Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Кушымта. Татар әдәбиятыннан еллык арадаш аттестация өчен якынча текст



Читайте также:
  1. Кушымта

Татар әдәбиятыннан еллык арадаш аттестация өчен якынча текст

(уку тизлеген һәм аңлап укуны тикшерү)

Туган көндә.

Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-хөрмәт тезде.

Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр такты.

Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә.

Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты. Күр инде, хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая. Әле бүген генә алып кайткан, күрәсең, аларны әнисе!

Бар да шундый матур, шундый күңелле! Тиздән аның дус кызлары да килеп җитәр...

Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.

— Әни, әни, дим, әйдә әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт... бер дә килешми.

Әнисе башта аңышмыйчарак торды. Аннары кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй, кулларын салындырып урындыкка сеңде. Кулларын тезләренә куйган килеш байтак вакыт шулай сүзсез утырды ул. Аның йөзе бөтенләй үзгәргән, зур күзләре тирәнәеп, каралып киткәндәй булган иде.

— Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз...— диде ул.

 

Әсәрнең эчтәлеге буенча сораулар:

- Әсәрдә кемнәр катнаша? (Фәридә, аның әнисе, әби)

- Фәридәнең туган көненә әнисе нәрсәләр пешергән?

- Матур күлмәкне кем теккән?

- Чәчәкләрне кем алып кайткан?

- Фәридәнең әнисе нинди?

- Аны кем тәрбияләп үстергән?

- Фәридә әнисенә нәрсә дип керә?

- Әнисе ничек үзгәреп киткән?

- Ул ни өчен шулай үзгәргән?

- Фәридәнең әнисе үз әнисен кимсеттергәнме?

- Уңган, игътибары булу өстенә аны тагын нинди дип була?

- Ул кемне ярата?

 

 

  29.04   Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр темасын кабатлау.   Күнегүләр һәм тестлар эшләү, җөмләләр төзү Ел буена алган белем-күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү; - кагыйдәләрне искә төшерү; - дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү
  1.05   Тартык аваз хәрефләре темасын кабатлау. 2-4 Күнегүләр һәм тестлар эшләү, җөмләләр төзү  
  4.05   Янәшә тартыклар темасын кабатлау.   Бирелгән тема буенча мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, язу. Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрен камилләштерү Ел буена алган белем-күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү; - кагыйдәләрне искә төшерү; - дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү
  6.05   Тамырдаш сүзләр темасын ныгыту.   Укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм камилләштерү Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү
  8.05   Баш хәрефтән языла торган сүзләр темасын ныгыту   Хаталар төзәтү.     Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү.
  11.05   Бәйләнешле сөйләм.Кабатлау.   Күрсәтмә материаллардан файдалану, дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү  
  13.05   Еллык арадаш аттестация. Контроль диктант (Йомгаклау)     Ел буена алган белем-күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү; - кагыйдәләрне искә төшерү; - дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү
  15.05   Хаталар өстендә эш Җөмлә төрләре темасын ныгыту.     Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү
  18.05   Җөмләнең баш кисәкләре темасын ныгыту.      
  20.05   Сүз төркемнәрен кабатлау     Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү
  22.05   Тест биремнәрен башкару.      
  25.05   Йомгаклау.     2нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау, йомгак ясау

 

 


Дата добавления: 2015-07-10; просмотров: 946 | Нарушение авторских прав






mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)