Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 10 страница. Фатыйма Айбикә инәйләрнең тупсасын атлап кергәнче дулкынлана башлады

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

Фатыйма Айбикә инәйләрнең тупсасын атлап кергәнче дулкынлана башлады. Ишекне ачуга, сәке түренә ак мендәргә сояп утыртылган кап-кара бөдрә чәчле бала күзгә чалынды. (1); ггыйма баладан күзен ала алмый, бермәлгә катып калды. Чын курчак. Әйтерсең, Айбикә инәй бу чаклы кеше кереп туласын көтеп торган. Өстәлдә самавыры кайнап утыра. Тик шулай да бер әйберне онытмады - тиз генә кара бөдрә чәчле курчакның маңгаена олы гына кара корым тамга салып куйды. Ахрысы, Фатыйманың күз карашыннан бик курка иде. Кечкенә Рушания бик кызыксынып, кергән кешеләрне кү зәтте, хәтта сөенеп, елмаеп та куйды. Фатыйма кулындагы балаларны төшерергә дә онытып, баласына текәлде. Ике көннән биш ай тула кызчыгына.

Фатыйма, кил, утыр менә монда, зинһар, үпкәли күрмә, карама балага текәлеп, күзең каты, - дип, Фатыйманы балага *рты белән утыртты. - Бу балалар ачтыр инде, ашатыйк сабыйларны. Ниләр кылмак кирәк, кем карый инде? Бәлки Латыйфаның әниләре алып китәр?

Юк, алып китми, кирәкми бүре балалары, диде Кәмәрия карчык, үзе карасын ди. - Барый абзый авыр сулап куйды, ү *с астан гына Фатыймага карап алды. Фатыйма башын аска иеп, балалар ашатты.

Бер мизгел дә кабатланмый, һәркөн үзе белән нидер алып к илә, нидер алып китә. Фатыймага да бу көн тормышында көтелмәгән борылыш алып килде. Борылып карыйсы калмагандыр шул. Фатыйма балаларны ашатты да үз өйләренә алып чыкты. Бу өйнең эче әллә үзе шомлы, әллә Айбикә инәйләрнең якты, чиста өеннән соң шулай тоелды. Ой тыштан әле бик яңа булса да, эчтән шыксыз һәм буш, оллә нинди җансыз иде. Ике как сәке, бер олы сандык та бер оетәл. Бермәлгә Фатыйма керергә шикләнеп торды. Арттан ияреп кергән Барый абзый әзрәк көч бирде.

Курыкма, хәзер бер-ике атнасыз да кайтмый ул. Кайтса да, төрмәгә утыртып куярга кирәк.

11очмакта олы сандык өстендә яткан Якупның әнисе телгә килде, зәгыйфь кенә тавыш белән:

Ни сөйлисең, күрше, аны төрмәгә ябып, бу балаларны кем карый? - диде.

- Менә шул-шул, бу балаларны кем карый хәзер?

- Ярый, әлегә мин карап торырмын, аннан күз күрер, - диде Фатыйма. - Мин кичке эшкә барып кайтыйм, бозаулар эчереп. Бәхтияр, син зур, абый кеше бит инде, туганнарыңны карап утырып тор.

- Ярый, мин дә күз-колак булып торырмын, - диде Барый абзый. - Бик ерак шул эшкә йөрергә дә, ярый, Фатыйма сеңлем, изгелек җирдә ятып калмый, берәй җае чыгар әле. Дөресен генә әйткәндә, ни чыгасын үзем дә күз алдына китерә алмыйм.

- Мин хәзер йөгереп кенә барып кайтам.

Кемнәр белсен бу йөгерүнең күпмегә сузыласын... Беренче төнне Фатыйма балалар белән бергә, бер как сәкегә тезелешеп ятты. Төнлә кечкенә Асылгәрәй ими эзләп еларга тотынды, караңгыда куллары белән күкрәк эзләде. Фатыйма, үзе дә сизмәстән, күкрәген чыгарып, балага каптырды. Инде сөте дә беткән шул. Бала тырышып, бар көченә суырып карады да сөте чыкмагач, кабат үпкәләп еларга тотынды. Фатыйманың авыртудан болай баланы кызганып, күзләреннән кайнар яшь акты, әле дә өй эче караңгы, беркем күрми. Ходаем, күкрәк сөтемне шушы бала хакына саклаган булсаңчы. Фатыйма баланы йомшак кына күкрәгенә кысты да маңгаеннан үпте. Күз яше аркылы елмаеп, «улым, Асылгәрәй», дип куйды. Бүгенгә шушы гына мөһим иде. Иртәгәсе турында уйларга әллә курыкты, әллә теләмәде. Иртән торып эшкә йөгерде, ашыгып кире кайтты. Якуп турында да уйламады, әйтерсең, ул бөтенләй җир йөзендә юк. Юкны бар итеп, Айбикә инәйгә кереп чыкты. Балага бер күз сирпү үзе бер шатлык. Фатыйма әллә ялгыз яшәп туйды, һәрхәлдә, ялгыз яшәүгә карый, аңа кем өчендер борчылып яшәү күңеллерәк иде. Икенче көнне үк ул өй эчен юып чистартты, балаларны Инзир елгасына алып төшеп, сабынлап юындырды, су кертте, уйнатып күңелләрен күтәрергә тырышты. Бәхтияр дә уенга мавыгып, авыр кайгысын онытып торгандай булды. Фатыйма, үзе дә онытылып, балалар белән бергә су керде, өстендәге бердәнбер күлмәге чыланып, озын төз гәүдәсенә сыланып ябышты. Фатыйма чәч толымын сүтеп, шарлап аккан Инзир суында кабат-кабат чайкап юды, берничә кат чумып та чыкты. Бердәнбер күлмәгенең итәген өстеннән салмый гына сабынлап юды. Җәйнең рәхәте шунда - кояшы кыздыра, җиле киптерә. Уйнап туйгач, балаларның берсен күтәреп, икенчесен җитәкләп, өченчесен итәгенә ябыштырып кайтып китте. Кичке якта Фатыйманы Якупның анасы чакырып.щды.

Менә монда бөтен яшергән байлык.

Чолан артында тагын бер яшерен чолан бар булып чыкты. Икс тактасын этәрсәң, эче тулы әйбер. Такта ярыгыннан пникән яктыга әзрәк күзе ияләшә төшкәч, Фатыйма.төерләргә кагылып-кагылып карады.

Монда күргәннәрне кешегә әйтмә, әнә шунда какланган и I, чиләге белән туң май булырга тиеш, алып пешер.

Фатыйманың кулы әллә нинди йомшак әйбергә кагылды, куркып кычкырып җибәрде.

Бу ни бу?

Белмим, ниләр бардыр, Якуп монда беркемне дә кертми. Аю тиреседер бәлки.

Фатыйма тагын капшап карады. Бик зур иде.

Ә нигә монда соң ул?

Сатарга, шуларны сатып акча эшли. Тия күрмә, яратмый ул аның әйберсенә кагылганны.

Күпме байлык монда, ә өйдә энә очына элеп алыр нәрсә юк. Балалар да как сәкедә, кечкенәсен урарга да чүпрәк юк. Латыйфаны да әллә нинди иске чуар чүпрәккә урап күмделәр. Карт инәсенең дә өстендә кырык ямау күлмәк, Спинындагы яулыгы ничәнче елгы икәнне дә аңларлык түгел. Фатыйма хәерчелеккә күнеккән, әллә ни аптырыйсы да түгел, тик бу чаклы чолан тулы тире, кипкән ит, май була торып, I аиләнең шундый ачлы-туклы яшәве... Йортта берничә баш сарыктан башка бер мал да юк. Якуп мал үрчетеп, печән ипләп интекмәде, колхозда да эшләмәде. Бөтен белгәне \рман да сунар булды. Дөресен генә әйткәндә, аның ни •Шләп яшәгәнен беркем дә белмәде дә. Комсомол да килеп карады, силсәвиткә дә чакыртып карадылар, председатель до өйләренә кереп, сөйләшеп карады. Якуп әрепләшмәде, каршы сүз әйтмәде. Каш астыннан гына карап тыңлады да, җыенып, тагын Урал тауларына чыгып югалды.

Фатыйма олы гына бер кисәк итне алды да кире такта мрыгыннан чыгып, такталарын рәтләп куйды. Казан тутырып аш пешерде. Якупның карт инәсе дә, эченә җылы ризык кергәч, җанланып киткәндәй булды.

Итне Якуп кайткан көнне генә пешерәбез, ул үзе бүлеп кертеп бирә, аннан башка тияргә ярамый.

Ә ул каян ала?

- Яшь болан, поши итләрен үзе киптереп алып кайта, аю ите дә алып кайтканы бар. Син аңа каршы килмәсәң, ул сиңа тимәячәк. Син чибәр, Фатыйма, ул сине яратачак. Латыйфа киленне яратып алды, тик никтер уртак тел таба алмадылар. - Якупның әнисе өстәл башына утырып, Фатыйма белмәгән нәрсәләр сөйләде.

- Яраткач, ник кыйнарга, ул бит аны урлап алды?

- И, мәрхүмә, бер дә баш бирмәде, янына ятса, тавыш чыга иде, килен бер дә янына җибәрәсе килмәде. Ахрысы, Латыйфа аны яратмый иде. Дөрес булса, Латыйфа көрәшче Галимҗан белән гыйшык тоткан. Якуп шуннан көнләште.

Чыннан да, чибәр, уңган комсомол активы Латыйфаның көтмәгәндә Бүре Якупка кияүгә чыгуы авыл халкы өчен көтелмәгән бер яңалык булды. Кемгә-кемгә, тик Бүре Якупка тиң түгел иде Латыйфа. Аның урлануын да азак кына белделәр. Галимҗан хурлыктан бөтенләй авылдан чыгып китте. Латыйфа кияүгә чыккач, бөтенләй кеше арасына чыгып йөрмәде, кеше белән аралашмады. Шуңа күрә аның тормышы бар кешегә сер булып калды. Фатыйма хәзер генә аңлады икетуган апасының хәлен. Якуп урлап, мыскыл итеп хатын итсә дә, күрәсең, Латыйфаны үзенеке итә алмавына җене котырган. Горур Латыйфаны үзенә буйсындыра алмаган. Көчләп бала таптырган, сөймәгән кешесе белән якынлык кылырга теләмәгән өчен кыйналган, кимсетелгән. Карт әби Фатыйманың уйларын бүлеп тагын сүз башлады.

- Эй, буйсынырга теләмәде шул, син, Фатыйма балам, йомшаграк бул, ул кайтуга сыртыңны кабартып тормасаң, ул да йомшарыр. Хатын-кыз шулай түзә инде ул, җылы куеныңны жәлләмә, бар да булыр.

Мич алдында ашарга пешереп торган Фатыйма корт чаккандай артына борылып карады.

- Нинди куен турында сөйлисең, инәй?

- Бәй, инде нинди дип, ир куены турында. Якуп кайтсын да, Барый күршене алып кереп, никах кәгазе яздырырсыз да, яшәрсез гөрләтеп.

Фатыйманың кулыннан хәтта кашыгы төшеп китте. Ул Михманнан башка кемнеңдер хатыны булу турында башына да кертеп карамады. Аңа бары тик балалар гына кызганыч, карар кеше юк. Фатыйма карт ана белән сүз көрәштереп тормады. Якупка хатын булганчы, ир чырае күрмәгәнең, Латыйфа хәленә калыр хәле юк. Тизрәк Михман гына кайтсын.,

Авыл авыл инде ул. Фатыйманың Якуп өендә яшәвен халык төрлечә юрады. Ачы теллеләр кайда да табыла. Якуп Латыйфа өстеннән Фатыйма белән йөргән икән, шуңа Фатыйма Якуп өенә кереп тә утырган, Латыйфаның доньясына хуҗабикә булып алган. Ике бүре кавышканнар, дип тә нәтиҗә ясадылар. Гайбәт өйдән-өйгә йөрде. Фатыйма кешегә катышмагач, боларны ишетмәде дә, аның ише уй башына да килмәде. Шулай да Саттар агай җебен тарткалап карарга булды.

Фатыйма, сеңлем, сине Якупка чыккан, диләр, шул сүз хакмы? - Фатыйма Саттар агайны беренче күргәндәй итеп карап торды.

Кеше ишетмәсен, Саттар агай, чын икән, диярләр.

Әнә шул чын итеп сөйләгәнгә сорыйм да инде.

Фатыйма тагын текәлеп калды. Аның бу турыда башына да кереп карамады, чынлап та, шулай килеп чыга түгелме соң? Фатыйма бераз уйланып торды да, авыр сулап, кәртәгә килеп сөялде.

Изгелек җирдә ятмас, ди Барый абзый. Якуп җизнидә пием юк, ятим сабыйлар хакы бар. Алар бозау түгел, мин.1 парны менә бу абзарга китереп утырта алмыйм шул. Син дә, Саттар агай, предеидәтел кеше бит, шул балаларның кереп Көлен дә белгәнең юк. Әле дә Барый абзый белән Айбикә инәй бар. Юксаң, ул балалар ачка үлеп, инәләре артыннан китәрләр иде.

Саттар агай Фатыймага карап торды. Әйе, үзгәрде Фатыйма, юксаң, әле бик яшь бит. Бер елмаймас, үзен олы хатыннар кебек тота. Менә әле дә бәрелмәде-сугылмады, берәү булса, чәрелдәп еларга тотыныр иде. Мин дә торам шунда гайбәтче хатыннар сүзе сөйләп. Теге солдат белән Якупны чагыштырып була ди мени. Теге бөркет бит, бөркет,.) Якуп тешли торган бүренең дә бүресе.

Ярый, Фатыйма, рәнҗи күрмә, Барый абзый хаклы, изгелек җирдә ятып калмас, тик Якуп та гомер буе урманда качып ята алмас, озак йөрмәс, кайтыр, син инде чамала.

Саттар агай моннан соң хатыннарга почмак саен тел чарларга бирмәде. Фатыйма көн-төн елганың ике ягына чабулады. Бу көннәрдә башына төшкән мәшәкатьләр белән мавыгып, элеккеләре онытылып торган икән. Фатыйма лшыга-ашыга эштән кайтканда, авыл башында бер солдат күренде. Фатыйманың кинәт аяклары йөрмәс булды, баскан җирдә таш булып катты. Тик иреннәре генә «Михман» дип пышылдады. Солдат Фатыймага килеп тиңләшкәнче, урыныннан кузгала алмыйча катып тора бирде.

- Исәнме, классташ, әллә мине каршы алырга чыккансың инде? - Бу - аның классташы Сөләйман иде. Фатыйма никтер җиңел сулап куйды.

- Исәнме, исәнме, исән-имин кайтуың белән!

Берәү булса, пыр тузып, бөтен авыл буйлап сөенче алырга торып чабар иде, Фатыйма бу йоланы онытты. Күңеленә кереп тулган пыран-заран хисләр аны бөтенләй аңгырайтып җибәрде. Ни булганын әлегә үзе дә аңлый алмый иде. Ул бит бөтен җаны-тәне белән Михманын көтте. Тик нидер булды, бу солдатның Михман булмавына сөенде генә түгелме соң? Фатыйма хушлашырга да онытып, үз юлын дәвам итте. Башында берсеннән-берсе каршылыклы уйлар кайнашты. Әле очраган солдат Михман булса, нишләр иде соң? Әйдә, киттек минем белән дисә, бу балаларны кемгә калдырыр? Аннан Рушаниясын да мәңгелеккә югалтырмы? Җавапка карый сораулар күбрәк иде. Тик Якуп белән яшәүне дә күзалдына да китерә алмады. Ах, Михман! Аның матур күзләрен, көрәктәй көчле кулларын искә төшерсә, йөрәге еш-еш тибә башлый, битенә ут каба. Аны оныту мөмкин түгеллеген, йөрәгендә аның урынын беркем яулый алмасын да яхшы аңлый. Тик ни булды соң аңа, әллә Фатыйма Михманның кайтуын теләмиме? Башында төрле уйлар буталды. Юк, туктап ныклап уйларга кирәк тә бит, вакыт юк шул. Фатыйма өйгә ашыкты. Өч бала, бер карчык - хәзер бөтенесе бер Фатыймага карап торалар. Шулай булгач, ничек үзең турында уйлыйсың ди. Фатыйманың башында бертуктаусыз ниндидер буталчык уйлар чуалды, очын-очка ялгый алмады. Фатыйма өйгә ашыкты, вакыт тар, эштән күп нәрсә юк, бердән, эшнең күп булуы да яхшы, уйланырга вакыт калмый. Фатыйма белән бергә күчеп килгән Акбүре бу йортка инде күптән хуҗа булып алды. Балалар да аны яратып өлгерде. Акбүрене күрүгә, муенына ташланалар. Кечкенә Асылгәрәй олыраклар уйнаганны йорт уртасында каз оясыннан карап утыра, шунда арып, егылып, йоклап та китә. Фатыйма бу күренешне бераз капка баганасына сөялеп карап торды. Балалар Акбүрене кочаклап нишләргә белмәделәр. Акбүре дә бу очрашуга бик канәгать иде бугай, йорт уртасына яшел чирәмгә сузылып ятты. Йортта мал булмагач, йортны яшел хәтфә бәбкә үләне каплаган. Фатыйма каз оясы кырына килеп тезләнде. Асылгәрәй

фшыйманы күрүгә, кулларын сузып елап җибәрде. Бит- глары пычрак, маңкасын бөтен битенә сылап бетергән, \ юн чебеннәр сырып талый, сабый нишләргә дә белми. Иртон ул эшкә киткәндә балалар йоклап калалар. Фатыйма боланы кулына алып, күкрәгенә кысты.

И, сабыем, нарасыем.

(повесть)

Карт булса да, Якупның әнисе балаларга күз-колак булып утыра. Фатыйма балаларга фермадан көн дә бер шешә С<»1 кыстырып кайта, шуларны кружкаларга бүлеп бирде. Колхоздан он да яздырып алды, өйдә ипи дә бар, ярый, ичмасам, балаларның тамагы тук. Ишегалдында эссегә пмссрәп утырган Якупның әнисе:

Бүген Якуп кайта, - дип куйды. Фатыйма баскан урынында туктап калды, i Кем әйтте?

Бүген ике атна киткәненә, ике атнадан артык йөрми ул, кий га бүген.

Бермәлгә Фатыйманың йөрәген курку биләп алды. Ни иш әйтер, чыгып кит дисә, нишләргә? Фатыйма куркуын имдермәскә тырышты, үз эше белән булашса да, кулына ип бармады, бөтен нәрсә коелды. Янына килеп баскан Бохтияргә карап алды. Бала нидер әйтергә тели, тик бик ки гы тотлыга, әйтә алмый, үзенең йөзе ап-ак. Фатыйма бала илдына тезләнеп, аның йөзенә карап торды, аннан йомшак һыиа итеп күкрәгенә кысты.

Ни булды, тынычлан, ни әйтәсең килә?

Ә-ә-әти к-а-айта, м-м-мин куркам. - Баланың ку июреннән шып-шып яшь коелды. Я Ходай, балалар курка, Мин куркам, хәтта Якупны бу дөньяга тудырып, күкрәк си ген имезеп үстергән анасы да курка иде. Кем яклар соң аллрны? Фатыйма бар куркуын эченә яшереп, балага карап елмайган булды.

Ә мин курыкмыйм, син дә курыкма, безне якларга \ ь бүре бар, без аны өйгә кертмибез.

Бала пычрак йодрыклары белән күзләрен ышкыды, яңа онисенә бик тә ышанасы килде. Фатыйма да үзен юатты. < >йе, нишләп куркырга тиеш ди соң әле, Якуп курыксын, \ 1 ү гергән бит хатынын. Фатыйма эштән кайткач, Барый аныйларга керде. Айбикә инәй кечкенә курчактай кызчыгын башына ак яулык бәйләтеп, саф һавага алып чыккан иде. Фатыйма күзен ала алмады баласыннан.

Фатыйма, карама балага текәлеп, күз тидерәсең.

- Карасын, Айбикә, өйрәнсен, гел кешедән яшереп саклап булмас бит, әзрәк үсә төшкәч, балалар бергә уйнарлар. Шулаймы, Рушаниям йолдызым, - дип Барый абзый баланың бармакларыннан үпте.

- Юк-юк, ул әле кечкенә, - дип, Айбикә инәй баланы өйгә үк алып кереп китте. Барый абзый кет-кет көлде.

- Кара инде, яшь кызлардай торып йөгерде. Ачуланма Айбикә инәңә, көнләшә, беркем белән дә бүлешәсе килми, үзенә дә бик тансык, гомер буе теләгән теләге - бер бала үстерү. Ах, Фатыйма кызым, син зур гаиләдә үскән кешегә моны аңлау кыендыр. Сезнең хәлләр ничек соң әле, печән белән булышып, бүген керергә дә вакыт тими китте.

- Бүген Якуп кайта, ди әнисе.

- Ике атна үтсә, кайтыр шул, син курыкма, синнән үзе курыксын. Син бит аңа беркем дә түгел, ә инде тавыш чыгарса, ныграк итеп кычкыр, мин кереп җитәрмен.

Фатыйма төннең буе диярлек керфек тә какмый чыкты, бар да тыныч. Сызылып таң атып килгәндә, аны да йокы басты. Күпме йоклагандыр, тышта нидер гөпелдәгәнгә сискәнеп торып утырды, тиз генә тәрәзәгә ташланды. Тышта инде зәңгәрсу булып таң атып килә, бар нәрсә якты, ачык булып күренеп тора. Кемдер каты итеп ишеккә типте. Йоклап яткан Якупның инәсе дә куркып, «кайтты» дип куйды. Фатыйма кая карарга белмәде, ул ишекне нык итеп эчтән тарттырып бәйләп яткан иде шул. Кинәт йорт уртасында, әйтерсең, давыл купты. Ике бүре дөньяның астын-өскә китереп сугышырга тотынды, йомгак булып тәгәрәделәр, ырлаган- чинаган тавышлары иртәнге тынлыкны бозып, куркыныч булып бөтен тирә-якка таралды. Фатыйма тышка ташланды, кичтән үзе бәйләгән бәйне чишә алмый газапланды. Якуп аның саен ишекне ныграк типте.

- Латыйфа, ач, керсәм, буам үзеңне, ач дим тизрәк.

Якуп ямьсез итеп сүгенде. Фатыйманың уенда тик бер

Акбүре генә иде. Тышта мылтык корган тавыш ишетелде. Фатыйманың коты алынды, бар көченә үзе ишекне тышка тибеп җибәрде. Якуп күтәрмәдән үзе җиргә очып барып төште, корылган мылтык әллә кая атып та җибәрде. Канга батып сугышкан бүреләр мылтык тавышыннан куркып, икесе ике якка ташландылар. Ишек төбенә чыгып баскан, Латыйфа урынына озын буйлы Фатыйманы күреп, Якуп телсез калды. Фатыйма куркуын сиздермәскә тырышты. Җирдә һаман аптырап яткан Якуп яныннан узып, канга <м i кап Акбүре янына килде. Ярсыган бүре бер Якупка, бер ни м ц >1 енә ырлады. Эт дип, анысы да шул бүре токымыннан, in и, кип, күкрәкле. Фатыйма акрын гына килеп, Акбүресен Муеныннан кысып кочаклады. Якуп та телгә килде.

Нишлисең монда? - диде җирдән торып утырып. 1 ик Фатыйма авызын ачканчы, ишектән мүкәләп чыккан Якупның инәсе сөрән салды.

Кач, улым, тизрәк кач, сине өтермәгә озатабыз диделәр, Ли I ыйфа килен үлде, улым, кач, кайтма. - Инәй бит, ничек Вспо җәберләнмәсен, шул баласын һаман саклап калырга ппрыша. Якуп бер инәсенә, бер Фатыймага карап алды да юрый басты. Капкада Барый абзый да күренде.

Ташла мылтыгыңны, өч балаңны ятим калдырып, ча I ыныңны кыйнап үтергәнең җитмәгән, инде тагын кемне үтерергә җыенасың? Ташла дим.

Якуп берсүзсез акыртын гына артка чигенде, арты белән йорт почмагына килеп бәрелде.

Качма, гомер буе урманда качып ята алмассың, кем Клрый синең ул өч балаңны, карт анаңны?

Кач, улым, кач, ябабыз, диделәр, башың зинданда черер.

Я ку пның әнисе күтәрмәдә чәбәләнде. Якуп өй почмагына Житү белән аннан җилләр исте, аның артыннан эте дә. Якуп урман авызына җиткәнче чапты, Фатыйма белән Барый •бчый карап тордылар.

Ике атнадан кайтмаса, бүтән тиз генә кайтмас, - дип куйды Барый абзый һәм Фатыймага карап алды. - Курыкма, курыкканны куркыталар, бүген җиңү синең якта. Кара, кулларың канга буялган түгелме соң?

Фатыйма борылып Акбүресенә карады, колаклары ертылган, ботыннан хәйран гына тиресе дә умырылган иде. Акбүре кызыл канга баткан. Фатыйма берсүзсез Инзир елгасына юнәлде, аңа чатанлый-чатанлый Акбүресе иярде. Фатыйма аны ипләп кенә елга буена алып килеп, бөтен яраларын юды. Яралары авыртканга, Акбүре колакларын исылындырып, бар нәрсәгә риза булып тора бирде. Фатыйма ойгә кайтканда, Бәхтияр дер-дер калтырап күтәрмәдә басып юра, иренендә кан әсәре дә юк. Баланың куркуы йөзенә чыккан, хәтта елый да алмый. Фатыйма баланы күкрәгенә кысып кочаклады.

Менә, күрдеңме, без аны куып җибәрдек, ул бүтән кайтмаячак.

Алты гына яшьлек бала инде күпне күргән иде шул.

Фатыйма, бала авыруга сабышмагае, дип куркып куйды.

- Курыкма, мин булганда сезне беркем дә рәнҗетмәс, әйдә, кереп йокларга ятабыз.

Баланың куркуы көчле иде, ул ачык күз белән йоклый. Бәхтияр Фатыйманың муеныннан кысып кочаклады, бала вакыт-вакыт авыр сулап, сулкылдап куя. Сеңеп бетәрдәй булып Фатыймага сыена. Фатыйма йомшак кына баланың башыннан сыйпап, маңгаеннан үбә. Көннәр артыннан көннәр үтте, көз дә җитте - Якуп күренмәде. Авылга чүпрәкче килгән иде, Фатыйма аны күпердә очратты.

- Нәрсәләрең бар, Гали абзый?

- И, синең кебек матур кызларга җаның ни тели - шул бар.

Фатыйма түк-түк җылы тукымаларын күреп:

- Төлке тиресенә алыштырасыңмы? -диде.

- А какже, алыштырабыз.

- Алайса, әйдә, Якуплар капка төбенә. - Фатыйма яшерен чоланның тактасын тибеп кенә ачты да нәрсә бар - барысын чоланга атты. Бер кочак төлке, бурсык, бүре тиреләре күтәреп чыкты. Г али абзый сызгырып җибәрде:

- Җыйган да соң Якуп, болар өчен муеныңны бормасмы соң?

- Борчылма, Г али абзый, муен минеке.

Чүпрәкче янына Айбикә инәй белән Барый абзый да чыктылар.

- Айбикә инәй, ярдәм ит, балаларның өстендә бернәрсә дә юк, нәрсәләр алыйм?

Айбикә инәй тегүче булгач, ни алырга яхшы белә. Барысына да, хәтта Якупның анасына да бер күлмәклек тукыма сайлап алды. Әйтеп бетергесез баедылар. Айбикә инәй бигрәк тә үзенең кызчыгына бик җентекләп иң матурын, кыйммәтлесен сайлап алды.

- Минем шомыртыма да озакламый пәлтә кирәк булачак.

Фатыйма Айбикә инәйдән күзен алмады, эчендә сөенү катыш көнчелек бергә кайнады. Алган тукымалардан малайларга җылы чалбарлар, фуфайкалар тектеләр.

- Син инде, Фатыйма, үзең тегәргә өйрән. - Айбикә инәй бик ипле итеп кисәргә, тегәргә күрсәтеп бирде. Фатыйма Айбикә инәйнең күмәч кебек ап-ак йомшак кулларыннан күзен алмады. - Менә шулай иТ, үскәнем, менә шулай кис. Менә бит, булдырасың, ай, булган да ■нн ү»ең, дип үсендерә-үсендерә эшкә өйрәтте.

I I.п t;iy караудан башка эш белмәгән Фатыйма яңа һөнәргә бир /каны белән бирелде. Ул балаларның сөенече! Айбикә ■Ипи Фатыйманың үзенә дә бер матур итәк тегеп бирде. Кы I iap итәк кигәнгә бик кызыга иде, менә хәзер аныкы Мулды. Якупның анасы да, Якуптан бик курыкса да, яңа ■улмәк кию теләге өстенлек алды.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 65 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.021 сек.)