Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Әтиебез сугышны да күргән кеше.Ул-Әфган сугышы ветераны. Нинди генә авырлыклар кичермәсен,ул сабыр холыклы . Әти-әнисе, гаиләсе ,балалары



башкара.

Әтиебез сугышны да күргән кеше.Ул-Әфган сугышы ветераны. Нинди генә авырлыклар кичермәсен,ул сабыр холыклы. Әти-әнисе, гаиләсе,балалары өчен җанын бирергә әзер булган “супер” әти.

Тормышыбызның бизәге, өебезнең яме булган әниебез дә,дөньяда иң уңганы, иң ягымлысы, иң-иң әйбәте.Аның пешергән ашлары, телеңне йотарлык.Ул гаилә җанлы.киң күңелле,олы йөрәкле, акыллы, сабыр.Өйдә эше күп булып бик арыса да булыша. Әнием җырларга, биергә дә ярата.

Әтием! Әнием! Без сезне бик яратабыз! Сезнең белән горурланабыз, үрнәк алабыз. Ходай сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен! Шатланып, куанып, бер-берегезнең кадерен белеп, тормыш сукмакларын бергәләшеп үтәргә насыйп булсын.

Азалия Валиуллина Әтнә башлангыч сыйныф укучысы

Пыжмара авыл җирлеге

Пыжмара авыл җирлегендә сентябрь-октябрь айларында төзекләндерү эшләре шактый куләмдә башкарылды. Әтнә авылында Комсомол урамы юлы 700 метр вак таш белән тушәлде. Сәрдек авылында 100,5 метр суүткәргече алмаш-тырылды, шулай ук Сәрдек авыл клубына су кертелде. Пыжмара авылында су торба-лары нык тузган булу сәбәпле, аларны тулысынча алыштыру өчен проект эшләтергә бирел-гән иде. Шул проект өчен 769717, 50 сум акча кучерелде, проектның барлык бәясе 905550 сум тора. Авыл җирле-гендә бу эшләрне башкару өчен 2014 елның 1 июнендә үткәрелгән мөмкинлекләр

бирде. Үзебезнең җирлектәге халыктан 146000 сум узара

референдум салым акчасы жыйналды, шуңа өстәп, Республика бюджетыннан 560000 сум акча авыл җирлеге бюджетына керде.

Район тарафыннан Пыжмара Әтнә юлына вак таш салынды. Югары Сәрдек авылы эченә, аз куләмдә булса да, вак таш жәелде. Иске Пукшинер авы-лының су башнясы тирәсен чистарту һәм коймалау буенча эш бара.

Пыжмара авылында, “Кама” хужалыгы ярдэме белэн, һәйкәлгә капиталь ремонт башланды.

Сентябрь- октябрь айларын-да чисталык, кышка хәзерлек-не төгәлләү өстендә эш алып барыла. Республика һәм район куләмендә экологик, санитар-эпидемиология таләпләренэ тулы килерлек чисталык тәэмин иту максатла-рында, чисталык ункөнлеге игълан ителде. Эшләнгән эшләрне анализлау, алга таба эш оештыруны билгеләү өчен, 15 октябрь көнне авыл җирлеге башлыгы учреждение житәкче-ләре белән киңәшмә үткәрде. 18 октябрь көнне авыл җирлегенә район башкарма комитеты каршында оешты-рылган комиссия килүе көтелә. Без барлык учреждение җитәкчеләренең, шәхси хуҗалыкларның бу мәсъәләгә җитди каравын сорар идек. Штрафлар салырлык булмасын иде. Чисталык, гомумән, барыбыз өчен дә кирәк. Ул сәламәтлек белән янәшэ атлый.



Октябрь ае Өлкәннәр көннәре белән дә истәлекле. Авыл җирлегендә бу бәйрәм зур оешканлык белән үтте. “Кама” хуҗалыгы идарәсе, больница, район кулланучылар жәмгыяте, почта, сбербанк һәм башка оешмалар үзләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан

пенсионерларга күчтәнәчләр өләштеләр. “Кама” хуҗалыгы корбан ашларына барлык пенсионерларны жыйды. Мәктәпләр, детсадлар өлкән-нәрне бәйрәмнәргә чакыр-дылар. Мәдәният йортлары матур кичәләр уткәрде.Шушы чараларны оештыруда катнаш-кан һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез.

9 октябрь көнне Өлкәннә-ребез район куләмендэ уткә-релгән “Третий возраст” спартакиадасында, тулы составта катнашып, призлы урыннары алдылар. Насруллин Хабибрахман Насруллович мылтыктан ату буенча 3нче, Самигуллина Раушания Гариповна мылтыктан ату буенча 2нче, Сабирова Әнисә Абдулловна өстәл тенисы буенча 3 урынны алды. Барлык катнашучыларга рәхмәт!

Сәламәт булыйк!

 

Өлкәннәрне хөрмәтлик! Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләк-ләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.

 

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлык-ларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Шушы уңайдан безнең Сәрдек мәдәният йортында да 7 нче октябрь көнне “Кама” күмәк хуҗалыгы оештырган Корбан ашы үтте. Ашны әзер-ләүдә безнең “Сәрдек мәктәп – балалар бакчасы” коллективы үзенең зур өлешен кертте. Ә аштан соң бакчада тәрбия-ләнүче һәм мәктәптәптә укучы балалар көче белән әзерләнгән зур концерт булды. Уку елы әле яңа гына башланса да балалар бу чарага теләп катнаштылар һәм үзләренең өйрәнгән яңа һөнәрләрен бик теләп күрсәттеләр. Аларның “Минем әби килде микән?”, “Мине бабай күрер микән?”- дип сәхнә артында дулкынла-нып сөйләшүләреннән үк үз әби-бабаларына карата ярату хисләре чагыла. Ә сәхнәдә берсеннән-берсе уздырырга тырышып шат күңел, елмаю-лы йөз белән чыгыш ясауларын күреп әби-бабайлар бик шатланып кабул иттеләр. Алар һәрберсе үз онык-оныкчыгы өчен, онык-оныкчыгы булма-ганы туганы, яки күрше малае-кызы өчен сөенеп, горурланып, күтәренке күңел белән өйләренә таралаштылар. Сый-нигъмәттән тулы өстәл әзерләүчеләргә дә, балаларга төрле һөнәрләр өйрәтүче укытучы, тәрбияче апаларга да рәхмәтләре зур иде аларның.

Аюпова Гөлчәчәк

Сәрдек башлангыч мәктәбе

 

Көзге сынамышлар

-Көз озын килсә, яз соң килер.

-Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр.

-Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

-Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар

-Сентябрь аяз – кыш салкын.

 

Көз

Күктә якты кояш балкый,

Әйтерсеңлә җәй үтмәгән,

Алтын яфраклары белән

Көзләр килеп җитмәгән.

Килде инде, килде көзләр,

Көннәр дә бит кыскарды,

Көндезләрен җылы булса,

Суык була таң алды.

Килде инде, килде көзләр,

Киттеләр инде кошлар.

Ап-ак юрганнарын ябып,

Килеп җитәрләр кышлар.

Кеше гомере дә шулай,

Җәйдән китә көзләргә,

Еллар аша җыерчыклар

Куна безнең йөзләргә.

 

Дежурлык отчеты

13 октябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр 8 сыйныф укучылары дежур торды.

Бу атнада тәртип бозучылар саны аз булмады. 2 класстан Аскаров Ранис, 5класстан Нәсихов Рәшит,Хафизов Рөстәм,6 класстан Шакиров Ильяс,7 класстан Валиуллин Илсаф, Ногманов Кәрим, 9 класстан Нәбиев Рәмзилләр мәктәп буйлап чабышып йөрделәр.Авхадшина Гөлия берничә көн рәттән мәктәпкә соңа калып килде.

 

Тәриплелек буенча

1 урын-юк,

2 урын-башлангыч класслар

3 урын-8 кл.

 

Тәртипсезлек буенча

1 урын- 7класс.

2 урын-6, 9класслар

3 урын-5класслар

 

“Әдәпленең күлмәге сәдәпле

Үзе матур гадәтле” диләр

 

Укучылар,әйдәгез тәртип-

лерәк,әдәплерәк булыйк!!!

 

Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Сөйли белеп сөйләсәң.

Озын сүзнең кыскасы шул

Кеше булырга теләсәң:

Әдәпле бул, сәләтле бул,

Кешелекле һәм тыйнак;

Батыр бул, матур бул,

Пөхтә һәм җыйнак!

 

тә

Газета 2014нче елның

22нче сентябреннән чыга

Хатлар өчен адрес: 422247, РТ, Балтач районы, Пижмара авылы, С. Мулеков урамы, 27нче йорт

Газетаның баш

мөхәррире: Зәкиева Ә.Н.

8 сыйныф укучылары.

 


Дата добавления: 2015-08-29; просмотров: 128 | Нарушение авторских прав




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Укучылар һәм әти-әниләр өчен газета | 

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)