Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Лексикология

ЛЕКСИКА | АЛМАШЛЫК | СИНТАКСИС | СТИЛИСТИКА | Санга морфологик анализ | Фонетика. Орфография. | Тестлар | Архаизмны табыгыз. | Морфология | Тестлар |


Читайте также:
  1. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  2. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  3. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  4. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  5. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  6. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  7. ЛЕКСИКОЛОГИЯ

1. Сүзләрнең синонимик парларын туры китереп языгыз. Аларның мәгънә төсмерләрен аңлатыгыз.

  1. алыш-биреш исән
  2. сәламәт сату (сәүдә)
  3. чират аксак
  4. өлкән иген
  5. нечкә никадәр
  6. ашлык олы
  7. кызык рәсем
  8. күпме нәзек
  9. чатан нәүбәт

10. сурәт мәзәк

 

2. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз һәм аларның кайсы сүз төркемнәренә каравын әйтегез.

 

җыйнак – җиңел – үлем – өз – өзү – әшәке – әкрен – яңа – яшьлек – якты – яраклы – якын – юк – югалту – юан – юаш – эчке – эссе – эволюция – шатлык – чыгу – чишү – көн – кыйммәт – кыен – кушылу – куе – карт - чиста – чи – хәерче – хуплау – фәкыйрь – файда – уң – уңайлы – тук – тыгыз – туры – тозлы – тискәре – тиле – текә - таркату – тар – сүтү – симез – сүрән – сөенеч – сорау – пар – оптимизм – күтәрү – күп – караңгы – каты –  

3. Бирелгән фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлатыгыз, синонимнарын табыгыз. Аларны кулланып, 10 җөмлә төзеп языгыз.

 

күзгә бәрелеп тору –

беткән баш беткән –

телсез калу –

авызга сулар килү –

башын салу –

көймәсе комга терәлү –

юлыңа ак җәймә -

бәхет йөзлеге белән туу –

кызыл әтәч җибәрү –

авырткан җиргә кагылу –

кеше кубызына бию –

кесәгә сугу –

борын төбендә генә –

бусагасын төшерү –

дүрт куллап –

озын сүзнең кыскасы –

күңелдә төер калу –

санга сукмау –

төшеп калганнардан түгел –

уртак тел табу –

колакларны торгызу –

тел очында гына тору –

4. Кара сүзе кергән фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Рус телендә бирелгән эквивалентларын дөрес итеп урнаштырыгыз. Әлеге лексик берәмлекләрне кулланып, җөмләләр төзеп языгыз.

 

кара буяу – темный лес

кара гына бер кызый – баня по-черному

кара айгыр – темницы

кара урман – черная краска

кара мунча – смуглая девушка

кара өй – темная лошадка (вороной)

кара халык – голосовать против

кара им – черное золото

карадан киенү – темные силы

кара көнгә җыйнау – надеть темную одежду

кара көчләр – на черный день (беречь)

кара ягу – хмурая, темноликая

йөзе кара – обвинять (в чем -то) - беречь как зеницу

кара алтын - нефть – черная магия

кара шар салу – необразованный

күз карасыдай саклау – очернить

5. Мәкальләрне язып бетерегез.

Өең кысан булса да,

Олы өйгә ни кирәк,

Җәен актан киен,

Ялгыз ял күрмәс,

Яхшы тел яз кебек,

Батыр даны ил төшендә,

Картлар сүзен капчыкка сал,

Туры әйткән котылган,

Күп сүзнең

Сөйдергән дә тел,

 

6. Җөмләләрдә кулланылган гарәп-фарсы алынмаларын табыгыз. әйтелеш һәм язылыш арасындагы аерманы билгеләгез.

 

1) Әле дә ул тарих китабын бер читкә алып куйды, ләкин яза алмады, алдына салган ап-ак кәгазьне дә читкә этәрде һәм өстәлгә яшереп куйган дәфтәрен алды, каләменә үрелде. (М. Хәбибуллин). 2) Тәбрик кулларын юмакчы булып иелгән иде, бабасы рөхсәт итмәде. (Ә. Баянов). 3) Хәтерләргә тырышып карыйм, юк, зиһен мондый исемне өстерәп чыгара алмый. (Ә. Баянов). 4) Ә бит хан кызы үзе дә бик яхшы укый, иллә нигәдер һәрчак мөгаллименнән укытасы килә (М. Хәбибуллин). 5) Шагыйрь әйтмешли, җил дә исми, яфрак та селкенми. (Ф. Латыйфи). 6) Багышлаулар мирасына күз салсаң, татарның чал әреме — Хәсән Туфаннан башлап, бүген исеме туып кына килә торган яшь каләм ияләренә кадәр Аңа мәдхия язмаган шагыйрь, йөрәктән чыккан сүзен әйтмәгән әдип, галим-голәмә, сәнгать белгече юктыр, мөгаен. (М. Галиев). 7) Хәйран калды ул аларны күреп — Кремль манаралары Силингөрдә үскән мәһабәт чыршыларны хәтерләтте (Р. Мөхәммәдиев).

7. Гарәп-фарсы алынмалары нигезендә ясалган фигыльләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз, аларны сүзтезмәләрдә кулланыгыз. Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдырыгыз.

1) Икърар итү, шөкер итү, тәэсир итү, вәгъдә итү, шәфкать итү, тәнкыйть итү, шикаять итү, иҗтиһат итү, хыянәт итү, мәслихәт итү, гафил итү, тәкъдим итү, тәэмин итү.

2) Мәрхүм булу, балигъ булу, даими булу, мәгълүм булу, һәлак булу, пәйда булу, канәгать булу, гашыйк булу, фәкыйрь булу, разый булу.

3) Тәүбә кылу, хөрмәт кылу, гөнаһ кылу, шөкер кылу, карар кылу, сәҗдә кылу, риваять кылу.

 

8. Гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдырыгыз. Аңлатмалы сүзлектән файдаланып, сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.

Мөхәррир, мәхәббәт, тәкәббер, ләззәт, җәллад, тәкәллеф, тәэссорат, маддә, тәвәккәл, җәһәннәм, кыйммәт, мәхәллә, тәхәллүс, валлаһи, бәллүр, бәддога, сөннәт, милләт, мәккә, мөкәммәл, иттифак, рәссам, вәссәлам, гыйззәтле, дәҗҗал, кыйсса, мөдәррис, мөкаддәс, билләһи.

9. Мәкальләрдә кулланылган гарәп-фарсы алынмаларының дөрес язылышын тикшерегез. Хаталарны төзәтегез.

 

Дәрьядагы балыкның бәхәсе юк.

Гибрәт аласың килсә, чит илгә бар.

Исеме җисеменә муафик булсын.

Тәүфик белән бәхет табыла.

Мәкәл сүз — акыл сүз, акыл сүз — мәгкуль сүз.

Азга кәнәгать итмәгән күбен күрмәс.

Тәкәтлегә тау баш игән.

Тырыш тәкдирне җиңә.

Гарьле гәрьләнгәнче, гарьсез ашап туяр.

Яман белән җәнәттә булганчы, яхшы белән җәһәнәмдә бул.

Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп, нәзәкәт бизи.

Мәслихәтле эш төпле була.

Үзеңне хурлатсаң да, халкыңны хурлатма, халкын яклаган һур булмас.

Акылның кәдере — әдәп белән, байлыкның кәдере — юмартлык белән, куатнең кадере — бахадирлык белән.

 

10. Гарәп-фарсы алынмалары хәзерге көндә нинди сүзләр белән алышынган?

 

Вакф –

Мәкам –

Шигарь –

Имтияз –

тәхәллүс –

зәнҗи –

сәрмая –

иганә -

химаяче –

 

11. Рус-европа теленнән кергән сүзләрнең басымын дөрес куеп укыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз. Дөрес язылышын истә калдырыгыз.

1) Авиапочта, автобаза, акула, анализ, антоним, аппликация, аптека, арена, архитектор, агрономия, бантик, барометр, консул, контур, корпус, космос, кризис, кухня, кушетка, ландыш, лексика, лекция, линия, лирика, лозунг, люцерна, марка, масса, мастер, милиция, бронза, буйвол, бухгалтер, ванна, варенье, велосипед, вентилятор, гербарий, глобус, минус, митинг, океан, орфография, палуба, Польша, папка, паспорт, пауза, пенсия, пирамида, пластинка, платформа, полюс.

2) Прожектор, пружина, республика, санаторий, сессия, госпиталь, груша, дамба, делегация, диагноз, диаметр, дивизия, дизель, зона, инкубатор, кабина, слесарь, смена, снайпер, сода, станция, староста, стачка, сумма, схема, табель, таблетка, теория, теплица, термос, терасса, титул, тополь, троллейбус, коллиграфия, камера, каска, квитанция, керамика, клиника, кнопка, кодекс, команда, комедия, конкурс, фигура, флейта, фундамент, химия, центнер, цитата, циркуль, шахта, экскаватор, экскурсия, элеватор, электрик.

12. Алынма сүзләрнең татар телендәге эквивалентларын табыгыз.

Файдалану өчен сүзләр: мөһимлек, мөхтәрият, дәрәҗә, абүнә, дәлил, тәнәфес, белдерү.

абонемент -

автономия –

авторитет -

актуальлек –

антракт –

аргумент –

афиша –

13. Рус-европа телләреннән кергән сүзләрне татар телендәге синонимик парлары белән алыштырып языгыз.

правление – председатель – результат – традиция – коляска – работник – художник – семья – километр – адвокат – пожар – группа – считовод – почтальон – духи – выговор – часовой –   пограничник – блокнот – характер – подполье – больница – кресло – специальность – грузовик – дисциплина – энергия – беседа – конфликт – стена – кружок – детдом – автобиография – следователь –

14. Лингвистик терминнарны дөрес язарга өйрәнегез.

Антология, агглютинатив, афоризм, гипербола, лексикография, предикат, лексикология, этимология, семасиология, вокализм, дифтонг, проклиза, энклиза, синекдоха, фразеология, фонема, эквивалент, сингармонизм, паремиология, редукция, филология, морфология, фонетика, грамматика, метафора, метонимия, омоним, омограф, омоформа, синтетик, аналитик, синтаксис, ономастика, терминология, топонимика.

15. Түбәндәге географик атамаларның рус телендәге эквивалентлары белән танышыгыз, алар белән җөмләләр төзегез.

Пакъстан – Пакистан

Әл. Җәзаир – Алжир

Маҗарстан – Венгрия

Гыйрак – Ирак

Сүрия – Сирия

Лөбнән – Ливан

Өрдүн – Иордания

Фәлистыйн – Палестина

Кувәйт – Кувейт

Алмания – Германия

Мисыр – Египет

Фәрәнсә - Франция

 

16. Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, алынма сүзләрне языгыз.

Проз...ик, п...рп...нд...куляр, пр....мьера, пр...т...нзия, т...ор....тик, брош....ра, бр...нет, в....рн....саж, к....лейд....скоп, п...н....рама, с....м...нтика, хр....ст...матия, ст....п...ндия, с...м...нар, д....л...катес, пр...з...д...нт, эксп....р...м....нт, апр....б...ция, к....мп...нент, фо...е, в...н...грет, ж...тон, лан...шафт, н...т...риус, р...клама, ц...м...нт, эстаф....та, т...бр, ди...та, мод...льер, стату...тка, к...тт...дж, паци...нт, кли...нт,...нтузиазм, г...потеза, аг...нтство.

17. Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, алынма сүзләрне языгыз.

 

Програм...а, пер...он, хок...ей, проф....ес....иональ, пр....огрес...., кол....ектив, дискус...ия, ил....юстрация, гер....барий, метал..., ак...ардеон, ак...ред...итация, кор...упция, бас...ейн, проф...ес...ор, трол...ейбус, ал...юм....ин, дес...ант, ком...ентарий, гал...ерея, эф...ект, парал....ель, ап....етит, ин....овация, кор...идор, автор...етит, антен....а, ат....естат, брил....иант, процес..., тер....итория, прод....юс...ер, кристал..., дел...егация, кал....играфия, комис....ия, ком...едия, тер...ас...а, ван...а, санатор...ий, кос...мос, канцеляр...ия, груп...а, хоб...и, тун....ель, ко...оквиум, ком...уникация.

 

18. Түбәндәге сүзләр белән җөмләләр төзеп языгыз.

Минерал, минераль, материал, материаль, идеал, идеаль интеллектуал, интеллектуаль, скульптор, скульптур.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 168 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Текстка транскрипция ясагыз.| Орфографик хаталарны табыгыз.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.016 сек.)