Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Программаның эчтәлеге һәм структурасы.

Программа эчтәлеге һәм структурасы. | Дәби уку | Укыту – методик комплекты |


Читайте также:
  1. III нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
  2. IV нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
  3. Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
  4. Белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр
  5. Орфоэпик һәм орфографик минимум.
  6. Программа эчтәлеге
  7. Программа эчтәлеге һәм структурасы.

Төп программада татар теле һәм әдәбияты буенча 168 сәгать каралган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының 13.08.2012нан 9777/12 №лы “Гомуми төп белем бирү дәүләт стандартын тормышка ашыручы ТР мәктәпләренең I-IX сыйныфларының уку планы” буенча тәкъдим хатына нигезләнеп, 29.08.2013 елның №1 педагогик советнында расланган мәктәпнең укыту планы буенча эш программасы татар теле атнага 3 сәгать, әдәби уку 2 сәгать исәбеннән төзелде. Ел буена барлыгы – 170 сәгать, 34 атна.

Программа буенча МТК на аерым сәгатьләр каралмаган. Һәр теманы узганда, мөмкинлектән файдаланып, МТК элементлары кулланыла. Мәсәлән, сорау белдерүче аффикслар -мы/ -ме өйрәнгәндә, Түбән Каманың матур урыннары фотоларын күрсәтеп сорау-җавапка ирешү; Кая? Кайда? Кайдан? Нинди? соравына җавап формасы эзләгәндә, шәһәребез урамнары, кибетләре буенча сәяхәт итү;татар телендә о,ө хәрефләренең бирелешен, тартык һәм сузык авазларны, сингармонизм законын өйрәнгәндә, “Чулман энҗеләре”гәзитендәге мәкаләләрдән файдалану; фигыльнең заман формаларын, сан сүз төркемен өйрәнгәндә, “Түбән Кама-туган шәһәрем”күнегүләр җыентыгыннан куллану һ.б

 

Бүлекләр, темалар Белем һәм күнекмәләр
  Без мәктәпкә барабыз Тартымлы исемне дөрес әйтергә һәм аларның мәгънәсенә төшенеп барырга күнектерү. Хәреф һәм авазлар системасын искә төшерү. Фиг-нең барлык, юклык формасын үзләштерү. Сорау җөмләләрдә -мы/-ме кисәк-н дөрес куллануга ирешү. Татар теленә генә хас сингармонизм законын гамәли үзләштерү. Кая? Кайда? Кайдан? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү. Зат алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү
  Көз. Нинди? Нишли? соравына җ.бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү. Татар телендә о, ө хәрефләре үзенчәлекләрен үзләштерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту. Сөйләмдә капма – каршы мәгънәле сүзләрне дөрес куллану. Чөнки теркәгеченең җөмләдә кулланылышын үзләштерү
  Мин чисталык яратам. Тартымлы исемнәрне дөрес әйтергә,аларның мәгънәсенә төшенеп барырга күнектерү. Аның әнисе грам-к төзелмәсен үзләштерү һәм аны җөмлә төзегәндә дөрес куллануга ирешү. [к ]-[г ] [б]-[п ] авазларының чиратлашуын аңлату. Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртиптә куллануга ирешү. Кемгә? Нәрсәгә? сораул. җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү
  Кыш Күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. Нинди? соравына дөрес җавап бирү күнекмәләрен булдыру. Ә теркәгечен, Һәм теркәгечен сөйләмдә куллануга ирешү. Бәйрәм белән котлау язарга өйрәнү. Тәртип саннарын сөйләмдә дөрес куллану. Капма-каршы мәгънәле сүзләрне дөрес әйтергә һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү. Дөрес итеп тартым кушымчаларын ялгау күнекмәләрен булдыру
  Безнең гаилә. Вакытны әйтә белергә өйрәтү. Кемне? Нәрсәне? сор-на җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең төшем килешендә төрләнүен ачыклау. Үткән заман хикәя фигыльләрне җөмлә төзегәндә аңлап куллануга ирешү. Атна көннәрен дөрес язу. Зат алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү Белән бәйлеген дөрес куллану күнекмәләрен булдыру.
  Яз Кайчан? соравына җавап булган сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү. Татар телендә о, ө хәрефләре үзенчәлекләрен үзләштерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту.
  Татарстан-туган җирем Исемнәрне иялек килешендә дөрес куллануга игътибарны арттыру. Сүзтезмә турында төшенчә бирү. Кеше исемнәрен һәм фам-ләрен, кайда яшәгәнең дөрес язарга һәм әйтергә өйрәнү. Аша, аркылы бәйлекләрен җөмлә төзегәндә дөрес куллануга ирешү. Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын үзләштерү, аларны дөрес куллану
  Кибеттә Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгарга өйрәтү. Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формаларын үзләштерү. Бар әле, алып кайт әле структураларын куллану. Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын үзләштерүне ныгыту
  Җәй Сыйфат һәм исемнәрнең сорауларын ныгыту. Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камил-рү. Исемнәрнең чыгыш килешен куллану. Кемгә? Нәрсәгә? Кая? сорау-на җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы кул-га ирешү. Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртиптә куллануга ирешү

Төп программа белән эш программасында сәгатьләр санындагы үзгәрешләрнең чагылыш таблицасы

№ п\п Бүлекләр, темалар Төп программада сәгать саны Татар теле эш программасындагы сәгать саны Әдәби уку эш программасындагы сәгать саны Барлыгы Үзгәрешләр
  Без мәктәпкә барабыз         Хәзерге заман фигыльләрнең башлап өйрәнү булганга, 1нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү булганлыктан, сәгать саны арттырылды. “Җәй” бүлеге тыгызландырылганга, сәгатьләр аннан алынды
  Көз.Базарда. 15+15       Яшелчә, җиләк-җимешләр буенча 1нче сыйныфта күп дәрес бирелә. Хәзер кабатлап китү карала, шуңа күрә тыгызландырылды. 11 сәгать “Көндәлек режим” бүлегенә күчерелде
  Мин чисталык яратам.         “Татарстан-туган җирем” бүлеге тыгызланды, шунлыктан бу бүлеккә алынды (3)
  Кыш         “Кыш” бүлеге 3сәгатькә тыгызландырылды. Кыш билгеләренә, кыш темасына шигырьләр укуга сәгатьләр киметелде.
  Безнең гаилә.         “Кибеттә” бүлеге тыгызландырылганлыктан, бу бүлеккә алынды (1)
  Яз -       “Яз” темасы бүлеге төп программада юк, дәреслектә һәм стандартта булгач, сәгатьләр куелды. Сәгатьләр “Кыш” бүлегеннән алынды (3), “Кибеттә”-4 сәг., “Җәй”-1 сәг., “Татарстан-туган җирем”- 1сәг. алынды.Укучылар яз билгеләрен әйтә, язгы үзгәрешләрне таный белергә тиеш. Калган ел фасылларыннан аермалы якларны таба белергә тиеш
  Татарстан-туган җирем         “Татарстан-туган җирем” бүлеге 4 сәгатькә тыгызланды, ТР шәһәр атамаларына, кайда яшим? төзелмәсенә сәгатьләр кыскартылды, чөнки 1нче сыйныфта үтелгән.
  Кибеттә         “Кибеттә” бүлеге 5 сәгатькә тыгызландырылды, чөнки ашамлык, җиләк-җимеш, яшелчә, кием атамалары 1нче сыйныфта үтелгән, 2нче сыйныфта кабатланыла гына.
  Җәй         “Җәй” бүлеге 5 сәгатькә тыгызландырылды. Җәй билгеләренә, ныгытуга сәгать бирелмәде, алар темалар эченә кертелде.
  Барлыгы:          

Контроль эшләр графигы.

Чирекләр Контроль төре Үткәрү вакыты
  Контроль эш №1 Сүзлек диктанты  
  Контроль күчереп язу№2    
  Контроль эш№3  
  Еллык контроль эш №4  

 

Татар теленнәнкалендарь- тематик план.

Дәрес темасы Уку эшчәнлеге төрләре Көтелгән нәтиҗә Үткәрү вакыты
План Факт
I чирек. 27 сәг. Без мәктәпкә барабыз
  Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе. Рәсемнәр белән эш Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен, сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясен гамәли үзләштерү.    
2. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары Презентация белән эш Кем? Нәрсә?сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.    
3. Сорау белдерүче аффикслар –мы/ -ме Таблица белән эш Сорау җөмләләрдә –мы/-ме кисәк-н дөрес куллануга ирешү    
  Сузык авазлар. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән язу. Презентация белән эш, гамәли эш Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.    
  Тартык авазлар.Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән язу. Презентация белән эш гамәли эш, Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.    
  Татар алфавиты.   Таблица белән эш. Татар алфавитын яттан белү. Сөйләмдә авазларны дөрес әйтүгә ирешү. Хәреф һәм авазлар системасын искә төшерү      
  Татар телендә сингармонизм законы.Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр Таблица белән эш Татар теленә генә хас сингармонизм законын гамәли үзләштерү Татар телендәге барлык авазларны ишетеп тану.    
  Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану. Презентация белән эш Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллануга ирешү.    
  Ничә?соравы.11дән 100 кадәр саннар. Презентация белән эш, ныгыту Сорауларга дөрес җавап бирү күнекмәләре булдыру.11дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.      
10. Ничәнче? соравы. Сүзлек диктанты. Инд.эш Мөст.эш Сорауларга дөрес җавап бирү күнекмәләре булдыру. Белемнәрне системалаштыру.    
  Фигыль. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру. Инд.эш Презентация белән эш Татар телендә сүз тәртибен аеру. Җөмләне дөрес төзү.    
  БСҮ.Зат алмашлыклары Рәсемнәр белән эш Зат алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү    
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда төрләнеше Таблица белән эш Өйрәнелгән уку материалын гамәли үзләштерү      
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда төрләнеше Рәсемнәр белән эш Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү      
  Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары Презентация белән эш Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.    
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Күнегүләр эшләү; биремнәр үтәү; Рус һәм татар телендәге грамматик үзенчәлекләрне чагыштыра, гомумиләштерә белү      
  Нишли?Нишләми? соравына җавап бирүче сүзләр Рәсемнәр белән эш Нишли? Соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү    
  Кайда? соравы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Күнегүләр эшләү; биремнәр үтәү; аңлатмалы язу Кайда? соравы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдән соң урынлы куллану.    
  Кайда?соравы. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.   Кайда? соравы. Яңгырау һәм саңгырау тартыклардан соң урынлы куллану.    
  Кая? соравы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Таблица белән эш Кайда? соравы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдән соң урынлы куллану.    
  Кая?соравы. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Дәреслек белән эш,күнегүләр эшләү Кая? соравы. Яңгырау һәм саңгырау тартыклардан соң урынлы куллану.    
  Кайдан? соравы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Таблица белән эш Кайдан? соравы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдән соң урынлы куллану.    
  Кайдан?соравы. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Дәреслек белән эш,күнегүләр эшләү Кайдан? соравы. Яңгырау һәм саңгырау тартыклардан соң урынлы куллану.    
  Контроль эш №1.Хәзерге заман хикәя фигыль Контроль дәрес. Белемнәрне системалаштыру,тиешле җавапны дөрес сайлау    
  Контр.эшкә анализ..Хәзерге заман хикәя фигыль. Гамәли эш Белемнәрне системалаштыру,тиешле сүзне дөрес яза белү.    
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасы Презентация белән эш Хәзерге заман хикәя фигыльләрне җөмлә төзегәндә аңлап куллануга ирешү    
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы Күнегүләр эшләү; Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат күплек формасын сөйләмдә куллану    
  II чирек. 21 сәг.        
1. Нишли? соравына җавап бирүче сүзләр Рәсемнәр белән эш Нишли? Соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү    
2. Нишләде? соравына җавап бирүче сүзләр Рәсемнәр белән эш Нишләде? Соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү    
  Үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасы Таблица белән эш Үткән заман хикәя фигыльнең ясалу ысулларын үзләштерү    
  Билгеле үткән заман фигыльнең 3 зат берлек санда төрләнеше. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Тиешле кушымчалар ялгау Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының урынын гамәли белү      
  Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы Таблица белән эш Үткән заман хикәя фигыльнең ясалу ысулларын үзләштерү    
  Кем?Нәрсә?сораулары. Исемнәрнең күплек саны. Рәсемнәр белән эш Кү фигыльнең әйтелешенә һәм синтаксик кулланылышына басым ясау, күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.    
  БСҮ теркәгечен сөйләмдә куллану. Рәсемнәр белән эш Ә теркәгечен сөйләмдә куллануга ирешү.    
  Зат алмашлыкларын И.к. куллану Презентация белән эш Зат алмашлыкларын иялек килешләрендә җөмләдә куллану.    
Көзге уңыш
  Әйе, юк, түгел сүзләренең кулланылышы. Рәсемнәр белән эш Парлы эш Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.    
  Чөнки теркәгече. Диалог. Чөнки теркәгеченең җөмләдә кулланылышын үзләштерү.    
  Сыйфат сүз төркеме Рәсемнәр белән эш Парлы эш Нинди? соравына дөрес җавап бирү күнекмәләрен булдыру    
  Сыйфатның гади дәрәҗәсе. Таблица белән эш Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.    
  Кем белән? Нәрсә белән? сораулары. Рәсемнәр белән эш Парлы эш Кем белән? Нәрсә белән? сорауларына җавап сүзләрен сөйләмдә куллану.    
  Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.    
  О-Ө хәрефләренең укылу һәм язылу үзенчәлеге Күнегүләр эшләү; О-Ө хәрефләренең укылуҺәм язылу үзенчәлеген ныгыту.    
  Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.    
Мин чисталык яратам
  Сабын белән юына төзелмәсе. Рәсемнәр белән эш Парлы эш Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.    
  Нинди?соравы. Таблица белән эш Нинди?соравына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.    
  Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан 3 зат формасы белән таныштыру. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан 3 зат формасы белән бирелгән темага җөмләләр төзү.    
  Контроль күчереп язу-1 (57 нче бит №4)   Контроль дәрес. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрне күчереп язу.    
  Контроль эшкә анализ. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне җөмләдә куллану. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне җөмләдә куллануны ныгыту.    
  III чирек. 30 сәг.        
  Исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнеше Рәсемнәр белән эш дилог Тартымлы исемнәрне дөрес әйтергә һәм аларның мәгънәсенә төшенеп барырга күнектерү    
  Исемнәрнең II зат берлек санда тартым белән төрләнеше Рәсемнәр белән эш дилог Тартымлы исемнәрне дөрес әйтергә һәм аларның мәгънәсенә төшенеп барырга күнектерү    
  Исемнәрнең III зат берлек санда тартым белән төрләнеше Рәсемнәр белән эш дилог Тартымлы исемнәрне дөрес әйтергә һәм аларның мәгънәсенә төшенеп барырга күнектерү    
  [к ]-[г ] авазларының чиратлашуы   Таблица белән эш [к ]-[г ] авазларының чиратлашуын аңлату. Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгау    
  Һәм теркәгече Рәсемнәр, таблица белән эш Һәм теркәгечен сөйләмдә куллануга ирешү.    
  Кирәк, кирәк түгел,сүзләрен сөйләмдә куллану. Рәсемнәр, таблица белән эш. Диалог төзү Кирәк, кирәк түгел,сүзләрен сөйләмдә куллануга ирешү.    
  Сабын белән юына төзелмәсе. Парлы эш. Диалог төзү Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.    
Кыш
  БСҮ.Җөмләдә сүзләр тәртибе Диалог төзү Ситуатив күн.эшләү Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртиптә куллануга ирешү    
  Сыйфат сүз төркеме. Карт-лар белән эш, диалог, хикәя Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камилләштерү    
  Яңа елга бәйрәм котлавы язу. Рәс-р б\н эш, диалог, хикәя төзү. Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү    
  Минем (синең) + исем төзелмәсе Рәсемнәр белән эш Грамматик төзелмәне үзләштерү һәм җөмләдә дөрес куллануга ирешү    
  Кемгә? Нәрсәгә?Кая? сораулары һәм аңа җавап Күнег. эшләү Кемгә? Нәрсәгә?Кая? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү    
  Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формалары Карточкалар белән эш Үткән заман хикәя фигыльләрне җөмлә төзегәндә аңлап куллануга ирешү    
  Үткән заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнеше Презентация белән эш Үткән заман хикәя фигыльләрне җөмлә төзегәндә аңлап куллануга ирешү    
  Нинди? соравына җавап бирүче сүзләр Рәсем. белән эш Нинди? сор-на җавап би-рүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү    
  Юнәлеш, төшем, чыгыш килешләре Таблица белән эш Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше    
  БСҮ “Тауда” тексты буенча инша. Гамәли эш:терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;   Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язу Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.      
  Татар телендә айларның әйтелеше, атна көннәре. Уен сорау-җавап Ай,атна көннәре исемнәрен дөрес язу.    
Безнең гаилә
  Капма-каршы мәгънәле сүзләр Карточкалар белән эш Парлы эш Капма-каршы мәгънәле сүзләрне дөрес әйтергә һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү    
  Аның әнисе структурасы Сорау-җавап диалог Аның әнисе рамм-к төзелмәсен үзләштерү һәм аны җөмлә төзегәндә дөрес куллануга ирешү    
  Кем? Кемне? Нәрсә? Нәрсәне? сораулары. Карточкалар белән эш Парлы эш Кем? Кемне? Нәрсә? Нәрсәне? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү.    
  БСҮ. Татар сөйләм этикеты үрнәкләре Сорау-җавап диалог Сөйләмдә татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллану    
  Белән бәйлеге Рәсемнәр белән эш Белән бәйлеген дөрес куллану күнекмәләрен булдыру.    
  Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең төшем килешендә төрләнүе Рәсемнәр белән эш диалог Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең төшем килешендә төрләнүен    
  Нишләдем? Нишләмәдем?сораулары. Презентация белән эш Нишләдем? Нишләмәдем? Сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү.    
  Кайда? соравы. Диалог, хикәя төзү,тест Өйрәнелгән грамматик структураларны сөйләмдә куллану    
Яз
  Татар телендә [к ]-[г ] авазлары   Таблица белән эш К, Г хәрефләренең төрлечә укылышын истә калдыру.Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгау.    
  Кайчан? Соравына җавап. Әниләргә бәйрәм белән котлау язу. Рәсемнәр белән эш диалог Кайчан? Соравына җавап булган сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү. Әниләргә бәйрәм белән котлау яза белү.    
  Контроль эш №3Билгесез үткән заман хикәя фигыль Контроль дәрес. Белемнәрне системалаштыру,тиешле җавапны дөрес сайлау    
  Контроль эшкә анализ. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне җөмләдә куллану. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне җөмләдә куллануны ныгыту.    
IV чирек. 24 сәг. Мин Татарстанда яшим
  Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Диалог төзү Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен, елга,шәһәр исемнәрен дөрес язарга һәм әйтергә өйрәнү. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язны ныгыту.    
  БСҮ.”Мин кайда яшим? Адресны дөрес язу. Хикәя төзү, рәсемнәр Кайда яшәгәнең турында яза һәм сөйли белүгә ирешү    
  Сүзтезмә Рәсемнәр белән эш Сүзтезмә турында төшенчә бирү. Сөйләмдә сүзтезмәләрне дөрес куллану    
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Рәсемнәр белән эш диалог Дөре кушымчалар ялгау күнекмәләре булдыру.    
  Аша, аркылы бәйлекләре Рәсемнәр белән эш Аша, аркылы бәйлекләрен җөмлә төзегәндә дөрес куллануга ирешү    
  Исем+ И.к. Рәсемнәр белән эш Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгарга өйрәтү    
  Татар җөмләсендә сүз тәртибе Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Татар җөмләсендә сүз тәртибен истә тоту.    
  Сыйфат + исем төзелмәсе Рәсемнәр б/н эш, ишетеп аңлага күнегүләр эшләү Грамматик төзелмәне үзләштерү һәм җөмләдә дөрес куллану    
  Без, сез,алар алмашлыклары Таблица белән эш Зат алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү    
Кибеттә.
  “Кибеттә” темасы буенча грамматик күнекмәләрне ныгыту. Тест, карт-р белән эш, диалог төзү Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камил-рү    
  Үткән заман һәм хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше Диалог төзү Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын үзләштерүне ныгыту    
  Сыйфат һәм исемнәрнең сораулары Рәсемнәр белән эш, Сыйфат һәм исемнәрнең сорауларын ныгыту. Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камил.    
  Исемнәрнең чыгыш килеше Рәс-р б/н эш, ишетеп аңлау күнег. Исемнәрнең чыгыш килешен куллану. Исемнәргә куш-ны дөрес ялгарга өйрәтү    
  Җөмләдә сүзләр тәртибе Карточкалар белән эш Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртиптә куллануга ирешү    
Җәй
  Килеш сорауларының бирелеше Карточкалар белән эш Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камил-рү    
  Кемгә? Нәрсәгә? Кая? сорауларына җавап бирүче сүзләр Карточкалар белән эш Кемгә? Нәрсәгә? Кая? сорау-на җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы кул-га ирешү    
  Юнәлеш килеше. Тест, ишетеп аңлау күн. Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камил-рү    
  Кайда? соравына җавап бирүче сүзләр Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү    
  Нишли? соравы. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Нишли? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү    
  Ничә? Ничәдә?соравы. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Ничә? Ничәдә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү    
  Еллык контроль эш №4. Контроль дәрес. Белемнәрне системалаштыру,тиешле җавапны дөрес сайлау    
  Контроль эшкә анализ. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне җөмләдә куллану. Дәреслек белән эш, биремнәр үтәү. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне җөмләдә куллануны ныгыту.    
  Тест. Үткән заман хикәя фигыль. тест Белемнәрне системалаштыру,тиешле җавапны дөрес сайлау    
  Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы Рәсемнәр белән эш Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формаларын үзләштерү    

 

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 161 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Аңлатма язуы| Аңлатма язуы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)