Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

сценарий

Читайте также:
  1. Антисценарий
  2. Глава 24» или «Королевский сценарий».
  3. Датирование новых открытий в Камбейском заливе разрушает ортодоксальный сценарий расцвета цивилизации
  4. Как проверить сценарий!
  5. Подробный сценарий к самопрезентации
  6. Подробный сценарий Парада Невест.
  7. Расскажите трейлер, прибавьте концовку. И ваш сценарий захотят прочитать.

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ҮЗӘК КТИАПХАНӘНЕҢ МИЛЛИ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ БҮЛЕГЕ

 

 

“Теле барның иле бар”

Габдулла Тукай исемендәге

район шигърият бәйгесе

 

Сценарийны төзеде

милли әдәбият һәм

сәнгать бүлеге мөдире

ГӨЛИЯ ШӘМСЕТДИНОВА

ЕЛ.

“Теле барның иле бар”

Габдулла Тукай исемендәге район шигърият бәйгесенә

сценарий

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә уртасына Габдулла Тукайның зур портреты эленгән, микрофоннар куелган. Сәхнәгә алып баручылар чыга

1 а.б. Хәерле көн кадерле дуслар! Һәр ел саен салкын кышлар үтеп, язлар җиткәч без халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. 2006 елда Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевның карары нигезендә. 26 апрель Республикада туган тел көне буларак та билгеләп үтелә башлады. Бүгенге Габдулла Тукай исемендәге шигърият бәйгесе дә сынмаган-сыгылмаган горур татар телебезгә багышлана.

 

2 а.б. Шигърият бәйгесенең жюри составы:

Фахриев Миргалиян Миргазиян улы - Татарстанның аткакзанган мәдәният хезмәткәре, Баулы халык театры баш режисеры, жюри рәисе

Зиярова Фәридә Әмир кызы - “Хезсәткә дан” район газетасының баш редакторы урынбасары

 

1 а.б. Миназетдинова Гүзәл Наис кызы - Баулы шәһәре 5-нче номерлы урта мәктәбендә педагог-психолог.

Асылгәрәева Резеда Мәҗит кызы - Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының директор урынбасары

Хөсәинова Римма Рәис кызы - “Нур” балалар театр студиясе җитәкчесе

 

2 а.б. Татар теле... Тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлы тарихы булган, Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллионнан артык халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә, исән калган, кимсетүләргә түзгән, баш имәгән горур татар теле!

1 а.б. И мөкатдәс татар теле! Исегезгә төшерегез әле тиңсез Дәрдмандне, ялкынлы Такташны, гайрәтле Бабичне, хәтерегездә уятыгыз Кандалыйны!...Нинди дәртле, куәтле һәм матур тел аларда. Ә Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники теле? Әйе, әдипләребез телебезне үстерә белгәннәр, берсеннән берсе матур бизәкләр-назлы сүзләр белән баетуга ирешкәннәр. Аларның әсәрләрендә һәрбер сүзгә уй, хис һәм фәлсәфә тирән салынган.

2 а.б. Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй мөкатьдәс татар теле.

1 а.б. Кабатланмас үткәннәзрең,

Гасырларның яман чире

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле –дуслык теле. (Н.Наҗми)

Шигърият бәйгесен ачып җибәрү өчен сүзне иң кечкенә дусларыбызга-“мәктәпкәчә белем учреждениеләре”ндә тәрбияләнүчеләргә бирәбез.

 

“Мәктәпкәчә белем учреждениеләре”ндә тәрбияләнүчеләр чыгышы

2 а.б. Рухыбызда туган тел син,

Әткәм әнкәмнең теле,

Борынгы бабабыз теле,

Болгар бабабыз теле

Шигърият бәйгесен дәвам итеп сүзне __________________________бирәбез.

 

Кече группа: 1-4 класс укучылары чыгышы

1 а.б. Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган телем.

Дөньяда иң- матур тел,

Ул минем туган телем

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил дигән” сүзне дә,

Әйтәм мин туган телдә.

Шигърият бәйгесен дәвам итәләр_____________________________________

 

Урта группа: 5-8 класс укучылары чыгышы

2 а.б. Татар минем туган телем,

Туган телгә юк үлем!

Телең белән ачыла халкым,

Чишмәдәй саф күңелең!...

Шигърият бәйгесен дәвам итәләр_____________________________________

 

Өлкән группа: 9-11 класс укучылары чыгышы

1 а.б. Туган тел, туган җир кебек кадерле һәм газиз. Ул әби-бабай, әткәй-әнкәй теле-дөньяга күзең ачылырга, әйләнә тирәне танып белергә, чиксез матурлыкны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, аны сакламау-ул кимчелек кенә түгел, зур мәхрүмлек тә. Бай мәдәни мирасны аңлаудан читләшү- тормыштан төшеп калу дигән сүз. Халык юкка гына

“Иле барның теле бар” дип әйтмәгән

 

2 а.б. И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле......-дип язган бөек Тукаебыз. Шагыйрьнең 100 ел элек язган бу шигыре тиз арада бөтен халык күңелен яулады, аны көйгә салдылар. "Туган тел" җыры милләтебезнең гимнына әверелеп, бөтен ил буйлап яңгырады.

Кадерле дуслар! Әйдәгез бүгенге шигърият бәйрәмебезне “Туган тел” җыры белән тамамлыйбыз!

“Туган тел” җыры башкарыла

Файдаланган әдәбият:

1. Хәким С. Габдулла Тукай.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1975.-30б.

2. Габдулла Тукай: Тормыш юлы һәм иҗат елъязмасы.-Казан: Татар. кит. нәшр.,2003.-271б.

3. Нуруллин И. Габдулла Тукай.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1979.-304б.

4. Габдулла Тукай: Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр.- Казан: Татар. кит. нәшр.,2003.-480б.

 

Фотореппортаж с районного конкурса чтецов им.Г.Тукая


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 371 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Йй Үү Яя| Нче өлеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)