Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 17 страница. - тукта-тукта. - ул аның көянтәсеннән килеп тотып алды

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

- Тукта-тукта. - Ул аның көянтәсеннән килеп тотып алды. Шулчак аларга әллә ни булды, икесе дә карашып, катып калдылар. Күзләр-күзгә бәйләнде, каршыдагы егет Рушаниядан бераз калкурак, күзләре зәп-зәңгәр. Ул егет тә сихерләнгәндәй күзләрен ала алмады. Яшьләр аларны сырып алдылар да тып-тын калып, аларга карап тора бирделәр. Рушания беренче булып исенә килде, тиз генә борылды да кайтып китте, көянтәсендә чиләге юклыкны да сизмәде. Капкага җитәрәк артына борылып карады, ике чиләк су күтәреп килгән егетне күреп, аптырап калды. Шул көнне ул беренче тапкыр йокысын югалтты, төннең буе түшәмгә карап чыкты. Икенче көнне, әйтерсең, аны әллә нинди могҗиза көтә, дөнья әллә нинди матур төсләргә кергән - аның җырлыйсы, очасы килә иде. Икенче көнне эштән кайтышлый аларның каршысына теге егет чыкты, бер дә аптырап тормады, аның янына арбага сикереп менеп утырды.

- Әйдә танышыйк, мин Саша булам.

- Мин Рушания булам.

- Юк, телем әйләнми, мин сиңа Рая гына диярмен.

Бу яңа тормышның башы иде. Урыс егете капка төбеннән китмәде. Рушания да һавада очкан коштай хис итте үзен. Теге егет төзелешне дә онытты, иртән торды да алар белән бергә фермага ияреп йөрде. Фатыйма ни әйтергә дә белмәде. Моның барысы да үзенең үткәнен хәтерләтә иде. Айбикә инәй дә сизенде. Тик урыс икәнен белгәч, аларның очрашуына аяк терәп каршы килде. Фатыйма кайсы якны якларга да белмәде, бу чибәр урыс егетеннән соң Асылгәрәй белән Рушанияның кайчан да булса бергә булырларына өмет юк иде. Икесе дә аның баласы, икесе дә кадерле. Рушания да Фатыймага ялынып карады.

- Ул миңа шундый ошый, нишлим?

- Алар бит озакламый кайтып китәләр, нишләрсең?

Йөрәгеңә бик якын алма, югалтсаң, авыр булыр.

Аның китәсен уйласам, миңа хәзер үк авыр.

- Ә Асылгәрәй, ул нишләр?

Ул бит туган кебек, киткәннән бирле бер җылы сүз дә язганы юк.

Әйе, әлдә китеп өлгерде, моны күтәрә алмас иде. Бәләкәй чагында кычкырып сугышып яклый иде сине, ә менә үскәч, эчтән янарга өйрәнде.

Фатыйма апа, яратса, бер булса дә әйтер иде бит.

- Әйтмәс, нәселе шундый аның.

Фатыйма апа, синең төшләреңдә кош кебек очканың бармы? Мин хәзер төшемдә очам, шундый рәхәт.

Булды кайчандыр, бик күптән инде.

- Шуннан ни белән бетте, сөйлә инде.

Фатыйма бераз Рушанияга карап торды, эх, әйтә алсамы, өй гә алмый шул, Барый абзыйга сүз бирде.

Ни булсын, каникул бетте дә кайтып китте, бүтән килмәде.

- Кызганыч, ул да студент идемени?

Шулайрак иде, ялгышырга ашыкма.

Көз бик тиз җитте, студентлар да хушлашып кайтып киттеләр, авыл тынып калды. Рушания да үз эченә бикләнде. ('агыш аның йөзенә бәреп чыкты, матур көрән күзләр уйчан, моңсу. Рушания күбрәк ялгыз калырга тырышты. Ьергә булган минутларны кабат-кабат искә алу татлырак Иде.

Тик студентлар кайтып китеп бер атна үтүгә, теге урыс егете кире ата-анасы белән килеп тә җитте. Фатыйма.)йлонеп карарга да өлгермәде, Рушанияны алып та киттеләр. I.арысы да өч көндә хәл ителде. Айбикә инәйнең шулай тиз ризалык биреп, баланы биреп җибәрүе Фатыйманың башына i ыймады. Никах укыттылар да бер белмәгән кешеләр алып m киттеләр. Рушанияны алып киткәч, икәү исәңгерәшеп утырып калдылар.

Айбикә инәй, ник шулай ашыгып ризалык бирдең? Әле яшь иде бит, укып чыгар, өлгерер иде. Әллә нигә ашыктырдың. - Фатыйманың шулчаклы эче поша иде.

Ьо1 ен дөньяның ямен үзе белән алып китте, Асылгәрәйгә ми дип язарга инде?

Менә шул-шул, Якуп малаена бирмәс өчен. Фатыйма, үпкәләмә, син үстерсәң дә, Якуп баласы ул, ә Якупның кем икәнен мин яхшы хәтерлим. Урыс дип, атасы Абдулла, малае Сәет, инәсе дә синең кебек Фатыйма. Нинди урыс булсын ди, урыс булса, никах укытып тормаслар иде бит. - Әллә Фатыйманы, әллә үзен күндерергә тырышты Айбикә инәй.

- Шуңа күрә бер белмәгән урыска биреп җибәрдеңме?

- Теләсә нәрсә диген, алар бик матур пар.

Фатыйма берсүзсез акрын гына торды да чыгып китте. Бәлки инәй хаклыдыр да, тик аларның икесе дә Фатыймага кадерле. Бәхетле генә бул, балам. Мәхәббәтең чын булсын, минеке үкенечкә калды, китмәгәнгә үкенмәсәм дә, гомер буе сагынып яшим. Минем дә әз генә булса да бәхетле буласым килгән чаклар күп була да бит, юк шул. Мәхәббәттән өстен ни бар...

Фатыйма йөрәк януын күрсәтмәс өчен елга буена төшеп китте. Ник болай авыр соң, нәрсә талый бу йөрәкне? Гомер агышлары - аккан Инзир суыдай. Гомер үтте дә китте, балалар да үсеп, таралыштылар да беттеләр, хәзер нишләргә инде? Фатыйма шым гына Инзир суына карап утырганда, янына Мәхмүт килеп утырды, ул бер сүз дә эндәшмәде, әнисенә бик озак карап торды. Фатыйма янында калган бердәнбер җан иясе — акылсыз улын кочаклап алды.

- Әлдә син бар.

- Әнә, су ага.

- Ага, улым, ага.

- Нәнәй елый.

- Әйе, улым, аңа да җиңел түгелдер, әйдә, кайтыйк. - Фатыйма, өенә кереп, бер дәфтәр алды да Айбикә инәй янына кереп китте.

- Инәй, әйдә, өйрәт догаларыңа.

Айбикә инәй тәрәзәгә карап елап утырган җиреннән акрын гына Фатыймага борылып карады.

- Чын әйтәсеңме? - диде, үзе Коръән китабына үрелде.

- Эш тә юк, балалар да китеп бетте, хәзер нишләмәк кирәк? - Айбикә инәй җанланып Фатыйма янына килеп утырды.

- Өйрән, Фатыйма, өйрән, мин дә дога, ясин белән китәрмен, Алла теләсә.

- Айбикә инәй, ә сине кем өйрәтте соң? Г ел сорармын дим, син бит үзең бу як кешесе түгел, безнеңчә сөйләшмисең.

- Мин, балам, бик дини, бик бай гаиләдә'үстем. Мин боларны беркайчан беркемгә сөйләгәнем юк. Хәзер инде мин карт, кемгә кирәк соң мин? Барыйкаем белә иде, тик беркемгә дә сөйләргә кушмады. Әтием Габдулла исемле бай иде, аның әллә ничә кибете, мал-мөлкәте бар иде. Без үчебез дә зур йортта тордык. Без икенче катында яшәдек, беренче катта кибет иде. Зур йорт, зур-зур таш келәтләр кызыл мал белән тулы. Үзебезнең ялчылар, кучерлар, яхшы ырантаслар. Әтием безгә яхшы укымышлы мөгаллимнәр кигереп укытты. Мин баш бала, миннән соң тагын ике >нсм, ике сеңлем бар иделәр. Без бай булсак та, безне бөтен эшкә дә өйрәттеләр. Кызлар барлык өй эшләрен белергә тиеш, моңа әни өйрәтә, уку әти өстендә. Әти ойтө иде: кияүгә чыккач, иреңә фикердәш булырдай, зур мәҗлесләрдә йөргәндә сөйләшеп утырырлык, кирәк җирдә иреңне күтәреп җибәрерлек белемең булсын, кара надан хатын белән кеше арасына чыгу оят, ди иде. Ә әни безгә бар өй эшләрен өйрәтте: үзең белмәсәң, хезмәтчеләрең до белмәс. Өйдә эшләүче ялчылар белән дә белеп эш итәргә кирәк. Безне бер минут та эшсез тотмыйлар иде, чигү, бәйләү, тегү ул кызлар өчен иң мөһиме иде, шул ук вакытта Коръән китаплары уку, биш намазыңны да калдырырга ярамый иде. Коръән китаплары бик күп, нинди генә тышлылары юк, хәтта алтын тышлылары да бар иде. Ул аларны әллә кайлардан алып кайта иде, алар яхшы ат бәясеннән дә кыйммәт, дия иде әтием. Әтием дөньядан артта калмаска тырышып, заманча уку-язуны да өйрәтә, үзе дә өйрәнә иде. Безнең зур гына китапханәбез дә бар иде. Мәхәббәт турында да китаплар бар. Әтием бик күп җирләрдә йөри иде, Мәскәүгә дә, Питерга да. Төркиягә барып, яхшы тукымалар, тәмле ризыклар алып кайта иде. 11инди бәхетле булганбыз! Әти безнең барыбызны матур итеп киендереп, тарантаска утыртып, кунакларга йөртә иде. Безгә дә бай-бай кешеләр үзләренең балаларын утыртып киләләр иде. Мин буй җитә башлагач, әти мине Казанга, үзе кебек байларга кунакка йөртте. Бу инде җиткән кызны дөньяга чыгару дигән сүз, аннан безгә дә үзләренең җиткән улларын утыртып киләләр иде.‘ Шулай миңа унсигез гулгач, мине дә сораттылар, Казаннан Шакирҗан байның (’олтангали исемле улына. Мин аны чаршау ярыгыннан I ы на күрдем, бик ыспай киенгән, төскә-башка да бик чибәр егет иде. Безне күрештерделәр, бер-беребезне ошатканны белгәч, көзгә туй, дип, әтиләр кул суктылар. Тик дөньяда революция дигән болгавырлар башлангач, 1924 елда чит илгә качтылар.

— Ә сине, Айбикә инәй, нигә үзе белән алып китмәде?

- Алар әтисе белән бергә килделәр, Шакирҗан бай әтине күпме үгетләде, бергә китик, советлар бөтен байларны пыран-заран китерәләр, дип. Тик әтием, «ни күрсәм дә үз илемдә, әллә кая барып, кеше илендә баш салыр хәлем юк, монысын алсалар, яңасын җыярмын», дип, кая да булса китүдән баш тартты. «Алайса Саҗидәне бирегез, алып китик», дигәннәр иде дә, мин әти-әнидән башка беркая да бармыйм дип, торып калдым. Минем исемем Саҗидә иде. Айбикә - Барыйкаем кушкан исем. Аннан башланды мәхшәр! И, балалар, талап та куйдылар! Әти башта үзе бирердәен биреп бетерде, бирер әйбер калмагач, советлар талый башладылар. Безнең кучерлар кожан куртка киеп, кобура тагып, закон кора башладылар, пешекчеләр белән кер юучы кызлар да кызыл яулык бәйләп, кожан куртка киеп, урам буйлап акырып йөреп, алары да совет власы төзеделәр. Бөтен нәрсә халыкка, дип, ястык-түшәккә чаклы алып чыгып киттеләр. Ул безнең яхшы кытай ефәгеннән тегелгән кыйммәтле күлмәкне авылның берәй хәерчесе киеп чыгып, урам себерә. Яхшы алтын тышлы Коръән китапларын өеп- өеп яндырдылар. Безне өйнең беренче катына, аннан ялчылар урынына подвалга күчерделәр. Өйнең беренче катында власть конторасы оештырдылар. Ә өстә көн-төн тәмәке тартып, власть корып кычкырыш, талаш, чабыш. Әтием аптырый иде: ат җигүдән башка берни белмәгән кешеләр нинди власть төзерләр икән? Ул теге бездә эшләгән ялчылар оныттылар кем булганнарын да. Әле кичә генә ялынып, эш сорап килеп ялланган кешеләр бүген закон чыгаручыга әйләнделәр, ни укый, ни яза белмиләр. Әтине, «сез кеше талаучылар» дигән өчен сугып ектылар; наганнарын болгый-болгый, советка, Ленинга каршы барасың, син халык дошманы, дип, кышка каршы безнең барыбызны бергә бер олауга төяп, җәһәннәмгә озаттылар. Өстә бер кат кием, ашарга юк. Минем өстәге тунны салдырып алып, бер иске ертык тун ыргыттылар. И, балам, шаккатмалы замана - кешеләр сиптән ычкынган эт кебек кеше таладылар. Безне әллә нинди вагоннарга төяделәр, тыш күренеп тора. Халык елый, кычкырыш - хәзер дә колакта тора. Кешеләр үлә тордылар, аларны вагоннан гөшереп калдыра тордылар, кем кайда эт-кошка ризык булып ятып кала бирде Мин вагонга утыру белән чирли башладым. Әтием белән әнием и өзгәләнделәр. Әтиемнең шунда төнлә елаганын ишеттем, «киткән булсам шунда Шакирлар белән, балаларымны мондый газапларга салмаган булыр идем», ди. Әнием шыпырт кына юата: кем белә, бәлки анда да шундый хәлдер, газаплама үзеңне, әтисе, үз илеңдә кадерең булмаганны, чит илдә кемгә-кем кирәк? Солтангали дә кайтырмын дип киткән иде дә...

Безне талап, елатып, кыра-кыра совет власте төзеделәр. Күпме укымышлы, акыллы кешеләрне юкка чыгардылар, шул әтием кебек укымышлы кешеләр белән дә төзеп була иде бит, кеше кырмыйча да. Бер ил дә үз халкыннан шулай көлмәгәндер. Сугышка чаклы күпме кеше югалды, сугыш кырды, халык дошманы дип аннан да күбрәк кырдылар, халыкны бер-берсе өстеннән яла ягарга өйрәттеләр, бер уч бодай өчен балаларны ятим калдырып, күпме хатын-кызны слата-елата җәһәннәмгә озаттылар. Без Барыйкаем белән моның турында хәтта юрган астында пышылдашып кына сөйләшә идек, куркыныч та заманалар үттек. - Айбикә инәй авыз читен яулык белән каплап уйга чумды, хатирәләр, хатирәләр... Фатыйма аңа бераз беренче тапкыр күргәндәй карап торды. Авыр истәлекләрдән ничек чыгарырга белмичә, акрын гына иңеннән кочаклады.

Барый абзый белән ничек очраштыгыз соң? - дигән булды.

Әтиемнәр мине үлде дип, поезд туктагач, юл буенда ташлап киткәннәр. Мин аңыма килгәндә, бер таныш түгел өйдә ята идем. Кемдер минем өстемә иелгән дә минем тәнемне нәрсә беләндер уа, үзе нәрсәдер сөйләнә, мин һич аңламыйм. Башта әнием булып күренде. Юк, әнием дә, әтием дә юк иде, гел таныш булмаган кешеләрнең кечкенә өендә ята идем. Мин күземне ачкач та, «менә бит, Алланың рәхмәте, килен күзен ачты», дип сөенгән әбинең сүзләрен аңларга тырыштым. Әзрәк торып утырырлык булгач, мин кая эләккәнемне аңларга тырыштым. Әбинең аңлатканы һич тә мин аңларлык түгел иде, бердән, теле яртылаш кына безнең I елгә охшаган булса, калганы бөтенләй дә аңларлык түгел иде. «Син минем Барый улымның хатыны, менә монда язып калдырды», ди әби. Кәгазьдә Айбикә, Барый хатыны дип

язылган иде. Әнисе миңа көчкә аңлатты, сорасалар, Уфада мөгаллим булып эшләдем дип әйт, диде. Шулай итеп мин өч ел ирле ирсез яшәдем. Килен сүзенә дә күнегеп беттем. Тик кияү дигән кеше үзе нинди икән соң дип, өч ел баш ваттым. Мин никтер аны күрү белән шул икәнен аңладым, йөрәгем әллә нишләде. Каршымда озын буйлы, киң җилкәле, инде чигә чәчләре агара башлаган ир-егет тора иде. Ул да әллә ни яшь түгел, миңа да ул чакта инде утыз тулып килгән карт кыз идем. Солтангали чит илгә киткәндә, «исән барып урнашсак, кайтып алырмын», диде, ярәшелгән кыз булгач, мин аны көттем. Хәер, әтием таланып, хәерче калгач, мине кем алсын? Элекке аралашкан байлар белән аралар өзелде, туган-тумача да шул хәлгә төшеп бетте. Шулай итеп Барыйкаем белән кавышканда, карт егет белән карт кыз идек инде без. Мин бик бәхетле булдым аның белән, Солтангалине күргәндә, алай дулкынланмый да, янып та бармый идем. Барыйны күрү белән йөрәгем үзе сиздерде. Ул беренче килеп кагылгач та, башларым әйләнеп, җир убылгандай булды. Барыйкаем мине болыннарга алып чыкты, үсеп утырган курайны кисеп алды да тишкәләп чокыды, уйнап җибәрде. Исем-акылым китте, гади генә үсеп утырган курадан шундый үзәкне өзгеч моң чыксын әле. Бөтен далаларга таралды аның көе, әллә нинди сихри көч бар иде ул курай моңында. Хәзер дә исемә төшсә, шул ялан күзалдыма килә. Барыйкаем мине ялан чәчкәләренә, курай моңына күмде, мин чын хатын-кыз бәхетен дә шунда татыдым. Ходай балалар гына жәлләде, ахрысы, каты чирләүләр эзсез үтмәде. Күпме генә Ходайга ялынсам да, балабыз булмады. Шундый иргә бала табып бирә алмавыма бик тә кимсенә идем. Ишетте Ходай, картайганда булса да бала исе татып калдык, Ходайның кодрәте киң, үстерергә дә вакыт бирде. Шомыртым да бәхетле булыр, Алла бирсә. Күрдеңме, ничек гашыйк булды, бирмәсәк, бәхетсез булыр иде. Аннан, Фатыйма, нәрсә калган аңа монда - мин карт инде. Ярый башлы-күзле итеп калдым, шуңа сөенәм. Ходай тагын бер генә ел гомер бирсә, бәлки әле оныклар да күрербез. Мин аңа Ходайдан ялынып-ялварып бәхет, тәүфыйк сорармын. Мин үлгәч, син дә аңа бәхет теләп, дога кылырсың.»

Шул көннән Фатыйма белән Айбикә инәй онытылыр өчен дипме, үзләренә шөгыль таптылар. Айбикә инәй;

- Фатыйма, көненә бер генә хәреф өйрән, бер генә

 

сүз өйрән, утыз көнгә утыз хәреф, утыз сүз була бит ул, - диде.

Кечкенә буйлы, түгәрәк кенә ап-ак йөзле, кечкенә мамык куллы, орчык урынына бөтерелеп торган, исеме җисеменә [ уры килеп торган ак әби иде ул, ә тавышы һаман челтерәп аккан Инзир елгасын хәтерләтә. Алар көндезен балалардан хат көтеп, кичләрен Фатыйма эштән кайткач, хәреф өйрәнеп, кышның озын кичләрен үткәрделәр. Айбикә инәй Фатыйманың укыганын тыңлап тора да:

Фатыйма, чын күңелдән кычкырып укы, оялма, хата җибәрмә, Ходай синең догаңны көтеп тыңлап тора. Менә бу дога балалар юлга чыгып киткәндә укыла торган дога, чын күңелдән Аллага ышанып сорасаң гына Ходай сине ишетер. Менә монысы ясин, ул кеше ахирәт дөньясына күчкәндә укыла, бу дөньяны ташлап киткәндә җиңелрәк булсын дип. Менә бу дога үлгәннәрне искә алганда укыла, алар дога көтә. Үлгәннәрне искә алу өчен зур табыннар әзерләү зарур түгел, алар тик дога гына көтә. Исәннәр җыелып дога укысалар, алар шуңа риза, шуңа күрә оялмыйча җырлап укы, аларның да күңеле булсын, исәннәр елый-елый искә алсын.

Фатыйма бермәлгә уйланып торды.

- Аңладым, инәй, ни әйтергә теләгәнеңне.

Чынлап та, бу көнне Айбикә инәй аңлаткан аның йорәгенә үтеп керде. Иң беренче булып үзалдына аны яратып үстергән картинәсенә атап укыды, бу дөньяда аны яратып, Алла урынына күреп, аның өчен башын салган Бәхтияргә елый-елый дога укыды, аны хурлыктан коткарып калган Барый абзыйга дип укыды. Фатыйманың баласын кадерләп, сый-хөрмәттә үстергән Айбикә инәйгә Ходайдан ялына-ялвара исәнлек-саулык, озын гомер сорады. Догалар күп нәрсәләргә күзен ачты. Ходай вакытында күзен ачты, ул әнисен, әнисе аны кичерделәр. Бермәлгә ул үзен әнисе урынына куеп карады, кем үз баласына яхшылык теләми, яшьлектә бар да бик җиңел кебек тоела да бит, ул да үз баласына яхшылык теләгәндер, ояттан, кеше сүзеннән саклап калырга тырышкандыр. Олыгайгач, барысына да бүтән күздән карыйсың икән шул. Кешенең гомеренең озынлыгы белән тормышка карашы да үзгәрә икән шул. Ү $е дә әнә Рушания өчен ничек курыкты, ялгышып куймасын дип. Ярый инде, урыс булса да, яхшы кешеләр булсын, ә бәлки чынлап та мөселманнардыр да, никахка риза булдылар бит. Айбикә инәй ничек ди: Аллаһы Тәгалә кешегә көче җитмәслек нәрсәне йөкләми, һәркемнең изге гамәлләре үзенең файдасына булса, явыз гамәлләре исә аның зарарына булыр. Ягъни, аның кылган изге гамәлләре аны җәннәткә, явызлыклары җәһәннәмгә алып бара, ди. Төптән уйласаң, шулайдыр. Авыр чакта балаларга әни булып, ул үзен дә, балаларны да коткарып калды, ә Якуп үз явызлыгы аркасында юкка чыкты.

Фатыйма эштән кайтышлый әниләренә кереп чыкты, әтисе дә бик картаеп, бетерешеп киткән. Гаптерәй армиядан кайткач, колхоз ярдәме белән яңа йорт салып чыктылар. Әнисе бик таза гәүдәлегә әйләнде, көчкә атлап йөри, аяклары шешенә. Ул аларда бераз утырып, чәй эчеп, кайтырга чыкты. Әтисе белән әнисе аның керүенә шатланып торып калдылар. Киткәндә әнисе озата чыкты.

- Ешрак кереп йөр, балам, әтиең бик начар инде, көн дә синең эштән кайтып киткәнеңне тәрәзәдән карап кала, кермәде, ди аннан. Син, балам, миңа рәнҗесәң дә, атаңа рәнҗемә.

Алар сөйләшеп торганда дөбер-шатыр Әхтәм килеп туктады.

- Әби, әби, сөенче! Малай, малай, Маһинур чаклы зур, йомры малай. - Шатлыктан Әхтәмнең дә йөзе түгәрәкләнгән, күзләре гел елмаерга гына тора. Фатыйма да елмаеп:

- Әхтәм, бу ничәнчесе булды соң инде, очраган саен малаең туа?

- Каенбикә, биш малай, өч кыз! Синнән бер ярты, сөенче яртысы.

- Кара әле, Әхтәм, мин табып бирдем бит сиңа андый шәп хатынны, әле ярты түгел, бер әчмуха чәй дә алып биргәнең юк.

- Чынлап та, синең авыз ачуың булды, минем өйләнүем булды. Ну шәп тә егет идем үзем дә, ә, юкка гына кире каккан булдың. Бәләкәй дип, яткач тигезләнә ул, күрәсеңме, күпме тупырдап торган малайлар ясадым. Ярый, әби, әйдә, бабай белән бәби тәпие юып чыгарга кирәк, - дип керер китте.

- Уңды ирдән Маһинур, олы ирләр бер читтә торсын, дөньясы да нык, балалары да тук, өсте бөтен, булган ир булды кияү.

Фатыйма юл оңгае уйлап кайтты: теләге кабул булды Әхтәмнең, балалар таза булып тудылар, таза булып үстеләр, ике улы көрәшче, сабантуй батырлары.

Көтмәгәндә Яңа елга Рушания белән Саша кияү кайтып төштеләр. Ул шәһәр кызлары кебек матур итеп киенгән, өстендә зур ак якалы пәлтә, башында шундый ук шапка, үзе гел көлеп кенә тора. Рушания искитмәле бәхетле иде. Рушания Фатыйма эштән кайтуга йөгереп килеп керде.

- Фатыйма апа, мин сине шундый сагындым, - дип кочаклап әйләндерде. - Әйдә безгә, күчтәнәч белән чәй эчәргә, Мәхмүт тә бездә.

Рушания, анда кергәнче әзрәк сөйлә әле, ничек яшисең?

- Фатыйма апа, мин оҗмахта яшим, ах, әйтеп аңлата алмыйм, мин шундый бәхетле. Сиңа бер нәрсә әйтимме, син әнигә әйтмә.

- Ярый соң, әйтмәм.

- Безнең бәбиебез булачак.

Фатыйма бераз аңа карап торды да килеп кочаклап алды.

Бәхетле сабый тусын.

Рәхмәт, Фатыйма апа, мин сиңа бүләк тә алып кайттым.»лс. Рушания күлмәк кесәсеннән бик матур муенса алып, аның муенына такты. - Кара, бигрәк килешә үзеңә.

Мин сиңа соңгы айларда кияргә күлмәк тегеп бирермен.

Рушанияларның кайтуы үзе бер бәйрәм булды, һавада шатлык-бәхет дулкыннары йөзде. Йортта шау-шу килделәр, кар көрәделәр, йорт уртасына зур итеп Мәхмүткә кар бабай ясап куйдылар. Мәхмүт, мескен, кем дип аңлагандыр инде, иртән торып чыга да шуның белән сөйләшә, тирәли йөри, кочаклый, аңа бер иптәш булды. Айбикә инәй дә бәхетле иде, кызының бәхете - аның бәхете.

Алар киткәч, тагын ике йортта тынлык урнашты. Фатыйма бслөн Айбикә инәй тагын хат көтеп, киләсе бәйрәмнәр көтеп, капка алдында басып калдылар.

Киләчәктә өчәү булып кайтырлар, оныклы да (•улырбыз.

- Фатыйма, әлләсе берәй нәрсәләре бармы?

- Бар, инәй, бар, менә җәйгә үзеңә онык та алып кайтып күрсәтерләр.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 65 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.021 сек.)