Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Теркәү, вәгазьнең күләме.

Проект

“Килешенде” “Раслыйм”

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе “Тәүбә” мәчете имамы

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Идрис хәзрәт Галәветдин

 

Чаллы шәһәренең “Тәүбә” мәчете призына иң яхшы

Омга вәгазенә “Минбәр” бәйгесе шартлары

I. Бәйгенең максаты

 

1. Чаллы шәһәре һәм күрше-тирә шәһәр-район имамнары арасында вәгазь язу һәм сөйләү осталыгын арттыру, вәгазьләрнең актуальлелегенә, тирән эчтәлекле булуына ирешү, аларны тыңлаучыларның төрле яшь төркемнәрен исәпкә алып әзерли белүне ачыклау. Җюри тарафыннан иң яхшы дип табылган вәгазьләрне “Күңел” радиосы, “Кыйбла” телетапшыруы, “”Ислам нуры” газетасы аша халыкка җиткерү. Шул рәвешчә халыкка дини белем бирүгә өлеш кертү.

 

II. Бәйге белән җитәкчелек итү

 

1. Бәйге Чаллы шәһәре мөхтәсибәте җитәкчелегендә һәм җаваплылыгында уздырыла. Имам-мөхтәсиб жюри составын раслый. Оештыру эшләре “Тәүбә” мәчете өстендә.

 

III. Вакыты һәм үткәрелү урыны, катнашучыларны

теркәү, вәгазьнең күләме.

 

1. Бәйге 25нче июльдә “Тәүбә” мәчетендә уздырыла. Башлана иртәнге 09.00 сәгатьтә. Регистрация башлана сагәть 8.00

2. Катнашучылар бәйгедә катнашулары турындагы заявканы һәм бәйгегә тәкъдим ителәчәк вәгазь текстын 25 нче июльгә кадәр “Тәүбә” мәчетенең tauba111@mail.ru эл. почтасына “Минбәр” бәйгесенә дигән искәрмә белән җибәрәләр. Белешмәләр очен 89372943020 Илмир хазрат.

3. Бәйгедә сөйләнәчәк вәгазь – 10 минуттан артмаска тиеш.

4. Вәгазьләр фәкать татар телендә булырга тиеш (Коръәннән аятьләр һәм хәдисләр генә гарәп телендә китерелә)

5. Бәйгедә Чаллы имамнары белән берлектә күрше-тирә шәһәр, район имамнары да катнаша ала.

 


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 85 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Награждение| Все творенья тут же на видное место - не аптека, а сплошной позитив!!

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)