Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ул Башкортстанның бик матур табигатьле бер районында,әтисе татар,әнисе башкорт милләтеннән. Әтисе Айдаров Сәйдәш Рәүф улы



Язмыш сынауларын үткәндә...

Ул Башкортстанның бик матур табигатьле бер районында,әтисе татар,әнисе башкорт милләтеннән. Әтисе Айдаров Сәйдәш Рәүф улы физик,әнисе Рушания Мәҗит кызы математик. Бу ике төгәл фәннәрдән белем бирүче педагоклардан Гүзәл исемле бик тере, шаян,акыллы кыз бала туган. Ай үсәсен көн үсеп мәктәпнең бөтен этапларын үтеп, матур гына яшәгәндә,бәхетсезлек сагалап торган, бөтен җитеш, бер-берсен өзелеп яраткан, тигез сулышлы гайләне.

Рушания апа ягыннан кардәш тиешле кешеләрдән кунактан кайтканда, машина белән переездны чыкканда, руль артында утыручы егет гаебе белән рельста утырып калалар. Нәтиҗәдә, ыжгырып килгән поезд алар утырган машинадан тимер-томыр калдыклары гына калдыра. Ирле-хатынлы Айдаровлар авыр имгәнүләрдән шунда ук вафат булалар. Шофер егет берничә сәгатьтән соң аңына килә алмыйча үлә. Унөч яшьлеген тутырып килүче Гүзәл ниндидер моңҗиза белән исән кала.

Шушы көннән башлап дөм ятим калган үсмер кыз өчен дөньяның кызыгы, яшәүнең яме калмый. Һәрбер туар таңга сөенеп,җирдә үзенең яшәеше белән горурланган,табигать баласының, кояшлы күген мәңге таралмастай болытмы, тузан сөремеме каплый. Төннәр саташулы тынгысыз, көннәре гел бер төсле күңелсез үтә. Аңа карата никадәр генә ягымлы, тәмле телле, ярдәм итәргә атлыгып тормасыннар, яңа гайлә Наҗия апалары, барыбер элеккеге гүзәл кыз юк, әйтерсең аның урынына, эчке әгъзәләрен алыштырып, бүтән чит ятныкын куйганнар. Ятимлек,кешеләрнең һәрдаим кызганып караулары шәхес буларак өлгереп килүче кызны бик нык кимсетәләр.

Еллар үтә, ае да китә. Айдарова Гүзәл Сәйдәш кызы мәктәпне уңышлы тәмамлап кулга өлгергәнлек аттестаты ала. Үзләре педагоклар Сәйдәш абый, Рушания апа, бу көннәрне күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Ни генә димә, ятим балага моң гына түгел, акыл да итә керә бит әле. Гүзәл үзен моңарчы тәрбия кылган гайләгә, бик зур рәхмәтләр җиткереп, олы тормыш юлына аяк басарга вакыт җиткәнен аңлап юлга җыена.



Ул яшәгән республика Башкортстанда да, шәһәрләрендә дә югары уку йортлары әз түгел. Ләкин, аның сәбәбе,яшьләй ятим калган, гел әти-әнисе фаҗигасе күз алдыннан китмәгән кыз, монда алга таба яшәп, белем алу турында уйлый алмый.

И,Казан, дәртле Казан, моңлы Казан, ач үзеңнең серле капкаңны,сыендыр, күзеннән моңнар тамган, очар өчен канат ярган, сандугач баласын, берүк читкә какма, үз ит син аны.

Казан университетының журналистика факультетына килеп документларын тапшыра.

“Юлга чыккансың икән, юл кешесенең юлда булуы яхшы, атлавыңны бел. Адашсаң, югалып калма, юл сорарга телең бар, карап барыр күзең бар шуңа сөен.

Аяз көн көтәрсең, күгеңне болыт каплар: яңгыр көтәрсең, кояш кыздырыр сабыр ит. Сабыр иткән морадына ирешкән, син теләгән көннәр алда бисихап шуңа куан.

Давыл чыгар, өермә кубар, өстеңә ком таш явар. Түз. Ышыклан. Юлда гына түгел, өйдәдә кашык-аяк шалтырамый тормый. Басылмас давыллар юк. Өстеңне кагын, башыңны күтәр дә юлыңны дәвам ит. Менә шул чагында гына син дөнья күргән, тормышның ачысын-төчесен татыган кеше булырсың. Андыйлар утта да янмый, суда да батмый.”

Шушы юлларны Гүзәл кайдан күчереп алганын үзе дә белми. Яшьлеге белән авторын да хәтерләми. Бу юллар Гүзәлгә олы юл чатында калган, тормыш сукмагыннан атлаган бервакытта, үгет-нәсихәт, әти-әни фатихасы кебегрәк яңгырый.

Шау-шулы студент еллары артта калды. Казаннан ерак түгел эшчеләр яшәгән бистәгә эшкә билгелиләр. Өч ел эшләү дәверендә Гүзәл Сәйдәш кызы (ни өчендер олысына-кечесенә ул Гүзәл Сәйдашевна иде) белемле, әзерлекле, кыю, аңлы карашлы журналист итеп таныта. Аның һәрбер мәкаләсе уйланылган, репортажы кешенекеннән аерылып торыр, теленең байлыгы язмаларына үзенчәлек бирер.

Кемнәрне генә очраштырмый да, кемнәре белән таныштырмый, вакытлы матбугат журналист халкын. Гәҗит битләрендә, кыю мәкаләләр барлыкка килгәч, үзе дә вак-төяк нәрсәләр язучы (үзе шулай уйлый) Идрис Гаянов та редакциягә юл тота. Туп-туры Гүзәл Сәйдәшевна эшләгән кабинет ишеген шакый. Танышып, сөйләшеп киткәч, җае чыгып кайда яшәве белән кызыксына абзыебыз. Кире кага алмаслык дәрәҗәдә кунакка чакыра Идрис Гаянов. Бу сөйләшүләрдән шул мәгълүм булсын; кунакка барган җирдән, башта квартирант сыйфатында, аннан үзеннән үзе шулай килеп чыгып, ачык йөзле киң күңелле Идрис-Асия Гаяновларның кызлары, гайлә әгъзәсе булып яшәп кала.

Ике катлы өй булып бер семья кебек тату яшиләр.Күршеләре Шакир абый, Мәдәния апалар белән.Аларның уллары Илдар егет солтаны ул буй, каш- күз дисеңме? Яндырып-көйдереп караган чем кара күзләрне әйткәндә юк. Гүзәл килеп монда тора башлагач егетнең йокысы кача. Ә кызның әллә ни исе китми, вакытыда юк. Иртә китә, кич кайта дигәндәй.

Көннәрдән бер көнне редакция бусагасыннан алыптай гәүдәле, үз-үзенә нык ышанган адымлы, сөйкемле зәңгәр күзле, бер егет килеп керә. Редактор үзенең замы Гүзәл Сәйдәшевнаны чакырып киңәшләшәсе эше барлыгын җиткерә. Ренат Шәрипович ишеге төбендә кадаклангандай тик басып тора.Ни алга үтә алмый, чыгып китүе дә уңайсыз, шундый хәләттә күпме басып торгандыр әйтүе кыен. Ренат Шәриповичнын:” йә, алабызмы, үзебезнең комланияга егетне?” дигән сүзләреннән айнып китә кыз. Күптән түгел тормышка чыккан кыз урынында эшли башлый Булат Гайсин. Көн дими, төн дими, суык дими, яңгыр дими юлда булыр егетебез. Эшенә дә тел- теш тидерә торганнардан түгел, һәр эшен яратып, зур осталык белән башкара. Кабинетта танышканнан бирле үз-үзенә сору бирә Булат. Кем ул? Билгеле, зам. Нинди гайләдән чыккан? Нигә аңа зурлап, яратып эндәшәләр.Иртә дә кичен дә ишеге ябылып тормый. Үз- үзен тотышында горурлык (тәккәбер түгел) бөркелгән, килешле затлы киенгән, төс кыяфәт, буй-сын ягыннан тиңе булмаган кызны берәр җитәкченең иркә-назлы кызыдыр дип уйлый. Шуның өчен гел төртмә сүзләр, вакыты-вакыты белән усал шаяргалап та ала. Гүзәл Сәйдәшевна тарафыннан да очкынлы-утлы сүзләр оча егет якларына. Дөресен генә әйткәндә бергә туры килделәрме, кузсенгән чебешләр шикелле чукышырга гына торалар. Алай гына түгел шул әле. Редактор кабинетында ни өчен телсез калган иде соң әле Гүзәлебез? Аның йөрәгенә, Булатның күз карашыннан очкын төшкән иде.Шулай итеп чынлап яратып карамаган, мәхәббәт өлкәсендә тәҗрибәсез ике яшь кеше, туктап күзгә-күз карашып, эчтәге ялкынны тышка чыгармас өчен, әнә шундый алым кулланып кешеләргә сиздерүдән, хәттә үз-үзләренә дә белгертүдән куркып, яшерен сөю белән сөяләр, ә үзләре качалар иде.

Булат артык туры сүзле,ни уйласа шуны эшләргә өйрәнгән гадел кеше буларак район хакимиятенә охшамый. Гел редактор исеменә җалобалар явып кына тора. Булатны гел яклап кына торалар.Беренчедән, бердән-бер ир заты, икенчедән гаепледән гаепсез булганы өчен яраталар иде редакциядә. Моның иң авыры Гүзәл Сәйдәшевнага төшә иде бугай. Ул аны күңеленнән күпме куып та җибәрә алмады. Үзенә ачуыда килә.Аңа моңарчы мәхәббәтен аңлаткан егетләр аз идеме әллә? Барысында кире какты ич,ә нигә Булатны кире кага алмый?! Бу башваткычның җавабы юк. Берәр җиргә командировкаларга икесе бергә барырга туры килсә, машина эчендә телсез белән чукракка әйләнәләр. Йөрәкләре янәшә генә без белмәгән телдә сер алмашалар.

Ни әйтсәңдә, күрә инде ул ир башлары, ат башы,шуңа өстәп,җурналист башлары. Шулай бервакыт ”Алга” колхозында авыл хуҗалыгы эшчәннәре семинарыннан кайтып килгәндә, көтмәгәндә яңгыр ява башлый. Тоз түгелләр эремәсләр иде дә, машина эчендә әмма... алда озын үр, аны ничек исән-сау менәсе. Менеп җитәм дигәндә машина салулап юл кырыена чыгып төртелеп кала. Ничек итсәләр итәләр рульгә Гүзәл Сәйдәшевнаны утыртып (аның кулы бәйләнгән, чуан чыккан) үзләре этеп-төртеп, казыйсын казып менгереп җибәрәләр. Менеп җиткәч күрәләр: Гүзәл канга баткан, руль тотканда уч төбендәге чуаны тишелеп аккан, йөзе ап-ак хәле киткән. Якындагы медпунктны эзләп табып, беренче ярдәмне күрсәтәләр.Караңгы төшкәч кенә кайтып җитәләр.

Шул көннән башлап Булат инде Гүзәл Сәйдәшевнага икенче күз белән карый башлый. Авырлыклар алдында баш имәс кыз булып гәүдәләнә, Булатның күз алдында.

Гүзәл, Булат кына йокысыз төннәр үткәрми. Аның шаукымы Идрис Саматовичка да аның хатыны Асия апага да кагыла.Аларның яраткан кызлары, бердән-берләре бик үзгәрде. Сүзгә саранланды эштән кайта, ашый-эчә бүлмәсенә менеп бикләнә, сүзсез генә мендәр почмагын тешләп елап та алгалый,нигә елый ул әйтә алмый. Мондый эчтән сызландыра торган, татлы газапны җавапсыз мәхәббәт диләр бугай.

Ял көннәрендә бакчада булмасын, йорт арасындагы эшләрне дә бик яратып башкара Гүзәл. Баш ял итә. Бер көнне бакча буендагы ярылмаган утыннарга күзе төшә. Энергиясе ташып торган, мәхәббәте ярларыннан ташып ярсуы йөрәгенә төшкән кешегә менә дигән эш бит.Әй тотынды утын ярырга. Бу күренешне Идрис-Асия апалар нәрсәгә дә юрарга белмиләр. Үзләре тәрәзәсеннән ялгыш кына күргән Илдарның кузе маңгаена менә язган. Каләм карандаш һәм шуның ишедән бүтән әйбер тотып карамаган, буялган тырнаклы, нәфис куллы кыз, балта- кувалда тотып эш итсен әле! Нәрсә генә эшләтми сөю дигәннәре.

Икесе бер җирдә,ерак булмаган кабинетларда, эшләгән эшләре язу да сызу да уртак. Ә менә йөрәк белән йөрәк арасын үтүләре ай авыр.Гүзәл хатын –кыз, үлгәндә дә беренче адымны ясамаячак, Булатка нәрсә комачаулый? Җурналист кызлар белән сөйләшкәндә булмасын,бүтән җирдә теле-телгә йокмый, сүзендә таба,җае да чыгып тора. Гүзәл янында коела да төшә. Төннәр буе уйлап яткан сүзләре өреп очыргандай каядыр югала.

Ничек итсә итә Булат Гайсин яратуын шигырь юлларына салып чәчәк бәйләме арасына кыстырып, секретар кыз аркылы, Гүзәл Сәйдәшевнага бирүгә ирешә. Кыз да җавапсыз калмый.Җөй саен йөрәк мәхәббәтен кушып, бөтен шартын китереп кулъяулыгы чигә.Үз инициаллары куелган яулыкны,ялгыш онытып калдырган,Булатның костюм кесәсенә сала. Сөйгәненнән кулъяулык алган көнне кош тоткандай, кая басканын белми йөри,батырлыгын җыеп очрашу билгели. Икесе дә зур дулкынлану белән очрашу көнен зарыгып көтәләр.

Гашыйк кешедән дә мәзәк, җүләр кыяфәт бүтән беркемдә юктыр.Парлашып тау итәгендә йөрделәр, юктан гына көлделәр, шаярдылар. Янәшәдә кешеләр барлыгын сизмәделәр. Алар бөтен дөньясында икәүдән –икәү иделәр.

Көтмәгәндә иреннәр –иренгә орынды, икәүләп мәхәббәтнең тирән коесыннан ширбәт суын эчтеләр, анын ләззәте тәндә булган бөтен күзәнәкләргә, дулкын булып бәреп керде. Икеседә бу минутларда бәхетле иделәр.

Менә танышканнарына өч ел тула дигәндә,ап-ак карлар яуган яңа ел кичендә, Гүзәл белән Булатның туй көне.Әйбәт яшәгән күршеләр бер булып уртак шатлык кичерде,шау-шулы бәхетле мизгелләрне.

Бу дөньяның кемнәре генә юк рәхмәт төшкере.Әллә кайдан килгән кызны, әти-әнисен бер генә тапкыр да күреп сөйләшмәгән,бары исемнәре, Гүзәл Сәйдәшевна сөйләве буенча гына белгән кешеләрнең кызларын,үз куышларына сыендырып, түрдән урын күрсәткән,ул бала өчен җаннарында кызганмаган игелекле кешеләре дә бар бит.Кемнәрдер бер карыш җир өчен, күршесе белән пычакка-пычак, дөнья малы өчен җан кыйган заманда кеше кызы өчен зурлап туйлар ясаган,шуның өстенә Булат кияүне дә үзләрендә калдыру өчен җан талашалар. ”Ходай безгә сине,Гүзәл кызыбызны яратканың өчен түгел, улыбыз итеп җибәргән янәсе.” Гүзәлгә нәрсә аңа авызын ерып тик йөри, өйдәгеләрнең яратып ызгышканын тыңлап.Аңа килгәндә бердә чит җиргә китеп,яраткан семьясыннан аерыласы килми. Җиңелә Булат Гайсин, хатыныннан башка кая китсен.

Гүзәл Сәйдәш кызы үз фамилиясында калды.Үзен тудырган,исем фамилия калдырган әти-әнисеннән соңгы истәлектән дә баш тарту монысы инде бер нинди кысага да сыярлык түгел иде.

Еллар үткән,сулар аккан.Гүзәл белән Булатның нәсел дәвамчысы,Гаяновларны лаеклы төстә әби-бабай иткән оныклары,улларына яшьтән артып киткән.

Кич кырын,бакчада җиләк җыеп йөргән чагында Мәдәния апа Гүзәлгә: “киленем булалмадың, үзең кебек иптәш кызың юкмы?сез бит җурналист халкы күпне күрәсез, авылларда йөрисез,Казаннан кайтып кермисең,әйдә, безнең Илдарны өйләндереп булмасмы? Минем дә оныклар сөясем,килен хезмәтен күрәсем килә.Үзебез исән чагында башлы –күзле иттереп калдырасы иде”,- дип серен ачты.Гүзәл сәйдәшевна уйга калды.Иптәш кызлары да,танышлары да куп.Арадан Лилия Нурны аерып,аның тормышын күз уңыннан уздырды.Иреннән аерылган, бергә бәйләп торган җепләр күренми бугай.Лилиянен кылларын тартып караганда ярый.Күрше егете акыллы,булган егет бит.

Чираттагы ял көнне кунакка чакырды.Гүзәл дусты чакыргач кайтмый каламыни Лилия Нур.Улы Албертны җитәкләп кайтып та җитә. Мәдәния апа үз сыен күтәреп килеп керде.Күңелле итеп кич утырдылар. Күрше апасы чыгып киткәндә Гүзәлгә күзен кысып,ошаткан янәсе. Ахирәт кызлар туйганчы гапләштеләр. Телен ачып,Мәдәния апаның уен, ике сүз дә әйтә алмады.Начар димче иде булса кирәк.Бераз шүрли,ни әйтсәңдә аның холкын,характерын яхшы белә Гүзәл Сәйдәшевна.

Икенче юлы кунак алып йөрүне үз кулына алды күрше.Мондый юл белән кемнедер таныштыру була торган хәл.Өйләндерү кызык кебек тоела.Сезнең кунак безнеке сылтавы белән үзләренә алып чыгып кунак итте.Җурналистка кайсы яктан китереп суктырасын белеп,гыйбрәтле тарихлар,кызыклы шәхесләр турында сөйләп, Лилия Нурны авызына каратты.Илдар әнисен беренче күргәндәй онытылып тыңлады.Яшерен генә кызны күзләргә онытмады.Сылу иде кыз.Малайда бер дигән шаян,тере уткен бала ир-егетләр хыялы инде ул.Гүзәл Сәйдәш кызы күрше апасының ораторлык сәләтен белми йөргән икән.

Альберт ике этаҗны бер итеп йөгереп йөрсен,рәхәтләнеп тауларда чәчәкләр җыйсын, нарат күркәләре җыеп ишек алдында Булат абыйсы белән самаварда кайнатсыннар. Без ул чагында Лилия белән Илдарның чишмә буенда йөргәнен күзлик әле.Гашыйк булуның көтмәгәндә килеп,мәхәббәтнең сизмәгәндә китә торган начар гадәте бар.

Лилия китеп, озак үтмәде, Илдарның аны гел күрәсе,тагын бер очрашып кузгә-күз карашып сөйләшәсе килә иде. Лилия дә егеткә битараф түгеллеген кайткач ук аңлады. Чибәр егет төшләренә кереп йөдәтте,өннәрендә аның белән сөйләште.

Илдарның эше озын-озак юллар белән бәйләнгән.Юлы Казан аша үтә.Лилиядә тукталып,бергә булырга дигән вәгъдәсен алып,юлын дәвам итте.Тәгәрмәчләр тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә юк.

Лилиягә: “Әгәр дә Казан чатларында басып торучы,чегән апасы әллә кайдагы егет белән танышырсың,гайлә корып җибәрерсез, бәхетле булырсыз”,-дип юраган булса, аны икенче чатка,тагында ераккарак җибәрер иде.Ялганчылыкта гаепләп китеп барыр иде.

Шулай җәмәгать, кайда егыласыңны, кайчан бәхет табасыңны алдан белмисең. Җәйнең матур аенда табигать кочагында бөтен җир чәчәк аткан мәлдә гөрләп Лилия Нур,Илдар Закировларның туйлары уза.Кеше шатлыгына куанып,сөенеп яшәгән Гүзәл Сәйдәшевна якын дустыннан да бәхетлерәк иде.Шаярудан башлаган эшне туй белән тәмамладылар.Туйлар узып эшли генә башлаганнар иде,редактор Шариповичны лаеклы ялга китәсе билгеле булды.Аның урынына кем килер.Бу сорау һәркемне кызыксындыра иде.Изге урын буш тормас дип йөргәндә Гузәл Сәйдәшевна кандидатурасы лаеклы дип табыла.Үзенең замы итеп Лилия Нурны тәкъдим итә.Әлбәттә, бу бар кешегәдә охшап җитми.Гүзәл үз янына үзенекен җыя диюечеләрдә табыла.Аңа карамастан, ике тәҗрибәле җурналист янәшә кабинетларда эшләүләрен дәвам иттерәләр.Бергә-бергә,кулга -кул тотышып район авыл хуҗалыкларын,аркылыга буйлыга йөреп чыгалар.Гүзәл шаяртып:”Моннан ары кирәк юлны үзең сабарсың инде, эзләп тапкан гына кадерле була дустым”,-диде.

Яраткан кешемә генә бирермен дигән сүзләр дөрестер мөгаен.Кайгы -сагышны, шатлык-куанычларны да аз күрмәде Гүзәл Сәйдәш кызы фани дөньяда.Тагыда күрәселәре,сынау арты сынаулар үтәсе калган икән.Булат, Лилия”хат юлга чакырды” хәбәре белән юлга чыгып китәләр.Кайтып җитәргә күп тә калмаган борылышта,очкан коштай тизлектә килгән машина белән бәрелешәләр.Булат авыр яралардан шунда ук җан бирә.Лилия Нурны уртача тән җәрәхәтләре алган хәлдә,ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар.Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай итә Гүзәл Сәйдәшевнаны,Идрис-Асия,Шакир-Мәдәния апалар гайләсен. Илдар бу вакытта үзедә юлда була белми кала.

Башына төшкән кеше генә тулысынча аңлый ала бу кайгыны, хәсрәтне.Өйдәгеләр ничектә аяктан егылмаска, сабыр акыл белән җиңәргә тырышсалар, Гүзәл нишләргә тиеш:елый алмый, бәгыре каткан,тамак төбенә нәрсәдер бик каты төер булып урнашкан,шуны йотып җибәрә алмый газаплана.Булатны җирләгәндә, аннан соң да, шок хәленнән озак чыга алмый.Үзе тол, баласы тагын ятим.

Авыр тән, күңел яраларына вакыт дәва дисәләрдә,бик авыр шул әле яңа чагында.Яшиселәр килмидер.”Яратып кавышкан,күңел сөйгән ярыңнан, тормыш иткән иреңнән аерылып,тол калуларны якыныңа тугел дошманыга күрсәтмәсен”-ди безнең халык. Тормыш бар, ул кемнең барлыгына, юклыгына карап туктап тормый. Алга карап, Булаттан калган сабые өчен, ярасыннан саркыган канны йотып,йөрәк әрнүләренә каршы торыр.Сыгылса да сынмас, аның хакы юк!

Яшьли дөнья куйган әти-әнисе, кыска гомерле ире, Сәйдәш нәселен дәвам итүче буларак та ходай биргән гомерен яшәргә тиеш!

И кодрәтле алла, мәрхәмәтле ходай! Ике яшь кешене таныштырасың, кавыштырасыңда, сөюләре дөрләп,сүрелмәслек булып кабынган мәлдә, бер-берсеннән башка яши алмас дәрәҗәгә җиткәч,юк кына сәбәпләр табып аларны гомерлеккә аерылдырасың. Икесе ике читтә, бер-берсен күрә алмыйча, сагынып яшәргә мәҗбүр итәсең.

Яки аларны кавыштырасың, балалар туа, гөрләшеп яши башлагач,сөенеп-яратып туя алмастай чакта, бәхетләре ташып торганда аларны аерыр өчен юл һәләкәтләре, йә булмаса иренә яки хатынына дәвалап булмастай чир бирәсең. Өченче вариант, аларның яраткан газизләрен тартып аласың. Унга, йөзгә бер, бер нинди зыян күрмичә үз гомерләрен тигез, яшәп бетергән гайләләрдә була. Барлык җир йөзендәге гашыйк парларны, яратканнарны сөйгәннәре белән кавыштырса, бөтен кеше дә бәхетле булыр иде. Бәхетлеләр сәгатькә дә, вакытка да карамыйлар. Ул чагында бәхет төшенчәсенең асылы, кадере югалыр, гасырлар буена җырларда җырланган,телләрдән-телгә күчкән изге сөю, ялкынлы мәхәббәт табышмак булудан туктар,ачылмаган серлелеген югалтыр иде.

Еллар тагын бер баскычка кутәрелде. Иске яралар әкрен -әкрен төзәлә баралар. Гел авызга су капкан кебек тә, таяк йоткан шикелле дә йөри алмыйсың. Син кешеләр арасында яшисең. Вакыты-вакыты белән үзеңнекен онытып, кеше кайгысын кайгыртып йөрергә кирәк. Беркемнең дә коесы буш түгел. Лилия Нур хастахәнәдән чыгуга эшкә чыкты. Хәзер ул Гүзәлнең уң кулы, тән сакчысы да, йөрәгенең ничек тибешенә кадәр белеп торучы сизгер “доктор” да.

Ялгыз хатынга кызыгучы да юри сынап караучылар кочак –кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк итуче чын күңелдән яратучылары булгандыр арада.Үз эченә бикләнеп, бары эш белән күңелен юаткан кешенең йөрәгенә ачкыч яратуы җиңелләрдән түгелдер. Шулайда:үзенең терәлеп торган күршесе шаккаттыра аны. Моңарчы гайлә дусты буларак сөйләшеп йөргән Илдар,кирәк бит, нәкъ редакция ишек төбендә Гүзәл Сәйдәшевнага мәхәббәт аңлатырга. Бер ишек алдында торып, янәшә квартираларда яшәгән кешеләргә, моннанда уңайлы урын беткән диярсең.Гүзәл суганын-борычын кушып, әрләмәкче, күктән җиргә төшермәкче була, гүя аның теле аңкавына ябышкан, телен әйләндерергә нидер комачаулый.

Әллә ниләр уйлап табарга сәләтле, акыллы фикерли торган баш, буминутта уйлау сәләтен югалткан шикелле буш иде. Лилия Нур каядыр барырга чыккан иде булса кирәк, иренең бергә эшләгән коллегасына ниләр сөйләгәнен ишеткәч, үз колакларына ышанмыйча югалып кала. Ишеткән сүзләр зиһененә ирешми иде.

Никадәр таш каты булмасын, тамчы тамып аны тишә. Илдар белән Гүзәлнең юллары сирәк булсада кисешә башлый.

Иреннәр назга сусаган, тәннәр кемнеңдер иркәләвен зарыгып, ялгызлыктан үзен кая куярга белмәгән бер вакытта, Илдарның күңел тәрәзәсен чиртүе бик вакытлы булды күрәсең. Илдарның рейслардан соң кайтуы, Гүзәл Сәйдәшевнаның җырларын, магнитофон тасмасыннан агылган көйләрне онытылып тыңлавы, Гүзәлнең үз-үзен тотышындагы үзгәрешләре, кисәк-кисәк фикер чуалулары, Лилия Нурга редакция ишеге төбендә ишеткән сүзләрне кабат искә төшерәләр, күңелдә шик уяталар иде.

Лилия белән Илдар арасында күңелсез сөйләшүләр ешаеп китте соңгы араларда. Ничә сөйләшсәңдә бер сүз. Аны да, сине дә яратам. Нәрсә эшләргә тиеш Лилия, белми, башы җитми иде. Эштә “пятиминуткаларда”, кеше арасында җиңелрәк. Рәсми сөйләшәсең, берсе башлаган сүзне икенчең очлап бетерү гадәтләренә сеңгән. Әллә ни авырлыгы юк. Тел сөйли дә кача. Ә күзләрне кая яшерәсең? Берни булмагандай кыланасың, уйныйсың. Бу уйнауларның бәясен йокысыз төннәр белә дә, скрипка кылларыдай тартылган нервылар сизә иде. Иң кызыгы, үзләредә аңлата алмаганы алар арасында бер- берсенә карата нәфрәт хисе юк. Авыр минутларда ярдәм итешеп,торалар. Бергәләп чәй эчәләр, бер машинада эштән кайталар. Гүзәл Сәйдәшевна үзе генә калган минутларында, гариза язып алынмаган, дәвалап бетмәгән чирнең ничек башлануын уйлап баш ватты.

Мәхәббәттә өченче кеше артык. Кайсы уеннан чыгарга тиеш? Нәрсә инде бу? Әллә шашкын хисләрне йөгәнли белмәүме? Хатын-кызларда да, ирләр кебек үк, билгеле бер яшькә җиткәч ычкынып алумы? Сорауларның җавабы бар, әмма берсе дә аның файдасына гына сөйләми иде.

Журналист, тикшерүче халкыннан бер ни дә яшерә алмыйсың дисәләрдә, Гүзәл, Лилия үзләренә генә хас вакыйгаларны, йөрәк челтәреннән читкә чыгармадылар. Түзделәр. Хемәттәшләре берни сизмәделәр.

Лилия Нур дус кызын, мәхәббәтнең исерткеч, татлы, шул вакытта шакшы уеннарыннан ничек йолып алырга дип, өстәл артында планнар корса, Гүзәл Сәйдәшевна кылган гамәлләреннән тәүбә итеп, моннан соң андый адымга бер кайчанда бармаска, булган хәлләрне төштә күргән кебек куып җибәреп, уйларына соңгы ноктасын куйды. Сәйдәш кызы сүзендә торды. Шул көннән башлап Илдарга күтәрелеп тә карамады. Лилия Нур янына ачык елмаеп кереп, гафу сорагандай, бик матур чәчәк бәйләме бүләк итте. Лилиянең гаҗәпләнуенә каршы:”рәхмәт сиңа дустым, саф күңелең, сабырлыгың, сер саклый белуең, барысы, барысы өчен рәхмәт”,- диде дә кабинеттан чыгып юк булды.Аның бик күптәннән,әйтеп бетермәслек куңел күтәренкелеге, тән җиңеллеге кичергәне юк иде.

Шактый вакытлар үтеп тыныч кына яшәгәндә,редактор ишеген шакып, эленке-салынкы киенгән урта яшьләрдәге, ирме, егетме килеп керә. Гүзәл Сәйдәшевна егеткә текәлеп, аягыннан башына кадәр карап, өйрәнеп утырганлыктан, башта аның сүзләренә әһәмият итмәде. (клуб мөдире вазыйфасын башкара бугай.) Авылларында каз йолку, каз өмәсен, зур бәйрәм рәвешендә клубта үткәрәселәр, бик күңелле буласы икән. Егет авылдашлары исеменнән “илче” кебегрәк җибәрелгән вәкил. Шуңа курә җурналист, корреспондентлар, шәхсән Гүзәлнең үзен кунакка чакыралар. Журналистлар мондый уңай фарсатны кулдан ычкындырмыйлар. Халыкныкы халыкка булсын дип матбугат битләрендә гел яктыртылып, басылып килде. Егеткә килербез дигән вәгъдә бирде, үзе тиз генә Лилия Нур янына кереп китте.

Бардылар, курделәр. Үзләредә кулларыннан килгән кадәр уеннарда катнаштылар. Туйганчы биеп кеңел ачтылар. Гүзәл Сәйдәшевнадан башкорт халык биюен сорадылар. Бию генә түгел туйганчы җырладыда әле ул. Тышкы кыяфәте әлә ни булмасада оештыру эшләрен шома гына алып бара икән, клуб мөдире Ризван Җәләлов. Гармунда, баянда сыздырып уйнап җибәрсә кайда утырганыңны онытасың.

Бәйрәм тәмам. Кайтырга кирәк. Ләкин, тиз генә кайтып китә алмадылар безнең кызлар. Читенсенеп кенә егет өенә чәй эчәргә чакырды. Авылын күрдек, үзен белдек, өен дә күреп чыгыйк дип барырга булдылар.

Хатын-кыз булмаган, шыксыз, ямансу, җылыйсыны китерә торган, бөтен почмаклардан сагыш бөркелгән өй. Әтиләре үлгәч, әнисен күрше авылдагы апасы алып китеп тәрбияли икән. Авылда кызлар юклыгын сәбәп итеп өйләнмичә йөри икән. Сәбәбе ул гына түгелдер инде. Үзен карый белмәгән егеткә кайсы акыллы кыз кияүгә чыксын.

Уйлады Гүзәл. Алды, бүлде тапкырлады. Нәтиҗәдә, башыннан бөтен узган тормышы үтте. Үзебезгә авыр чакларда ярдәм итсәләр беребездә каршы килмибез. Нигә әле ялгыз, тормыш баткагына кереп чумган егеткә чын күңелдән, дусларча ярдәм кулы сузмаска. Начар егет түгел күңеле керсез, чиста, йөрәгендә моң йөрткән кеше башкаларга карата әшәкелек эшли алмыйдыр. Апасы белән танышты, әнисен күрде. Ризван өчен борчылып яшәүләре икән. Үзе шикелле берәр юаш кыз белән таныштырасы иде. (Гүзәл бу урында мыек астыннан елмаеп куйды. Лилия, Илдарны ничек кавыштырулары исенә төште.) Ул инде өйләнү уеннан ваз кичкән,өметен өзгән. Авыл белән ике арада киләп-сарып йөргәч якынаеп та киттеләр. Егетнең дә теле ачылды. Йөрәгендә әле ялкын сүнеп бетмәгән икән. Гүзәл кыз янында башкача мөмкин дә түгел.

Җепнең озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Озакка сузмыйча законлы рәвештә ир-хатын булдылар. Берсе җырчы, икенчесе гармунчы,чиләгенә күрә капкачы.

Бер мәртәбәле колхоз рәисе:”авыл кешесеннән шәһәр кешесе ясау-берничә минутлык эш” дигән фикердә торса да, Гүзәл Сәйдәшевнага Ризваннан кеше ясау, үзе белән янәшә баскычка күтәрү, ир буларак тиң итү, кеше арасына алып чыгарлык әдәм рәвешенә кертү, шомарту җиңелләрдән булмады.

Ризван Гүзәлгә тугры иптәш, баласына яхшы ата, йорт арасында эшләрлек алтын куллы ир, тормыш итәргә яраклы, ышанычлы кеше булды.

Гүзәл Сәйдәшевнаның дөнясы түгәрәк, яраткан хезмәте, күз карашыннан аңлаган җан дусты Лилия Нуры, хөрмәт белән караучы хезмәттәшләре бар.

Бәхетле булырга теләгәндә, бәхетне үз кулларың белән төзегәндә, икең бер теләктә булганда җиңелмәс проблемалар юк.

Язмыш сынауларын үткәндә, сыгылсада сынмады, мәхәббәттә абынды, егылмады, аягында басып кала алды. Кешеләр арасында кеше исемен лаеклы йөртте. Горур хатын-кыз, чибәр Гүзәл Сәйдәшевна булып кала белде.

 

 


Дата добавления: 2015-08-29; просмотров: 50 | Нарушение авторских прав




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Юридическая экспертиза | Риторика и культура речи в современном обществе и об­разовании : сборник материалов X Международной конфе­ренции по риторике : 1–3 февраля 2006 года / [науч. ред.-сост. В. И. Аннушкин, В. Э.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.021 сек.)