Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Скелет — организмның терәге

Терек табигать терек булмаганнан нәрсә белән аерыла | Күзәнәкнең химик составы | Семлек һәм хайван күзәнәкләренең төзелеше | Күзәнәкнең бүленүе | Семлекләрнең һәм хайваннарның тукымалары | Чәчәкле үсемлекләрнең органнары | Хайваннарның органнары һәм органнар системасы | Тере организмнарның төзелеше турында без нәрсә белдек | Организмда матдәләрнең хәрәкәте | Бүлеп чыгару |


Читайте также:
  1. Наблюдение за симметрией скелета и устранение явлений асимметрии важно для каждого человека. Симметрия означает, что человек уравновешен, а значит, здоров.
  2. Обзор скелетных мышц
  3. Подобрать инструменты для скелетного вытяжения.
  4. Приготовление кровати для больных со скелетным вытяжением, подготовка шины Белера.
  5. Сети вихрей – скелетон фазы скалярного поля 1 страница
  6. Сети вихрей – скелетон фазы скалярного поля 10 страница
  7. Сети вихрей – скелетон фазы скалярного поля 11 страница

Без «терәк», «тере организмның терәк системасы» дигәндә, безнең күз алдына ниндидер умырткалы хайванның — балыкның, баканың, еланның, кошның, кешенең скелеты килеп баса. Ләкин бу бик үк дөрес түгел: скелет ясалмалары умырткалыларда гына түгел, бәлки башка бик күп умырткасыз хайваннарда да бар. Мәсәлән, микроскопик иң гади төзелешле организмнар — радиолярияләрдә кремнезем энәләрдән торган шактый гына катлаулы төзелешле скелет. Ул аларга тирән суларда йөзәргә һәм дошманнарыннан сакланырга мөмкинлек бирә. Башка иң гади төзелешлеләрдә дә скелет бар: бу — кабырчыклы амебалар һәм фораминифералар. Аларның әкәм-төкәмнәрнең кабырчыкларын хәтерләтүче скелеты ерткычлар һөҗүменнән саклый.

Әйдәгез, хәзер терәк системасы белән җентекләбрәк танышыйк. Барыннан да элек, аларның функцияләре нинди соң?

Кагыйдә буларак, терәк системасы организмга характерлы тән формасы бирә, гәүдәне тотып тора. Скелетка эчке органнар берегә.

Моннан тыш, скелет организмны төрле зарарланулардан саклый. Мәсәлән, умырткалыларның күкрәк читлеге — үпкәләрне, йөрәкне, ә баш сөякләре баш миен саклый.

Скелетка мускуллар да берегә. Алар кыскарганда скелет сөякләре хәрәкәткә килә, шуның аркасында хайваннар хәрәкәтләнә алалар.

Скелетны ике типка: тышкы һәм эчке скелетка бүләләр. Кайбер иң гади төзелешлеләрнең, күпчелек моллюскларның, буынтыгаяклыларның тышкы скелет: әкәм-төкәмнәрнең, мидияләрнең, устрицаларның — кабырчыклар; кыслаларның, крабларның — каты хитин — панцирь япма; бөҗәкләрнең — җиңел, ләкин нык хитин япма.

Моллюскларның кабырчыгы известьтән һәм мөгез­сыман матдәдән тора. Алар нык, ләкин авыр, шуңа күрә күпчелек моллюсклар хәрәкәтсез тереклек итә. Буынтыгаяклыларның скелеты җиңелрәк һәм ныграк. Ул башлыча хитиннан — тире күзәнәкләре бүлеп чыгарган матдәдән тора.

Краб, кысла кебек буынтыгаяклыларда хитин минераль тозлар сеңүдән катылана, ныгый һәм панцирьга әйләнә.

Моллюскларның эчке органнары — кабырчыкка, ә буынтыгаяклыларның хитин япмага берегә. Моллюсклар үскән саен аларның кабырчыклары да үсә бара. Буынтыгаяклыларда бу процесс катлаулырак бара — алар кабыкларын салган вакытта гына үсәләр. Билгеле бер вакытта кысланың иске панциры астында яңа юка хитин япма ясала, ә искесе ташлана: кысла кабыгын сала. Яңа япма йомшак, сузылучан вакытта кысла бик тиз үсә. Бу период аның өчен бик куркынычлы: ул әле хәлсез, аз хәрәкәтләнүчән була, шуңа күрә күп кенә ерт­кычлар өчен табышка әйләнергә мөмкин.

Умырткасыз хайваннардан, белгәнегезчә, кайбер иң гади төзелешлеләрнең (радиолярияләрнең) һәм башаяклы моллюскларның — эчке скелет.

Умырткалыларда эчке скелет өч өлештән тора: баш скелеты, гәүдә скелеты һәм очлыклар скелеты. Ул сөяк яки кимерчәк тукымасыннан ясалган. Акулаларның, скатларның бөтен скелеты кимерчәктән генә тора. Ә күпчелек хайваннарда ул үсешләренең баштагы стадияләрендә кимерчәк, ә үсә бара тулысынча диярлек сөяккә алмашына.

Үсемлекләрнең дә үзенә бер төрле терәк ясалмалары була, алар ярдәмендә үсемлекләр яфракларны кояшка чыгаралар һәм яфрак җәймәләренә кояш нурлары яхшырак төшкән торышта тоталар. Агаччыл үсемлекләрнең төп терәге булып механик тукыма хезмәт итә. Ул башка тукымалар белән бергә, бигрәк тә сабакта үсеш алган, үсемлек скелетын барлыкка китерә. Монда механик тукыма еш кына сабак эченнән узучы цилиндр яки сабак буенча урнашкан аерым тәҗләр ясап сабакка ныклык бирә. Тамырда, киресенчә, механик тукыма үзәктә тупланган. Ул тамырның өзелүгә каршы торучанлыгын арттыра. Механик тукыма күзәнәкләренең төзелеше төрлечә, ләкин уртак билгеләре дә бар — барысы­ның да тышчалары бик калын, бу аларга үзенә бер төрле ныклык бирә. Хәтта тере матдәләре үлгәннән соң да мондый күзәнәкләр үсемлекләрдә терәк функциясе үтәүләрен дәвам итәләр.

Умырткалы хайваннарның скелеты сөякләрдән, сеңерләрдән һәм бәйләвечләрдән тора.

Сөякләр бик нык булалар. Кешенең зур балтыр сөяге 1250 кг йөк күтәрә ала. Сөякләр органик һәм неорганик матдәләрдән торалар. Неорганик матдәләр сөякләргә — ныклык, ә органик матдәләр сыгылмалылык бирә.

Сөякләр скелетта җөйләр ярдәмендә (мәсәлән, баш сөягендә) — хәрәкәтсез һәм буыннар ярдәмендә хәрәкәтчел тоташалар.

Бәйләвечләр — тоташтыргыч тукымадан торучы үзенә бер төрле ясалмалар, алар сөякләрне буынтыкларда — буыннарда үзара тоташтыралар.

Сеңерләр шулай ук тоташтыргыч тукымадан ясалган; алар мускулларны сөякләргә беркетәләр.

Скелет терәк һәм саклау функцияләрен үти. Тышкы һәм эчке скелетлар була. Эчке скелет кайбер иң гади төзелешлеләрдә, моллюскларда, умырткалы хайваннарда була. Тышкы скелет кайбер иң гади төзелешлеләрдә, күпчелек моллюскларда (әкәм-төкәмнәрдә, мидияләрдә, устрицаларда), буынтыгаяклыларда очрый. Үсемлекләрдә терәк функциясен механик тукыма үти.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 226 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Матдәләр һәм энергия алмашы| Хәрәкәт

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)