Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Идел кичкән инәкәләр теле

Идеалсыз кеше − имансыз кеше | Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге | Яшьлегем бишеге | Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы | Мин юрист булырга телим | Ырлар өчен, җырларым бар | Тау башына салынгандыр безнең авыл | Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип | Сәр үзәгендә — кеше рухы | Түбәләрдән тамчы тама |


И газиз ана телем! Синең язмышың — минем язмышым. Синең кичергәнең — минем кичергәнем. Милләтемнең һичнигә алмаштырмаслык йөзек кашы да син.

Шулай дисәм дә, ул бит онытылуга, юкка чыгуга дучар ителгән иде. Яктылыгын сирпел утырган бер көндә, «бетәргә тиеш» мөһере сугылган иде ул кашка!

Телне йөзек кашы белән генә чагыштыру да аздыр. Ул — милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Ул тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.

Чәбәләнгән телем кат-кат,

Йолкып-тартып тетмәгез.

Үрмәләр өчен үрләргә,

Телне аркан итмәгез,—

ди шагыйрь. Хак әйтә. Заман ихтыяҗы булуга сылтап, бүгенге көндә дә никадәр чит сүз өстиләр аңа! Ә бит тарих катламнарында аларны алмаштырырлыклары бар. Ана телебез төзелешенә туры китереп, яңа сүзләр чыгарырга да мөмкин. Чит милләтләр шулай эшлиләр дә, ә без алар иҗат иткән һәр яңа төшенчәне үзебезгә алабыз да куябыз. Телнең яңгырашына зыян килә. Шигырьләргә керсә, әлеге алынмалар аларны да кытыршы итә. Шулай булгач, шагыйрьләр, әдипләр тел сагында торучылар булырга тиеш.

Фарсы-гарәп алынмаларының телебезгә кире кайтуын да зур уңай күренеш дип бәяләп булмый. Үз сүзең үз сүзең инде. Әмма шунысын онытмаска кирәк: алар арасында үзеңнекенә әйләнгән бик якыннары бар. Хәер, телне җимереп әйтә торганнары күбрәк кәгазь битләрендә генә йөри, гади халык аларны барыбер кулланмый.

Телнең алынмаларга бай булуы алай ук начар да түгел. Бер туктаусыз кабатланулардан качу өчен, менә дигән чара да алар.

Телне бер генә кеше бөтенләй үзгәртә, чистарта алмый. Шулай да һәр кеше аны яңа сүз белән баету мөмкинлегеннән мәхрүм түгел. Еш кына кайберәүләрнең табышын икенче берәүләр күреп ала да кулланышка кертеп җибәрә, сүзләрнең таралышына аеруча газеталар зур йогынты ясый.

Әдәби мирас белән танышканда, ана телебезнең гасырлар дәвамында нинди үзгәрешләр кичергәнен күзаллау кыен түгел, хәлбуки язучы, галим теле аралашу теленнән берни аерылса да.

Ана телебез тарих гыйбрәтләрен киләчәк буыннарга җитүдә шулкадәр зур эш башкара, моны бәяли алырлык үлчәмнәр юк. Гасыр кичкән инәкәләр теле ул. Идел кичкән инәкәләр теле дә. Бу юлларда зур мәгънә бар. Телнең таралышы, мөмкинлекләре, зур сынаулар аша үткәнлеге, газизлеге һәм тагын, тагын бик күп башка нәрсәләр турында сөйли алар. Ана телебездә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз без. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларыбызны иркәлибез, сөеклеләребезгә хатлар язабыз. Аның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүенә җан әрнүе көчәя. Радио-телевидение дикторлары тарафыннан тетелә, урам язуларында чатаклана, өйдә генә кулланылып кимсетелә ул.

Чәбәләнгән татар теле,

Кем соң үрер җаена?

Кем соң җайлар Телнең җанын

Телнең үз уңаена?..

Шагыйрь Җәүдәт Сөләйман да әнә шундый сораулар куя. Безне уйландырырлык сораулар куя.

И газиз ана телем...


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 97 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Гәр мин президент булсам| Татарстаным — гөлстаным

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)