Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Һәрбер нәрсәгә падишаһлык кулында булган Аллаһы Тәгалә

Читайте также:
  1. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
  2. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

1. Һәрбер нәрсәгә падишаһлык кулында булган Аллаһы Тәгалә һәрбер кимчелек сыйфатларыннан пакь булды, Ул Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитүче.

2. Ул үлемне һәм тереклекне бар итүче, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен.

3. Ул һәрнәрсәдән өстен һәм ярлыкаучы. Ул Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне халык кылды. Аллаһ халык кылган нәрсәләрдә үлчәүсезлекне күрмәссең. Күзеңне кайтарып күккә кара, анда берәр ярыкны, кимчелекне күрерсеңме?

4. Моннан соң икенче кат күзеңне кайтарып кара, әгәр карасаң күзең арып-талып өметсезләнеп кире кайтыр, кимчелекне күрмәссең.

5. Һичшиксез Без күкне яктыртучы йолдызлар белән зиннәтләдек, һәм ул йолдызларны шайтаннарга атылучы кылдык, һәм ул шайтаннарга кыздырылган ут газабын әзерләдек.

6. Дәхи Раббыларына карышып кәфер булган адәмнәргә иң яман урын булган җәһәннәм газабын әзерләдек.

7. Кәферләр ул җәһәннәмгә ташлансалар, анда ишәк тавышы кебек яман тавыш ишетерләр һәм ул җәһәннәм кайнар.

8. Ул җәһәннәмгә бер фирка салынса, ул җәһәннәмнең сакчылары: «Сезгә иманга өндәп, бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килмәдемени?» – дип сорарлар.

9. Кәферләр әйтерләр: «Дөреслектә, безгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килде, ләкин без аларны ялганга тоттык һәм әйттек: «Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдермәде, сүзләрегез ялган, сез каты саташу белән саташкан адәмнәрдән башка түгелсез», — дип.

10. Янә ул кәферләр әйтерләр: «әгәр без ул пәйгамбәрләрнең хак сүзләрен тыңлап, акылларыбызга салып уйлаган булсак, яки алар өйрәткән шәригать хөкемнәрен аңлап гамәл кылган булсак, кыздырылган ут әһелләре эчендә булмас идек», – дип.

11. Тәмугтагы хәлләрендә кәферләр үзләренең пәйгамбәрләргә карышучы гөнаһлары белән тел язарлар, әмма бу урында тел язулары файда бирмәс, кыздырылган ут әһелләренә Аллаһының рәхмәте гаять ерактыр. Аларны Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә якын кылмас.

12. Һичшиксез, Раббыларының күренмәгән газабыннан күргән кебек куркучы хак мөэминнәргә Аллаһының ярлыкавы һәм олуг әҗере – җәннәттер.

13. Сүзләрегезне кирәк яшерен сөйләгез, кирәк кычкырып сөйләгез Аллаһы Тәгалә бу эшләрне белүчедер. Мөшрикләр: «Үз арагызда акрын сөйләшегез, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Раббысы ишетмәсен», – дип әйтәләр иде. Аларның шул яман фикерен бетерү өчен шушы аять иңде. Ул Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны бик яхшы белә.

14. Үзе халык кылган күкрәкләрне һәм күңелләрне белмәсмени?

15. Һәм Ул Аллаһ һәрнәрсәне белеме белән чорнап алучы һәм бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар. Ул Аллаһ сезгә җирне йөрергә уңай кылды, ул җирнең җилкәсендә йөрегез теләгән җирендә яшәгез һәм ул җирнең хәләл ризыкларын ашагыз, һәм үлгәннән соң терелеп бару Аллаһ хозурына.

16. әллә сез адәмнәр күктәге фәрештәләрнең сезгә газап алып килүләреннән тыныч булдыгызмы, җиргә йоттырулары белән? Менә ул җир инде хәрәкәтләнә.

17. әй сез кәферләр, күктә дип уйлый торган заттан тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең таш яудыра торган каты җил белән сезне һәлак итүләреннән? Тиздән Безнең куркытуыбызның хаклыгын белерсез! Күктә дип уйлаган барлык нәрсәне халык итүче Аллаһ Карунны җирдән йоттырганы кебек, сезне дә йоттырыр дип уйламыйсызмы?

18. Һичшиксез бу кәферләрдән элекке кәферләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга Минем мәкерем, газап бирергә көчемнән килмәс диләрме? Теләсәм боларны да газап кылырмын.

19. Ул ышанмаучылар күрмиләрме, гыйбрәт күзе белән карамыйлармы өсләрендә очып йөргән кошларга, канатларын җәярләр һәм кабыргаларын кысарлар? Ул кошларны һавада тотучы юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә тота, Ул Аллаһ һәр нәрсәне күрүче. Моңа кодрәте җитүче Аллаһының сезне һәм сездән элек булган кәферләрне газап итәргә көче җитмәсеме? әлбәттә, җитәр!

20. әй кәферләр, Аллаһыдан башка кайда сезгә ярдәм итүче затлар, бу сынымнарыгызмы сезгә ярдәм итүче? Көферләрнең эше һичнәрсә түгел, мәгәр адашып алдану гына.

21. әллә сезнең Аллаһы Тәгалә ризык бирүне туктатканнан соң ризыкландыручы затларыгыз бармы? әгәр Аллаһ бирә торган ризыгын бирмичә туктатып куйса? Бәлки кәферләр моны белә торып тәкәбберләнеп карышуда һәм хактан качуда нык тордылар.

22. Хаклыкны күрмәскә һәм Коръән нуры белән файдаланмаска тырышып йөзтүбән аяк астына гына карап йөргән кеше туры юлга күнелүчерәкме, яки Коръән һәм сөннәт белән танышып, хак белән батыл арасын аерып, туры юлны карап, күреп барган кеше хак юлга күнелүчерәкме?

23. әйт: «Ул Аллаһ сезне юктан бар кылды һәм сезгә хак сүзне ишетү өчен колак бирде, һәм гыйбарәтләрне күрү өчен күз бирде, һәм фикерләп хак белән батылны аеру өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә сезнең шөкер итүләрегез бик аз.

24. әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, әйт: «Ул Аллаһ сезне җирдә яратты, һәм Аның хозурына кайтырсыз».

25. Кәферләр әйттеләр: «Вәгъдә ителгән Кыямәт көне кайчан була, дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, әйтегез?».

26. әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, әйт: «Шиксез, ул Кыямәтнең вакытын Аллаһ кына белә, һәм мин фәкать хисап һәм газап белән куркытучы гына.

27. Һәм газапны бик якыннан күргән вакытта, хакны инкарь итүче кәферләрнең йөзләре каралыр, һәм аларга әйтелер: «Бу – шул сез аны ашыгып көткән газап!»

28. әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ничек уйлыйсыз, әгәр Аллаһ мине һәм минем белән бергә булган мөэминнәрне һәлак итсә, яки рәхмәт итеп безне исән калдырса, хакны инкарь итүче кәферләрне рәнҗетүче каты газаптан кем коткарыр?»

29. әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ул безнең Раббыбыз барча нәрсәгә рәхмәте ирешүче, һәм без Аңа иман китердек һәм Аңа тәвәккәл кылдык. Тиздән кем ачык адашып саташуда икәнлеген белерсез!»

30. әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «әгәр дә сезнең чишмә һәм коеларыгыздагы суыгыз җиргә сеңсә, кайсыгыз тулып торган чишмә чыгара алыр, шуны беләсезсе? әлбәттә, һичкемнең (Аллаһыдан башка) кулыннан килмәс»


Дата добавления: 2015-07-26; просмотров: 62 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим| Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)