Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Рафаил Хәялин

Читайте также:
  1. ОБИТЕЛЬ РАФАИЛА И МАТЕРИ МАРИИ, обитель Архангелов Пятого луча над Фатимой
  2. Рафаил Хәялин
  3. РАФАИЛ, Архангел Пятого луча

Бирәннәр ашыйсын ашадылар, эчәсен эчтеләр дә йокларга яттылар. Йоклап киткәнче, дога урынына, әйтәсе сүзләр дә бар икән:

- Ятар корсак ятыр, менә тагын таң атыр!

Төн уртасы. Сиздермичә өйне йокы басты. Дөньяларын онытып, бәхетле йокыга чумды бирәннәр. Төш күрә-күрә, уфылдый гаилә башы Бирәнбай. Ай-һайлап, йокы дөньясында әйләнә Бирәнбикә. Төшендә сөйләшеп, елмая малайлары Бирәнчек.

Менә кояш нурлары белән сугарылган җир юкка чыкты. Коточкыч төш. Көтмәгәндә... егылып төшү, белмиләр, кайдадыр мәтәләнеп очалар. Очсыз-кырыйсыз дөнья бушлыгы, ямансу караңгылык, төпсез упкын.

Куркудан, уйламаганча сәбәпсез хәрәкәтләр ясап, кул-аякларын сөлки башладылар. Тәпиләре – кулга әйләнеп, канатлы кулларны селкеп, кошлар кебек, оча башлады бирәннәр.

Күрелмәгән, очсыз- кырыйсыз, серле караңгылык. Еракта нокта булып, бер яктылык күренде. Шул яктылык янына юнәлделәр. Күрәләр – каршыларында энә күзе. Шунардан, төтендәй булып, каршыдагы якты дөньяга очып чыктылар. Шул хәтле җиңел бу очып барулар!

- Нәрсә генә димә, бәхетле бу һавадагы кошлар! – дип куана Бирәнбай.

- Сатып алам дисәң дә, мондый бәхеткә ирешеп булмас! – дип шатлана Бирәнбикә...

Елга, таулар өстеннән очалар. Очып барышлый, очраган биек агачлар башына аяклары белән басып узалар. Йөзләрдә шатлык, куаныч.

- Кая барабыз, нигә дип очабыз? – дип сорый Бирәнчек. – Ашап, тамак ялгап алырга да онытмагыз, әти-әни, - дип, кычкыра ул арттан.

- Нәкъ вакытында ашау гомереңне озайта! – дип йомгаклады Бирәнчекнең уен атасы Бирәнбай.

Очып килә-килә, аста бер ил, шәһәр күрделәр. Аскарак төшеп карадылар – илнең исемен язган тактаны күрделәр. Укысалар – “Ваемсызлык, Комагайлык Иле” дип язылган. Әй, куанды бирәннәр: Комагайлар Иле - ашарга яратканнар өчен, татлы тамаклар иле икәнен беләбез, морадыбызга ирештек... – Уйлаган уйлар тормышка аша икән, йоклаганда да ашап яшәрбез инде! – дип сөйләнәләр.

- Күрегез уңып үскән ашлык кырларын, куе үләнле болыннарны, сөзәк үрләр, чәчәкләр белән тулы җәйләүләрне! – дип мактый-мактый очты Бирәнбай.

Ерактан күренгән шәһәргә очып килеп төштеләр. Ашыкмыйча атлап, шәһәр эченә кереп киттеләр. Йомшак кына җил исә. Зур булмаган мәйданчыкта туктадылар. Бирәннәрне Ваемсызлык Иле кешеләре урап алды. Арык, моңсу йөзле, тире белән сөяктән генә торган гәүдәләре өрәктәй, селкенеп торалар.

- Сез? – диде дә берсе, күзен йомды.

- Кайдан? – диде дә икенчесе, башын иеп, читкәрәк китте.

 

- Килдегез? – дип, өченчесе күккә карады.

Аптыраган Бирәнбай:

- Кайдан булсын, бик ерактан! – дип җавап бирде.

Ваемсызлар Иле халкы: - Аңлашылды, аңлашылды! – дип, баш иеп, тик торалар.

- Әйтегез әле, сез ояласызмы, әдәплеме яки астыртыннармы – күзне җиргә терәп, тел тешләп торасыз? – дип, аптырап сораган була Бирәнбикә.

Ваемсызларның кыюрагы, тегеләй-болай карап, сакланганны саклармын дигәндәй, каранып, ерактан башлады.

- Без нигә көн туа да, кич була дип, уйламыйбыз...

- Курку, курку... Көн тудымы – курку безне чолгап ала.

- Нәрсә булса да, безгә барыбер. Ваемсызлык – безнең куаныч.

Ерактан ырлаган тавыш ишетелде.

- К-к-а-а-я, ку-рык-кач, маңка сарыклар, бу нинди җыелыш! – дип, акырып, бер Этбаш килеп чыкты.Артында тешләрен ыржайтып чинаган бер өер вак-төяк этбашлар.

- Курыктыгызмы? Куркырсыз, корчаңгы сарыклар! Баш күтәрү, илгә каршы чыгыш ясау - бу фетнә! Күпме әйтелде, һау-һау – ике-өч кеше җыелса, гауга чыга. Яу булып илгә каршы күтәрелү була. - Та-а-ра-а-л-л, - дигән ачы тавыш – тарал, тарал, тарал! – мәйданда кайтаваз булып яңгырады.

Күз ачып йомганчы, юкка да чыкты Ваемсызлар Иле халкы. Аптырап калды бирәннәр. Каршыларында мин-минлеге йөзенә чыккан бер тәккәбер Этбаш тора.

- Кайдан килдегез? һау-һау! Кайда сезнең виза-мизалар? – һау-һаулап акырып сорау да куйды Этбаш.

-Безнең уйларга килсәк – сезнең рөхсәт-фатихагыз булса, дөнья күреп кайтырга дип чыктык, безнең теләкләр яхшылыкта! – дип җавап бирде Бирәнбай.

- Тукта, булды! Бетте сораулар! Ә фатиха-матиха дигән сүзләрне аңламыйбыз!

Бу Этбашның кайбер аңлашылмаган экзотик сүзләрне, әкәмәтлек чыгарып, ике катлы итеп сөйләргә яратканы күренә.

- Сезнең виза-мизалар булмагач, димәк, сездә акча бер букча, яки алтын-көмеш дигәннәре, ә?

- Юк, юк акча-букчалар! Без Бирәннәр, безнең кредо - фикер – кап та йот, - дип җавап бирде Бирәнбай.

- Без яхшы нияттә, без изгеләр кебек миһербанлы, чәчәктән чәчәккә очып, нектар җыйган күбәләк кебек без! – дип сүзгә кушылды Бирәнбикә.

- Юк, һаман да юк! Сез бушка йөрмисез, сез спекулянтлар.

- Әвеш-тәвеш китереп, безнең бәрәкәтле икътисадны какшатырга сезнең уйлар!

Бирәнбай, кулын ике якка җәеп: - Нинди икътисад? Ничек какшату? – дип, аптырап сүз кушты.

- Без дөнья күрергә чыктык! – дип кушылды Бирәнбикә.

- Әти, әни, әйдә кайтыйк үзебезнең бирәннәр дөньясына, бу җирдә безне дошман күрәләр! – дип елый башлады Бирәнчек.

 

- Тр-р-р, ашыкма китәргә, бала авызында дөреслек, диләр! Күрәсезме, биек койма эчендәге манараларны, алтын түбәле сарайны? Ашыкмыйча атлагыз, ать-два…

Китте бирәннәр, Баралар, тегеләй-болай каранып. Менә алтын сарайның ишеге ачылды. Керделәр зур көтеп утыру бүлмәсенә. - Әсир булдык дип, курка бирәннәр. Менә берзаман, алтын-көмеш тотып эшләнгән, капка кебек биек киң ишек ике якка ачылды.

Атлый бирәннәр. Тирә-якка ялтыр-йолтыр шәмдәлләр куелган. Җемелдәгән биеклек күренде. Бу тәхет булып чыкты. Тәхеттә утырган кызгылт сары, мәгърур бер сын пәйда булды. Якынрак килүгә күрәләр: утыра, берсенә берсе якын куелган күзләрен еракка текәп, карап күзәтүче. Карашында "куркыгыз, нәрсә уйлаганыгызны күрәм, өркетәм, мин – салкын күңелле юлбашчы" диелгән.

- Хөрмәтле галиҗәнаб юлбашчыбыз, рөхсәт итегез күзәтү нәтиҗәләрен сөйләп бирергә. Безнең күптәннән алып барган оператив эшләр бик тә тиз бетмәде - озак күзәттек.

- Ул нинди оператив, бик озак эшләр? Без биш-ун минут сезнең Илдә! – дип кычкырып карады Бирәнбикә.

- Менә сезнең алда, безнең озак барган оператив эшнең нәтиҗәсе: каршыгызда - безнең Илгә дошман гаилә! – дип сөйләп бирде Этбаш.

- Шулай булган, утырган да шуган! – дип, тупас мәзәк чыгарып шаяртты, ике күзен бирәннәргә терәгән теге әдәпсез сын.

- Шулай, шулай, хөрмәтле галиҗәнаб падишаһыбыз Кишербаш, - шулай безнең якка шуганнар! – дип, һау-һаулап, ялагайланып көлде Этбаш. Юлбашчы тәхете тирә ягында басып торган Казбаш белән Кәҗәбаш ярсып, чиктән тыш ризасызлык белдерделәр.

- Бу зур җинаятьне Дәүләт парламентына куярбыз! Охшашы–тиңдәше булмаган хәл, шәфкать күрсәтмичә, бу мәкерләрне ныклап чәйнәп, сүз йөртеп, гапләшеп алырбыз. Парламенттагы казбашлар гау-гаулап, кыйгаклап, хәбәр таратып, сөйләшә беләләр... Кый-гам, кый-гам дип, тамак кырып - легаль булмаган, ямьсез гауга чыгаручыларга безнең Ил юллары ябык булыр! – дип каңгылдаудан туктады.

- Кхм, без дә озакка сузмыйча, бу сөальгә җавап бирербез! Эштәге кимчелекләрне ачыклап, киңәшеп бу мәсьәләне кабыргасы белән көн тәртибенә куеп, зур җаваплылык белән җиренә җиткереп, ачыкларбыз! – дип бутады уйларын Кәҗәбаш. – Күпне күргән, бик тә тәҗрибәле, күптән баеган аксакаллар шурасы чиктән тыш мөһим мәсьәләне ерып чыгар, дим!

Кәҗә сакалын сыпыра-сыпыра:

- Менә шулай, юлбашчыбыз Кишербаш! Заман рухында сезнең таләпләргә таянып, бу коткыны тыярбыз! – диде.

- Ярар, аңлашылды... Сүземне закка сузмыйм... Парламент, аксакал-сенаторлар уйларсыз, үлчәрсез! Баш иеп, чыгып китегез! Тотмыйм!

 

Зиннәтле, алтын патша сарае. Тәхеттә илнең юлбашчысы Кишербаш утыра.

- Шулай булгач, башка түрәләр дә Этбаш, Казбаш, Кәҗәбаш булгач, башта баш, үз эшләрендә башлык булырга тиешләр, - дип, уйланып тора бирәннәр.

- Минем колакка радио аша сезнең кем икәнне, кайдан килгәнне нәтиҗәләп сөйләп бирделәр! – дип, колагыннан төймә кебек нәрсә чыгарып күрсәтте Кишербаш әфәнде:

- Сез, бирәннәр, бик тә күп ашарга яратасыз икән! Ярар, ашатырбыз!

- Шулай, шулай! – дип, баш селкеп тора бирәннәр.

- Ашар өчен хөзмәт күрсәтергә кирәк! Сезгә миннән конфеденциаль яшерен бер эш бар. Сез белгәнчә, Мин - Комагайлык Иленең юлбашчысы, хөрмәтле Кишербаш. Минем эшем – тәхеттә утыру. Тормыш булгач, төрлесе була. Әйтәләр бит, берәүләрнең кесәсе сай, икенчеләрдә - төпсез, - дип. Минем дөнья түгәрәк, минем киемнәр кесәсез, кесә ягын уйламыйм! Яшәүгә сәләтле кеше буларак, мин бернәрсәне дә кире какмыйм, тормышка кирәкле нәрсәләрдән үземне мәхрүм итмәдем... Игътибар биреп тыңлагыз!

- Сөйлиләр, ерак Чүл Илендә, илнең башлыгы бармагында бар дип серле балдак. Шул балдакның түгәрәк кысасы тирә-ягына:"Булачак булыр, киләчәк килер, эшләнгән эш эшләнер", дип, тылсымлы сүзләр язылган, имеш... Бармакта шул йөзекне боргалап, “булачак булсын!” дип әйтсәң, каршыңда – "Баш өсте. Нинди теләк сездә?” – дип, киләчәк тора, диләр... Миңа балдак бик тә кирәк, теләсә нинди юллар белән: урлыйсызмы, алдапмы – аның юлын белмим. Чүл Иле патшасыннан, Бирәнбай, балдакны алып кайту – синең өстә. Ихтыяҗың булгач, өметләндер ул Ил Хуҗасын, теләгән эшен эшлә, аңладыңмы? Алдан әйтеп куям: бармагыңа балдакны киясе булма, балдак салынмый!

- Бик тә урынлы теләк, алдан әйтеп белдердегез! – дип баш иде Бирәнбай.

- Бирәнбикә ханым, сиңа да эш чыгып тора!

- Аш пешерергәме, әллә кер юаргамы? – дип шомланды Бирәнбикә.

- Бар икән төньякта Кара Урман Иле, тагы да кара урман эчендә бер өй... Җиргә иңеп беткән өйдә яши, диләр, Убырлы карчык. Шул әбидә, охшашы-тиңдәше булмаган, көзге бар икән. Бик тә серле көзге инде бу... Ул көзге, йөзеңне ничек күз алдыңа китерсәң, шулай күрсәтә икән... "Киләчәк матур, картлык юк! Чибәрлек – мәңгелек синдә!" – дип язып күрсәтә ди. Бу галәмәт көзге минем хәләл җефетемә - Кирәклегә бик тә ярап куяр иде!

- Кирәклегә кирәк, дип сөйләдегез, бер кушаматмы, әллә сирәк исемме? - дип, елмаеп сорады Бирәнбикә.

- Әйе, әйе, бик тә матур исем. “Кирәкле” – кирәкле кишер яфрагы, мин бу Илдә кадерле юлбашчы Кишербаш, хәләл җефетем – Кирәкле патшабикә.

- Аңладык, аңладык! – дип, тагы да нинди йомыш-эшләре булыр икән, дип борчылып тора бирәннәр.

- Аңлашылса, күчәбез кызыбыз Йолдызга, биш канатлы таҗ - йолдызга! Аңа тылсымлы, балавыз телле йомшак мамык кыңгырау кирәк. Кызыбыз Йолдыз буйга җитте, киленлеккә сорап килүче яучылар бар. Бай, урындагы кеше малайлары, принц, патша уллары килеп чыга. Ялганны сөйлиләрме, нәрсә

уйлап килеп чыктылар - белеп булмый... Дөрес, сүзгә шылтыраган, булмаганны күпертеп сөйләүчегә тавыш бирмәгән, тылсымлы кыңгырау кирәк! Сынап караганда, күренә инде. Дөреслекне сөйләсә, кияү булып котылыр, алдак-ялдактан булса, тотылыр! Алдакчы белән безнең сүз бик тә кыска, башын култык астына тыгып, әнкәсе өенә кайтып китү... Шуның өчен тылсымлы кыңгырау кирәк! Ул тылсымлы кыңгырау – Пәри Күзләр Илендә, җен-пәриләр мәктәбендә икән... Улыгыз Бирәнчекне шул мәктәпкә җитәкләп алып барырсыз... Бирәнчектән имтихан сынаулары үткәрерләр. Дөрес җавап бирү бер, икенче – зирәк мәгънә чыгарып сөйләргә, уйларга кирәк. Специфик үзенчәлекле бу имтихан! Мәсәлән, икегә икене кушсаң, дүрт була, дөресме? Юк, җен-пәриләрчә биш була! Бәлки, сезнең токым тормышында да бу дөрес җаваптыр, кем белә?

- Бик тә куркыта безне җен-пәри дигән сүзләр! – дип курка-шүрли башлады бирәннәр.

- Курыкмагыз, күрәм, сез дөнья гизеп кайтырга чыккан гадәттән тыш сирәк, экстремаль гаилә, минемчә! Ни өчен мин сезне сайладым? Сез хәвеф-хәтәрсез, зур җаваплылык белән ашарга яратасыз. Ашарга яратканнар эшләргә дә яраталар!

Бирәнбай тулы, мыеклы йөзен җәеп елмаеп, мактаучыга баш иеп:

- Шөһрәтле мөхтәрәм Кишербаш әфәнде, сезгә булган кечелекне күрсәтеп, сезнең капризлы теләкләрне җиренә җиткереп үтәү – бик тә зур бәхет безгә! – дип, күпертеп сөйләп куйды.

- Менә Ил дә зур кебек, ышанып эшне тапшырырлык кеше юк! Бичара, бичарага ни чара? – дигәндәй...Әлегедә, Ил халкын әйтәм – бик тә бичара, ялкау, куркалар. Куып, куркытып эшләтәбез, карап тормасаң –белгәннәре урлашу... Халык түгел, сарык көтүе... Белгәннәре – көн тудымы, зур шәхес-юлбашчыны мактау! Атлаган саен, юмакайланып, мине телдән төшермәгәннәре туйдыра кебек... Шулай да халык матур сүзләр әйтмәсә, ягымлы йөз күрсәтмәсә - миңа уңайсыз хәл. Күңелсез күренеш!

- Шулайдыр, галиҗәнаб Кишербаш! Безгә ышаныгыз, Сезнең бу өч теләк – безнең өчен кыйммәтле закон. Ул бу эшне башкарып чыгарыр өчен дәрт биреп, күңелне сөендерә! – дип, куанып җавап бирде бирәннәр.

- Хәерле сәгатьтә! – дип, нокта куйды Кишербаш.

Бирәннәр баш иеп, уң кулларын йөрәк өсте күкрәккә куеп, чигенә башладылар һәм:

- Тукта! Тыңлагыз! – дигән боерык ишеттеләр...

- Мин сезнең колакларга салган нәзакәтле эшләрне башкарып чыгып кайтуга, сезки бирәннәрне мул ризыклы табын көтәчәк.

Бирәннәрнең тыңлаганын күрсәгез!... Елмайган йөзләрендә бәхет сизгән куаныч...

Кишербаш санап китте: зур казан асылып, анда биш үгез ите, ун куй сарыгы, каз, күркә - санасаң-санамасаң да, бихисап... Бу зур казанны асулар - сезнең өчен, минем йомышларны башкарган өчен...

Бирәннәр мөкиббән китеп тыңлыйлар..

- Син, Бирәнбай – гаилә башы, мәҗлес казанында пешкән итләрдән чыккан, тилертә торган, тәмле исләрне иснәрсең! Бирәнбикә, назлыкай, ягымлы йөзләреңә елмаю чыгарып, ит пешкәндә, шулпа өстендәге күбек куыкларын кашык белән җыеп алып тәмләрсең! Ә кечкенә Бирәнчеккә, син, Бирәнбикә, кашыкка җыеп алган куыкларның күлгәсе булыр, бик тә тәмле күренер! Менә сөенче менюсе сезгә. Бугаздан булачак ризык, кап та, йот, йыртлачлар, комагай бирәннәр. Минем Илне ашап-эчеп, бәхетле яшәрбез дип, сайладыгызмы? Әйдә, эш күрсәтегез! Тырыш, омтылышлы эшләр булсын!

- Бездән көлә бу оятсыз! – дип уйлана башлады бирәннәр. Дөнья күрәбез дип, чыгып, мәгънәсез эшләр эшләргә дучар булдык, дип уфтаналар.

- Буш кул кайтсагыз, ашаган җирегез – көчле өермә җил эчендә, йоклаган урыныгыз – коеп яуган яңгыр астында! Шулай, мәңгегә шулай булачак! – дип, кызарып-бүртенеп кычкырды Кишербаш.

Коелып төшкәндәй булды Бирәннәр... Менә мәңге, һаман да чәйнәлгән балык башы – көт падишаһтан ярдәм, рәхимлек! Кимсетеп кыерсыту уенда! – дип, очып киттеләр ерак Чүл Иленә.

Канат урынына кул селкеп, оча бирәннәр. Ком калкулыклары – барханнар күренә башлады. Еракта пальма агачлары күренә. Аста ялангач халык. Бик тә күп күренде Чүл Иленең җан ияләре. Бирәннәр берничә мәртәбә җыелган халык өстеннән әйләнеп очып, карап чыктылар. Пальма агачы астында, тәхеткә охшаган урындыкта, Ил Башы утыра. Юлбашчының гәүдәсе ак тукыма белән уралган, тирә-ягында ялангач халкы. Кул күтәреп, инәлеп сорап кычкыралар:

- Фәрештәләр, коткарыгыз бу бетмәслек корылыктан! Безгә су, бик күп су кирәк! Кызу кояш нурлары чишмә, күл, елгаларны киптерде, - дип, үтенеп-ялварып, шаулыйлар.

- Килүен килдек, кире чыгып китүеңне уйла! – диде Бирәнбай. - Мин аска төшеп белешәм, күрешәм, сез һавада очып торыгыз!

- Ярар, ярар, аңлашылды! – дип, җавап бирде Бирәнбикә.

Бирәнбай, тәхеттә утырган Ил Башы каршына төшеп басты. Ил башы бармагындагы балдакны тегеләй-болай әйләндереп утыра.

- Бик озак көттек сезне! Бу тормышта иң зур теләгебез – су, бик күп су... Гамәлгә ашыр безнең күңел түрендәге изге уйларны... Су, су, су булса, бирәм сиңа тылсымлы балдакны! Серле балдакны боргалап күпме юрадым – менә килеп чыктыгыз, мөхтәрәм Булдыручы! – дип, ихтирам итеп, баш иеп, салып бирде балдакны Бирәнбайга Ил Башы.

- Баш өсте, падишаһ галиҗәнәбләре, сезнең ихтыяҗ-теләкләр күз ачып йомганчы эшләнер!

- Ышанам, сүзегездә - игелек күрсәтү!

- Бүген минем шундый чиксез, бәрәкәтле көнем! – диде дә, төкерде Бирәнбай. Гаҗәеп могҗиза: төкерек һавада пар-болытка әйләнеп, яуды яңгыр булып җиргә. Яуды яңгыр, яуды. Күз күреме җирне алып, дулкыннары шаулап чапкан, зур күл барлыкка килде. Аптырап, таң-хәйранга калган Чүл Иле халкы биеп-җырларга тотынды.

- Су булды, шау-шу, безне оныттылар! – дип, Бирәнбай балдакны авызына салды да, очып киттеләр бирәннәр.

Чүл иленнән төньяк Караурман Иленә, убырлы карчык өен эзләп, оча бирәннәр. Көн дә төн очкан кебек, үткән вакыт. Төнге һаваны яктыртып, юл күрсәткәндәй, йолдыз атылды. Атылган йолдыз артыннан оча безнең бирәннәр. Төнге дөньяны яктыртып очкан йолдыз, Караурман Илен күрсәткәндәй, бер аланга төшеп сүнде. Йолдыз артыннан очып килгән бирәннәр, алан читендә бер алачык өй күреп, җиргә төштеләр. Кыйшаеп, җиргә иңеп, карайган бүрәнәләр, тәрәзәдә ут күренә.

Тонык ут. Бөтен тәрәзәне алып, әйтерсең – тулган ай төнгегә кунарга кереп, хәзер менә, чепи күз тәрәзәдән – төнге дөньяны күзәтә. Бирәннәр, тәрәзә кагып:

- Ачыгыз әле, без юлчылар! – дип тавыш биреп, кычкырып карадылар.

Өй эченнән, стена аркылы ике яшел нур чыгып, төңге һавага кунды. Күренмәгән кеше карашы. Бирәннәрне ашыкмыйча, яктыртып карап чыкты. Карлыккан карчык тавышы:

- Юк, ачмыйм, юлыгызда булыгыз! – дип гыжылдады. Ачулы убырлы карчыкның лазер төсле яшел нур карашыннан куркып, бирәннәр өй ишегенә килделәр, этеп-тарткалап карыйлар. Ишек бик тә нык ябылган. Бирәнбикә күрә: аланда үскән төнге чәчәкләр, һавадагы якты йолдызларны чагылдырып, шушы җирдә үсәләр.

- Теләгем яхшылыкта, күңелем изгелектә, теләкләрне канәгатьләндерер өчен өзәм үземнең чәчәкне! – дип иелде Бирәнбикә. Һәрбер җан иясенең күктә үз йолдызы, җирдә аңа дигән үлән чәчәк ата, агач үсә, - диләр. Бирәнбикә чәчәкне өзеп алды. Сары таҗлы чәчәк, уртасында чиста ак тимгел - энҗе каш кебек күренә.

Туктаусыз, дуамал тавыш карчыкның өе эчендә:

- Югалыгыз күземнән, ни иртә түгел, ни кич түгел, таегыз!

- Әбекәй, без кайчандыр югалган көзгене эзләп килдек, - дип, йомшак тавыш белән сорап карыйлар бирәннәр.

- Белмим, бернинди көзге күргәнем юк, миңа картайганда көзгенең кирәге юк! – карчыкның җавабы.

- Аңламыйсыз! Безгә патшабикәнең бизәнү бүлмәсеннән урланган көзге кирәк!

- Баш катырып йөрисез, хәзер бер өер бүре җибәреп, үзегезне...

Тәкате түзмичә:

- Карчык, күп сөйләнмә, ач ишекне, җәһәннәмгә тыгам өең белән! – дип, кискен итеп кычкырды Бирәнбай.

- Ятышсыз сүз. Яратмыйм миңа “карчык” дип дәшкәнне, уйлап сөйләгез! – дип, сатулашу китте.

Инде ни эшләргә? Ишекне шакыйм дип, Бирәнбикә сузылган иде, кулындагы энҗе кашлы чәчәк таҗы ишеккә кагылып китте. Гаҗәеп хәл, ышанмассыз – ишек шапылдап, өй эченә ауды. Тузан күтәрелде. Җир тетрәгәндәге кебек, чалыш өй калтырап дерелдәде. Бирәннәр, абайлап карап, караңгы өй эченә керделәр. Тузан басылуга, өй түшәменнән кисәк-кисәк салынып төшкән пәрәвез, почмакларда үсеп-саргаеп беткән мүк күренә башлады. Тонык тәрәзә янында кара шәүлә-силуэт, гәүдә күренде. Зәңгәрсу-

яшел төсле, лазер нурлы күзләрен акайтып, убырлы карчык утыра. Бу күзләрдән кеше карамый, зәһәр елан карый дөньяга. Шиңеп, җыерчыкка әйләнгән алманы хәтерләтә усал йөзе. Пычрак, озын тире дә сөяк бармаклары саплы бәләкәй таба тотып утыра.

- Ишекне бәреп-егып кердегез, куркудан котларым очты, нервлар какшады! – дип, тора башлады карчык. Алдында, күлмәк итәгендә, утырган гоберле баканы читкә сыпырып ташлады.

- Ул хәтле үрсәләнмәгез инде, көзгене безгә бирегез дә, эш бетте-китте! – дип әйтүе булды Бирәнбикәнең...

- Юк, бетте-китте менә болай була! – дип, җикеренеп, саплы таба белән сугам дип, кул күтәреп килә башлады карчык.

- Әбикәй, ипләп, егылырсың! – дип урныннан кузгалды Бирәнбай.

- Нык селтисең, тукта! – дигән була Бирәнбикә.

- Кызганыгыз әбине, булышыгыз! – дип ялварып кычкыра Бирәнчек.

- Кәһәр сукканнары, менә сезгә көзге! – дип, Бирәнбикәгә сугам дип килгәндә... Әлеге дә баягы – чәчәк. Кечкенә, саплы таба белән сугам дип килгән убырлы карчык энҗе кашлы сары таҗ-чәчәккә юлыкты. Убырлы карчык кулыннан төшеп китте таба. Җиргә очып барганда, Бирәнбикә аны тотып алды. Кулындагы таба көзгегә әйләнде. Зур шартлау булды, диярсең. Акай заманда төзелеп, хәзер чалыш-малыш утырган өйнең кыек такталары, тәрәзә, стена бүрәнәләре кайсы кая авып беттеләр. Убырлы карчык урнында җирдә канат кагып, козгын утыра:

– Кар-кар, каргыйм, кызганыч юк! – дип, каркылдап, кара урман эченә, җәһәннәмгә очып югалды. Алан читендә утырган убырлы карчык өе урнында бер өем кырмыска оясы калды.

- Аптырарсың! Чынлыкмы? Төш күргәндәге саташумы? – дип, сөйләнә-сөйләнә очып китте бирәннәр. Киттеләр очып ерак Пәрикүзләр Иленә.

Юкка чыкты Караурман Иле – җир упкандай булды.

- Хак Тәгалә, күрәчәгебез бар икән! – дип, кул селкеп караңгылыкта оча бирәннәр.

- Безнең үзебездән бу төнге җафалану – кичтән күп ашалды! – дип сыкрана Бирәнбикә.

- Очабыз да очабыз – белмим, кайчан туктарбыз... Куркыта мине җен-пәри мәктәбе, кермим! – дип тискәреләнә Бирәнчек.

- Сатулашма, без синең яныңда булабыз! – дип тыйдылар баланы.

Очып килә торган арада Мәгърип иле артта калды. Селки-селки барганга, куллары тала башлады бирәннәрнең. Алда, биек койма булып, Каф таулары күренде. Җансыз биек таулар. Үсемлек дөньясы, таш-тау арасын кирәксез табып, нәфрәт тулы өметсезлек тудырган, шәрә тау дөньясы монда.

Төштеләр җиргә. Каршыларында “елИ зүкирәП” дип язылган такта. Аңлашылмый. Ничек инде шундый мәгънәсез язу? – дип уйлап, кирегә укып карыйлар. Дөрес - “Пәрикүз иле” дип язылган икән.

- Кире сүзләр язылган, кирелек дөньясы бу! Үзебезнең дөньяны ташлап, ни эшләп йөрибез? – дигән ямансу уйлар исләренә төште бирәннәрнең.

Алда җансыз, таш бастионнар кебек, буш ташлык.

- Нинди сылтау, җәнҗал йөртә безне? – дип сөйләшеп атлый алга бирәннәр.

Тирә-юньдә галәм бушлыгы, куркып җемелдәгән йолдызларга омтылып үскән кыялар. Рухсыз, Аллаһы Тәгалә оныткан җир монда.

Атлап килә торгач, балалар тавышы ишетелде. Бала тавышлары яктылык тудырган кебек булды.

Бирәннәр шау-шулы, ерактан яктырып торган мәйданга килеп керделәр.Биек таулар белән кыршалган мәйдан. Читтә, биек тауда, тишекме – ишекме өстенә “Пәткәм” дип, кире язылган, билге тактасы эленгән. Мәйданда шау-шу, чуалыш. Уен дисәң, уен түгел, этешү, тартышу. Искә төшә мәктәп тәнәфесендәге ыгы-зыгы.

Кара кәҗә бәтиләре, баш бәреп, сөзешеп, үзара күңел ачалар. Дуңгыз балалары, пычрак эзләп, җирдә ауныйлар. Кара көчекләр, мәче балаларын тарткалап җәфалыйлар. Армый-талмый куян барабан кага...Берничә туп, туктамастан сикерә. Һавада төрле төстәге күбәләкләр, кыя читләрендә йөзтүбән эленгән ярканатлар.

Менә шулай җен-пәри балалары тәнәфестә үз килбәтләрен үзгәртеп, чит кыяфәткә кереп, күңел ачалар. Мәйданда тузан, этешеп-тартышу. Чыр-чу тавыш, елау...

Бу күренешне тау-кыялар арасыннан куркып, тулган ай карап тора. Кулга басып, аякларны өскә күтәреп, астан карап “Мәктәп” дип язылганны Бирәнчек укыды.

Мәгарәгә кергән ишек-тишек янында, ташка сөялгән, очы чуклы коерыгын тегеләй-болай әйләндереп уйнап, Карт Җен тора. Бирәннәр баш иеп, исәнләшеп:

- Хәерле төн, Җен абзый, эшләрегез укыту кебек?.. Укытулар уң булсын, уңышлар мул булсын! – дип, хуш күңеллек күрсәтеп, сүз башладылар.

- Шулай булсын! – дип, Карт Җен борылып, читкә төкерде. – Җиде төн пәрдәсе артында адаштыгызмы, нинди язмышлар йөртә сезне?

- Могтәбәр Җен әфәнде, бар, диләр, сезнең Илдә, данлыклы мәктәптә, хикмәтле кыңгырау, - дип, сүз башлады Бирәнбай.

- Бар андый кыңгырау, бик тә шөһрәтле әйбер!

- Безнең яшәү-яшәмәү шул кыңгырауга бәйле!

- Алай яшәү белән үлем арасында булгач, чиктән тыш мөһим эш, дип уйлангач, фәкать менә сезнең яшүсмер имтиханга дөрес җавап биреп, кыңгырау шалтыраса, инде... Кыңгырау үзенчәлекле - мамыктан ясалган, теле балавыз...

- Ничек инде балавыз тел мамык эчендә шалтырый? – дип, аптырый бирәннәр.

- Сез яшәгән кешелек дөньясында бар, диләр, БДИ дигән имтихан.

- Бар, бар, могтәбәр Җен әфәнде! – дип ялагайланып, көлгән булды бирәннәр.

- Кыңгырау шалтыраса, сезнең малайның Җен Илендәге мәктәптә БДИ урынына тоткан имтиханы булыр!

- Рәхмәт, рәхмәт, менә дигән имтихан булыр! – дип куанды бирәннәр.

- Сезнең белән сүзгә мавыгып, онытып барам эшне... Тәнәфес бетте! – дип, Карт Җен, ике кул учын шапылдатып сукты... Егылып китә язды бирәннәр.

Яшен яшьнәп, күк күкрәде. Мәйданда шашкан кәҗә бәтиләре, сикергән туп, куян, дуңгыз балалары, һавадагы күбәләкләр - җен балаларына әйләнделәр. Озын коерыклы, йөнтәс, тояк тәпиле, башларында – кечкенә мөгезчекләре.

- Ничек бик тиз үзгәрде бу балалар? – дип аптырый бирәннәр.

- Сезнең кешелек дөньясында балалар атлы уйныйлар, кош булып очам дип, кул селкеп чабалар... Бала чакта бик тә җиңел бу үзгәрешләр, су парга әйләнеп очкан кебек, бик тә гади эш. Тәнәфес бетте. Парлап тезелгән җен балалары дәрескә дип, мәгарә - мәктәп эченә керделәр. Карт Җен:

– Рәхим итеп керегез! – дип чакырды. Керделәр. Караңгы мәгарә эчендә, төңге йолдызлардай ялтырый җен балаларының күзләре. Тыңлый бирәннәр. Дәрес - русчадан татарчага тәрҗемә ясау. Җирән Җен-марҗа дәресне алып бара.

- Голова? – дип сорады мөгаллимә Җен-марҗа.

- Таш! – дип, бердәм кычкырды класс.

- Капуста?

- Баш! – дип җавап бирелде.

- Нога? – Таяк! Таяк! – дип, куанып җавап бирде класс.

- Кривой? – Аяк! – дигән җавапка аптырады бирәннәр.

- Чиктән тыш кирелек бу җавапларда? – дип, Карт Җенгә карадылар. Карт Җен елмаеп: “Без адәми дөнья белән параллель капма-каршы тормышта яшибез. Безнең тормыш – күренешнең асылы нәрсәдә? – дип сорыйсыгыз килә, ә? Шулай без хыялый уйлап чыгарылган дөньяда яшибез. Кешеләр үз курку, түбән уйларын җен-пәриләрдән дип, сүз йөртә. Кешелек тарихын алыйк!” – дип, Карт Җен пычрак, озын бармагын күтәрде.

- Ул тарихта, үзара тигезсезлек, яшерен ялган, нахак, кара эчлек, үтә мәкерле уйларын безгә, җен-пәригә ягалар. Гөнаһлары, ат арбасына салсаң, ат тарта алмаслык. Адәми затлар. " Без мескен халык, усаллыкны белмибез, бәлки, рухи фәкыйрьлек бардыр, кем белә," дип яшиләр... Начар, дуамал дөнья эшләре – җен-пәридән! – дип, үз кимчелекләрен белеп курыкканга куш, коерыгы белән биш! – дип, үзләрен дә гаеплиләр... Дөньяның яманлыгы, әхлаксызлыгы бар, конечно, юк дип әйтмим... Хыялый җен-пәрине уйлап чыгарган халык үзен бәхетсез сизмәсен дип – без җен-пәриләр булмаганны булдырып, сез күргәнчә кирелек чыгарып яшибез.

Карт Җен, кулына балавыз телле йомшак мамык кыңгырауны тотып, алга, икенче сыйныфка атлады.

Мәгарәнең караңгы түшәмендә яктылык сибеп, һавада, кояш нурларында буталып очкан тузан кебек – математика күрсәткечләре, цифр, кушу, тапкырлау, алу кебек билгеләр әйләнә. Дөрес, математика дәресе бара. Дәресне алып баручы күзлекле Җен, һавада әйләнеп очкан саннарны, чебен куган кебек селкеп:

- Дәрес дәвам итә, игътибар белән тыңлагыз! – диде.

Җир өстенә чыгып таралган, агач тамыры кебек кипкән, йонтәс, озын бармаклы учын Бирәнчек җилкәсенә куеп: “Менә сиңа булган сынау!” – диде

Карт Җен. – Уйлап, үз җавабыңны әйтерсен! – дип, Бирәнчекнең күңелен күтәрергә теләп, - Үзегезчә, кешелек дөньясында булган җавапны бир! – диде.

Күзлекле җен, кулында кызыл ут янган күрсәткеч таяк белән һавада сызгалады. Класс эчендә, һавада, агач ботагы барлыкка килде, яңгыр ява башлады.

- Менә агач ботагында бер тамчы иде, яңгыр һаман да явып тора, инде икенче тамчыны да күрәсез... (Дөрестән дә, тамчылар – агач ботагында).

- Игътибар биреп карагыз: беренче тамчыга икенче тамчы килеп кушылды. Ничә тамчы булды? – дип сорау куйды күзлекле.

- Ике. Ике. Икәү булдылар! – дип чыйнады җен-пәри балалары.

- Ай-һай, бик тә ифратлы җавап, булдыклылар! – дип, кычкырып мактады карт җен.

- Юк, бер тамчыга икенчесе кушылып, бер зур тамчы булып, идәнгә тамды! – дип кычкырып җавап бирде Бирәнчек.

Карт Җен кулындагы мамык кыңгырау шалтырый башлады...

- Юк, юк, дөрес түгел, хәрәмзә! – дип, гауга күтәрде җен-пәри балалары. Шау-шуны басып, Карт Җен кулын күтәрде. Класс тынып тыңлый.

- Сез дөрес, шайтаннарга хас булган зирәклек күрсәтеп, чын хак җавап бирдегез! (Класс куанып, тынып тыңлап утыра). Җен-пәриләр, үзара сөйләшкәндә, үзләрен биегәйтеп күрсәтергә теләп – шайтан – дип, зурлап сөйлиләр икән.

- Ә бу балакай кире уйда, ул кешелек дөньясындагыча, тупас уй-җавап әйтеп куйды! Дәресне дәвам итәбез, күңел биреп тыңлагыз! – диде күзлекле Җен – икенче үрнәк сезнең игътибарга!

Шау-шу басылды, бирәннәр дә дикъкать белән тыңлыйлар.

- Менә, мисал өчен: комлыкта өч шайтан баласы уйный... Берсе бәләкәй генә ком өеме куйды, икенчесе зуррак итеп өйде, өченчесе иң зур ком өеме бастырып куйды. Уйлагыз, ничек чишәргә? Чөнки, төзүче шайтан килеп чыкты да, барлык комны бергә кушты. – Тау-кыя төзелешенә ком җитми! – дип, бер чиләккә салды да, - комны юкка туздырасыз, дип, очып юкка чыкты. – Ничә ком өеме, ничә шайтан баласы булды? – дип, сорауны һавага элеп куйды.

- Бер шайтан баласы комлыкта, икәве ком өя, комны камыр итеп өчәве изәләр, шулай булгач, алты шайтан баласы! – дип, аңлаешсыз итеп, җавап бирде корчаңгы җен баласы.

- Тирән акыл иясе икәнсең, бишле куям, утыр! – диде күзлекле җен.

- Минемчә, өч өем ком булды! – диде, маңкасын җыя алмаган җен баласы.

- Фикер иясе, зур хаким-шайтан булырсың, бишле! – диюгә...

- Юк, юк! Бер өем, бер чиләк ком булды! – дип, ризасызлык белдереп кычкырды Бирәнчек.

Шул мизгелдә шалтырады теле балавыз мамык кыңгырау.

 

* * *

 

Өй эчендә шалтыраган будильникны басып туктаттылар. Җафалы, озак йокыдан уянып, киерелеп сузыла бирәннәр. Телләре ачылды.

– Мәгънәсез төшләр күрдем! – дип торды Бирәнбай.

- Чүл комнары, кара урманнарда йөреп, саташып беттем! – дип, сүз кушты Бирәнбикә. Бирәнчек, тирә-якка уйчан караш ташлап: - Без кешеләр кыяфәтенә кереп, әллә кай илләргә очып барып төрле яшәү рәвешләрен күрдек! Әти-әнисенә озак карап: - Аптырата гаҗәп-хәйран хәл, без Хөппиямал әбинең песиләре булабыз кебек? – Кая кеше гәүдәсе, кул, аяк? Юк! Бездә - йомшак тәпиләр! – дип куанды Бирәнчек.

- Шулай, авыр тәэсирле кешелек тормышын күрдек...

- Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә! – дип әйтәләр. Бик тә дөрес әйтем икән! – дип, мыраулады Бирәнбай.

- Оныт, балакаем, бу коточкыч төшләрне! – дип, Бирәнбикә Бирәнчекнең битен ялап алды. – Без дучар булган авырлыкларга кешеләр генә чыдап яшиләр... Күз алдыңа китер, балакаем, кешеләр без мәчеләргә - ялчылар, ашарга бирәләр, ишекне ачып, тышка чыгаралар, мияуласаң – баш иеп, ишекне ачып кертәләр... Әнә әбиебез килә, мияу! – дип, сүзен кыскартты Бирәнбикә.

- Тордыгыз, йокыдан аерылдыгыз, минем бирәнкәйләрем, көрпә мамык өскәйләрем! – дип, көлеп сөйләнгән Хөппиямал әби килеп җитте.

- Бирәнчек, нишләп таң алдыннан чыелдап мияуладың? Усал этләр артыңнан куып, тешли язганы төшеңә кердеме? (Әби аягы арасында песиләр чуала).

- Менә сөт эчегез, бетте куркыныч! – дип, әби сөт салды.

– Бирәнчек, кичә уйнаган йомгакны тап, бәйләгән оекбашны бетерергә кирәк! Син, Бирәнбай, чап азык-төлек складына. Бирәнбикә, җаныкаем, бар ашханәгә, күптән ишеге ачылды. Хөппиямал әби өй ишеген ачты. Ике мәче ике якка үз эшләре белән чаптылар.

Кошмар! – дигән нарсә ахыры чиктә бетте.

 

Вехи жизни юбиляра

С 1997 года Рафаил Рахматуллович Хаялин вместе с женой живет в родном селе Татарская Каргала, где выстроил красивый дом. Давно выросли дети, стали самостоятельными людьми. Сын Ильдар пошел по стопам отца: окончив факультет журналистики ОГУ, работает кинооператором телекомпании "Орен-ТВ". Дочери тоже опредилились в своих профессиях:Фаузия - преподаватель ОГУ, Галия - заведующая отделом "Альфа-Банка".

Что же касается главы семейства - Р.Р.Хаялина, то он готовится к юбилею. 22 декабря ему исполняется 70 лет. Даты, как вехи, освещают его жизненный путь. Был он наполнен событиями, работой, творчеством и славой. В этом можно убедиться, заглянув в послужной список юбиляра. С 1956 по 1959 - служба в летно-испытательном центре военно-морской авиации Черноморского флота.

Участвовал в испытаниях военно-морской, летной и ракетной техники. Там же он и летал в экипаже летчика-испытателя, Героя Советского Союза Гарнаева Юрия Алексеевича. Там же он обучился искусству кинооператора.

С 1959 по 1960 - работа в мостостроительном отряде. Участвовал в строительстве моста через реку Сакмару у Татарской Каргалы.

С 1960 года начал работать в Оренбургском корпункте Куйбышевской студии кинохроники в качестве ассистента оператора. С 1961 года - кинооператор Оренбургской студии телевидения. С 1974 по 1991 год - кинокорреспондент программы "Время". Окончил Всесоюзный институт телевидения и радио в 1977 году.

Почти все фильмы, снятые им, удостаивались призовых мест на фестивалях российского и мирового уровня.

Кинофильм "Прокофий и Евдокия" о знатном комбайнере Прокофии Нектове из Шарлыкского района стал лауреатом Западно-Берлинского кинофестиваля в 1988 году. Кстати, этот фильм был единственным от СССР.

В 1986 году Рафаил удостоен звания "Отличник советского телевидения".

На международном фестивале экологических фильмов в г.Ханты-Мансийске фильм Р.Р.Хаялина "Песнь сурка" стал первым в номинации "Лучшая операторская работа".

6 мая 2000 года Указом Президента РФ В.В.Путина Рафаилу Рахматулловичу Хаялину было присвоено звание "Заслуженный работник культуры РФ".

В 2002 году на международном фестивале экологических фильмов лента "Черным по белому" о проблемах Бузулукского бора заняла первое место.

Фильм "Оренбургский пуховый платок" стал лучшим на фестивале "Евразия". Этот фильм в качестве лауреата был показан на фестивалях в Каннах, Барселоне, Венеции.

На фестивале в Волгограде, посвященном 55-летию Победы, фильм "Трактористы" о девчатах из села Янгиз-Марьевка, заменивших своих отцов за рычагами тракторов, был признан лучшим фильмом о тружениках тыла.

Выйдя на пенсию в 1997 году, Р.Р.Хаялин по просьбе руководства ВГТРК "Оренбург" продолжает свою творческую деятельность.

С апреля 2006 года работает оператором в лаборатории электронных СМИ при факультете журналистики ОГУ. И здесь его фильм "Технопарк" признан лучшим на межвузовском фестивале в Саратове в 2007 году.

Венцом признания творческой деятельности Рафаила Рахматулловича стадо вручение ему в 2007 году "Золотой медали" лауреата премии Михаила Ломоносова, учрежденной национальным комитетом Общественных наград при Общественной палате Российской Федерации.

Вот такой замечательный человек живет рядом с нами!

 

Николай Иванов.

"Сакмарские вести" за 2007г.

 


Дата добавления: 2015-07-25; просмотров: 76 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Рафаил Хәялин| ВСТУПЛЕНИЕ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.058 сек.)