Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Нәзер

Урыннары булсын оҗмахта

Янган йөрәкләргә шомнар өстәп,

Кара болыт кайный күкләрдә.

Мең койрыклы шыксыз амебадай

Барны җиткән томан җирләргә.

 

Кеше күзе остән карап кына

Шәйли алмый җирдә ни барын

Штурвалны кысып тоткан егет,

Һич ышанмый үлем табарын.

 

Өч мәртәбә посадкага чыкты,

Җиргә килеп куна алмады,

Дүртенчегә килеп, Инде төшәм, дигәч,

Самолһты аның шартлады.

 

Күз ачып йомган арада

Газраилны күрделәр.

Аллаһыга ялварып,

Җир астына керделәр.

 

Хаҗ кылырга дип килгән

Сиксән сигез полякның

Танып булмый гәүдәсен

Лех Качински монда ята

Мариясы кайда соң?

 

Самолет шартлау хәбәре

Бар доньяга таралды.

Бөтен донья кешелеген

Кара кайгыгга салды.

 

Премьер да монда ята

Ул да исән калмаган.

Хәтта Алла хезмәтчесе –

Ксендз да аялмаган.

 

Бар илләрнең әләмнәре

Башларын түбән игән.

Якын туганнар өстенә

Кара күлмәген кигән.

 

Кан-яшь түрә Полҗша иле

Кыла гыйбәдәт халык

Олы-кечесе мәйданда

Елыйдыр ятим калып.

 

Егерме өч мең шәһиткә

Өстәлде туксан аяты

Кем намусында икән соң

Туксан алтының хакы.

 

Хаҗ юлында үлгәннәрнең

Җаны оҗмахта, диләр.

Шуңа өметләр баглап

Дога кыла әбиләр.

 

Алчина Н.М.

 

Нәзер

«Туган җиркәемә җиңеп кайтсам.

Заяга үтмәс гомерем.

Балаларым булыр Бер биш-алты»,-

Сугышта әйттем шушы нәзерем.

Әйткән шул сүзләрне безгә карап,

Бума ютәл Аша кабатлый.

Үпкә Аша үткән пулядан соң

Мантымый ул, әмма санатмый.

Һәр ел саен җәйлзр җитү белән

Колхоз умартасын карады

Чирләсә дә түзде, зарланмады.

Бер көнне дә эштән калмады.

Әтиләрнең медальләре чыңлый,

Төштә атакага баралар.

Яз-көз үлеп яралары сызлый.

Сугыш истәлеге яңара…

Һәр ике ел саен ул елларны

Кайтып торды «кое»дан Бер бәби

«Иң матуры безнең нарасый»,-дип,

Кочып сөя идее карт әни.

Кем туган соң, енең, сеңлеңме?

Сөенчегә нәрсә бирәсең?

Анысы аның безгә билгеле –

Көндә пешкән Кызыл бәрәңге.

Шул бәрәңге тәме тел очымда.

Хәзер юк бит шундый тәмлесе.

Сөенчегә чапмый бала-чага,

Әллә тумый эне-сеңлесе?!

Кайсы йортның ихатасын тутырып

Чыр=чу килеп уйный балалар?!

Алтышарны түгел, икене дә

Көч-хәл белән таба аналар.

Корытмагыз нәсел агачларын,

Кем кайтарыр безнең даннарны?

Кем кабызыр сүнгән учакларны,

Җылытырга безнең җаннарны?

Татар кавемен зурлап улар тусын.

Кызлар тусын җырда җырларлык.

Асыл затлар артсын бу дөньяда

Бөек халкым бүген данларлык.

Алчина Н.М.

 


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 64 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
пурнасья пурнам адая / пурнам эвавашишьяте| Буран егетләре һәм мин

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)