Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Стилистика

ФОНЕТИКА | Текстка лексик анализ. | Текстка исем бирегез. | МОРФОЛОГИЯ | СИНТАКСИС | Практик эш. |


Читайте также:
  1. Лекция I. Лексическая стилистика
  2. Стилистика
  3. Фирменная стилистика

1. Сөйләм нормалары сакланмаган җөмләне табыгыз.
1)"Сабантуй” белән бергә үскәнгә, тәүге каләмемне дә шушында чарлаганга, ул миңа бик кадерле.
2) Галия апасы әйткәнгә борылып карады.
3) Бу ел ашлык уңмады.
4) Бер төнне Самат ямьсез төшләр күреп уянды.

 

2. Рәсми стильгә караган җөмләне табыгыз.
1) Барды — умартачы үзе юк.
2) Регби буенча Мәскәүдә «Яшь Динамочы» турниры узды.
3) Шәһәр мине бик үзгәртте.
4) Ышанычнамә дүрт елга бирелә.

 

3. Матур әдәбият стиленә караган җөмләне билгеләргә.

1.Эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдереп килгән иярчен кисәк рәвеш хәле дип атала.

2. Бүген, ягъни 26 нчы апрель көнне, мәктәптә шигырь кичәсе үткәрелә.

3. Сабынны моннан 6 мең еллар элек үк кайната белгәннәр.

4. Идегәй андый ир икән, Идел йортта бер икән.

4. Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Тел аваз теле буларак формалашкан. Авазлар сүзләрнең, җөмләләр һәм сөйләм кисәкләренең материаль (матди) тышчасын барлыкка китерәләр, телнең матдилеген тәшкил итәләр.

1. рәсми стильдә 2) фәнни стильдә

3. публицистик стильдә 4) матур әдәбият стилендә

5. Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтергә.

1.Тел кылычтан үткен, энәдән очлы.

2.Азат бүген кичен кинога барырга булды, чөнки Азат кино карарга бик ярата.

3. Яшь кызларга үреп салган чәчләр бара, заманча киемнәр бара.

4. Илнар – Казанның 1нче мәктәбенең укучысы.

6. Түбәндәге шигырь текстларында нинди троплар һәм сөйләм (стилистик) фигуралар кулланылган? Аңлатма бирегез.

1. Абый укуга китте,

Әтиләр эшкә китте.

Кайтам дип төшкә тикле,

Әби кибеткә китте, -

Кибеткә иткә китте. (Р.Миңнуллин “Үзебез генә калгач”)

3. Таяк – таяк башында табак,

Табак эчендә кибет,

Кибет эчендә ике мең егет. (Табышмак)

4. Җырлый белмиләр бөркетләр,

Сугыша белми былбыл,

Җырдан сызланмый бөркетләр,

Сугышта үлми былбыл.

Муса кайсы шул кошларның?

Җанына сыйган җир, күк...

Сугыша белгән былбыл ул

Һәм җырлый белгән бөркет. (Зөлфәт)

5. Картлык яшьлегемә кердем,

Кирәк түгел артыгы. (З. Нури)

6. Мин Иделгә кайттым... Җиремдә дә

Сагынам таулар илен, яшермим...

Үзәннәрдә таулар җырын җырлыйм,

Мин ирекле Кавказ әсире. (Р. Гатауллин)

7. Фаҗигале бәхет көз төсендә,

Кабер түгел бәгырь өстендә. (Зөлфәт)

 


Дата добавления: 2015-07-20; просмотров: 235 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Текстка исем бирегез.| Ялгау______________________________________________

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)