Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Инфузорияләр яки Керфеклеләр тибы

Биология 7 нчы сыйныф Н. И. Сонин | Күзәнәктән башлап биосферага кадәр | Ч. Дарвин һәм төрләрнең килеп чыгуы | Систематика нәрсә ул? | ОКСИФОТОБАКТЕРИЯЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | ТҮБӘН ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Суүсемнәр бүлекләре төркеме | ЮГАРЫ ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек | БЕРКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ |


Инфузорияләрнең күп санлы тибына югары төзелешле беркүзәнәклеләрнең 7 меңнән артык төре керә. Аларда хәрәкәтләнү органоидлары булып керфекләр хезмәт итә: керфекләрнең төрлечә урнашкан рәтләре инфузориянең тәнен каплап алган. Икенче мөһим билге — ике төшле булу: эре төш (макронуклеус) һәм вак төш (микронуклеус)

Инфузорияләргә ашкайнату органо­идларыннан — күзәнәк бүрәнкәсе, йоткылык, авыз, порошица; бүлеп чыгару органоидларыннан кыскару вакуольләре һ. б. махсус органоидлар булу хас.

Инфузорияләр төрле формада, ләкин инфузория-башмакчык кебек, овал фор­мадагылары ешрак очрый. Алар төрле зурлыкта: иң эреләре 2—3 мм.

Иң түбән төзелешлеләрнең әһәмияте. Күп кенә беркүзәнәк­леләр сулыкның азык чылбырында сизелерлек роль уйный: алар бактерияләрне һәм кайбер суүсемнәрне ашый, ә үзләре күпләгән умырткасызларга, балык маймычларына, чукмарбашларга азык булып тора.

Диңгез һәм океаннарда үлгән тамыраяклыларның кабырчыклары, төпкә утырып, төрле тау токымнары катламнарын барлыкка китерәләр. Болар — известьташлар, комташлар.

Иң түбән төзелешлеләрнең паразит формалары да күп. Мәсәлән, дизентерия амебасы кешедә куркыныч авыру — юан эчәкнең лайлалы тышчасы җәрәхәтләнүен китереп чыгара. Лямблийлар, нечкә эчәкнең югары бүлегендә урнашып, кешедә, кролик һәм тычканнарда эчәклекнең эшчәнлеге бозылуга китерә. Җитди йокы авыруына кешенең кан плазмасында урнашкан трипаносомалар сәбәпче була. Камчылыларның кайбер төрләре үсемлекләрдә

Беркүзәнәклеләргә, яки иң түбән төзелешлеләргә тәне бер генә күзәнәктән торган хайваннар керә. Күпчелек иң түбән төзелешлеләр микроскопик зурлыкта (3—4 мк нан алып 50—150 мк га кадәр). Аларның күзәнәге төшле күзәнәкләр тибына керә. Күп күзәнәкле организм күзәнәкләреннән аермалы буларак, аның махсус билгеләнеше булган органоидлары бар. Уңайсыз шарт­ларда беркүзәнәклеләр циста барлыкка китерәләр. Төп үрчү формасы — җенессез юл (митотик бүленү), ләкин җенси процесс та очрый. Яшәү тирәлеге — төче сулыклар, диңгезләр, туфрак; күп төрләре башка организмнарда паразитлык итә. Кайбер иң түбән төзелешлеләр колонияләр барлыкка китерә.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 155 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Саркодлы-камчылылар тибы| КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 1 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)