Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Шагыйрь Марис Нәзиров иҗаты буенча кроссворд.



Шагыйрь Марис Нәзиров иҗаты буенча кроссворд.

Төзеде Денис Мансуров.

Чакмагыш районы, Яңа Каръяуды авылы.

Ачкыч сүзләр:

Ант. Каш. Күл. Түр. Чәч. Чор. Игәү. Кеше. Куен. Корт. Куык. Онык. Учак. Юләр. Ясак. Аклык. Балта. Бәкәл. Кадер. Кашык. Келәм. Койма. Көлеш. Күмәч. Күмер. Күңел. Күчәр. Кылыч. Мәкер. Намус. Орлык. Рәсем. Сынык. Тамчы. Томан. Хәтер. Хокук. Чирәм. Ялкын. Ярчык. Мәдинә. Соната.


Горизонталь буенча:

1.Үкенәмен күпме көннәремә,

Гамьсез генә алар яшәлгән.

Төзәлмәгән иске хаталарым

Бүген килеп суга..........гә. (“Ни әйтермен?”)

2. Туфаннарның чәчендәге аклык

Кар гынамы?

Ул бит ут һәм куз.

Шагыйрьләрен зинданнарга япкан

Ил бәхетсез, халык.......сыз. (“Туфаннарның чәчендәге аклык...”)

4. Ул да әле бер дә картаймаган,

Бирешмәгән сыман вакытка.

Ә яшенә бары бер ишарә

Чәчендәге буй-буй........та. (“Урам тәрәзенә чирткән миләш...”)

6. Чишмәле тау, хәтфә тугай,

Балкый төнге учаклар.

Тәүге сөю ялкыннары,

Тәүге вәгъдә, тәү....лар. (“Туган авылым, түргенәм”)

8. Марис Нәзировның туган авылы (Чакмагыш районында урнашкан).

10.Назлы азан кайта киңлек үлчәп,

Җиһан шавы аңа чорнала;

Чыңы исә комнар хәтеренә,

Ядкяр булып килер.....ларга. (“Болгар таңы”)

11. Туган авылым, җиргенәм,

Чыныктырган үргенәм, -

Балачагым калды шунда,

Кочаклап яшел........ (“Туган авылым, түргенәм”)

13. Сүнеп калыр бар дөньясы,

Тәгәрмәчләр тынмасыннар –

Замана тәгәрмәчләре...

Тәгәрмәчләр – җир.......е! (“Тәгәрмәчләр”)

15. Күз алдымда күпме язмыш челпәрәмә килде,

Чәчелде......лары.

Чигә чәчләремә, югалтулар эзе булып,

Сибелде еллар кары. (“Еллар кары”)

18.Эшлим дисәм, дәрман бирә,

Дәртләр өсти – данлы эшем.

Татлы газап таганында

Тирбәлдерә сөйгән.....м. (“Газиз затлар, тере сыннар”).

19.Моңлы сазын утка ягып,

Балаларын мәнкорт ясап,

Имляларын юлын ябып,

Түләттеләр милли....... (“Якташ татар шагыйренә авылдан хат”).

22. Бураннар чыккач та,

Яшәлде күпме гомер.

Кайсы ел – куз әле,

Кайсысы – үле......... (“Мин яшәдем, яшим...”).



23. Кан тарта да җан тарта,

Сәфәрдән кайтып киләм.

Көтәр булсаң, туган як,

Сукмагыңа җәй......... (“Кайтып киләм”).

24. Оят миңа, заман, синең алда,

Төшкелектә гомерем агышы.

...Үз-үзеңнән качып булмый икән

Камчылаган чакта........ың. (“Ни әйтермен?”)

26.Җырлар алар шунда нинди җырлар,

Чанасына кемнең утырып?

Ничек карар халкы күзләренә,

Тутыгына дөнья тутырып,

Шартлап сынса антлар – буш.....?! (“Антлар эчмим”)

30.Яшәүдән һич туймамын.

Алкын алмаш үстердем дип

Яшьнәүдән туктамамын.

Тик язмасын бу дөньядан

Соңрак китү.......лардан! (“Яшәүдән һич туймамын...”)

33.Җитәр инде, җир күтәрмәс,

Гөнаһлар баштан ашты.

Күпмеләр бит күз чыгардык

Төзәтәм, диеп,.......ны. (“Җитәр инде, җир күтәрмәс...”)

34.Кабынасы иде җәйгор төсле,

Нур йомгагы булып, күгеңә.

Түгәрәк ай да бит су керергә

Төшә синең җылы......еңә. (“Хатлар килә”)

 


Вертикаль буенча.

Өстән аска:

1.Йолкып атам имәннәрне

Күсәк-чукмар арбасына.

Мин – элекке түгел. Мин генәме?

Тоташ буын ташланды бит

“Бөек максат”........сына. (“Якташ татар шагыйренә авылдан хат”)

2....Ә шулай да, нигәдер,

Изгелекне генә саклый бу......... (“Мәкер”).

3. Ярлыкачы, Туган Туфрак, мин алдадым

Кайтырмын дип, дөнья күргәч тә.

Алдандым бит ерак яклар аулагына,

Майлы калҗа, әзер.........кә. (“Ярлыкагыз!”)

5.Булган: күкрәк сугып йөргәнмен мин,

Җимешләрнгең җыеп әзерен.

Картлар сүзен санга сукмаганмын,

Белмәгәнмен дуслар........ен. (“Ни әйтермен?”)

7.Сагындыра балачагым авылы:

Бәпкә үләнле урамнары,

Су буенда үскән таллары,

Ерак юлга озаткан үре;

Ачык капкалы ихаталар,

Хуҗалары юк чакта да

Бикләнмәгән йортларның......е. (“Сагындыра балачагым авылы”).

10.Караңгылык ярып, камчы селтәп,

Яшен яшьни, уты чәчелә.

Энҗе бөртекләре очып төшә

Ерак тауның яшел......енә.(“Яңгыр алдыннан”)

12.Җиргә төртеп аударып, богаулаган -.........

Арканы юк, җебе юк, тышаулаган -...........

Каның сеңгән җаннарга кизәндергән -.............

Сикереп менеп җикәңә, тезләндергән -......... (“Мәкер”)

13.Кызыл катык куе. Табак тулы.

Түзем җитми, сугып шак та шок

Көтеп утырабыз. Бала ишле,

Миннән башка да бит биш.......... (“Урам тәрәзенә чирткән миләш....”)

14.Яман төштәй күренешләр

Бар икән дә һаман күрәсем.

Күзләремә сеңеп калды

Үткән көздә шундый бер........ (“Ике рәсем”)

15.Көлеп ай карый,

Чәчләрне җил тарый,

Су буйларыкалган тын.

Шарт-шорт килеп яна

Утын гына учакта,

Күккә чөеп........ын (“Малай чакларның...”)

17.Ләйсән сиптем җиргә,

Мәрхәмәтсез кояш, ачуланып,

Көйдерде........ларын. (“Ләйсән сиптем җиргә...”).

20.Чәчәкләр корыган.

Яфраклар коелган.

Тәрәзәне каплаган

Шомлы кап-кара........ (“Калада көз”)

21.Әйтерсең лә булмаган да

Канатланып йөрүләр.

Син әйткәнгә текә ярдан

Сикермәгән мин-.......... (“Көн дә тиргәш... Көн дә талаш...”)

26.Урманнарда һаман кошлар моңы,

Пешкән җиләк исе болында.

Икенчегә буйга җиткән үлән –

Керәм, диеп, үрелә..........га. (“Җәй азагы”)

27.Кайгы эчтем кайчак шул куллардан

/Ул да тиде бераз өлешкә/.

Ни хәл итмәк, тормыш тормый икән

Тик шаяру белән.........тән. (“Куллар”)

28.Кече Манарада бабаларым

Шелтәләгән кебек өн килә.

Бөек Болгар иле – рухи кыйблам,

Һәр татарга – Мәккә-............! (“”Шәһри Болгар!...)

29.Алдың кочагыңа, сизеп микән

Сынауларда сынатмасны.

Әле генә төшенмәсәм дә бераз тормыш

Серенә,

Яшел Бөрем, син бүген дә миңа –

Яшьлегемнең.............сы! (“Җырларымның баш каласы”)

30.Яшәүдән һич туймамын.

Бакчалар инде тергездем дип

Эшләүдән туктамамын.

Ә ни шытар үзем киткәч,

Ядкяр иткән..........лардан? (“Яшәүдән һич туймамын...”)

31.Сукраныр иде сиксән яшәр бөкре карт:

-Дөнья, оланнар, - кәрәзгә бал ташып

арыган...........(“Ни ул дөнья?”)

32.Елан йотып килмә.

Мин – Хәнҗәр.

Кисәрмен.

Богау тотып килмә.

Мин -...............

Өзәрмен. (“Килсәң кил...”)


Астан өскә:

8.Тау дигәнең үр генә бит,

Күлләрең дә зур түгел.

Гади генә яланыңа

Ник бирелгән бу......? (“Бәрәкәтле җирем - Чакмагышым”)

9.Бакырчылар ясый кушбеләзек

Алтынчылар балдак койганда.

Шартлап китә көтү чыбыркысы,

Куба тузан юлдан,..........дан (“Болгар таңы”).

16.Ак каеннар кебек карасы да ала кочакка,

Бер кызылдан, бер зәңгәрдән үзем яккан........лар. (“Сабый чакта бөтен нәрсә ак иде...”)

22.Мин баһадир түгел, гади кеше,

Тәнем түгел һич тә корычтан.

Сынауларга ләкин бирешмимен,

Түзем булам булат........тан. (“Илем кушканга”)

25.Диктатура – изү, кем изсә дә,

Пролетармы, башка сыйныфмы.

Ачлык кырды, крестьян авызыннан

Тартып алгач соңгы........ны. (“Диктаторлар очты тәхетеннән...”)

 


Дата добавления: 2015-09-29; просмотров: 55 | Нарушение авторских прав




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Фабиан волновался, в последний раз репетируя свою речь для завтрашнего собрания. Он всегда желал власти и престижа, и теперь его мечты были близки к реальности. Он был ремесленником, работавшим с | 

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.019 сек.)