Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

нче бирем___сәламләү.

 

Команда чыгып тезелеп баса:

Сәлам сезгә, туганкайлар

Сәлам сезгә, картлар,яшьләр!

Сәлам сезгә Боерганның

Киң күңелле

Эшчән,

Уңган,

булган

тырыш, акыллы

яшьләреннән!

Рөстәм: Кем акыллы?

Барысы бергә: Алияме?

Алия: Әт итәм, бәт итәм,бәрәңге жарит итәм.

5 балл куймасагыз, хәзер үк кайтып китәм!

Гөлшат: Әйе, әйе без супер команда, без бит моощщщ!

Без самый, самыйлар самый офигенныйлар!

Бөтенесе: все, все, все!

Тынычландыралар.

Ландыш: Ээээй, алар мине куркыталар!

Гүзәл: Анда Олимпиада, монда универсиада, чебен тотып ант итәм,

барыгызны да җиңеп кайтып китәм.

 

Мин капитан-Гөлшат

Күреп торасыз,

мин һәрвакыт чая

һәм шат

 

--Минем исемем-Алия,

Үзәккәйләрем өзелә

КВН дия-дия...

 

--Исемем бүген-Гүзәл,

Ә иртәгә,кирәк булса

1 гә алып 5 кә сатам

Атым булыр сәүдәгәр

 

Валуевны балуют,

Ә мин Ирек – иректә.

Малый Валуев булам

Җиңәрбез без – ничек тә...

(бокс алымнары күрсәтә)

 

Исемем булыр –Ландыш

Калмашлылар җиңә диеп

Утырмагыз чыш та пыш.

 

Исемем Резедә-Зәңгәр чәчәк

Гимнастка Кабаева кебек

Ленталарга уралып

Депутат булып үсәчәк!

(лента бн бии)

 

Исемем минем-Айдар,

Ә бүгеннән-кырык алдар!

 

Мин- Сөнгатов Рөстәм

Югарыдан әмер көтәм.

Плющенконы ияртеп

Евровидениегә китәм.

(Д. Билан кебек сикерә)

 

Минем исемем-Ильяс,

Сезне җиңмичә булмас!

Боерганның “Замбасы”

Барыбер артка калмас!

 

яки

Исемем булыр- Ильяс!

Боерганнан булам

мин – АС-С!

 

Җыр:

Күңелле бәйгене көтеп,

Тыпылдап тора күңел

Көндәшләрне чеметкәләп,

Алу да гаеп түгел.

 

Эх тала, тала,

Тала ике беләгем.

Универсиадага бару,

Минем бөтен теләгем.

 

Безнең команда гайрәтле,

Ярдәм бирсен чыдарга.

Куляулыкларыгыз бармы

Җиңелгәчтән еларга.

(Кульяулык өләшә).

 

Тапкырлык hәм шаянлыкны

Үпкәләшләр күммәсен.

Хөкемдарлар авыз итсен

Боерганның күмәчен..

 

Авызына 1 роза чәчәге кабып, ипине Ильяс төшерә.

Эх, тала, тала

Тала ике беләгем.

Универсиадага бару

Минем бөтен теләгем.

 

Безнең исем: “ЗАМБА” (замана балалары),

 

Безнең девиз:

Бу дөньяда.дускайларым,хаклык өстен,

Искелекнең калдыклары үлеп бетсен:

Явызлыкны,кыргыйлыкны күрү белән,

Яндырыйк без,көйдерик без көлү белән!

 

 

- без сәламәт,

- без аек акыллы,

- без шаяра хәм көлә беләбез!

- Башкалардан аерылып торуыбыз бн горурланабыз!

- безнең телефоннар шалтыраганда гына Салават җырлый!

- без генә татарча смс лар язышабыз.

- контактта безнең страница түгел, ә сәхифә.

- без не влюбляемся, ә гашыйк булабыз.

Ә иң мөhиме, без шундый булуыбыз белән

Бергә: ГОРУРЛАНАБЫЗ!!!

 

(Музыка) Карлыгач көенә.

 

Җыр:

Боерган Күзкәй полосасын

Никтер урман димиләр,

Күзкәй полосасын

Никтер урман димиләр,

Күзкәйнең төнге магазины

Төн йөкысы бирмиләр.

Я Калмияга барабыз,

Я инде Чаллыларга

Кайларга гына барсак та,

Кайтабыз Боерганга!

Кушымта:
Безнең Кама буенда,

Яшәп ята спортсменнар.

Беркемнән дә курыкмыйбыз,

Алар безне саклагач!

 

2 нче бирем. “ Кичәге иске нәрсә-бүген бездә яңа”

(“Все новое-хорошо забытое старое”)

Кызлар чыга.

 

-Кызлар,егетләрне кызык иттек әле, әтиләребез уйнаган

“Аҗаган” уенындагы кебек,флаг яшердек!

-Нәрсә соң ул,”Аҗаган”!

-Зарница!......

-Табарлармы икән соң?

 

Берәм-берәм Егетләр керә,кулларында байрак.

 

Беренче егет керә

-таптым-таптым!(сүтеп карыйлар)

КПСС байрагы килеп чыга.

 

Икенче егет керә:

Татарстан байрагы-без яшергән байрак!

 

Өченче егет Универсиада байрагы алып керә:

Сүтә, Универсиада байрагы килеп чыга.

-Монысы ни тагын!

-Универсиада байрагы икән!

Казанга Универсиадага барабыз!

 

--Кара малай, тарих ялгышкан бит ул. Аҗаган-зарницаны элек февраль аенда уздырганнар,

ә аҗаган ул- арыш серкә очырган чорда җәй көне була.

--Тарих елы булгач, быел дөресләгәннәр. Универсиаданы җәй көненә куйганнар.

--Барысы бергә: Яшәсен Универсиада! (чыгып китәләр)

 

2 нче бирем.

Универсиадага әзерлек. Подготовка к универсиаде.

 

1. –(“Ой, үләм, үләм”-көе)

Егет чыга-(кулында -тәмәке).

 

Кыз чыга, кулында плакат “Наркотикларга-юк!

 

Егет плакатны укый:

-Әй,язсыннар,ә мин рәхәтләнеп яшим әле!

Ну менә эчтә кемнәрдер кычкыра,өзгәләнә,ялвара,тибенә,сүгенә,

һич чыдарлык түгел!

Әнә,шулар түгелме ул киләләр,әллә күзгә күренәләрме?

 

Бавыр рәсеме таккан кеше керә.

-Үләм-үләм,мине таркатып бетерде бит бу бәндә,көчкә атлап йөрим.

Күпме аракы чөмерде,барысы да минем аша узды

,мин булмасам үзе әллә кайчан җан тәслим кылар иде инде!

 

Үпкә рәсеме таккан кеше керә

-------Гыжылдап кына торам,сулый да алмыйм,

 

Ашказаны рәсеме таккан Кеше керә

--әле эчем китә,әле сару кайный,әле өй җылытырлык газ чыга.

 

Баш мие рәсеме таккан кеше керә,2 төрле ботинка кигән

-бар әйберне онытам,башым көндә авырта,

дүшәмбе көнен генә хәтерлим,авыр көн булгач!

Төне буе саташам,җен-пәриләр килә яныма!

 

Йөрәк рәсеме таккан кеше керә:

-Минем син запойга киткән саен, йөрәгем табаным бн ике арада

секундына 60 рейс ясый,

шартлыйм дип торам!

 

Барысы бергә җыелалар,без бу кешене тәмугка илтик,йөрмәсен кеше көлдереп!

Егет:

-мин төзәләм,спорт белән шөгылләнәм,Универсиадага барам!

Барысы аны уратып алалар,шатланалар,

барысы бергә чыгалар.

 

2.

“Әй, утыра балыкчы” көе.

Әби белэн бабай керәләр.

Автор микрофонга сөйли.

Борын-борын заманда су кырыенда алама гына өйдә яшәгәннәр ди әби бн бабай. Алар бик хәерче булганнар, йортларында бер ярык тагараклары гына булган. Балык тотып тамак туйдырганнар.

Боларның пенсияләре бик бәләкәй булганга карчык картка бер генә дә тынгылык бирми икән:

Бабай бн әби чыгалар.

Әби:

-Син, Бабай шул пенсия акчасына карап ятмас идең,менә күлмәгем тузды, Универсиадага да барасым килә. Күрше Әсма карчык кебек Мерседеста да утырып йөрисем килә. Казанга Универсиада карарга барырга да исәбем бар. Бәлки алтын балык тотып кайтырсың?

Әби кереп китә.

 

Бабай балык тота.

Беренче балыкка доллар эләгә.Бабай шатлана.

-Менә бит, тырышсаң була. Болай булгач,бара тек, бара инде кортка Универсиадага!

 

Икенче кармакка олы лифчик эләгә.

-Әбигә бүләк булды монысы.

Тагын берне салып карыйм әле.

Кармакка балык эләгә, моның янына бер кеше чыга.

 

-Монысы ни инде тагын. Шушы шыртлаканы тоттыңмени соң?

-Кара, кара, әнә тоткан балыкларың Калмашка китеп баралар?

(егетләр балык булып күрсәтәләр)

Бабай:

-Китсеннәр, болары аның кылчык кына.

.- Менә мин кичә бик зур җәен тоттым. Аркама күтәреп кайта идем, каршыма инспектор килеп чыкты!

.- Ә син нишләдең?

.- Ә мин аркадагы балыкны алып, шалт кесәгә!

 

 

3. Сәхнә уртасында казан куела.

Казанга “Универсиада-2013” дип язылган

Аның эчендә чаңгы, тимераяклар,туп h.б.

Казан янында тезелешеп утыралар, сөйләшәләр:

-Ат саклап, таң атканын сизми дә калганбыз бит егетләр.

 

(Егетләр җырлыйлар):

Җәйге авыл иртәсе

 

Чык тамчылары елмаеп,

Карый таң кояшына.

Чыбыркысын тотып егет,

Китә авыл башына.

Көтү куа күрше - күлән

Хәл белешеп үзара

Бакчада уяна гөлләр,

Алма-чия кызара.

Мондый җәннәт кайда булсын,

Кемнең килсен китәсе.

Шулкадәрле гүзәл бит син

Җәйге авыл иртәсе.

 

Елмая да тәрәзәне

Ачып куя кыз бала.

Хәтфә басуларга таба,

Тимер атлар кузгала.

Каз бәбкәләре сагынып,

Җыела зәңгәр күлгә

Күбәләкләр очып уйный -уйный

Кошлар сайраган көйгә.

 

Мондый җәннәт кайда булсын,

Кемнең килсен китәсе.

Шулкадәрле гүзәл бит син

Җәйге авыл иртәсе.

 

-Карагыз әле егетләр, күрми дә торабыз, Универсиада дип язылган икән!

. - Казанда Универсиада була бит.

- Тимераякларны, чаңгыларны, тупларны, герләрне казанда кайнаталар микәнни?

- (hәр әйберне алып эшләп карыйлар.)

Чыбыркылысы торып баса:

 

- Анда чыбыркы шартлату ярышы кертмәсләр микән?

 

1.- Колыш Сабантуенда Чаллы башлыгы Вәсил абый бн

Тукай башлыгы Вәсил абый чыбыркы шартлаттылар бит.

Чаллы башлыгының чыбыркысы шәп шартлады,

ә Күзкәй Вәсил абыйныкы әлләи ни шартламады.

- Айдар, менә син өйләнәм дип йөрисең дә, үзеңнең чыбыркың шартлыймы соң?

 

- Егетләр, әйдәгез әле, учак кабызыйк!

- Әйдәгез, Олимпиада уты, Универсиада уты булсын бу.

Универсиада-спорт бәйрәме,

Универсиада-дуслык бәйләме

Универсиада-безнең күңелдә

Универсиада туган җиремдә!

 

Егетләр рэп укыганда,

кызлар спорт инвентарьлары белән казан тирәли биеп йөриләр

 

- Универсиада ялкыны безнең йөрәкләргә күчсен!

 

Музыка.

Универсиада җыры.

Хак ярышта җиңгән чакта,

Уйный серенада.

Аңа кушылып җырлыйбыз

Универсиада

Россиябездә, Казанда

Универсиада (2 тапкыр)

Яшь көчләрнең үзәге син,

Җир шарының бизәге син

Универсиада (2 тапкыр)

Хак ярышта яуланган

Универсиада

Дәрткә дәрман өсти торган

Уен сере анда.

Россиябездә, Казанда

Универсиада (2 тапкыр)

Яшь көчләрнең үзәге син,

Җир шарының бизәге син

Универсиада (2 тапкыр)

Хак ярышка җәйдә безгә

Универсиада(2 тапкыр)

Яшьлеккә хас

Хисләр нишләр?

Китмәсләр заяга

Россиябездә, Казанда

Универсиада (2 тапкыр)

Яшь көчләрнең үзәге син,

Җир шарының бизәге син

Универсиада (2 тапкыр)

 

 

3 нче бирем Сораулар:

 

1. Дәвам итәргә:

Безнең сәясәтчеләр күгәрченгә ошаган......

 

Җавап:Аста чакта кулдан ашыйлар, өскә менгәч башка кәкәй итәләр.

 

2.Телегезне теш арасында тота аласызмы?

Җавап: вариантлар:

-Әйе, әгәр ул ботинка теле икән,

-Әйе, әгәр ул сыер теле икән,

-Әйе, (телеңне күрсәтәсең)

 

3. Сез разведкага нәрсә белән барыр идегез?

Җавап: вариантлар:

 

- 1 шешә аракы һәм бер буханка кара ипи белән,

- Со “Справочником начинающего шпиона”

- Швейцария банкындагы счет белән.

 

4. Аркасында сөяге,сөягендә мыегы,

Ак койманы агарта,

Мыегы белән чистарта.

Җавап: Теш щёткасы.

 

5. Знаете ли вы, кто такой Штирлиц?

Ответ: варианты:

- Максим Максимович Исаев (Он же Тихонов), завербованный немецкой разведкой,

- Князь Болконский (он же Тихонов) завербованный французской разведкой,

- Джеймс Бонд (уже не Тихонов), завербованный советской разведкой,

но сам об этом не подозревающий.

 

· Биатлон сораулары:

· Отцовский ремень был признан

· лучшим учителем года (каеш курсәтә)

 

· Однажды Буратино спрятали в камеру,

Прокурор заметил:

- Наконец-то я посадил дерево!

· Если девушка подарила тебе ключ от сердца,

· то не радуйся до потери пульса,

· завтра она может сменить замок.

 

 

· Доктор – пациенту:

- Очевидно, это у вас наследственное.

- Доктор, у меня не может быть наследственных болезней – Я СИРОТА!

 

 

Кулланылган материаллар:

 

1. “Универсиада-2013”

Слайдлар күрсәтелә.

 

 

Файдаланылган әдәбият:

1.Җырларыбыз.- Казан: Татар китап нәшрияты. 1989.-256 б.

2.Якты юл,2012.-25 май.-3,4 б.

3. Китапханәче Салимова Ф.М. иҗат иткән шигырьлэр.

 


Дата добавления: 2015-07-10; просмотров: 196 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Чужое небо 7 страница| Тупейный художник

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.039 сек.)