый: елмаеп, рәхмәтен белдереп, шау чәчәк атып утыра.

А7. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән ике сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә.

2) Гөл туфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.

3) Аны, гадәттә, көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар.

4) Кешеләр кебек үк, гөлләр дә кайгыра, шатлана, елый

беләләр.______________________________________________________

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 15-17 нче җөмләләрдән кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзне табып языгыз.

Җавап:_____________________________.

В2. 7 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем

бар?

Җавап:_____________________________.

ВЗ. 1 нче, 3 нче, 7 нче җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльне табып языгыз.

Җавап:_____________________________.

В4. 14- 17 нче җөмләләрдән сыйфат фигыль

кулланылмаган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:_____________________________.



В5. Аерымланган рәвеш хәленнән соң куелган тыныш билгесенең санын языгыз.

Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, (1) ә пальма, (2) роза кебекләрен дүрт-бшп елга бер мәртәбә генә күчереп утырталар. (3) Кешеләр кебек үк, (4) гөлләр дә кайгыра, (5) шат­лана, (6) елый беләләр. (7)

Җавап:______________________________.

Вб. 12-14 нче җөмләләрдән күп иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:______________________________.

В7. 3-5 нче җөмләләрдән тамыр + ясагыч кушымча + модальлек кушымчасы + модальлек кушымчасы схемасына туры килгән сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

В8. 16-18 нче җөмләләрдән юклык алмашлыгы булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:______________________________.

В9. 13-14 нче җөмләләрдән юклыкта килгән инфини­тивны табып языгыз.

Җавап:____________________________.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. ” Кешеләр кебек үк, гөлләр дә кайгыра, шатлана, елый беләләр. Үсен торган гөлнең берәр ботагын сындырсаң, ул сызлана, рәнҗи, елый” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 7Ө сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

VI вариант

1 иче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. ■ Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләр­не) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Табигать ул - безнең дәү эишебез,

1) Табигать - безне үз бишегендә тирбәтеп үстергән әйләнә-тирә мохит.

2) Ә без кеше кадәр кеше үзе табигать баласы булуын да онытып җибәрәбез. 3) Табигатьне, күбесенчә, суларга һава, эчәргә су, өйләребезне җылытырга утын, күмер, газ биреп тору­чы чимал склады итебрәк кенә карыйбыз. 4) Адәм баласының рухи тормышына һәрдаим тәэсир итеп торучы зур көч булу җәһәтеннән без табигатьне гафу ителмәслек дәрәҗәдә сирәк искә төшерәбез. 5) Кешенең холкына-фигыленә, аның нинди дә булса сәләте ачылуга, шәхес буларак нинди булып өлгерүенә, гомумән, бөтен җәмгыятенең яшәешенә табигатьнең йогынтысы ифрат зур. 6) Моны гади генә мисалларда да күрергә мөмкин. 7) Мәсәлән, бакчачылар, ат караучылар, озак еллар буе урман хуҗалыгында эшләүчеләр, умартачылар, гомумән, табигатькә якынрак яшәүчеләр гадәттә сабыр, гадел, күркәм холыклы, һәр җан иясенә ярдәм итәргә әзер торучы иркен күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булалар. 8) Табигатьне мин дәү әниләргә охшатыр идем. 9) Дөньяда озак яшәгән, үз гомерендә күпне күреп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган дәү әниләр, әби-бабайлар азмыни? 10) Алар бит үзләренең балаларына, бөтен нәсел-нәсәбенә акыл­лы киңәшләр бирәләр, тормышларын ямьләндереп торалар. 11) Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә.

(Г.Бәширов буенча)

* Гомэр Бэширов (Бәширов Гомәр Бэшир улы, 1901—1999} — талантлы прозаик, фольклорчы, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать зшлекле- се. Аның әсәрләреңдә татар авылының күркәм традицияләре, гореф- гадәтләре, табигатьне саклау, әхлак мәсьәләләре яктыртыла. Ул - “Сиваш”, “Намус”, “Туган ягым - яшел бишек”, “Җидегән чишмә” һәм башка бик күп әсәрләр авторы.

А1. 11 нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзне билгеләгез:

1) табигать;

2) өйрәтә;

3) һәрдаим;

4) яхшылыкка.

А2. Рәт гармониясе сакланган сүзне билгеләгез:

1) ифрат;

2) гадәттә;

3) чимал;

4) азмыни.

АЗ. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә синонимнар кулланылган?

1) Кешенең холкына-фигыленә, аның нинди дә булса сәләте ачылуга, шәхес буларак нинди булып өлгерүенә, гомумән, бөтен җәмгыятьнең яшәешенә табигатьнең йогынтысы ифрат зур.

2) Мәсәлән, бакчачылар, ат караучылар, озак еллар буе ур­ман хуҗалыгында эшләүчеләр, умартачылар, гомумән, табигатькә якынрак яшәүчеләр гадәттә сабыр, гадел, күркәм хо­лыклы, һәр җан иясенә ярдәм итәргә әзер торучы иркен күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булалар.

3) Дөньяда озак яшәгән, үз гомерендә күпне күреп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган дәү әниләр, әби-бабайлар азмыни?

4) Алар бит үзләренең балаларына, бөтен нәсел-нәсәбенә акыллы киңәшләр биреп, тормышларын ямьләндереп торалар.

А4. Алар бит үзләренең балаларына, бөтен нәсел-нәсәбенә акыллы киңәшләр биреп, тормышларын ямьләндереп торалар җөмләсендә өтерләр ни өчен куелган?

1) ияртүче сүздән ераклашкан хәл аерымланган;

2) тиңдәш кисәкләр арасында;

3) баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында;

4) аерымланган аныклагач янында.

А5. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез:

1) дөньяда;

2) тормыш;

3) азмыни;

4) табигать.

А6. Кайсы җөмлә составында синтетик иярчен тәмамлык җөмлә бар?

1) Кешенең холкына-фигыленә, аның нинди дә булса сәләте ачылуга, шәхес буларак нинди булып өлгерүенә, гомумән, бөтен җәмгыятьнең яшәешенә табигатьнең йогынтысы ифрат зур.

2) Дөньяда озак яшәгән, үз гомерендә күпне күреп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган дәу әниләр, әби-бабайлар азмыни?

3) Табигатьне, күбесенчә, суларга һава, эчәргә су, өйләребезне җылытырга утын, күмер, газ биреп торучы чимал склады итебрәк кенә карыйбыз.

4) Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә.

А7. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләне табы­гыз.

1) Табигать - безне үз бишегендә тирбәтеп үстергән әйләнә-тирә мохит.

2) Ә без кеше кадәр кеше үзе табигать баласы булуын да онытып җибәрәбез.

3) Табигатьне мин дәү әниләргә охшатыр идем.

4) Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүэтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 8-10 нчы җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләр булмаган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________.

В2. Юнчы җөмләдә юнәлеш килешендәге ничә сүз бар?

Җавап:_______________ __________ .

ВЗ. 9-11 нче җөмләләрдән әйтелеше язылышына туры килмәгән өч сүз булган җөмләнең номерын языгыз.

В4. 3-5 нче җөмләләрдән исем фигыль тәмамлык булып килгән җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________.

В5. 7нче җөмләдәге сыйфатларның дәрәҗәсен языгыз.

Җавап:________________ '

В6. 4-6нчы җөмләләрдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.

Җавап:______________.

В7. 4-5 нче җөмләләрдән тамыр + ясагыч кушымча +

ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

Җавап:____________________________.

В8. 8-10 нчы җөмләләрдән иялек килешендәге билгеләү

алмашлыгын язып алыгыз.

Җавап: ___________________________.

В9. 9-11 нче җөмләләрдән хәл фигыльләр булмаган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: _______________________ _____.

3 иче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. "Дөньяда озак яшәгән... бай тормыш тәҗрибәсе ту­плаган дәү әниләр, әби-бабайлар азмыни?... Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү

өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

VII вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләр­не) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Йзложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Инә дә бүләк, дөя дә бүләк.

1) Күңелеңә якын кешене туган көне белән котлау, аңа нинди дә булса истәлек бүләге бирү теләге - кешенең гаять тә күркәм сыйфатларыннан берсе.

2) Бүләккә төрле нәрсә бирәләр. 3) Ул кешенең шәхес үзенчәлегенә, яшенә, зәвыгына бәйле рәвештә башкарыла. 4) Бүләкнең үз кулың белән әзерләнгән булуы бигрәк тә отышлы.

5) Бүләк артык кыйммәтле булырга тиеш түгел. 6) Аның асылы бәясендә түгел, ә кадерлелегендә. 7) Аннан шунысын да истә тотарга кирәк: затлы әйбер аны кабул иткән кешене уңайсыз хәлдә калдыруы ихтимал. 8) Кыйммәтле бүләк бәрабәренә чын дуслыкны, мәхәббәтне сатып алып булмый.

9) Сатьш алынган хисләр - алар чын хисләр түгел.

10) Бүләгең якын кешеңә хуш килсен дисәң, аның рухи дөньясын якыннан белергә кирәк. 11) Бүләгең аны шатландыр­сын, ничектер көтелмәгәнрәк тә булсын... 12) Бүләгеңдә синең дә йорәк җылың, омтылышың, теләгең, күңел сафлыгың, рухи байлыгың чагылсын.

13) Бүләкне ничек тапшыру ягын да уйларга кирәк. 14) Аны бик әдәпле генә, матур сүзләр яки шигырь әйтеп бирергә мөмкин.

(Я.Ханбиков буенча*)


Дата добавления: 2015-09-30; просмотров: 218 | Нарушение авторских прав




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
 | Факторы, влияющие на формирование услуг. Иерархия потребностей и услуг

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.151 сек.)