Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Габдулла Тукай

Читайте также:
  1. Габдулла Тукай
  2. Сафина Альфия Габдуллахатовна
  3. Сафина Альфия Габдуллахатовна
  4. Сафина Альфия Габдуллахатовна

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туган. Аның әтисе Мөхәммәтгариф мулла булган. Габдулла яшьли ятим кала: 5 ай булганда әтисе, 3 яшь 9 ай булганда әнисе үлеп китәләр. Шуннан башлап тормыш аны төрле кешеләргә, төрле җирләргә алып китә. Башта Габдулла Өчиле авылында бабасы гаиләсендә, аннары Казанда Мөхәммәтвәли абзый гаиләсендә, аннан соң тагын Өчиле авылында яши. Соңрак 6 яшьтән алып 9 яшькә кадәр Кырлайда Сәгъди абзый гаиләсендә яши. Монда Тукай укый башлый.

1895 нче елда аны апасы Уральск шәһәренә алып китә. Анда Габдулла мәдрәсәдә укый, рус мәктәбендә дә укый. Ул гарәп, төрек, фарсы, рус телләрен өйрәнә. Уральскта яшәгәндә ул шагыйрь һәм журналист булып таныла. Монда аның беренче шигырьләре басыла.

1907 нче елның көзендә Г.Тукай Казанга кайта. Монда ул газета-журналларда эшли, шигырьләр, проза әсәрләрен яза. 1913 нче елның апрелендә үпкә авыруыннан Г.Тукай үлә. Үлгәндә аңа 27 яшькенә була.

Татар халкының Г.Тукайга хөрмәте бик зур. Казанда шагыйрьгә һәйкәл куелган, Казанда, Кырлайда, Кушлавычта аның музейлары бар, төрле шәһәрләрдә урамнар аның исемен йөртә. Г.Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен балалар да, олылар да яратып укыйлар.

“Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”

“Туган тел”, “Туган авыл”, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Бәйрәм” һ.б.

 

Спорт белән шөгыльләнү

Олимпия уеннары – профессиональ спорт өлкәсендә иң зур ярыш. Олимпия уеннары безнең эрага кадәр үк Грециядә барлыкка килгән.

1980 нче елда Олимпия уеннары Россиядә Мәскәүдә уздырылды, ә 2014 нче елда Сочи шәһәрендә үтәчәк.

Универсиада – студентлар өчен оештырылган зур спорт ярышы. Студентлар арасында ярыш 1905 нче елда Америкада, ә 1923 нче елда дөньякүләм ярыш Парижда булган. Мәскәүдә ҮӀӀ универсияда 1973 нче елда булган, ә 2013 нче елда җәйге универсиада Казанда үтәчәк.

Безнең шәһәрдә стадионнар, бассейннар, төрле спорт комплекслары күп. Мин спорт белән шөгыльләнергә яратам...

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 113 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Иярченле кушма җөмләләр| Как приготовить яичную скорлупу

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)