Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Габделҗәббар кандалый — мәхәббәт жырчысы

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасында милли фаҗиганең чагылышы | Колыма хикәяләре» — Ибраһим Салаховның җан авазы | Йкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр? | Кыйссаи Йосыф» поэмасы — халыкның рухында | Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылу образы | Татар халкының көнкүреше һәм бәйрәмнәре | Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным! | Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану | Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәрендә Шәрәфи карт образы | Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы |


Читайте также:
  1. Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары
  2. Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы

Шагыйрь Габделҗәббар Кандалый исеме иҗатының бер өлеше белән киң җәмәгатьчелеккә күптәннән мәгълүм инде. Шул мәгълүм өлештән генә чыгып та, шагыйрьнең язу осталыгына сокланып, аның әдәбият үсешенә керткән бәхәссез яңалыгын ихлас күңелдән тәкъдир итә килделәр.

Габделҗәббар Кандалый мирасының дөньяга чыгу һәм галимнәр игътибарын җәлеп итә башлау факты XIX йөзнең урталарына туры килә. Галимнәрнең, әдәбиятчыларның күмәк тырышлыклары нәтиҗәсендә, иң мөһиме — Кандалыйның үз мирасы киң таралуы аркасында, шагыйрь хакындагы бүгенге белемебез элгәреге белән чагыштырганда күпкә төгәлләнә, байый төшә.

Г. Кандалый әсәрләрен укып, без аның киң карашлы, туры сүзле, кыю булганын, тормышны, әдәбиятны яхшы белгәнен күрәбез. Ул шигырьләр һәм поэмалар иҗат иткән. Әсәрләре телдән-телгә, кулдан кулга күчкән. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмаларын укып, без ул яшәгән чорны, мохитне күз алдына китерәбез. Бу әсәрләрнең түрендә кешеләрнең уйланулары, тирән кичерешләре ята.

Кешелек дөньясының төп юлдашы, асыл сыйфатлары булып мәхәббәт санала, шуңа да ул элек-электән бик күп әсәрләрдә, шигырьләрдә урын алган, бик күп җырларда җырланган. Г. Кандалыйның бик күп шигырьләре һәм поэмалары мәхәббәт хакында — гашыйкларның рухи халәтен, сөйгән ярларының гүзәллеген, тирән мәхәббәт хисләрен тасвирлый. Шагыйрьнең лирик герое сөйгән кешесен җаны дәрәҗәсенә күтәреп, бергә булуларын таҗ тәхетләрдән дә өстен куя:

Миңа синнән бүтән ярлар кирәкмәс,
Миңа синсез бу тәндә җан кирәкмәс.

Габделҗәббар Кандалый еш кына гашыйк парларның мөнәсәбәтләрен Йосыф-Зөләйха мәхәббәте белән тиңли. Мәхәббәт темасын яктыртканда охшашлыклар, кабатланулар булуы табигый хәл. Бик күп мәхәббәт әсәрләрендә сөйгән ярны хур кызы, аның йөзен кояш, тешләрен энҗе, зифа буен тал чыбыгы, татлы сүзен шикәр-бал белән чагыштырулар булган һәм ул Г. Кандалый иҗатында да урын алган. Г. Кандалыйның лирик герое үзе кебек тынгысыз, эзләнүчән, киң табигатьле, олы җанлы зат. Шагыйрь татар хатын-кызларының мәхәббәтен романтик югарылыкка куеп, аларны олы, бөек, әхлаклы шәхес, югары белемле зат итеп күрсәтергә тели.

Шагыйрь мәхәббәт темасын яктыртканда төрле детальләр куллана һәм татар тормышына хас күренешләр, вакыйга-хәлләр күз алдына килеп баса. Мондый күренешләр Г. Кандалыйның «Җәмиләкәй» шигырендә, «Сәхипҗамал» поэмасында тирән бирелгән. «Сәхипҗамал» поэмасында Сәхипҗамал исемле бер чибәр кызның күркәм сыйфаты, гашыйк егетнең кызга булган олы мәхәббәте оста гәүдәләнеш тапкан. Бу ике гашыйкның төп максаты — бергә булу, матур гаилә кору.

Г. Кандалый үзеннән көлергә курыкмаган эчкерсез, киң күңелле әдип. Ул үзенең мәхәббәт хисләрен кешеләрдән яшерергә уйламый да. Киресенчә, кызларга язган хатларын, кулъязма хәлендә, башкаларга бирә. Башкалар аларны күчереп алалар да тагын кулдан кулга өләшәләр. «Кыйтга» дип исемләнгән бүлекчәләрендә Кандалый үз әсәрләренең Өфегә, Казанга, Сембергә, Саратовка, Сарапулга, Самарага, Буага һ.б. шәһәрләргә таралуы турында яза. «Бу гашыйклык бәетләрен олуглар укый уңгайда», — ди ул. Шуңа күрә бу хатларның эчтәлеге автор һәм Сәхипҗамал, автор һәм Бәдига, автор һәм Фәрхи мөнәсәбәте белән генә чикләнми. Поэма-хатларында Кандалый, беренче чиратта, үзенең укучысы белән диалогка керә. Укучыларын истә тотып, үзенең лирик героен да, лирик герой яраткан кызларга да бәя бирә. Автор буларак, лирик героеның мәхәббәтенә соклана һәм шул ук вакытта аңардан рәхәтләнеп көлә.

Кайчандыр Г. Кандалый: «Ни язганым, ни дигәнем — җәелеп беткән илләргә», — дип язган иде. Ул хаклы. Аның бу сүзләре узган гасырда гына түгел, бүгенге көндә дә бик урынлы яңгырый.


Дата добавления: 2015-11-04; просмотров: 566 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы| Учимся расшифровывать слова

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)