Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

дип исемләнгән өченче китапның икенче дәфтәре. 3 страница

Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Ярчык тишеп үткән булган

Уң аякның тезеннән.

 

Байтак орден-медаль тагып

Кайтты солдат Миргалим,

Соңыннан гына белдек әле

Рядовой булганын.

 

Үтте гомер, узды еллар,

Балалар үсеп җитте,

Һәрберсе канат җиткереп,

Төрле якларга китте.

 

Оператор Гарәфетдин

Рәисәне яр итте,

Баһадирдай уллар үсте,

Байтак гомерләр үтте.

 

Уллары Фәрит һәм Айрат

Аерым тормыш кора,

Үткән-сүткәндә, хәл белеп,

Бик еш килгәләп тора.

 

Фәрит өйләнде башкорттан,

Канлы Төркәй ягыннан,

Бүздәк яклары – исеме,

Белмим – каян алынган?!

 

Хәсән йортын сатып алып,

Фәритләр башка чыкты,

Җиләк-җимешен үстерде,

Бәрәңгесен утыртты.

 

Зур, биек өйләр салдылар,

Фәрит – бик яхшы оста.

Гөл иттерә такталарны,

Әгәр кулына тотса.

 

 

Малайлар ата кулыннан

Үстеләр үрнәк алып,

Өйләнеп, туй уздырдылар,

Уңган киленнәр табып.

 

Радик белән Рамилнең

Малайлар үсеп килә,

Эзлекле матур тормышка

Соклана күрше-тирә.

 

Айратның да тормыш матур,

Бик күңелле торалар,

Балалары үсеп җитеп,

Гаиләләр коралар.

 

Морҗачы Рабигаттәй кызы –

Айратның җәмәгате,

Бу гаиләгә кагылмый,

“Кризисның зәхмәте.

 

Эшләми торган кеше юк,

Бу гаилә – хезмәттә,

Тыныч, бик тату яшиләр.

Лаек булып хезмәткә.

 

Мирхаҗиян – Рәйсәдән

Кечерәк малайлары,

Гөлсинә һәм Рәшитнең

Иң өлкән агайлары.

 

Хәрби хезмәт узып кайтты

Бик чыдам, таза егет,

Киң җилкәле, төз гәүдәле

Сирәктер аның кебек.

 

Сүзгә саран күп сөйләми,

Күндәм, эшне ярата,

Бер китап язарга була,

Бу агайга карата.

 

Сабан сөрү пар ат белән,

Сука, тырма булмады,

Колхозда бик нык эшләде,

Кая гына бармады.

 

Тракторист һөнәрендә

Чирек гасыр көч түкте,

Иген кырында, басуда

Ярты гомере үтте.

 

Сөләйман кызы Фәһимә,

Завферма булып эшли,

Мөмкин түгел уңган кызга

Егет күңеле төшми.

 

Фәһимә һәм Мирхаҗиһан

Никахлы булдылар,

Башка чыгып, йорт торгызып,

Яхшы гына тордылар.

 

Үзләре кебек бик уңган

Ике ул үстерделәр,

Ата-ана һөнәрләрен

Аларга күчерделәр.

 

Олы уллары эретеп

Ябыштыручы тимерне,

Эшләп яши кадерен белеп,

Тәмен тоеп гомернең.

 

Илдар – төп йортта чын хуҗа,

Төп йорт нигезен тота.

Төпчек улга – шәригатьчә

Шулай яшәргә куша.

 

Мирхаҗиһан агай гына

Күрмәде бу көннәрне

Бакыйлыкка китеп барды

Җитмешенче елларны.

 

 

Фәһимә апа оныклары

Уллары белән тора,

Алдагы көндә бик изге,

Якты планнар кора.

 

Амбар мөдире Илдары,

Зинфирә килен эштә,

Балаларына күз-колак,

Ашын хәзерли төшкә.

 

Хәзер төп йортта Әнүәр,

Юк Миргалим агайлар –

Авыл өстендәге Имам –

Зирәк мулла бабайлар.

 

Иске Турай авылында

Дини белем алганнар,

Исергәптән алты егет

Шунда укып калганнар.

 

Вәлиулла, Хәләфетдин,

Гыйниятулла, Миргалим,

Тагын ике шәкерт булган –

Аларын хәтерләмим.

 

Иске Турай мәдрәсәсе

Билгеле тирә-якта,

Шаулаган ярминкә-базар,

Турайларда ул чакта.

 

Миргалим бабакайларга

Бик күп кайгылар килде,

Ике малай вафат булды,

Гөлсинә янып үлде.

 

Ике кызы ятим калды,

Ирсез үстергән иде,

Тәкъдире шулай булгандыр –

Нихәл итәсең инде.

 

Тәмам итеп бу кыйссаны

Күчәргә кирәк алга,

Янәшә генә яшәргә

Закир картларга таба.

 

Гали Закиры, Сәхиптәй –

Аның сөйгән корткасы,

Балаларының анасы,

Тормышының тоткасы.

 

Салам түбәле өйләре

Сызып-сылап агарткан.

Закир агай төз лапасын

Өрлек ашлап яңарткан.

 

Биек үрмә читән абзар

Утыртма белән бүлгән,

Капкага бәйләвеч куйган

Сап-сары каеш күннән.

 

Зур гына горур бер әтәч

Дәү хуҗа булып йөри,

Закир агай, сызгырынып,

Тәфтиләү көен көйли.

 

Үзе игътибарлап барын,

Киртә-корта ныгыта,

Абзар-курага кыш өчен

Көлтә кысып җылыта.

 

Киндер көлтәләрен тезеп,

Киртә белән бастыра,

Баганадан-баганага

Сүс бау белән тарттыра.

 

Җылы була, кар да керми,

Сыер-сарыкка ышык,

Әйләндереп, кысып чыга

Читән-лапас җылытып.

 

Озын себерке-көрәген

Җәйдән үк әзер итә,

Яз үтә дә җитә көзе,

Кышы да тиздән җитә.

 

Сәхиб түтәй умач уа,

Аш хәстәрли әбәткә,

Вахит һәм Нургали кайта

Нәкъ унике сәгатьтә.

 

Лобогрейкалар белән

Алар арыш уралар,

Тырышалар булсын диеп,

Икмәк тулы буралар.

 

Вахит энесен өйрәтә,

Тырышлыгы бихисап,

Уязы Шакирәне көзгә

Килен итәргә исәп.

 

Янәшә күршегә өй салып,

Вахитлар чыкты башка,

Шакирә – бик уңган хатын,

Тик өлкән ике яшькә.

 

Ике кыз һәм малай туа –

Зәкинур дип кушалар,

Үсә кызлар, малай җитә,

Еллар шулай үтәләр.

 

Тик Шакирә җиңги күрми

Балаларның җиткәнен,

Бер кеше дә белеп йөрми

Гомеренең беткәнен.

 

Шакирәсе вафат булгач,

Вахит агай кайгырды,

Ике кыз киттеләр читкә –

Төп йортыннан аерылды.

 

Буйсынасың тәкъдиреңә –

Киләчәк хатирәгә,

Вахит барып керде йортка –

Савымчы Сәкинәгә.

 

Кече Баулы Гали кызы

Бик тырыш, уңган хатын,

Яшәп китте бу уңганнар

Юнәтеп арба-атын.

 

Солдаттан кайткач Зәкинур

Җибәрде оя корып,

Бик матур кыз эләктереп,

Киттеләр бергә торып.

 

Мисле Зәкинурның үзе,

Уллары пәйда булды,

Гаиләгә бәхет өстәлде,

Өйләре нурга чумды.

 

Тик бармады бәхет озак –

Аерылышты парлар,

Мәнгелек өчен яраткан,

Өзелеп сөйгән ярлар.

 

Сәкинә җиңгигә кайтты –

Салмыш баш кая барсын?

Инде дәрәҗә югалган,

Бәхетне каян алсын?

 

Бергәләшеп сала торгач,

Сәкинә җиңги китте

Бакыйлыкка, дөньялыктан

Өйләрен ятим итте.

 

Сәкинә түтәй атаклы,

Ирләрдәй эшчән иде,

Ялгыз чакта йорт тергезде,

Дөньяны көтә белде.

 

Гомерен эшкә багышлап,

Вакыт хезмәттә үткән,

Әйтерсең, гомере буе

Вахит агайны көткән.

 

Вахит агай байтак еллар

Әүвәле вафат булды,

Зираттагы каберләрен

Үлән каплаган инде.

 

Закир агай, Сәхип җиңги

Дөньядан китеп барды,

Төпчек малай – Нургалие

Төп йортта торып калды.

 

Шырый Зиннәтулласының

Уртанчы кызы матур,

Бу гүзәлне нинди батыр

Уңган егет каратыр?

 

Уңган савымчы колхозда

Остасы үз эшенең,

Һич тә күзе төшми калмас

Игътибарлы кешенең.

 

Рәсимәгә гашыйк булды

Нургали бер күрүдә,

Сәбәп булды бер күз ташлау

Үлеп гашыйк булуга.

 

Тормыш корып җибәрделәр

Бу матур ике уңган,

Пар алма күк бу яшьләргә

Никах насыйп булган.

 

Киң урамнар, бөдрә таллар –

Авылымның бизәге,

Уртак сөю, саф мәхәббәт –

Тормышта иң кирәге.

 

Сөлек кебек матур егет

Рәсимәгә тиң килгән,

Бу ярларны әүвәл парлап,

Ходай Тәгалә биргән.

 

Нургали машина йөртә,

Рәсимәсе – савымчы,

Ямьләп тора авыл өстен

Машиналар тавышы.

 

Үзләре кебек булдыклы

Инде җиткән уллары,

Әткәләренә охшаган –

Алтын коя куллары.

 

Тормышлары гөрләп тора,

Үстерәләр балалар,

Алга яңалыклар өстәп,

Һаман алга баралар.

 

Үзалдына балалары

Матур тормыш коралар,

Нургали һәм Рәсимә

Төп нигездә торалар.

 

Лаеклы ялда байтактан

Бу изге тынгысыз җан,

Казын-кошын тергезәләр

Һәм тоталар эре мал.

 

Тормышлары үтә күркәм,

Йорт-куралары төзек,

Бер-беренә хөрмәт белән

Яшиләр кадер белеп.

 

Ә бит үткән гомер юлы –

Булды авыр заманнар,

Нургалиләр һәм Вахитлар

Яшьли ятим калганнар.

 

Закир, вербовать ителеп,

Урал ягына китә,

Дөнья җитмәү, авыр тормыш

Аларны шахтер итә.

 

Зур өметләр юкка чыга,

Җимерелә планнар,

Шахта басып һәлак була

Авылдашлар, туганнар.

 

Закир агайның гомере

Шул шахтада өзелә,

Күпме кирәк соң бәндәнең

Нәфис гомер җебенә?!

 

Җиде айлык сабый бала

Нургали ятим кала,

Сәхиб җиңги ике ятим

Баласын кочып кала.

 

Вахит – зур малай – биш яшьтә,

Нургали – җиде айлык.

Урамга караган өе

Һәм сыер – олы байлык.

 

Өй түрендә олы сәке,

Өйне бүлгән зур киштә,

Он булса, пешә сырлыкай,

Шөкәтсез олы мичтә.

 

Карусыз сары самавыр

Булар бөркеп утыра,

Чуен чүлмәккә Сәхибтәй

Вак бәрәңге тутыра.

 

Тавык-кошка, бәрәннәргә

Пешергән суы файда,

Шинельле бәрәңге шифа

Ачыккан хәлсез җанга.

 

Чуенда пешкән бәрәңге,

Бигрәк тәмле исе,

Бер әрчеп ашап җибәрсәң,

Уяна яшәү хисе.

 

Закир агай, Алтынгәрәй –

Бертуганнар булганнар,

Янә Нургали һәм Харис

Ил саклауда үлгәннәр.

 

Мирзаһит агай корткасы –

Шушы кавемнең кызы –

Шәмсенаһар, бик гүзәл кыз, –

Исергәпнең йолдызы.

 

Әткәләре хәлле булган –

Нурлыгәрәй – бал бабай,

Кулларында балта-чүкеч,

Уйнаклап торган малай.

 

Нурлыгәрәй – Мәрхүбҗамал

Алты бала үстергән,

Көчле гаилә корырлык

Лачын итеп җиткергән.

 

Зур кызлары Шәмсиямал –

Галиулланың пары,

Майкамал Мөкатдисенең

Гомерлек сөйгән яры.

 

Гали Закирына барды

Сәхибҗамал дигәне,

Шәмсуафа Уязыда –

Минхәмәтнең сөйгәне.

 

Нурмөхәммәт, Шәймөхәммәт

Бик егәрле булдылар,

Кырык бернең сугышларын

Батырларча уздылар.

 

Нурмөхәммәт кайталмады,

Нәкыя ялгыз калды,

Дәһшәтле сугыш утлары

Сөйгәнен тартып алды.

 

Яраланып, Шәймөхәммәт

Кырык икедә кайтты,

Яралары төзәлгәнче,

Лазаретларда ятты.

 

Җәмәгате Шәмсениса –

Зур кызы Садыйк картның,

Тегермәнен әйләндерә

Буада Түбән якның.

 

Тегермәнче “Соскы” Садыйк –

Ул заман хәлле кеше,

Үткән-сүткән килеп тора

Һәм үтәлә йомышы.

 

Ким-хур итми Садыйк бабай,

Фәкыйрьләргә булыша,

Бер соскы он – олы байлык,

Арттырырга тырыша.

 

Гәрсе оны[1] тарткан өчен

Халык бирә тартканга,

Садыйк бирә ярлыларга

Бераз өлеш артканда.

 

Ярлылар күп, хәллеләр бар –

Шундый булган заманы,

Сугыш вакытында булды

Ачлыкларның яманы.

 

Кырык өчтә Шәймөхәммәт

Янә сугышка китте,

Яңа туган Әнисәне,

Фатихны ятим итте.

 

Зур абзар, бүрәнә келәт,

Имәннән урыс капка,

Өй артлап бакчада мунча

Һәм кое урам якта.

 

Йорт-кура – Аллага шөкер,

Ашарга да юк түгел,

Шәймөхәммәттән юк хәбәр –

Шуңа шомлана күңел.

 

“Хәбәрсез югалды” дигән

Өчпочмаклы хат килде,

Мондый авыр кайгыларны

Ходай нигә соң бирде?

 

Ятим калды ике сабый,

Хәмдениса – яшь хатын,

Бу дөньяның авыр йөген

Ул ничек тартып барсын?

 

Үтте айлар, үтте еллар,

Балалар үсеп җитте,

Аналарын нык тырышып,

Алар бәхетле итте.

 

Әнисә – алдынгы эшче,

Депутатка сайланды,

Журналист булгач Фатыйхы

Тормышлары җайланды.

 

Менә шулай Сәхипҗамал –

Нурлыгәрәй бай кызы,

Гали Закирына барып,

Узды бөтен гомере.

 

Закирда аның тутасы,

Ике баласы булган,

Ике баласын калдырып,

Бик каты чирләп үлгән.

 

Балалар ятка калмасын,

Ят бала булмасыннар,

Апалары ана булсын,

Боегып тормасыннар.

 

Сәхип түтәй шулай итеп

Закир хатыны була,

Бер бала үсә детдомда,

Берсе бик яшьли үлә.

 

Сәхип түтәй шулай итеп

Закир хатыны була,

Чынлыкта Закир шахтада

Авариядә үлә.

 

Менә шушы белгән кадәр

Нургалиләр кыйссасы,

Башка нәселгә күчәбез –

Озын сүзнең кыскасы.

 

Мәүләви, Наһар ни хәлдә?

Тартай Латыйбы ничек?

Гомер диңгезен корабы

Нихәлдә чыгар кичеп?

 

Латыйп картның җәмәгате

Фатыйма җиңги нихәл?

Вәкилә кызы берүзе,

Башкалары юк микән?

 

Юк инде Латыйп бурачы,

Вафат булды Фатыйма,

Абзарында үлде янып,

Бик аяныч вакыйга.

 

Мәүләвиләр иң әүвәле

Бригад өендә торган,

Алтынчы бригад өендә

Яшәргә туры килгән.

 

Наһар түтәй – Баулы кызы,

Атасы Габделҗаббар,

Күңелендә нык уелган

Әткәсез ятим чаклар.

 

Ятимлек җилләре аша

Бик авыр юллар үткән,

Мәүләви белән ярәшеп,

Балигъ яшенә җиткән.

 

Сәлимгәрәй – Мәүләвинең

Әткәсе була инде,

Шәмсенаһарга өйләнгәч,

Бәхет гөлләре кунды.

 

Тырыш булды Шәмсенаһар –

Аш-суга уңган булды,

Сәлимгәрәйләр киленнән

Һич көтмәгәндә уңды.

 

Йорт-куралар төзек иде,

Мал-туар да юк түгел.

Сәлимгәрәй бабайларның

Кайгы каплады күген.

 

Йорт-куралары бөтенләй

Янып, көлгә әйләнде,

Кышын ничекләр чыгарсың –

Үткәрерсең җәйләрне...

 

Ничек кирәк – анда-монда

Яшәргә туры килде,

Нихәл итмәк: Хак Тәгалә

Сынау сәгатен бирде.

 

Зәкиулланы алдылар

Ил чикләрен сакларга,

Мәүләви китте сугышка –

Туган илне якларга.

 

Наһар җиңгигә калды шул

Бар дөнья мәшәкате,

Бер безгә генә килмәгән

Бу сугышның афәте.

 

Алты бала – ялгыз башка,

Юк кияргә-ашарга,

Баш очында түбә дә юк,

Хәзер ничек яшәргә?

 

Бик нык чирләп, олы кызы

Миңлетәлига үлде,

Әйтерсең, Наһар җиңгинең

Якты кояшы сүнде.

 

Унтугыз яше тулмаган –

Газиз йөрәк парәсе,

Унсигездә Әлфиясе –

Сөйгән газиз баласы.

 

МТС-та – тракторда

Нәфис эшли башлады,

Җитеп килә чибәр егет,

Егерме яшь чаклары.

 

 

Уд-Ташлыда эшләгәндә,

Салкын тидереп кайтты,

Күкрәп торган матур егет

Әҗәл чиренә ятты.

 

Кайгы өсләренә кайгы –

Ничек түзәр бу йөрәк,

Сабырлык сорап Ходайдан

Сабыр итәргә кирәк.

 

Бер-берсен озак көттерми –

Кайгы өстенә – кайгы,

Гөлнәзирә вафат булды

Унбиш яшьтә бер җәйне.

 

Алтыдан калдылар икәү –

Рамис белән Асия,

Бәхет-тәүфыйк бирсен Ходай

Боларның һәркайсына.

 

Үсеп, буйга җитү белән,

Асия эшкә керде,

Әнкәсенә чәй-шикәрен

Барын кайтарып торды.

 

Баянчы Фердинанд белән

Тормыш кордылар бергә,

Никах мәҗлесе үткәреп,

Туй ясадылар көзгә.

 

Уллары туды – Хәмит, Рамил,

Тормыш уңайлык алды,

Тик менә Фердинанд кына

Дөньядан китеп барды.

 

Галиәхмәт кызын алды

Рамизлары – төпчеге,

Сәфинә бик әйбәт булды,

Рәхмәт кенә төшкере!

 

Тыныч-күркәм яшәделәр,

Каенана белән килен.

Балалары хөрмәт итсен

Бу балаларның үзен.

 

Ир һәм хатын икесе дә

Лаеклы ялда хәзер,

Өс-баш бөтен, бар да җитеш,

Башка ни кирәк тагын?!

 

Газы-суы, өе якты,

Оҗмах кебек дөнья бу,

Мәүләви агай күрмәде

Шушы күркәм дөньяны.

 

Тверь өлкәсе ягында

Бик каты сугыш барды,

Мәүләви шушы мәхшәрдә

Лейтенант булып алды.

 

Белый районы иде –

Швернино авылы,

Монда сугыш гарасаты –

Иң котырган давылы.

 

Мина ява яңгыр кебек,

Шартлый немец туплары,

Бөтен җирне урап алган

Хәтәр янгын утлары.

 

Мең тугыз йөз кырык өчнең

Иң хәерсез бер көне:
Мәүләвигә тия пуля,

Сүнә якты йолдызы.

 

Кайталмады газиз ата,

Калды ерак җирләрдә,

Тик кайтты өчпочмаклы хат

Газиз туган җирләргә.

 

Ачы хәсрәт эчләрендә

Ут янды Наһар җиңги,

Нигә соң дөнья шушындый:

Гел яхшы хәбәр килми?

 

Дүрт баласы кара гүрдә,

Өстәвенә – сөйгән ир.

Кайгы-хәсрәт өчен генә

Тудырганмы туган җир?

 

Әле ярый Асия бар,

Рамизы – бер юаныч,

Бик матур дөнья көтәләр –

Ана өчен куаныч.

 

Үтте гомер. Наһар җиңги

Хушлашты дөнья белән,

Бик әйбәт күрше иде дип,

Хәтерли күрше-күлән.

 

Көзге салкын җилләр исә,

Бөгелә зират талы,

Идрис Нуриманнарын

Бер искә алыйк тагын.

 

Шәмсениса җиңги белән

Ничек тормыш корганын,

Бригадир Гәрәевнең

Сугышларда булганын,

 

Орден-медальләрен тагып,

Исән йөреп кайтканын,

Сугышта – салкын окопта

Берничә ай ятканын,

 

Берлинга кадәрле җитеп,

Фашистны кыйнаганын,

Илгә Җиңү яулап кайткач,

Шатлыктан елаганын...

 

Җиңел булмады бу сугыш,

Сугышта да, тылда да,

Ачы ярасы төзәлми

Әле шушы көндә дә.

 

Совет халкы күпне күрде,

Күпме кан-яшь түгелде,

Күкрәп торган асыл ирләр

Чит-ят җиргә күмелде.

 

Ачлык-шәрәлек, ятимлек

Һәркемгә дә кагылды,

Бик күп гөнаһсыз бәндәләр

Төрмәләргә ябылды.

 

Төрлесеннән күрде халык,

Дөньялар авыр булды,

Бик күпләр азык булмаудан

Ачтан шешенеп үлде.

 

Бөтен нәрсә фронт өчен,

Ил саклауга бирелә,

Олау-олау азык-төлек

Китә илнең чигенә.

 

Чыдам булды Совет халкы,

Нинди кыен булса да,

Фронтка җибәрде барын,

Ачлы-туклы торса да.

 

Белмибез туклык кадерен,

Кичермәгәч үзебез,

Байлык диеп котырынган

Туймас маңгай күзебез.

 

Хөрмәт юк олы-кечегә,

Таркаттык илебезне,

Талап бетердек колхозны

Һәм саттык газиз җирне.

 

Зур заводлар таркатылды,

Булыштык бизнес белән,

Җимерелгән фермаларны

Каплады куе үлән.

 

Коммунистик партия юк,

Юк комсомол сафлары,

Заманында шул оешма

Илдә тәртип саклады.

 

Черетеп түктек партияне,

Сүктек Советлар илен,

Тараттык Совет җыйганны,

Сатылды юмарт җирем.

 

Бар иде бит шундый заман:

Уку-укыту – бушка,

Дәвалау китте түләүгә,


Дата добавления: 2015-11-30; просмотров: 32 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.107 сек.)