Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 11 страница. Кочге салкыннар төшкәч, Якуп та кайтты

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

Кочге салкыннар төшкәч, Якуп та кайтты. Фатыйма эштән ■ft I \ I а, ул өйдә утыра иде. Фатыйма бермәлгә ишек төбендә Лк\ нны күреп, югалып калды. Тик сәке түрендә бер-берсенә

иган балаларны күреп, берни булмагандай эчкә үтте. Фйнсц эче салкын һәм караңгы иде.

f - Җизни, ник мичкә якмыйсың, балаларны катырып уI (.1 расың, - дигән булды. Үзе эчендәге курку катыш ■й;| I ыравын җиңәргә тырышты. Малае урынына әнисе телгә ► и иде.

Ьарый күрсә, яптырыр, чыгып күренеп йөрмәсен.

Кайчанга тиклем шулай качып утырырга җыенасың ■Иде, җизни?

Якуп эндәшмәде, астан гына Фатыйманы күзәтте. Әнисе мклы, хатын эзлисе дә юк, үзе килеп кергән. Фатыйма мим ягып, эштән кыстырып кайткан сөткә умач пешереп,

6.1 пшарны, карт карчыкны ашатты, Якупның да алдына бер |>. ишкә китереп куйды. Ахрысы, ул да ач-ялт итеп куйды.

11.1 1алар әллә әтиләреннән куркып, гел Фатыймага сыенырга шна тордылар. Ашап-эчеп әзрәк өй эшләрен карагач, фа I ыйма балаларны куенына алып, йокларга яттылар. Якуп щ берсүзсез ишек төбендәге сәкегә сузылды. Бу хәл бер атна шулай барды. Беркөнне эштән кайткач, Якупның анасы сүз Ку н атты.

Фатыйма, сезгә кушылырга кирәк, болай аерым йоклау да ярамас.

Фатыйма эчеп утырган чәенә тончыкты, көчкә тын нлды.

Мин хатынлыкка килмәдем, балалар белән сине генә нарарга калдым.

Ничә көн сөйләшмәгән Якуп та телгә килде.

Миңа хатын кирәк, - диде, астан гына карап.

Анысы инде, җизни, синең эш. Хатын алып кайткан Поние үк мин чыгып китәрмен.

Ой дә тынлык урнашты. Бәхтияр нидер әйтергә теләп юлыкты, үзенең күзләреннән шып-шып яшь тамды. Бала шундый интегеп нидер аңлатырга теләде, булдыра алмады, яшь буды. Бала ике кулы белән битен каплады да үксеп елап җибәрде. Якуп каты итеп өстәлгә китереп сукты, «утырма көчектәй шыңшып», дип, җикереп җибәрде. Бала урталай бөкләнеп төште. Куркудан калганнары да еларга ябышты. Фатыйма сикереп торып балаларны кочаклап алды.

— Урмандагы аю хатын сиңа, җизни, акылы булган бер генә хатын да килмәячәк сиңа хатынлыкка.

Балаларны көчкә тынычландырды. Төнлә авызын каплаганга тын ала алмыйча уянып китте, куркып, сәкедән идәнгә егылып төште. Үзенең өстенә мышный-мышный Якупның бөтен гәүдәсе белән басып ятуын тоеп, бар көченә этеп җибәрде, тик бет кебек ябышкан Якуптан котылу җиңел түгел иде шул, тавышсыз гына җир идәндә икәү көрәштеләр, Якупның авызыннан сасы ис күңелен бутады, ә ул һаман каядыр үрелде, үрмәләде. Фатыйма җан ачуы белән Якупның ике колагыннан тотып өскә күтәрде. Якуп «ах» дип акырып җибәрде. Фатыйма бар көченә тез белән кай җиренәдер китереп типте. Якуп тагын кычкырып, әллә кая, сәке астына тәгәрәде. Фатыйма караңгыда карап тормады, тавыш-тынсыз гына кая туры килсә, шунда типкәләде.

- Мин сиңа Латыйфа түгел, кагылып кына кара. Хәзер Барый абзыйны алып керәм.

Якупның анасы да тыңлап яткан.

- Куй, әйтә күрмә, Фатыйма, ябып куярлар.

— Мин китсәм, син дә менә шушында ачка катып үләчәксең, котыртып ятасың, - дип ачуы килде.

Якуп мыш-мыш килеп тагын ишек төбенә барып ятты. Бу көрәшүләр соңгысы түгел иде. Фатыйма Барый абзыйга да әйтергә оялды. Якуп кеше әйткәнне аңлый торган кеше түгел, бер телсез хайван иде, мыш-мыш астан карап утыра, күренеп тора, уенда гел этлек. Үз уена кереп чумган, кеше әйткәнне дә ишетми. Фатыйма бер карарга килде, кеше түгел, хайван; тик балаларны шушы хайванга калдырып китү үзе бер хайванлык булыр иде. Якуп көннәр буе өйдә ятты, төнен генә каядыр чыгып йөреп керде. Фатыйма курыкмый түгел, курка, тик балалар хакы аны түзәргә мәҗбүр итә. «Бирешмәм», диде ул үзалдына, җайлы гына бер каен ботагы кисеп алды да мендәр астына тыгып куйды. Фатыйма күңеленнән көннең буе Якуп белән көрәште. Телсез бүре дип исем такты. Ул бигрәк тә Бәхтиярне жәлли иде, тегеләре бәләкәй әле, әллә ни аңламыйлар. Бәхтияр әтисе өйдә чакта

Biii да алмый, туганнарын да яныннан җибәрми. Фатыйма pin. >н кайтканчы сәке почмагына сеңеп утыралар. Яңа Ями ыре кайткач, күзләренә җан керә, акрын гына шуышып, фи I ыйма кырына килеп утыра, аңа карап башкалар елыша, фшыйманың торыр җире булса, алып кына чыгып китәр Н|К' дә бит, юк шул. Күпме генә уйласа да, чыгу юлын таба Бмады. Якуп кайтканнан бирле Акбүрене дә бозаулар ■ft tupi.i янында калдырып кайта башлады. Өмет юк, я харап Hicit куяр. Якупны аңламассың, телсез хайван, атнасына бер ц»и һ > ташлана. Бу юлы Фатыймадан каты гына каенның каты башын нык кына татырга туры килде. Фатыйма балаларны Куркытмас өчен тавыш чыгармады, тавышсыз гына кай Жирснә туры килсә, шунда тартты. Ул шуннан соң тагын урымына барып ятты. Фатыйма балалар йоклап киткәч, Нкенең икенче башына борылып ята башлады. Беркөнне Якуп Фатыйманың аякларына тун каплап мыш-мыш килде. Тик сыртына тагын теге каен ботагы бик каты тиде бугай, Якуп бөкләнеп төште.

Чыгып кит өемнән, - дип ыңгырашты. Ул кычкырып Лималарны уятканчы дип, Фатыйма өстенә ябынган фуфайкасын киде дә өйдән чыгып китте.

Я Ходаем, нишләттең баламны, бер җылы куеныңны ■еллөдең шунда, - дип, карт кортка шыңшыды.

Фатыйма калганын тыңлап бетермәде, торып урамга •ii.ii ып китте. Көз, караңгы тышта. Ул инде өйрәнгән кираңгыда йөреп. Бу җир йөзендә курыкса, Якупның н югеннән генә куркырга кирәк. Фатыйма икенче көнне цмике ашка кайтмады. Районнан түрәләр килергә тиеш, аннан бозауларның авырлыгын үлчәргә тиешләр. Шулай итеп көн үтеп китте. Төнгә чаклы бозау читлекләре •к иш, төн уртасы җиткәнне сизми дә калды. Карап торып м кшарны ачка үтермәсләр әле. Элеккечә шунда гына ү юнең хуш исле печәненә ятып йоклады. Аның кайчаннан 1мп анчы йоклаганы юк, хәтта Михманы турында уйларга, Яыи итнырга вакыты калмый. Көннең буе, Якуп бүген тагын иипди этлек эшләр икән, дип уйлап йөри. Төн җитсә, кагыла ■үрмәсен, дип, ачык күз белән таң каршылый. Бер тынгы К>к Авыр сулады да сөеклесе ясаган сәндерәгә сеңә биреп, йокыга китте. Икенче көнне иртән торып эшкә тотынды. Сип ар агай кереп кисәтеп чыгып китте.

Фатыйма, бар җирдә тәртип булсын, бүген район түрәләре ■ило. Алар кайтып киткәнче моннан беркая да китмә, - дип кисәтеп чыгып китте. Иртән көткән район түрәләре төштә генә килеп җиттеләр, арлы-бирле йөреп чыкканчы төш тә үтеп китте. Түрәләр китүгә, халык төшке ашка өйләренә ашыкты. Фатыймага гына Якуплар өенә ераграк иде шул, кичке эш беткәч кайтырга булды. Акбүре ике арада чабулый башлады, Фатыйманы әллә кая чакыра кебек. Янына килеп утырып өрә, шыңшый да тагын юлга торып чаба.

- Ни булды соң сиңа, кая чакырасың?

Шулай да үр башына менеп карарга булды. Калкулыкка менеп, юлга күз салды, йөрәге туктый язды. Үзе дә юл буйлап аска йөгерде. Яңа катыра башлаган сазлы түмгәкле юлдан балалар килә иде. Фатыйма бар көченә балаларга таба йөгерде, аның алдыннан Акбүре сузылып чапты. Бәхтияр елый-елый бәләкәй энесен бер күтәрә, бер җиргә утырта, үзе тирләп-янып, елап-шешенеп беткән. Ничек шушы бүренең күңеле сизгән, ә аныкы сизмәгән, Ходаем, кайчаннан киләләр икән болар, ара олы кешегә дә ерак бит? Фатыйма, йөгереп килеп, балалар алдына чүгәләде дә өчесен бергә кысып кочаклап алды.

- Ах, балалар, ник өйдән чыктыгыз?

Бәхтияр тотлыга-тотлыга, күз яшьләрен сөртә-сөртә:

- Әти исерек, без чыгып качтык, — дип аңлатты.

Бәләкәйләрне өстерәп, пешеп беткән, тегеләре өшеп

каткан, аслары юеш, кечкенә Асылгәрәйнең дә башына бәйләгән яулык кыйгаеп төшеп беткән, ярты гәүдәсе шәрә. Мескен баш бала үзе дә сабый гына бит әле.

- Ә-ә-ни, с-и-н кай-тм-адың. - Баш баланың беренче тапкыр әни диеп әйтүе иде. Фатыйма балаларны берәм-берәм кочып үпте, күкрәгенә кысып кочты. Йөрәкне ачыттырып- ачыттырып алды. Аңа бу балалар бик тә кадерле иде хәзер. Фатыйма балаларның икесен бергә күтәреп алды да сарайларга таба йөгерде. Өшеп-катып беткән балаларны мич кырына тезеп утыртты.

- Хәзер, балалар, - диде һәм чиләк алып, сыерлар абзарына таба торып йөгерде. Ашыга-ашыга, кайсы сыер туры килсә, шуны тиз-тиз тарткалап, чирек чиләк сөт савып алды. Фатыйма балаларга бердәнбер савытына салып сөт эчерде. Үзе сөйләнде:

- Сез бит ач, ни белән генә туйдырыйм соң, сөттән башка берни дә юк бит. - Бәхтияр Фатыйма тегеп биргән яңа пәлтә кесәсеннән бер кисәк ипи тартып «чыгарды, кечкенә учына салып, Фатыймага сузды.

Аша, әни, — диде. Фатыйма баланың кулындагы ипи кисәгеннән күзен ала алмады. Йөрәген шундый итеп норсәдер ачыттырып-ачыттырып алды, күзенә кайнар яшь тулды.

Шушы алты яшьлек сабыйның энеләрен генә түгел,.шы Фатыйманы да кайгыртуына шаклар катып утырды. Шушы баланың кечкенә учындагы ипи кисәген мәңге дә онытмаячак. Шушы алты яшьлек кенә бала утызга җиткән a I асыннан күпкә олырак һәм акыллырак иде бугай. Фатыйма ипи кисәген алып өчкә бүлде дә учларына салды.

Ашагыз, сезгә үсәргә кирәк, ә мин үскән инде. - Бәхтияр оер генә тешләде дә Фатыйманың иреннәренә китерде.

Аша-аша. - Фатыйма бәләкәй генә итеп капкан булды.

Мин тук, - дигән булды.

Валалар ач та, бик арыганнар да. Бәләкәйләр, тамаклары I уйгач, җылы мич кырында җебеп йоклый да башладылар. Фатыйма балаларны үзенең сәндерәсенә мендереп салды. Кечкенәсен башындагы шәленә урады, өсләренә үзенең фуфайкасын япты. Бәхтияр бераз Фатыймага карап ятты да үрелеп аның битеннән сыйпап куйды, аның күзләре әйтеп оетергесез рәхмәт белән карый иде. Ул Фатыйма кебек кайчаннан тынычлап йоклаганы юк, күзләрен әлҗе-мелҗе килеп ятты да тынычлап каты йокыга талды. Фатыйма, үрелеп, аның олы башыннан сыйпап куйды. Ахрысы, бала аның кулының җылысын тоеп, йокы аралаш елмайды. Фатыйма бик озак балаларга карап торды, яңаклары буйлап кайнар күз яшьләре озын юл салды. Ах, наныйларым, нишләргә соң безгә? Фатыйма эшләрен бетереп, балалар янына менеп, башын төртте, күзенә йокы кермәде. Нишләргә, аяк-куллары гына түгел, йөрәге белән бәйләнде бу балаларга. Михман кайтса, ничек аңлатырмын, кайсысын сайларга, ки гтек дисә, бу балаларны кая куярга? Ә Рушаниясын ничек аңлатырга? Бетмәс җавапсыз сораулар. Күпме уйланма, күзләрен йокы басты. Таң алдыннан әбисен төшендә күрде. Йомшак куллары белән аның маңгаеннан сыйпады. «Сабыр бул, балам, син дөрес эшлисең, берне югалттың, очне таптың, Ходай белә ул нишләгәнен». Фатыйма уянып I ирә-ягына каранды, беркем дә юк, ә маңгаенда әбисенең кул җылысы. Әйе, берне югалтты, өчне тапты, аңа шушы язмышына буйсынасы гына кала. Икенче көнне балалар йокыдан торгач, рәхәтләнеп бозаулар арасында уйнадылар.

Аларның бу чаклы бозау түгел, чит балалар белән дә уйнаганнары юк. Фатыйма Бәхтиярне яңа туган бозаулар янына кертте, ул башта куркыбрак торды, аннан бераз ияләшкәч, муеннарыннан кочаклап иркәләде, бозаулар да аны үзенчә иркәләделәр, битеннән ялап-ялап алдылар. Иркәләүгә, назга туймаган бала өчен моннан да зур шатлык юк иде. Бозау абзарында беркайчан булмаганча балаларның рәхәтләнеп көлгән тавышлары яңгырап торды. Иртәнге якта Саттар агай да кереп чыкты.

- Ярдәмчеләр алып килгәнсең икән, - диде. Фатыйма аңа үз хәлләрен аңлатуны кирәкле тапмады, «әйе» генә дип куйды. Төш җитәрәк, кабаланып, Барый абзый килеп керде.

- Фатыйма, балалар, кая булдыгыз, кичә кердем - ишек ачучы булмады, бүген дә юксыз. Абзар буйлап чабып уйнаган балаларны күрде. - Ай Аллам, ни булды икән, дип, әллә ниләр уйлап бетердем. Әйдәгез, әнә, Саттарның аты монда тора, кайтарып куяр.

Барый абзыйның сүзләрен тыңлап торган Бәхтияр Фатыйманың ботына ябышты, йөзе дә ап-ак булды, башын селкеп, «юк-юк» дип елый ук башлады.

- Ни булды, Фатыйма?

- Балалар үзләре качып килгәннәр, Якуп өйдә, мине дә куып чыгарды. Балалар кайтырга куркалар, мин дә туйдым төннәр буе сугышып. Кеше түгел икән, телсез җанвар ул.

Барый абзый бераз тыңлап торды.

- Ярый алайса, сез монда торып торыгыз, без Саттар белән берәй нәрсә уйлап табарбыз.

Икенче көнне Саттар агай үзе иртән иртүк кереп:

- Кичә озаттык Якупны, көчкә ишекне җимереп кердек. Белоретка алып киттеләр, күпме бирерләр. Өйгә кайтып, тынычлап яшәгез. Кайтышлый кер, он яздырып бирермен балалар исәбенә, - диде. Озакламый Барый абзый да килеп җитте.

- Әйдә, Фатыйма, балаларны үзем алып кайтышам. Саттар он бирәм, диде, юл оңгае шуны да алып кайтыйк.

Кайтырга җыенып беткәч, Бәхтиярне югалттылар. Фатыйма күпме генә чакырмасын, тавыш бирмәде. Акбүре бозаулар белән ике арада чабулый торгач, яшь бозаулар арасыннан табып алдылар. Почмакка кереп сеңгән, селкенергә дә куркып, калтыранып утыра. Фатыйма аның янына кереп, алдына тезләнде.

Курыкма, әтиең бик озакка урманга киткән, өйдә берәү до юк, әбиеңне дә карарга кирәк, кайтыйк, Бәхтияр. Анда әле сарыклар да ашарга сорап кычкырып торалар.

Бала яшь тулы күзләрен Фатыймага күтәрде.

М-м-онда р-рәхәт, кай-кайтмаек, - диде бала.

(повесть)

Барый абзый белән ничек тә күндереп, балаларны өйгә алып кайтып киттеләр. Алар өйгә кайтып керүгә, идәндә яткан Якупның әнисе күзгә салынды, Фатыйма куркып, артка чигенеп куйды хәтта. Ярый әле Барый абзый булды. Алар аны әйләндереп карадылар. Инде сөяк белән тирегә калган карчыкның ярты ягы куркыныч булып тартышкан, бер исән калган күз куркыныч булып Фатыймага карый иде.

Ходаем, карт инәй, ни булды сиңа? - Җавап бирмәде, ямьсез итеп ыңгырашты. Исән калган бер күз тагын да куркыныч булып китте. Якупның инәсе нидер әйтергә теләде, тик авыз бик каты кыйшайганга, берни дә аңлашылмады. Барый абзый карап торды:

Кичә Якупны алып китәргә килгәч, бирмим, дип бик каты чәбәләнгән иде, шуның галәмәте тарткан моның ярты ягын.

Фатыйма аптырашта калды, карап торырга куркыныч, нишләргә соң инде хәзер? Берни ашамый-эчми ята бирде. «Бу бит миңа ачулана, Якупны яптырдың димәкче була, мине каргап үлеп китәрме?» Болай да бәхет ташып бармый. Фатыйма акрын гына Якупның карт инәсе янына кереп тезләнде.

Инәй, син борчылма, Якуп урманга качкан, менә күрерсең, ике атна үтүгә, кайтып та җитәр. Бүресе белән бергә качкан. Аны Саттар агай эшкә чакырып килгән булган, ә ул урманга качкан.

Әбинең исән күзе йомылганда, икенчесе гел ачык карап тора. Ахрысы, әбинең зиһененә Фатыйманың әйткән сүзләре барып җитте. Карашы йомшаргандай булды, күзеннән бер бөртек яшь бәреп чыкты. Фатыйма йомшак кына итеп аның каткан салкын кулыннан сыйпады. «Юкка борчыласың, бар да яхшы», дигән булды. Якупның инәсе кинәт тирән итеп сулыш алды да, уф-ф дигәндәй итеп куйды, Фатыйманың кулын да кыскандай тоелды. Фатыйма шунда картинәйнең җан бирүен аңлады. Барый абзый кергәч:

- Мин, Якуп урманга качты, дип алдадым, - диде.

- Яхшы иткәнсең, Фатыйма, нишлисең, бала бит ул, тынычлап киткән инде ул теге дөньяга. Сез дә тынычлап яшәгез.

Икенче көнне Якупның әнисен күмделәр, гомер буе кеше белән аралашып яшәмәгәч, килүче дә булмады. Кичке якта Фатыйма эшкә баргач, Саттар агай: «Якупны ике елга япканнар», - диде. Фатыймага бу яңа тормышны үзенчә яңадан башлап, ике ел гына булса да балалар белән тынычлап яшәп калырга кирәк иде. Фатыйма Айбикә инәйдән күп нәрсәләр өйрәнеп калырга тырышты. Ул аның хәтта кул тотынышларына чаклы астан гына күзәтте, һәр эшне җиренә җиткереп, матур, җиңел генә итеп эшли иде ул. Аның теккәннән калган һәр кечкенә чүпрәк кисәге дә нәрсәгә дә булса ярап куя, беркайчан бернәрсәне дә әрәм итеп ташламас. Шулай эшлә, димәсә дә, ахрысы, аның күзәтүен сизеп, шулай эшли иде булса кирәк. Фатыйма, буш вакыты калса, тегәргә өйрәнергә тырышты. Балалар да өйдә үзләре генә калгач, рәхәтләнеп, тынычлап калдылар. Фатыйма эштән кайтып керүгә, өчесе өч яктан аңа сарылдылар, һәркөнне тамаклары туйгач, сәкедә тәгәри-тәгәри шаярдылар. Мондый мәлдә балаларга гына түгел, Фатыйманың үзенә дә бик рәхәт иде. Барый абзый мунчага дәшә керде, аларның яна-пешә шаяруларын күреп:

- Күрәм, балаларга да җан керде, тынычлыкны кем яратмый, - диде. Барый абзый Фатыйма эштән кайтканчы балаларга күз-колак булып тора.

Бөтен кеше сагынып ала торган яраткан Яңа ел кичәсе дә җитте. Яшьләр ду килеп дәртләнеп, бәйрәмгә әзерләнделәр. Кичләрен җыелышып, клубта төрле төскә кәгазь буяп, чылбыр ясап, чыршы бизәделәр. Әзерләнү генә үзе ни тора. Бәйрәм шаукымы яшьләрнең, олысының, кечесенең йөрәкләрен җилкендерә. Барысы Яңа елга олы өмет баглый, әйтерсең, иртәгәдән үк нәрсәдер үзгәрергә тиеш. Юксаң, бу кич тә күпме тезелеп килгән кичләрнең берсе генә бит. Тик шулай да барысы шул кичтән ниндидер могҗиза көтә. Фатыйма да ашыгып эштән кайтырга чыкты. Бозау абзарыннан чыгуга, әнисе белән борынга-борын килеп төртелделәр. Әнисе Фатыйманы беләгеннән тотып туктатты.

- Тукта, әйтим әле, миңа үпкә саклап, бер чокырдан икенчесенә казаласың. Берсе корсак ясап качты, икенчесен утыртып куйганнар. Ачуым да бер килмәгәе, ул Бүре Якуп янына, карт булсам да, мин дә бармас идем, җыен беткән ирләр янына син йөрисең. Кирәк идеме сиңа шул Якуп балалары белән, я, әйт, мин хаклы түгел диген, кая килә дигән солдатың? Әллә минем синең өчен йөрәгем әрнеми дисеңме? Шул Якуп денсез өчен үстердеммени мин сине? Кеше алдында минем белән сөйләшми дә чит кеше кебек борылып китәсең; исәнме, әни, дип тә эндәшмисең.

- Фатыйма берсүзсез әнисен тыңлап торды да якынрак килеп әнисенең күзләренә карады, аның күзләрендә яшь ялтырый иде. Ул кычкырмый, тик әнисенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп әйтте:

- Син минем бер баламны сыйдырмадың, син эттең мине Якуп йортына. Минем дә баламны йөрәгемә кысып сөясем килә, күкрәкләремә сөт төшеп сызланам. Син беләсеңме аның дөньяда иң матур бала икәнен, тик ул минеке түгел шул инде. Бервакыт ул да белер дөреслекне, ул да мине кичермәячәк. Ходай каршысында гөнаһлы, балам каршысында гаепле, синең алда гаепле - миңа кая барырга соң? Мин ятимнәрне, ятимнәр мине җылыта.

Фатыйма озын-озын атлап, күз яшьләрен сөртә-сөртә кайту юлына ашыкты. Яңа ел салкыны битен чеметтереп- чеметтереп алды, аяк астында кар шыгыр-шыгыр килә, яныннан Акбүресе атлый. Аның хәлен аңлагандай, беррәттән бара, бүтән вакыттагы кебек чабуламый. Фатыйма кайтып кергәндә, Барый абзый көтеп утыра иде.

- Фатыйма, балаларны мунча керт тә, безгә Яңа ел кичәсенә керегез, бергәләп әзрәк бәйрәм итеп алырбыз.

Фатыйманың сөенечтән йөрәге сикереп куйды. Кызы янына керү үзе бер бәйрәм иде. Фатыйма балалар белән Айбикә инәйләргә килеп кергәндә, кызы Барый абзыйның кулында утыра иде. Кергән кунакларны күреп, бала шатланып кычкырып җибәрде. Яңа ел кичәсенә Айбикә инәй аңа матур ап-ак йон оекбашлар, матур күлмәк тегеп кидергән. Күлмәкләр Фатыйманыкы белән бертөсле булып чыкты, бу Михман бүләге иде. Барый абзый тел шартлатып: «Кара, анасы, кызлар бер төследән киенгәннәр бит», - диде. Фатыйма бермәлгә югалып та калды.

- Бигрәк матур итеп теккәнсең күлмәген, Айбикә инәй,

- дигән булды. Кулындагы кечкенә Асылгәрәй Рушанияга тартылды, балалар бер-берсенә бик озак карап тордылар. Асылгәрәй, үрелеп, матур кызның кулыннан эләктереп тартты да кочаклап алды.

- Әбәү, Асылгәрәй, бигрәк елгыр булып чыктың әле, - диде Барый абзый көлеп, - кара, әллә безнең кызга гашыйк та булып өлгердең инде?

Бер эләктергәч, Асылгәрәй тиз генә ычкындырасы килмәде, һаман үзенә тартты. Барый абзый Рушанияны да Фатыйманың кулына бирде. Фатыйманың баласы кулына эләгүгә шатланудан йөрәге сикереп чыга язды. Рушания бер Фатыймага, бер үзе кебек кечкенә Асылгәрәйгә кызыксынып карады. Кинәт Фатыйманың муеныннан кысып кочаклап алды. Фатыйма тынсыз катып калды. Үз баласының якынлыгы, аның хәтта исе дә үзенә генә хас татлы тоелды. Аның зур көрән күзләрендә, өскә бөкләнеп торган куе керфекләрендә бар нәрсә Михманны хәтерләтте. Асылгәрәй, әллә көнләшеп, Рушанияны нык итеп тартып елатты. Ир бала - ир бала шул инде, кулы катырак. Айбикә инәй сикереп китте.

- Ай Ходаем, шомыртымны нишләттегез, - дип, Фатыйманың кулыннан тартып дигәндәй баланы алды. - Чү, җимешем, куркыттылар мени шомыртымны?

Алар чыгып киткәнче баланы кулыннан да төшермәде, малайларга якын да җибәрмәде. Ә малайларның аның белән шундый уйныйсы килгән иде дә бит. Чыгып китәр алдыннан Бәхтияр түзмәде, Рушанияның кулыннан йомшак кына итеп сыйпады.

- М-а-а-тур, - дип куйды.

- Кара инде, матурлыкны шушы кечкенә балалар да аңлыйлар, - дип куйды Барый абзый.

Фатыйма балалар белән кайтып яткач, бик озак үткән кич турында уйланып ятты. Бер мизгелгә Михманын да, кызын да янында итеп хис итте. Икәү яратып туймаслар иде бит балаларын. Бердән, бәлки сөенергәдер баласының шундый яхшы кулда тәрбияләнүенә? Нигә соң йөрәк әрни, җанны талый, күрергә ярый, кулга алырга ярамый? Айбикә инәй үлсә дә баланы бирмәячәк. Бүген моны Фатыйма чын йөрәге белән тойды.

Көннәр бер-берсенә ялганып үтә торды, берни дә үзгәрмәде. Урал салкыннары шыгырдатып катырды, бураннары тау биеклеге көртләр өйде. Бар нәрсә үз җае белән бара бирде. Кышкы йокыга талган аюдай, йөрәк тә әллә ни тыпырчынмады. Тик шулай да кышның озын төннәрен уйланырга вакыт күп кала. Фатыйма да еш кына тышта улаган җил-давылга колак салып ята. Тышта дөньяның астын-өскә китерердәй итеп, ап-ак кар-буран котыра.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 69 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)