Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

IV бүлек. Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар

ЭЧТӘЛЕК | Ата-ана, аларга хөрмәт | II бүлек. Тел, сүз | Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре | VII бүлек. Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында | Белү. Белгән белән белмәгән | Музыка һәм музыкантлар | X бүлек. Ил, туган җир, ватан | Эш, хезмәт сөючәнлек | МӘКАЛЬ ДИП НӘРСӘГӘ ӘЙТЕЛӘ? |


Читайте также:
  1. II бүлек. Тел, сүз
  2. VI бүлек. Акыл һәм акыллы белән җүләр
  3. VII бүлек. Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында
  4. X бүлек. Ил, туган җир, ватан
  5. Господину губернатору, далее - всем
  6. Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе

* Авызыңнан тере саескан очырма.

* Авызың кыек булса да, туры сөйлә.

* Актыкта хаклык җиңә.

* Өендә кытаклый,
Йомыркасын кешегә кереп сала (ялган вәгъдәгә мисал).

* Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер.

* Алама кешедә сүз тормас.

* Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.

* Алдап алты адым да атлый алмассың.

* Алдасаң да тозы булсын.

* Алдау золымлык,
Алдану ахмаклык.

* Алдыйм дигән үзе алданыр.

* Аз-аз алдап алдакчы булырсың,
Аз-аз урлап угыры булырсың.

* Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.

* Аргы урамда бер ялган сөйләгән, бирге урамда ишетеп үзе ышанган.

* Батканда балта бирмәкче иде, тартып чыгаргач, балта сабы да кызганыч.

* Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

* Дөреслекне уен сүз астында әйтү дә яхшы.

* Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагын себереп үтә.

* Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма.

* Дөрес сөйләгән ялгышмый.

* Дөрес эш өчен кыю басып тор!

* Әйткән сүз — каккан казык.

* Йөз бүре күргән, яхшылап караса, эт икән.

* Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.

* Ирләрдә сүз бер булыр.

* Кәкре линейка белән туры сызып булмый.

* Кәкре таяк ерак атмас (таяк белән атып тидерүдән алып әйтелгән).

* Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.

* Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!

* Куянга күптән койрык әйткәннәр дә әле дә юк.

* Кыеш агачның ботагы туры булмас.

* Кыңгыр утыр, туры сөйлә.

* Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.

* Рас сүзнең дә урыны бар (рас әйтәм дип тә урынсызга әйтергә ярамый дигәннән).

* Суда чакта үгезе,
Судан чыккач мөгезе.

* Сүз бирергә җитез булма,
Сүз үтәргә җитез бул.
Сүз бирсәң, чыны белән бир,
Пычак бирсәң, кыны белән.

* Сүзең үлгәнче үзең үл!

* Телсез кеше ялганчыдан артык.

* Туры әйткән котылыр,
Ялган әйткән тотылыр.

* Туры әйт, хәтере калса үзеннән күрер.

* Туры кеше кыл кебек калса да өзелми.

* Турылык иң яхшы хәйлә.

* Турылык үлемнән коткара.

* Туры сүзне турыдан әйтмәсәләр, кыектан тидерәләр.

* Хаклык атайдан олырак (яки хаклык картлыктан олырак).

* Хаклык өчен утка кер, суга төш.

* Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.

* Һәр ачык авызга бер алдаучы бар.

* Һәр ишеткәнен сөйләгән ялганчы булыр.

* Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык.

* Этне күр — коллыктан җирән,
Этне күр — тугырылыкка өйрән!

* Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел.

* Якынга ялган әйтмә,
Битең иртән кызарыр,
Еракка ялган әйтмә,
Кода булса, кыз алыр.

* Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.

* Ялганчы белән куркак бер бүрек астында торалар.

* Ялганчыдан кояш бизгән.

* — Ялганчы кем? Һәр ишеткәнен сөйләүче.

* Ялганчы күзеннән күренә.

* Ялганчы калыр оятка,
* Расчы җитәр моратка.

* Ялганчының арканы белән коега төшмә.

* Ялганчылык — угрылар сыйфаты.

* Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанма.

* Ялганчының йорты янган, берәү дә ышанмаган.

* Ялганчының рас сүзе дә зая китәр.

* Ялганчы онытчак.

* Ялганчы ялганчыны ышандыра алмас.

* Яңгырдан соң кояш бар,
* Алдаудан соң оят бар.

* Яңгырдан соң кояш яндыра,
Ялганнан соң оят яндыра.

* Яраксыз кешегә сүз әйтсәң,
Ярыла-ярыла йортка җәяр.

* Яшь чак, җүләр чак, карыйм тәрәзәдән: сарык бүрене ашый.


Дата добавления: 2015-10-24; просмотров: 218 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Сәлам һәм сорашу| VI бүлек. Акыл һәм акыллы белән җүләр

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)