Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Галимҗан Баруди

Гаепсезне гаепләү килешми | Габдерахим Утыз Имәни | Шиһабетдин Мәрҗани васыяте | Ризаэтдин бин Фәхретдин | ТҮБӘН НОВГОРОД МӨСЕЛМАННАРЫ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ ЧЫГАРГАН КИТАП | МӨХӘММӘДИЯ” МӘДРӘСӘСЕ ГЫЙЛЬМИ КАРАРЫ БЕЛӘН ЧЫККАН КИТАП |


Галимҗан Баруди хәзрәтләре татар мөселманнары арасында бик зур галимнәрдән санала. Ул бабаларыбыз укыган, бик мәшһүр булган (شرح مختصر الوقاية) “Шарх мухтасар әл-викая” дип аталган китапны укып чыга һәм аның фатихасы белән бастырыла. Тышкы битендә шулай язылган.

Казанда 1904 енче елда Гали карый тарафыннан хәнәфи мәзһәбендә язылып басылган, бабалырыбыз укый торган китаплар Мәккәдә Бәйтуллаһ мәчетенең китапханә киштәләрендә. Бу искиткеч гаҗәп хәл. Бабаларыбыз укыган ошбу мәшһүр китапның 262 нче битендә:

 

Тәрҗемәсе. “Мәет чыккан өйдә кунаклар җыеп ашату мәкрүһтер. Чөнки кунак җыю ул шатлык вакытында була. Кайгы вакытында түгел. Үлгән кешенең өендә мәҗлес җыеп үткәрү бик кабахать бидгатьтер ” – диелгән.

Бу мәшһүр китапны бастырыр алдыннан Галимҗан Буруди фатыйхасы гына җитмәгәне дә билгеле, чөнки ул вакытта китапларны Рәсәй башкаласы Петербург цензурасы аркылы да үткәрү кирәк булган.

Йомгак

Мөхтәрәм җәмәгать, сез бу язмаларны укыганнан соң мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, елы юклыгын аңладыгыз булса кирәк. Бүгенгесе көндә бу китаплар китап кибетләрендә сатуда бар һәм аны гарәп иленнән кайткан шәкертләр дә һәм гади халык та, шулай ук имамнар да, мөфтиләр дә алып укый ала.

Кешеләр шундый китаплардан хакыйкатьне укып беләләр һәм аңа ышаналар. Габдерәхим Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләре – безнең бабаларыбыз. Алар милләтебезнең йөзек кашлары. Алар мәдрәсәләрдә укыганнар, галим дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Алар галим буларак абруй казанганнар һәм, әлхәмдулилләһ, хәзерге чорда да халык арасында хөрмәт белән искә алына торган бабаларыбыз. Алар мәет мәҗлесләре турында үз карашларын һәм фикерләрен китапларында язып калдырганннар.

Мин Әбү Хәнифә, Имам Шәфигый, Имам Мәлик һәм Имам Әхмәд мәзһәбләрендәге китапларны укып чыктым. Ул китапларда да нәкъ шул ук фикерләр язылган. Әгәр Аллаһының тәкъдирендә язылмаган булса, алар китапларына бу фикерләрне яза алмаган булырлар иде.

Гарәп илендә хәзерге вакытта укучылардан һәм укып кайтканнардан берсенең дә үз исемнәреннән мәетнең өчесе, җидесе һәм кырыгы бидгать дигән фикерләрне китапларга, гәҗитләргә язганы юк һәм үз исемнәреннән бидгать дип сөйләгәннәре дә юк. Гарәп иленә шәкертләр 1993 нче елның көзендә китә башладылар. Ә ошбу санап үтелгән китаплар 1986-1994 енче еллардан ук бастырылып чыгып халыкка таратыла башлады. Нигә соң Согуд Гарәбстанында укып кайтканнарга һәм анда укучыларга: “Гарәп илендә укып кайталар да халык арасында өчесе, җидесе, кырыгы юк дип сөйләп фетнә чыгарып йөриләр” дип сөйләргә?!

Кем соң бу китапларны язып калдырган, кем ул галимнәрнең китапларын бастырып чыгара һәм кем соң гәҗитләр аша җавап бирә? Инде кемне гаепләргә: Габдерәхим Утыз Имәнинеме, әллә Ризаэддин Фәхретдин мөфтинеме, әллә инде Шиһабетдин Мәрҗәни белән Галимҗан Баруди хәзрәтләренме? Алар бит үлгәннәр. Үлгәннәр хакында начар сүз сөйләүне һәм аларны гаепләүне ислам дине рөхсәт итми. Вәлиулла Ягъкубны гаепләр идең... хәзер ул да Аллаһы хозурында. Гарәп илендә укучы шәкертләргә берничек тә бәйләнеп булмый, чөнки алар китап язмаганнар, шаять ки, яза да белмиләр, алар әле мәдрәсәгә кереп, мөкиббән китеп укырга гына керешкәннәр.

Үземә килгәндә, мин өчесе, җидесе, кырыгы һәм мәетнең елын үткәрергә ярамаган хөкемнәрне алдагы санап үткән китаплардан укып һәм Чистай хәзрәте Нурулла хәзрәттән ишетеп кенә белдем. Бу китапларны чыгармаган булсалар һәм Нурулла хәзрәт һәм кайбер башка кешеләр миңа ул хакта сөйләмәгән булсалар мин аның бидгать икәнен каян белер идем? Мин аны гарәп иленә киткәнче үк ярамаган, бидгать икәнлеген “Җәвамигуль кәлим шәрхе”н укып белдем. Нигә гаепсезләргә гаеп тагарга?!.

Гаепсезләрне гаепләп яла ягучылар! Кешенең күңеле бар һәм кешенең күңел рәнҗеше дә барлыгын онытмагыз! Әллә сез күңел рәнҗеми дә, кешенең рәнҗеше төшми дә дип уйлыйсызмы? Әгәр гаепсезләрне гаепләсәгез аларның ачулары килеп бәддога кылып каргасалар нишләрсез? Гаепсезләргә яла ягып ачуландырмагыз! Ачу килгәндә кеше: “Йә, Раббым Аллаһ, безгә яла ягучыларны бу дөньяда бәхетсез ит, көн саен башына төрле-төрле бәла-казалар төшер, әрнү-сыкрауда яшәт, күзләрен сукырайт, акылларын алып җенле кыл, ризыкларын киметеп ач калдыр” дип каргаулары да, бәддога кылулары да мөмкин бит. Гаепсезне гаепләмәгез!

Әй, гаепләүчеләр! Нигә берегез дә галим бабаларыбызны гаепләмисез? Нигә аларга фетнәче, ваххабит, сәләфит дип әйтмисез? Нигә бабаларыбызның китапларын 20 шәр мең тиражлар белән бастырып таратучы Вәлиуллага фетнәче дип әйтеп аны гаепләмисез? Киресенчә, аларны мактыйсыз, аларны шөһрәтлисез. Ә гаебе булмаган, гарәп илендә укучы шәкертләрне фетнәчеләр, ваххабитлар, сәләфитләр дип гаеплисез. Кая дөреслек? Сез бит мөселманнар. Нигә гаепсез кешеләрне яла ягып гаепләргә? Кыямәт көне бар бит. Әллә сезнең гаепләвегез астында көнчелек ятамы? Гарәп иленә барып укып кайткан кешеләрнең гыйлемнәре безнекеннән күбрәк һәм алар гарәп телендә рәхәтләнеп сөйләшәләр, аралаша алалар. Гарәп китапларын рәхәтләнеп укыйлар. Алар анда балда-майда яшәделәр, монда кайткач авырлыклар күрсеннәр, бәхетсез булсыннар, дип әйтәсезме әллә?..

Без аларны фетнәдә гаеплик, монда кайткач авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр күрсеннәр әле дигән көнчелек ятмыймы икән бу гаепләүләрдә? Мин кешенең күңелендә нәрсә ятканын белмим, бары тик аргументларга һәм фактларга таянып фаразлый гына алам.

Өчесе, җидесе, кырыгы, елы хакында язучы Габдерәхим Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләре Ахирәткә күчкән, аларны гаепләп булмый, аннары килеп мәетләрне гаепләргә дә ярамый бит. Алар хата сөйләгәннәр, алар ялгышканнар һәм аларның фикерләре дөрес түгел дип беркемнең дә хөкем чыгарганы булмады. Рәсәй хөкүмәте дә һәм Татарстан хөкүмәте дә аларны бу мәсьәләдә гаепләмәде. Бу мәсьәлә буенча суд булганы юк. Суд булмагач ничек гаепләп булсын? Югарыда санап кителгән китапларны язучылар галимнәр! Алар гыйлемнәренә таянып үзләренең фикерләрен язып калдырганнар. Ә менә гарәп илендә укучы шәкертләрне һәм кайбер имамнарны гаепләгән һәм яла яккан кешеләр бик зур хата җибәрделәр. Алар шуның белән гарәп илендә укыганнарга бик зур зыян ясарга керештеләр. Ләкин без дә аңгыралардан түгел. Без үз-үзебезне якларга тиешбез һәм халыкка бу мәсьәлә хакында чын дөресен әйтергә бурычлыбыз.

Гаепләүче, яла ягучыларга нишләргә?

1. Әгәр яла ягучылар, гаепләүчеләр бу язманы укыгач “Бу язмалар дөрес” дип тапсалар һәм шуңа инансалар, башта кемне гаепләгән булсалар шул кешеләрдән: “Мин ялгышып сине гаепләгәнмен” – дип гафу үтенергә тиешләр. Әгәр радио аркылы гаепләгән булсалар – радио аркылы, гәҗиткә язып яла яккан булсалар – гәҗит аркылы гафу үтенсеннәр.

2. Аллаһыдан ярлыкау сорасынннар.

Әгәр дә инде алар бу язмалардагы фикерләрне дөрес түгел, болар хата дисәләр үз фикерләрендә калып яшиләр.

Менә инде: “Нигә халык арасында һаман да бәхәс тынмый?” дигән сорауны чишәргә вакыт килеп җитте. Бәхәс ул шуның өчен бетми: берәүләр китапханәләрдән, китап кибетләреннән галим бабаларыбызның – Габдрахим Утыз Имәнинең, Риза Фәхретдиннең, Шиһабетдин Мәрҗәнинең китапларын укыганнан соң мәетнең өчесен, җидесен үткәрергә ярамаганлыгын, аның бидгать икәнен белеп алалар. Укып аңлагач андый мәҗлесләрне беренчедән үзләре үткәрмиләр һәм андый мәҗлесләрдә катнашмыйлар; икенчедән, бу китапларны укымаган туганнарына: “Минем туганым бидгать гамәлен эшләп Җәһәннәмгә төшмәсен, кайгы-хәсрәткә чуммасын” дип туганнарына ирештерәләр. Ә туганы аны аңларга теләмәсә яисә надан булса: “Безнең ата-бабаларыбыз мәҗлес үткәргән бит” дип бабаларына сылтый, чөнки ул галим бабаларының нинди фикердә булганнарын белми, язган китапларын укымый. Менә шунарга күрә татар халкы оршыша, бәхәсләшә.

Сорау. Ә ничек оршышмыйча яшәргә соң?

Җавап. Омар Хайям сүзләре белән җавап бирәм: “Я знаю мир: в нём вор сидит на воре. Мудрец всегда проигрывает в спорес глупцом. Бесчестный — честного стыдит. А капля счастья тонет в море горя…”


Дата добавления: 2015-10-02; просмотров: 365 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Төркия мөфтие Омер Насухи Билмән фәтвасы| Антропный принцип

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)